Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Шанлы Троицк

Троицк рәсми документларда Россия белән Урта Азия арасында Көньяк Уралдагы сәүдә башкаласы булып саналса да, ул заманда төп дилбегәне татар эшмәкәрләре тотып торган.

Күңелдә атаклы Троицк каласын барып күрү хыялы күптән яши иде. 1912 елда аңа бөек Тукаебыз да барып, үпкә чирен кымыз белән дәваларга тырышып кайткан өчен генә түгел. Троицк, нигезләнгән беренче көненнән башлап, татар сәүдәгәрләрен дә үзенә тартып торган, ХХ гасыр башында әлеге каланы яртылаш рәвештә диярлек безнең байлар үз кулларына эләктергән. Троицк рәсми документларда Россия белән Урта Азия арасында Көньяк Уралдагы сәүдә башкаласы булып саналса да, ул заманда төп дилбегәне татар эшмәкәрләре тотып торган. Сәүдә генә түгел, әле төзелеш, мәдәният, дин һәм мәгърифәт үсешендә дә Троицк барча татар, хәтта мөселман дөньясының иң күренекле бер үзәгенә әверелгән.


Көтмәгәндә бәхет елмайды, безне Троицк үзәгендә бөек Тукай хөрмәтенә булдырылган һәйкәлне ачу тантанасына чакырдылар. Бөтендөнья татар конгрессы бер кечкенә автобус яллаган, 7 вәкил шуңа утырып киттек. Барасы юл ерак, 1100 чакрымнан да арта. Уфадан соң Чиләбегә төбәп барасы бит, шуңа кердек. Мин фәкыйрегезнең әле 2000 елда ук нәкъ шушы сукмак буенча Чиләбедәге Сабантуй бәйрәменә барганы бар иде. Уфадан соң йөз чакрым арасы юлны узуга ук, ләхәүлә дип, аптырашта калдым. Әле шул чорда ук Уфа-Чиләбе юлын 4 полосалы итеп киңәйтү эшләре башланган иде, 21 ел вакыт узып киткән, ә ул 450 км чамасына сузылган юлның 50 чакрымы да һаман дүртәр рәт машина йөрерлек итеп яңартылган түгел. Татарстандагы район юллары шикелле, аларга нибары ике машина гына сыя, әле аның да йөзәрләгән урыны тишекләнеп йә ямалып беткән. Югыйсә, Уфа-Чиләбе трассасы – Себер белән Европаны ялгаган төп магистраль. Әлеге трасса көндезләрен кырмыска оясыннан һич тә ким түгел, көнбатышка таба да, көнчыгышка да меңәрләгән машина елга урынына агылып кына тора. Балтыйк буе республикаларында, Польша белән Финляндиядә генә 30-40 еллар элек үк һәрбер 3-4 йортлы хуторларның көзге сыман ялтырап торган асфальт юллар белән ялгануын күзәткән бар иде. Ә без һаман 2000 ел үрен атлап чыга алмыйбыз, телевизор экраны такылдаганча, «бездә тотрыклы стабильлек» икән!..

Юл уңаенда Сим, Йөрүзән, Кондырау калалары яныннан да узып китәсе бит. Шуларның кул сузымында калган урамнарын тәрәзәдән чыгардай булып күзәтәбез. Һәрбер капка алдында диярлек тау өемедәй утын, ә сыңар гына урамыннан да газ торбаларын эзләп табарлык түгел. Әле үткән атнада гына Себердә яңа, гаять зур газ ятмасы ачылды, Кытайга юнәлтелгән «Сила Сибири» магистрален яңа трасса сузып көчәйтергә мөмкин, дип шапырганнар иде, бактың исә, Урал аръягында яткан авыл-салаларның яртысы, нәкъ борынгы бабалары шикелле үк, утын кисеп, утын ярып сәламәтлеген арттыра, озын гомер артыннан куып юаныч таба икән. Янә дә килеп «стабильлек» яшәсен, ур-ра һәм дан!..

Чиләбедән 130 чакрымдагы Троицк каласына төн җиткәндә генә килеп кердек. Аларда вакыт Казанныкыннан ике сәгать алда, бездәгечә сигездә үк Чиләбе университетының Троицкидагы филиалы алдына илтеп бастыр­дылар (соңрак кына ишеткән булсак та, серне шундук ачыйк – әлеге бина сәүдәгәр Яушевлар химаясына төзелгән элеккеге кызлар гимназиясе икән). Шәһәр хакимияте шуның бер ягында, аңа каршы әле Коммунистлар партиясе егылып төшкәнче үк шәһәр комитеты бинасы да төзеп куйган булганнар. Мәгәр 1990 елның азагында партиягә ясин чыкканнан соң, шәһәр комитеты бинасын сәнгать мәктәбенә тапшырганнар. Ләкин үзебезнең илдәге, бигрәк тә провинциядәге мәктәпләргә игътибар-кайгырту канат очы кебек кенә эләгә бит, хакимиятнең аңа ремонт үткәрер­лек рәте булмагач, мәктәп дигәннәре буп-буш көе басып тора хәзер. Ә бөек Тукаебызга һәйкәл өчен шәһәрнең шушы үзәк мәйданын сайлаганнар, аның бюсты университет филиалы белән сәнгать мәктәбе уртасына куелган.

Һәйкәлне ачу тантанасына Чиләбе өлкәсенең губернаторы Алексей Текслер шәхсән үзе килеп төшкән иде, тәүге тәбрик­ләү сүзләрен дә, әлбәттә, ул җиткерде. Аннан соң Россиянең баш мөфтие Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәис урынбасары Илгиз Халиков, Чиләбе өлкәсе татар милли-мәдәнияте мохтарияте рәисе Лена Колесникова, Троицк татар сәнгать әһелләре чыгыш ясады, хәтта кечкенә Апуш булып киенгән бер малай да Тукай шигырьләрен яңгыратты.

Чиләбедә шушы көнне үк инде унынчы мәртәбә «Зәйнулла Рәсүлев укулары» башланган икән. Өлкә җитәкчеләре белән бергә без дә шуның пленар утырышына киттек, анда губернатор янә котлау сүзләре белән тиз-тиз генә чыгыш ясады. Ашыгуның сәбәбен кич җиткәндә белдек: ул көнне өлкәнең Ябык атлы бер авылында коточкыч янгын купкан, ул авылның 63 йорты урынында көл өеме генә калдырып үткән икән...

Төш вакытыннан соң ялварып-кыстап булса да, каланың төбәк тарихы музее хезмәткәрләрен безне кала белән таныштырырга «мәҗбүр иттек». Каланың күпчелек урамнарын җәяүләп урадык, бик күп истәлекле урыннар без фәкыйрьләрегезгә билгесез булып калды, ләкин күзне ачканнары да һәр татарны шаккатырырлык иде.

Троицкида бүген 70 меңгә якын кеше гомер итә, казах даласы чигенә крепость-форпост буларак билгеләнгән калага 1743 елда Оренбург губернаторы генерал Иван Неплюев үзе нигез салган. Бүген рус карагруһчыларының барчасы да, билгеле, Неплюевны Россия чикләрен киңәйтүче даһи итеп саный, Троицк үзәгендәге бер мәйданга аның мәһабәт һәйкәлен дә бастырып куйганнар. Җаек буен һәм Урта Азияне колонизацияләү тарихын тулысынча сөйләп чыгып булмас, ул яшерен кыйссаның берникадәр пәрдәсен генә ачам. 1755 елда Бөрҗән олысында Батырша фетнәсе канат җәйгәннән соң, Неплюев аларны канга батыру өчен берничә полк ташлый. Карательләрнең рәхимсезлегеннән коты алынган меңәрләгән крестьян, хатыннарын, балаларын, мал-мөлкәтен алып һәм Җаек елгасын кичеп, казах даласындагы мөселман туганнарының канат астына сыенырга кача. Генерал Неплюев чукынган татар капитаны Ураков кебек хәрбиләрне юллап, казах солтаннарын фетнәче ирләрне тотып бирергә чакыра, ә аларның хатыннарын, балаларын, атларын һәм башка байлыкларын үзара бүлешергә рөхсәт итә. Хәрам малдан күзләре тонган казах җайдаклары фетнәче татар-башкорт крестьяннарын эзәрлекли һәм кулга ала башлый, аптыраганнан, алар Җаек суына ташлана. Бу якка фетнәчеләрне эзәрлекләп чыккан казахларны кием алыштырган канэчкеч илбасарлар каршылый. Казах белән татар-башкорт арасында туган бәрелеш вакытында 50 меңгә якын мөселман юк ителә. Ә баскын генералның күкрәгенә яңа орден эләгә...

Троицк каласын икегә бүлеп аккан елга бүген Увелга дип аталса да, XVIII гасыр уртасында Уй елгасы чик сызыгы булып санала һәм, нәкъ менә Троицк кальгасы үрнәгендә, әлеге елга буенча 70 крепостьтан торган сак линиясе төзелә. Тәүге мәлдә исәп чикне ныгыту һәм шуннан торып Урта Азия далаларына ыргылу булса да, патшабикә Елизавета үзен эшмәкәр һәм дустанә хаким итеп танытырга омтыла. Шуның 1744 һәм 1745 елгы фәрманнары нигезендә, Троицк крепосте кыргыз-казах солтаннары белән сәүдә итү үзәгенә дә әверелергә тиеш була. Ләкин 1773 елның көзендә нәкъ менә шушы өлкәдә «явыз патшабикә Екатерина кулыннан качып котылган Петр Федорович» атлы «өр-яңа падишаһ» пәйда булачагын беркем дә күзалламый әле. Ә асыл исеме Емельян Пугачев булган әлеге «падишаһ» әүвәл Җаек буендагы Оренбург каласын чолганышка ала да, ярты ел буена андагы халыкны туплардан атып һәм кала диварларын штурмлап, дер селкетеп тота. 1774 елның 22 мартында Сакмар елгасы буенда патшабикә генераллары тарафыннан җиңелгәч Уралга качып яңа гаскәр җыя да, 21 май иртәсендә Троицк крепостен да яулап ала. Икенче көнне крепость диварлары янында генерал Деколонг полклары пәйда булгач, алар белән орышып «вакланмый», ул Урал тавы буенча әүвәл Чиләбегә таба юнәлә, аннары Көңгер, Уса, Воткинск, Ижау калаларын яулый. Пугачев карательләр кулыннан качып котылгандай чигенә, әмма аның чигенүе тантаналы җиңү маршын хәтерләтә...

Ниһаять, XIX гасырда ­Троицк инде чыннан да Көньяк Уралның сәүдә башкаласына әверелә. Рус сәүдәгәрләре белән беррәттән, Троицкида татар эшмәкәрләре дә пәйда була. Калага өр-яңа төс биргән һәм аңа дан китергән сәүдәгәрләр арасында морза Яушевлар нәселе беренчелек тота. Килеп чыгышы буенча Яуш бәк - тарихта Карабәк исеме белән беркеп калган Габдулла хан туруны. Карабәкнең Аксак Тимер һөҗүменнән качып исән калган улы Галимбәк XV гасыр башында Казан кенәзлеге белән идарә итә, ул хәзерге Әтнә районының Иске Мәңгәр һәм Кушар авылларында үз утарын булдыра. Галимбәкнең туруны Яуш бәк 1552 елгы һәлакәт явы барышында Япанча гаскәре составында Арча кавалериясендә сугышса да, Явыз Иван юллаган армия тарафыннан ул тар-мар ителә. Яуш бәк исән калган үз отряды белән бераздан Мәскәү олтаны булган Шаһгали гаскәренә кушыла. Хыянәтче Шаһгали Касыйм шәһәренә кайтарып җибәрелгәч тә, Яуш бәк абруй казанудан туктамый, ул Ливон сугышында катнашып кайта. Патшага тугрылык күрсәткәне өчен, Яуш бәкнең улы Багишкә 1582 елда бүгенге Әгерҗе районындагы Тирсә олысы, ә Кадыш бәкнең улы Дусмөхәммәткә Чулман буеннан хәзерге Алабуга тирәсендәге меңәрләгән гектар болыннар бүләк ителә. 1730 елларда Дусмөхәммәтнең оныгы Морадым Яушев Тирсә олысындагы җирләрен кенәз Котлымөхәммәт Тәфкилевкә сата. 1739 елда морза Яушевлар Ногай юлындагы Тамгачы авы тирәсендәге җирләрен дә сата һәм ераккарак төбәкләргә күченә башлый. 1788 елда Казан каласындагы дворяннар җыелышында Яушевлар нәселеннән 147 кеше үзенең морза статусын яклый, алар арасыннан Морадымның оныгы Бикбау белән аның улы Йосыф әйдаманнар булып таныла. Менә шушы Йосыфның улы Гайсә нәселләрендә мануфактура бизнесына нигез сала. Ул әле яшь килеш үк Иске Мәңгәр авылын калдырып, Троицк каласына күчеп килә. 1850 елларда ук Троицкида тире эшкәртү һәм сабын заводларын нигезли. 1859 елда шәһәрнең башка сәүдәгәрләре белән берлектә Троицкидагы Кәрвансарайның (сәүдә үзәге) кирпеч бинасын төзүне башлап җибәрә. Колаклары замана җиленә үтә сизгер булгангадыр, 1863 елда Гайсә Яушев сазлык җирне ком-таш белән тутырып, анда яңа мәчет төзетә (хәзерге Октябрь урамында). 1864 елда Гайсә Троицкиның бер мәхәлләсеннән икенчесенә күченә һәм андагы мәчет белән мәдрәсәнең дә химаячысына әверелә.

Гайсә Яушев 1870 елда вафат булса да, аның эшен алты улы дәвам итә, ә Яушевларның сәүдә фирмасын өлкәннәре Әхмәтҗан җитәкли. Ул инде Троицк каласы белән генә канәгатьләнмичә, Ташкентта да сәүдә фирмасы ачып җибәрә һәм үзен дә Ташкент сәүдәгәре итеп терки. 1872-1875 елларда Троицк шәһәр Думасының депутаты итеп сайланса да, озак яши алмый, 1875 елда вафат була.

Сәүдә эшләренең дилбегәсе хәзер инде Әхмәтҗанның өлкән улы Габделвәли кулына күчә, әмма энекәшләре Мөхәммәтсадыйк, Мөхәммәтшәриф һәм Муллагали дә аңа берсүзсез ярдәм итә. 1870 еллар ахырында хәзерге Үзбәкстан җирләрен Россиягә кушып куйгач, рус чиновниклары татар сәүдәгәрләрен Ташкент һәм башка үзбәк шәһәрләреннән кысып чыгарырга омтыла. Гаҗәп түгел диген: Мөхәммәтшәриф бик чибәр чегән кызларын алып барып күңел ачтыргач кына, Россиянең Ташкенттагы каладары Яушевларга киртә салудан туктый. Алай гына да түгел, кенәз Яушевлар тиздән «шәрәфле бохаралы» титулына лаек була һәм хәрби һәм ясак түләү бурычларыннан азат ителә. Кенәз Яушевларның сәүдә-мануфактура фирмасы зур сәүдә компаниясенә әверелә, алар Троицкида сугым чалу цехы, чәй фабрикасы, Кыргызстанда йон юу һәм җегерләү фирмасы да ачып җибәрә. 1890 елларда Яушевлар Троицкида пар тегермәннәре ача, аларның күн эшкәртү фабрикалары гөрләп эшли. Ни гаҗәп, Яушевлар Троицк янәшәсендәге меңәрләгән гектар җирләрне күпкорпуслы сабаннар һәм культиваторлар белән эшкәртә башлый, иген урганда һәм сукканда көлтә бәйләгеч агрегатлар һәм триерлар кулланыла. Алар соңрак «Подовинный» исемен йөртәчәк совхоз кырларында вакуумлы иген суккыч агрегатлар куллана, монда беренче булып океан аръягыннан кайтарылган тәгәрмәчле тракторлар буразна сыза. Яушевлар Ташкент янында да мамык плантацияләре җәелдереп җибәрә, монда он тегермәннәре ача, игеннәрне сугара торган пар машиналары алып куя. Ул да түгел, Яушевлар Ташкенттагы «Американ» кунакханәсен дә үзләренә сатып ала.

Яушевлар йон, тире, мех, ашлык, он, чәй, шикәр, хәтта тәмәке һәм бакалея тауарлары белән дә сәүдә итә. Алар 20 дән артык зур сәүдә йортлары, шул исәптән Нижгар белән Эрбеттә дә үз кибетләрен булдыра. Габделвәли Яушев Кытай чигендәге Гөлҗа шәһәрендәге сәүдәнең өчтән берен үз кулына ала. Ул шул Гөлҗада гына да елына 100 мең сумлык тауар сатуга ирешә.

1895 елда Яушевлар инде бер елга 4,5 миллион сумлык тауар сата башлый, аның миллион ярымын Ташкенттагы фирма китерә. Ике гасыр чигендә Яушевлар инде Ташкент, Троицк, Уфа һәм Казан калаларының һәркайсында миллион сумлык тауар сата. Аларның, хәзергечә әйтсәк, менеджерлары, Польшаның Познань, Германиянең Берлин, Франциянең Париж калаларында, хәтта Һиндстанны узып, Цейлон утравында да сәүдә эшен җайлый. Ул чактагы байлар бүгенгедәй «цап-цараплы» карак булмаган бит, шуңа күрә алар газиз милләтләренә хезмәт итеп тә арымый. Яушевлар Троицк, Югары Урал, Чиләбе, Кустанай калаларында җәдид мәктәпләре төзи, 1901 елда Троицкида ике сыйныфлы рус-татар училищесы ача. Икенче Җәмигъ мәчетнең химаячылары буларак, алар 1896 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен яңарта, ел саен акча биреп «Рәсүлия» мәдрәсәсен яшәтә. 

Ул мәдрәсәне суфичы ишан һәм шәех булып дан алган Зәйнулла Рәсүлев нигезли, аны булачак тарихчы Габделбари Баттал белән Башкортстанның тәүге халык шагыйре Мәҗит Гафури һ.б. күренекле шәхесләр тәмамлый. 1899 елда Мөхәммәтшәриф белән Муллагали хәзерге Төркестан шәһәрендәге Әхмәт Ясави мавзолеен яңарта. 1895 елда Габделвәли Яушевка Петербургның Кышкы Сараенда император Николай Икенчене тәхеткә менүе белән котлау бәхете дә эләгә, ул шунда патшабикәгә 10 мең сумлык мех та бүләк итә. Һәм шушы ук Габделвәли 1905 елда Түбән Новгородта Россия мөселманнарының беренче корылтаен үткәрүдә катнаша, шәһәр хакимнәре аяк чалган чакта делегатларны, пароход яллап, Ока елгасы уртасына да алып чыга.

Яушевларның ирләренә генә түгел, хатын-кызларына да сокланырлык. Шулар «Галия» мәдрәсәсен, «Гайшә абыстай», кызлардан мөгаллимәләр әзерләячәк «Дарелмөгаллимәт» мәктәпләрен, татар-башкорт китапханәсен ачуга ирешә. Аларның берсенә акчаны Габделвәлинең хатыны Әшрәф бүлеп бирсә, икенчесен Мөхәммәтшәрифнең хатыны Гайния ача. Һәм әле Габделвәлинең кызы Фатыйха Казан сәүдәгәре Аитовларның улына кияүгә чыкса да, үзенең бирнә акчасына 1897 елда Казанда ярлы кыз балалар өчен башлангыч мәктәп, ә 1916 елда тәүге югары сыйныф гимназиясе ача. Габделвәли 1906 елда вафат була һәм Троицк зиратындагы Яушевлар төрбәсенә җирләнә. Сәүдә фирмасының киләчәк язмышы төпчек энекәш Муллагали кулына күчә.

Муллагали һәм аңа ярдәм итүче туганнан туган энесе Латыйф идарә иткән чакта Яушевлар фирмасы үзенең чәчәк аткан иң күренекле чорын кичерә. Алар Чиләбе каласында «Он җитештерүчеләр ширкәте» һәм Троицкида «Фурор» исемле кинотеатр (аны тиздән көндәш рус сәүдәгәрләре ут төртеп яндыра) төзеп кенә калмый, Россия империясенең берьюлы 4 каласында мәһабәт сәүдә үзәкләре – Пассажлар да калкыта. Беренчесен 1911 елда Троицк каласында ачсалар, аннары 2-3 ел эчендә Чиләбе, Ташкент һәм Кустанай калаларында да шундый ук үзәкләр калкып чыга. Бер Пассажны төзү өчен генә дә ул чактагы 300 мең сум, ә хәзерге бәяләргә күчергәндә 300 миллион тәңкә тирәсе чыгым тотарга туры килә. Троицк каласындагы Пассаж бинасы бүген дә чагыштырмача исән тора әле, менә шуның төзелешенә киңрәк рәвештә тукталсак та була.

Муллагали Пассаж өчен шәһәр читен сайлый, ә ул заманда Троицкины һәр яклап диярлек сазлык җирләр урап алган була. Су бәреп торудан котылу өчен Яушевлар әүвәл сәүдә үзәге астына карагай бүрәнәләрдән куе субай кага, аннары булачак Пассажның подвал идәненә эретелгән кургаш җәеп «мендәр» булдыралар. Миллионлаган тонна тауар сыярлык складлар хасил иткәннән соң, җир өстендә өч катлы һәм һәркайсы йөзәрләгән кибет сый­дыра алырдай бина пәйда була. Яушевлар Пассаж янәшәсенә көнчыгыштан килгән барча сәүдәгәр намаз укый алырлык мәһабәт мәчет төзи. Пассаж каршысында да Яушевларның модерн ысулында төзелгән таш кибетләре калкып чыга. Менә шушы үзәккә Урта Азиядән кайчакларда хәтта 3500 дөягә төялгән тауарлар килә башлый, Яушевлар фирмасының сәүдә әйләнеше ел саен 5 әр миллион сум белән исәпләнә. Морзалар үз якыннарын да рәнҗетми, Татар тыкрыгы дип аталган урамда (хәзер Комсомолның 30 еллыгы) Муллагали Яушев өч катлы йорт калкыта. Беренче катында нигездә хезмәтчеләр көн күрсә, түбәсенә Венеция пыяласыннан ясалган купол куелган һәм бер як стенасы тоташ пыяладан хасил өченче каты кыш көне дә шау чәчәктә утыручы бакчага әверелә. Кунак­лар килгән чагында Яушевларның хезмәтчеләре шул бакчадан лимон яки әфлисун алып кереп сыйлый. Муллагали янәшәдә генә үзенең икенче хатыны өчен аерым йорт төзеп куя (бүген ул бинада шәһәрнең мәгариф бүлеге урнашкан). Җәй көне гаилә белән чыгып ял итү өчен Яушевлар Уй елгасы ярында ике катлы һәм бик тә зәвыклы бизәлгән дача булдыра (ул 2002 елда купкан янгын вакытында тулысынча юкка чыга). Сәүдә эшләрен тоткарлыксыз алып бару өчен, Яушевлар Мәскәү каласының «Боярский двор» кунакханәсендә үзәк контора да ачып куя. Муллагали ул чорның иң күренекле сәүдәгәрләре Морозов һәм Рябушинскийлар белән дә дуслык җепләре урнаштыра. Санкт-Петербургта Җәмигъ мәчет, Кустанайда Ак мәчет төзелешенә, Троицкида «Айкап» («Таң») исемле тәүге казах журналын, Ташкентта «Олуг Төркестан» исемле татар газетасын чыгару өчен дистә меңләгән сум, ә 1917 елда Казан каласында үткәрелгән мөселманнар корылтаенда Милләт Мәҗлесе төзү турында карар кабул ителгәч, үзе дә делегат булып катнашкан һәм Милли идарәгә сайланган сәүдәгәр хәтта берьюлы 100 мең сум күләмендә ярдәм кулы суза. 1912 елда сәламәтлеген ныгытырга дип килгән чагында Тукай да Яушевларның Уй буендагы дачасында туктала. Яушевлар шул дача янәшәсендә кымыз өчен 170 ат тота, моннан тыш алар әле чабышкылар фермасы да булдыра, Троицк каласындагы иң беренче автомобильне дә Муллагали сәүдәгәр сатып ала. Муллагали кызларының берсен Мәскәү сәүдәгәре Ерзинга, икенчесен Ташкентта яшәүче татар генералы Сәхибгәрәй Еникеевның малаена, өченчесен Бохара сәүдәгәре Мирзаәмин Мөхетдиновка биреп, улы Хәсәнне Коканд ханлыгының Россиядәге илчесе Хәким Умидов кызына өйләндереп, нәсел җепләрен ныгыта. Тормыш гөрли. Алар алда нинди коточкыч һәлакәт көтеп торуын да абайламый...

Мин фәкыйрегезнең бер тарихи хезмәттә «Россия империясенең өчтән бер байлыгы татар сәүдәгәрләре кулында булган», дигән юлларны укыган бар иде. Менә шушы гөрләп чәчәк аткан Яушевлар нәселен, йөзәрләгән алтын приискаларына ия Рәмиевләрне, Оренбург төбәген үз учында биеткән миллионер Хөсәеновлар, Казан, Уфа, Уральск, Минзәләләрне үз кулында тоткан Акчурин, Алафузов, Хәлфин, Вәлиев, Уразаев, Юнысовларны, ерак Кыргыз­стандагы Каракол каласына яртылаш рәвештә хуҗа булып алган Хәмзә Габделвәлиевне  (Чыңгыз Айтматовның бабасын), патша кадәр патшаның кия­венә әверелгән кенәз Йосыповларны күз алдыннан кичерсәң, асылда да, татар сәүдәгәрләрен искиткеч биеклекләргә ирешкән булуына һичнинди шик калмый. Ни кызганыч, 1917 елның октябрендә яһүд-грузин-әрмәннәрдән торган бер төркем большевик түнтәреш күтәрә дә, Россиянең астын-өскә әйләндереп ташлый. Империянең меңәрләгән эшмәкәре белән бергә татар сәүдәгәрләре дә гасырлар буена тиенләп җыйган миллионлаган сумлык байлыкларыннан коры кала...

Октябрь инкыйлабыннан соң Муллагали Яушев та 1919 елда Япониягә чыгып качарга мәҗбүр була, аннары Ватансыз көе яши алмый, күрәсең, Ленинга хат яза. Гәрчә инде бер генә тиенлек байлыгы калмаса да, ул 1923 елда кабат Россиягә әйләнеп кайта. Троицкида күңел укшыткыч үзгәрешләргә түзеп тора алмый, Ташкент каласына күчеп китә. Гәрчә элек аның фаб­рикаларында, сәүдә үзәкләрендә эшләгән халык аны колач җәеп каршы алса һәм кечкенә бер сәүдә юлы ачып караса да, уңышсызлыкларга ирешеп, ул 1927 елда вафат була. Муллагалинең якыннарыннан Латыйф 1922 елда ук тиф авыруыннан китеп бара. Муллагалинең өлкән улы Хәсәнне 1937 елгы террор вакытында кулга алып, 5 елга концлагерьга сөрәләр, ул Транссебер тимер юлы төзелешендә газап чигә. НКВД этләре әле шундый җәза бирү белән генә дә канәгатьләнеп калмый, Хәсәнгә 1838 елның март аенда яңа суд оештыралар һәм 21 июньдә атып үтерәләр. Муллагалинең Бохара сәүдәгәре Мирзаәмингә кияүгә чыккан өлкән кызы Зәйнәп тә кулга алына һәм 10 ел төрмәгә хөкем ителә, аңа кабат 1949 елда гына иреккә чыгу бәхете эләгә. Муллагалинең икенче кызы Разияның ире Мостафа Сәйфелмөлековны да кулга алалар, ул концлагерьда җанын тәслим кыла. Муллагалинең Рабига атлы кызының ире Бәдретдин Сәйфелмөлеков та беренче тапкыр 1929 елда ук кулга алына һәм концлагерьдан үзе табиб булган өчен генә исән чыга. Ләкин 1936 елда аны кабат төрмәгә илтеп тыгалар, аннан аның көл салынган урнасы гына кайта. Муллагалинең бер улы Искәндәр әүвәл Япониягә кача, аннан Германиягә күчә дә эзсез югала... Менә шундый мәсхәрәләүләргә дә карамастан, Муллагалинең дүртенче кызы Маһирәнең ирен 1941 елда ук фронтка чакыралар һәм ул октябрь аенда ук хәбәрсез югала. Төрмәдә атып үтерелгән Хәсәннең улы Йосыф та 1941 елның июль аенда ук Киев янында хәбәрсез югалганнар исемлегенә эләгә... Шушындый коточкыч иләкләрдән соң да илгә Фәрит Сәйфелмөлеков кебек халыкара дан алган журналистны һәм илгә бик күп нефть ятмалары табып биргән Габделәхәт Бакировны үстергән Яушевлар нәселенә рәхмәт!..

Троицкида кенәз Яушевлар төзегән мәһабәт йорт һәм Бөтенроссия даны булган Пассаж да бүген ташландык хәлдә. Яушевларның шәхси йортларын төрле елларда Пионерлар сарае, Пассаж бинасын сугыш вакытында авиация училищесы, аннары хәрби завод итеп тә файдаланганнар. Мәгәр Бөек Ватан сугышы чорында пуля ясау өчен кургаш кирәк булгач, Пассаж подвалы астына мендәр итеп салынган кургаш катламын алып бетергәннәр. «Бөкесез» калдырылган бинаның подвалын күптән су баскан, ул кыш көне бозга әверелеп ката, янә 4-5 ел буена мондый хуҗасызлык дәвам итсә, сәүдә үзәге җимереләчәк инде. Казах иленең Кустанай каласыннан 200 чакрымда, чик буенда яткан Троицк каласындагы 1955 елда ук федераль дәрәҗәдәге һәйкәл дип игълан ителгән Пассаж Мәскәү каласындагы «цап-цараплар»ның берсенә дә кирәк түгел. Хәер, Троицк каласындагы ике йортның берсе әле инкыйлабка кадәр үк сәүдәгәрләр төзегән йорт һәм сарайлардан хасил бит, хәтта шәһәр хакимияте дә патша заманында корылган управа бинасында утыра. Шул ук сүз: провинциядәге каланы җимерелү, юкка чыгу көтә...

Троицк каласыннан элек Бөтенроссия терәге булган һәм инкыйлабтан соң юкка чыгарылган татар бөекләре өчен ачыну хисләре төяп кайттык...

Вахит ИМАМОВ.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X