Мәдәни җомга

«САНИЯ»ГӘ – 90 ЕЛ

XX гасыр башында татар мәдәнияте һәрьяклап үсеш кичерә, шул исәптән концертлар оештырыла, спектакльләр куела башлый. Алар өчен яңа төрле музыка кирәк була. Шул рәвешле татар музыкасында яңа формалар барлыкка килә. Беренче татар опералары иҗат ителә. Дөрес, хәзерге күзлектән караганда, алар бик камил дә булмагандыр. Әмма беренче операбыз "Сания", татар моңы...

XX гасыр башында татар мәдәнияте һәрьяклап үсеш кичерә, шул исәптән концертлар оештырыла, спектакльләр куела башлый. Алар өчен яңа төрле музыка кирәк була. Шул рәвешле татар музыкасында яңа формалар барлыкка килә. Беренче татар опералары иҗат ителә. Дөрес, хәзерге күзлектән караганда, алар бик камил дә булмагандыр. Әмма беренче операбыз "Сания", татар моңы һәм опера классикасы традицияләрен берләштереп, татар операсын иҗат итү мөмкин булуны күрсәтте, җырчыларны тупларга ярдәм итте, байтак композиторларыбызны опералар иҗат итәргә рухландырды. Шулай итеп, татар операсы жанрына нигез салына.

Беренче татар операсы "Сания" ничек иҗат ителгән соң? Милли опера иҗат итү идеясен беренчеләрдән булып җырчы Газиз Әлмөхәммәдов күтәреп чыга. Газиз Әлмөхәммәдов Башкортстанда туа. Гаиләләре ишле, әтиләре яшьли вафат була, шуңа күрә Газиз 1909 елда 14 яшендә Ташкентка бәхет эзләргә чыгып китә. Анда ул эшли-эшли мәдрәсәдә укый, туган якны, газиз әнкәсен, туганнарын сагынуын исә җырларга сала. Моңлы егетне бик тиз күреп алалар һәм концертларга чакыра башлыйлар. Озак та үтми, ул бөтен төрки дөньяда дан казана - концертлар белән Урта Азияне, Идел буен, Себерне йөреп чыга. Ә бервакыт аны Әзәрбәйҗан театрына музыкаль спектакльдә катнашырга чакыралар. Шуннан бирле ул милли опера иҗат итү хыялы белән яши башлый. Либретто яза. Аңа "Сания" дип исем куша. Кайбер мәгълүматларга караганда, "Сания" спектакле 1922 елда Ташкентта Татар халык мәгарифе институты каршындагы клубта куела. Тамашачы аны бик ошата. Газиз Әлмөхәммәдовка Казанга барып, драма спектакльләре өчен байтак музыкалар иҗат итеп остарган композитор Солтан Габәши белән очрашып, "Сания"не бергәләп эшләргә киңәш итәләр.

Чыннан да, 1920 еллар башында композитор Солтан Габәши татар театрында куелган бер дистәгә якын спектакль өчен музыка иҗат иткән була. Әмма, эшнең җитдилеген аңлап, башта ул Газиз Әлмөхәммәдовның тәкъдимен кире кага. Әлмөхәммәдовка Ташкентка кайтып китүдән бүтән чара калмый. Әмма күрешеп сөйләшкән көннән бирле һәр икесе җанына тынгы таба алмый - Г.Әлмөхәммәдовның башланган эшне тәмамлыйсы килә, С.Габәшине дә "корт кимерә", татар операсы иҗат итеп карау теләге көчәйгәннән-көчәя бара. Шуңа күрә Газиз Әлмөхәммәдов тагын бер елдан Казанга килгәч, җырчы һәм композитор тиз арада уртак тел таба. Оркестровка эшләү өчен алар композитор Василий Виноградовны чакыралар, чөнки аның милли темаларга симфоник композицияләр иҗат итү тәҗрибәсе барлыгын беләләр. "Сания"нең премьерасы 1925 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы оешуының 5 еллыгы уңаеннан күрсәтелә. Спектакльне куюда дирижер А.Литвинов, рәссам П.Сперанский, балетмейстер Ю.Муко, режиссёр Г.Айдарский, җырчылардан З.Байрашева, Р.Садыйкова, Ә.Хисамов, Шәрык музыка техникумының хоры һәм оркестры катнаша. Г.Әлмөхәммәдов белән С.Габәши операда үзләре дә җырлый.

Беренче татар операсы "Сания" зур уңыш белән үтә. Аның кулъязмасы һәм башкаручыларның фотосурәтләре Германиянең Франкфурт-на-Майне шәһәрендә Бөтендөнья күргәзмәсендә күрсәтелә. Берлинда чыгып килгән "Музыкаль атналык" журналында операны куючы һәм башкаручыларның 4 фотосурәте һәм фортепиано өчен үзгәртелгән увертюра басылып чыга. "Шәрык Европасы" итальян журналында да "Сания" операсы турында саллы мәкалә бастыра.

"Сания"нең уңышы С.Габәши, Г.Әлмөхәммәдов һәм В.Виноградовны яңа опера иҗат итәргә рухландыра. Тагын 5 елдан М.Гафури либреттосына иҗат ителгән "Эшче" операсы куела.

Кызганыч ки, беренче татар операларын иҗат иткән авторларның тормышлары фаҗигале тәмамлана. Нәтиҗә буларак, "Сания" һәм "Эшче" опералары байтак еллар "онытылып тора". Татар дөньясы уянып, тәрәккыят кичергән елларда баштарак сәнгатьтә төрлелек күзәтелсә, 1920 еллар ахырында идеология өстенлек итә башлый. Иҗатчылардан пролетар эчтәлекле сәнгать әсәрләре таләп итәләр. Һәм халык иҗатын искергән, кирәксез, пролетариатка берни бирми дип, сүгә башлыйлар. Бу вәзгыятьтә татар музыкасының үзенчәлегенә тугры яшәүче музыкантларга бик тә авыр була. Ә алар арасында Газиз Әлмөхәммәдов белән Солтан Габәши дә бар. Композитор Солтан Габәши, мәсәлән, нинди шартларда да татар халык җырларына соклануын яшерми, гомере буе татар, башкорт, кыргыз, казах көйләрен җыя, моның өчен махсус экспедицияләргә йөри. Аның "Милли моңнар. Төрек-татар көйләре" җыентыгы, "Халык сәнгатен өйрәнү экспедициясенең хисабы", А.Ключарев һәм К.Рәхимов белән бергә әзерләнгән "100 башкорт халык җыры" җыентыгы һ.б. хезмәтләре зур кыйммәткә ия. Шуннан шул - Солтан Габәшине "пантюркизм"да, "панисламизм"да, яңа пролетар мәдәнияткә каршы килүдә гаеплиләр, иҗтимагый һәм педагогик эшчәнлегеннән читләштерәләр. Матбугатта "Татар музыкасында "габәшичелеккә" каршы" дип исемләнгән бик зәһәр мәкалә дөнья күрә. Анда "габәшичелек" - совет мәдәниятенә каршы элеккеге байлар хәрәкәтенең бер тармагы, дип билгеләнә.

1929 елда җырчы Газиз Әлмөхәммәдов, аннары 1932 елда композитор Солтан Габәши Казаннан Уфага күчеп китә. Һәр икесе Башкортстанда профессиональ музыка сәнгатенең аякка басуы, үсүе өчен байтак эшләр башкара. Әмма ни кызганыч, берсенә дә милли сәнгать хакына кылган игелекле эшләренең җимешләренә шатланып яшәргә насыйп булмый. 1937 елның 12 гыйнварында иң беренче булып Башкортстанның халык артисты исеменә лаек булган Газиз Әлмөхәммәдовны кулга алалар. Фатирында тентү үткәрүчеләр шундый танылган шәхеснең өендә бер байлыгы булмавына шакката. Гомере буе мәгърифәтчелек юлында йөргән талантның өендә рояль, китап һәм фотосурәтләрдән дә зуррак байлык тапмыйлар.

7 ай буе төрмә камерасында утырганнан соң, Газиз Әлмөхәммәдовка, милләтчелектә гаепләп, үлем хөкеме чыгаралар. 1938 елның 10 июлендә нибары 43 яшен тутырган җырчыны атып үтерәләр. Газиз Әлмөхәммәдов төрмә камерасында да җырлаудан туктамый. Рәшәткә янына килеп, бөтен тоткыннар ишетерлек итеп, көчле тавыш белән "Урал", "Буранбай" җырларын башкара. Ул җырлап бетергәнче, бүтән тоткыннар, сакчыларны якын җибәрмичә, җырчыны аралап тора. 10 июльдә Газиз Әлмөхәммәдов белән бергә Башкортстанның иң күренекле 33 сәнгать, фән әһелен, халык хуҗалыгы хезмәткәрен атып үтерәләр. Газиз Әлмөхәммәдовның исеме 1957 елда гына аклана.

Солтан Габәши әүвәл, Уфага китеп, эзәрлекләүче хакимияттән котылуга ирешә кебек. Бер фатирдан икенчесенә күчеп йөрүләр композиторга шактый кыенлыклар тудырса да, музыка хакына иҗтиһат итү мөмкинлеге аның күңелен күтәргәндер. Ниһаять, тораклы да була, әмма өендә бер еллап кына яшәп кала - композиторны гаиләсе белән Уфадан сөрәләр. Ул Башкортстанның Борай районындагы Чалкак авылына урнашып, андагы мәктәптә гап-гади музыка укытучысы булып эшли. Әмма биредә дә аңа озак яшәргә насыйп булмый. Композитор Солтан Габәши нибары 51 яшен тутырып, фани дөньядан мәңгелеккә китеп бара.

Үлем сәбәбе аның Казанга, иҗатташы Василий Виноградовка язган хатларында ачык чагыла. Ул соңгы көннәренә кадәр "Сания" һәм "Эшче" операларының сәхнәгә кайтуына өметләнеп яшәгән, әмма өмете акланмаган, шуңа йөрәге түзмәгән.

1938 елның 15 октябрендә язылган хатында, мәсәлән, С.Габәши В.Виноградовка, "Башкортстанда "Эшче" операсын торгызырга уйлап торалар, әгәр дә аны бераз төзәтергә кирәк булса, син Уфага килә алырсыңмы?" - дип сорау бирә. Чыннан да, бу вакытта Башкорт опера төркеме Мәскәү консерваториясе каршындагы укуын тәмамлап Башкортстанга әйләнеп кайта. Республикада опера театры оештыру мәсьәләсе күтәрелә. "Эшче" операсын булачак театрның репертуарына кертергә уйлыйлар. "Мәскәүдәге Татар операсы студиясе дә кайтты бит, ә алар Казанда "Эшче"не куярга ниятләмиме соң?" - дип тә кызыксына С.Габәши.

1940 елның 25 маенда язган хатында Солтан Габәши Мәҗит Гафуринең 60 еллыгы уңаеннан Башкортстанда кабат "Эшче"не торгызу мәсьәләсен күтәрүләре турында әйткән. Композитор бу хатын аеруча ачынып язган. Чөнки нәкъ шул вакытта Казанда РСФСРның автоном милли республика композиторлары конференциясе үтәргә тиеш була. Инде билгеле булган сәбәпләр аркасында Солтан Габәши анда катнаша алмый. Әмма конференциядә беренче татар операларына тиешле бәя бирүләрен бик тә тели ул. "Мин Башкортстанның Композиторлар берлеге рәисе Масалим Вәлиев аркылы матбугатта операларыбыз турында басылып чыккан мәкаләләрне җибәрәм. Василий Иванович, зинһар, шуларны конференциядә укый күр! "Сания" дә, "Эшче" дә Сәйдәшевнең 3-4 әсәре белән беррәттән татар театрында ике сезон дәвамында зур уңыш белән барды, дип тә өстәп куйсагыз, артык булмас. Үзем булсам әйтер идем инде. Сезнең кыюлыгыгыз җитмәс, дип куркам. Мин җибәргән мәкаләләрне дә укып башкара алырсызмы икән әле?! Үзегез башкармасагыз, һичьюгында улыгыз Юрадан укытыгыз. Юраның укуы урынсыз булыр дип тапсагыз, Сәйдәшев, Ключарев, яисә иптәш Вәлиев үзе укысын. Сезнең үтә тыйнак булуыгыз турында беләм. Үзегез турыныда сөйлисегез килмәсә, минем турында гына сөйләгез, үзегезне әйтеп кенә үтегез. Ничек кенә булмасын, бөтен РСФСРдан җыелган җәмәгатьчелеккә хакыйкатьне ачарга кирәк, аларны алдап, ялгыш уйларга этәрмәсеннәр.... Мин артык хафаланамдыр, бәлки. Үзләре белеп, безгә тарихта лаеклы урынны бирмәсләрме әле? Әмма бирмәсәләр, безне әйтми калдырсалар, шуны белегез - тыйнак булып утыру һич килешмәячәк. Дөрес, операларыбыз бүгенге көндә сәхнәдә башкарылмый. Әмма алар бар иде бит, тамашачы аларны яратып карады. Алар бар!"

1940 елның 3 июнендә В.Виноградовның С.Габәшигә язган җавап хаты. Анда түбәндәге юллар бар. "Сания" һәм "Эшче" опералары мәсьәләсендә боз кузгалды. Элек, әйтик, концертларда, радио тапшыруларында аннан өзекләр башкарырга да рөхсәт ителмәсә, Казанга конференциягә җыелган кунаклар алдында "Сания"дәге увертюраны башкарырга карар кылдылар. Миннән ноталарын сораганнар иде. Әмма миндә алар юк бит. Эзли торгач, Казанда ике операның да партитуралары, клавирлары, партияләре дә юклыгы ачыкланды. Баксаң, аларны иптәш Төхвәтуллин Мәскәүдәге Татар опера студиясендә кую өчен соратып алган икән. Алар шуннан әйләнеп кайтмаган. Иптәш Вәлиев-Сульва (Мәскәүдәге Татар опера студиясенең беренче директоры, актер, режиссер) бөтен булган материал юкка чыгарылды, дип әйтте. Әмма Казан һәм Уфа архивларында эзләүне дәвам итәләр. Шулай итеп, конференциядә катнашучылар увертюраны тыңлый алмады... Конференциядә иптәш Җиһанов "Сания" дә, "Эшче" дә тарихи әһәмияткә генә ия, тамашачы икесен дә яратмады, дип әйтеп узды. Әмма минем улым Юрий операларның чит илләрдә зур бәя алуы турында тәфсилләп сөйләде. Мин бөтенләй чыгыш ясамадым. Вакыт барысын да үз урынына куяр, дип ышанам".

1940 елның 12 сентябрендә композитор Василий Виноградов иҗатташы Солтан Габәшине Казанда "Сания"не дә, "Эшче"не дә кабат кую турында җитди сөйләшүләр алып барулары хакында язып сөендергән. "Тамашачы соңрак куелган "Качкын", "Ирек", хәтта "Галиябану" операларына йөрми. Татар тамашачысын катлаулырак бу операларга әзерләргә кирәк әле, - дип әйтә Вәлиев-Сульва. Кабат "Эшче" һәм "Сания"гә кайтырга теләүләре шуның белән аңлатыла", - дип язган В.Виноградов.

Солтан Габәшинең 1940 елның 20 ноябрендә Василий Виноградовка язган хаты. Анда һәр юл ачыну белән сугарылган. "Конференциядә ноталары булмау сәбәпле, увертюра башкарылмады, дип язгансыз. Их! Нигә миңа бу хакта алданрак хәбәр итмәдегез? Миндә "Сания"нең клавиры да, партитурасы да бар бит! Казанда инде "Сания"не торгызган да булырлар иде, бәлки.... Казанга комиссия килгән, булачак декада өчен әсәрләр сайлаган, дип ишеттем. "Галиябану" операсын һәм Сәйдәшевнең "Наемщиг"ын сайлаганнар, имеш. "Качкын" ише опералар сез татарларга гына кызык, ә болары чын татар тормышын, сәнгатен чагылдыра, шуңа күрә алар Мәскәү тамашачысына да кызык булачак, дип өстәп куйганнар, дип сөйләделәр. Шуны ишеткәннән бирле үземә урын таба алмыйм. Ник дигәндә, "Сания" барлыгы алданрак билгеләнеп, Казанда торгызылса, аны да декадага сайлап алган булырлар иде, чөнки ул мәскәүләрнең таләбенә бик туры килә".

1941 елның 14 гыйнварында В.Виноградов тагын С.Габәшигә сөенечле хәбәр җиткерә. "Сания" һәм "Эшче" опералары белән ул вакытта ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе Гали Динмөхәммәдов кызыксына башлаган. Ул вакытта Башкортстанда "Эшче"не торгызу турында беркетмә чыккан була инде. "Ярар, "Эшче" Башкортстанга булсын, без "Сания"не торгызыйк, Солтан Габәши белән элемтәгә керегез, операның материаллары белән Казанга кайтсын, җитди сөйләшәсе бар", - дигән Динмөхәммәдов композитор Александр Ключаревка. Ключарев исә бу гозерне Василий Виноградовка җиткергән. Динмөхәммәдовнең әйтүе буенча, Габәши Татарстан хакимияте чакыруы буенча түгел, үзе генә кайтып китәргә тиеш була. Аңлашыла ки, операны алдан җентекләп карыйсы бар бит әле.

Шуннан соң Габәши һәм Виноградов ярты еллап хат алышмый тора. "Василий Иванович, кая югалдыгыз? Казанга кайтыйммы, юкмы? Кайчан кайтыйм?" - дип дустының озак вакыт җавап бирмәвенә аптырап яза Габәши. Бу хат 1941 елның 3 июнендә язып салына. Ә озакламый Бөек Ватан сугышы башлана. Кыскасы, Габәшигә Казанга кайтырга насыйп булмый.

Солтан Габәшинең 1941 елның 22 сентябрендә туганнарына Башкортстандагы Чалкак авылыннан язылган хаты өметсезлек белән тулы. Композитор бик авырлык белән җайга салынган тормышының челпәрәмә килүенә ачынуын белдергән. "Ходаем, ахыры хәерле булсын! Зинһар, безне догагыздан калдырмагыз", - дип ялварган. Ә иң ахырда Дәрдемәнд сүзләре китерелгән:

"Исә җилләр, күчә комнар... бетә эз...
Дәрийгъ, мәхзүн күңел, без дә бетәбез!"

Ә тагын 3 айдан композитор Солтан Габәшинең йөрәге тибүдән туктый...

Өч авторның берсе Василий Виноградовка гына каныкмыйлар. Олы яшьтә булганга күрәдер, бәлки. Ул 1948 елда 74 яшендә вафат була.

Газиз Әлмөхәммәдов, Солтан Габәши, Василий Виноградов беренче татар опералары "Сания" һәм "Эшче"нең авторлары иде...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

.Газиз Әлмөхәммәдов.
.Василий Виноградов .
.Солтан Габәши.
.Сания - Сара Садыйкова. 1925 ел.
. 1 нче рәттә (сулдан уңга): Г.Айдарский, А.Литвинов, В.Виноградов, Г.Әлмөхәммәдов, С.Габәши; 2 нче рәттә: Л.Гаврилова, С.Садыйкова, Г.Кайбицкая, Ә.Хисамов. 1925 ел.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: