Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Асылыбызга кайтып барышлый

Саф сулы ямьле Саба

Елга агымы буйлап төшеп, 22 авылда 122 чишмә чистартыла, төзекләндерелә, авылларда «Җир ананың зәңгәр күзләре» бәйрәмнәре гөрли.

Шушы көннәрдә «Саф сулы ямьле Саба» проекты кысаларында үткән «Җир ананың зәңгәр күзләре» бәйрәмендә миңа да катнашырга насыйп булды. Саба районының Кече Шыңар авылын нигезләгән бабакайлар да Челтер чишмәне, аның гаҗәеп матур тирәлеген яратып шул урында яшәп калганнардыр.


Шыңарның дүрт кенә йорттан торган Чишмә урамында берничә дистә ел элек кенә берсеннән-берсе уңган 11 кыз үскән. Алар кул эшләренә дә, аш-суга да оста булган. Урамнары белән кич утырып кул эшләре тотканнар, оекбашлар, шәлләр бәйләгән, сөлге, кулъяулык чиккәннәр. Сабан туенда аларның бүләге өчен ир-егетләр бил алышкан. Шыңар көрәшче, җырчы егетләре белән дан тота. Алар мәйданга чыгып бил алыша, сәхнә түрендә җыр суза. «Җир ананың зәңгәр күзләре» дигән бәйрәмгә дә Челтер чишмә янына авыл белән чыкканнар. Чишмә урамындагы дүрт йортның берсендә Зөләйха апа белән Бөек Ватан сугышы ветераны Габдерәүф абый Нуриевлар гомер кичергән. Ул Оренбургтан мамык алып кайтып, авылның шәл бәйләүчеләрен чимал белән тәэмин иткән. Аннары Габдерәүф бабай авылда мәчет салдырган. Челтер чишмә тарихы белән Нуриевларның бишенче кызы, җиденче дистәсен тутырырга өлгергән Розалия таныштыр­ды. Олы елга тавы итәгендә кайнап өскә күтәрелгән Челтер – бик борынгы чишмә. Ул – үзенчәлек­ле, агып чыкмый, ә өскә кайнап күтәрелә. Габдерәүф абзыйга әби-бабалары сөйләгәнчә, чишмә ургып чыккан бу урын башта мул сулы, киң күл рәвешендә булган. Каз-үрдәкләрне дә ике яктан таяк белән генә куып чыгара алганнар. Тора-бара ул күлне инеш итеп ерып, суның кайнап чыккан урынының һәм агымы кырыйларын ташлы балчык салып күтәрткәннәр. Бу 200 еллар чамасы элек була. Күпмедер вакыт үткәч, 1930 елларда чишмә артындагы тау­дан балчык ишелеп, чишмәне каплый. Авыл сусыз кала. Халык ул вакытта Олы Шыңарның чакрым ярым ераклыктагы чишмәсеннән эчәр су алып кайта. Бергәләп, чишмәне балчыктан арындырып, аңа тәбәнәк кенә агач бура куялар, түбәсен рәшәткә сыман итеп ябалар. Розалия ханым шушы чишмә буенда уйнап, агымын яланаяк ерып үскән, салкын да тимәгән, тамак авыртып каяндыр кайтканда, салкын суын эчкәч, савыгып китә торган булганнар. Чишмәнең улагын ерганнан соң, ул ике елга бергә кушылган Ташулык суына коя да, авылны Югары һәм Түбән очларга бүлеп, Мишәгә килеп кушыла. Элекке елларда суыткычлар юк иде бит. Чишмә шушы тирәдә яшәүче кешеләр өчен сөт ризыкларын саклау урыны да  булган, аның агымы буйлап сөтле, каймаклы, эремчекле чиләкләр тезелеп киткән. Чишмә корылмасын соңгы тапкыр 1998 елда яңарталар. Әмма аңа кояш керә торган урын калмый, түбәсен каплыйлар.

Бу көнне тирә-ягы чистартылган, матурланган, бизәлгән Челтер чишмә янында авылның борынгы гореф-гадәтләре искә төшерелде. Рәзинә Нуриева әнисе Зөләйхадан өйрәнеп калганча «Таң суы» алу йоласын күрсәтте. Аның балаларга күз тигәннән, өлкәнрәкләргә төрле чирләрдән шифасын күрәләр. Таң суы атнага бер тапкыр чәршәмбе көнне иртәнге намаздан соң  кояш чыкканчыга кадәр алына. Өйдән бисмилланы әйтеп, Аллаһыдан авыруның чирләрдән савыктыруын сорап, салаватлар, мактау сүзләре әйтеп, чишмәдән 41 чүмеч су тутырыла, җиде сүрә укыла. 

Чишмә  кайчандыр бер-берсен сөйгән ярларның очрашу урыны да булган. Бу көнне яшьләр чишмә янында «Вәгъдәләшү» йоласын да яңартты. 

«Тәбә» күренеше яшьләрнең кичке уеннарын искә төшерде. «Самавыр агарту», «Су алу» гадәтләре бик күпләрне балачагына кайтарды. 81 яшьлек Наилә апа Нигъмәтҗанова исә ишле гаиләгә килен булып төшкән чагын хәтерләде. «Шушы чишмәдән җидешәр көянтә  су алып менә идем», – дип истәлекләргә бирелде ул.

Авылның төбәкне өйрәнүчесе Айдар Гарипов Шыңар тарихын барлап хезмәт язып чыгарган. Ул бәйрәмдә авылның тарихы белән таныштырды. Тарихчы авылның нигезләнүен Казан ханлыгы чорына бәйли. 1524 елга караган кабер ташы да Шыңарда саклана. Айдар әфәнде бу якларда элек тоташ урманнар булуын да искәртеп үтте. XVIII гасырда да Кече Шыңар урманы Петр беренче тарафыннан исәпкә алынган, корабльләр төзетү өчен махсус реестрга кертелеп, дәүләт карамагына тапшырылган була. Җирле шагыйрә Гөлсинур Галәвиеваның Шыңарга багышланган шигыре якташлары тарафыннан яратып кабул ителде. 

«Җир ананың зәңгәр күзләре» – Саба районында үткәрелгән 23нче чишмә бәйрәме икән. «Саф сулы ямьле Саба» проектының авторы – Саба китапханәләр системасы директоры, районның «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Ләйсән Билалова. Ул 2020 елда китапханәчеләр, «Ак калфак» оешмасы әгъзалары белән бергә авылларның тарихын өйрәнүгә юнәлдерелгән «Ямьле Саба» проектын эшли. Аны бу эшкә балаларыбызның үз туган яклары тарихларын начар белүе кебек хәл этәрә.  

«Ямьле Саба» проектның бер юнәлеше экологияне яхшыртуга – чишмәләргә багышланган була. Ул вакытта күп кенә чишмәләр чүп-чардан арындырыла. Әмма аларга әле барыбер игътибар тиешенчә күрсәтелми. Хәтерләсәк, 2021 ел бик коры килде. Чишмәләр яздан ук инде кибә башлады яки суларын азайтты. Ләйсән ханым Экология министрлыгында эшләүче тормыш иптәше Ришат Билалов белән дә бу хакта борчылып сөйләшә, бергәләп Саба районында элеккеге чишмәләр исәбен һәм бүгенге көндә күпмесе сакланып калуын карыйлар. Кызганыч ки, бик күп чишмәләрнең юкка чыгуы ачыклана. Чишмәләрне чистарту һәм аны авыл халкы бәйрәме итеп гөрләтү Мишә елгасы башланган Мишәбаш авылыннан башлана. Ул бик күңелле үтә, әмма 38 градус эсселек барысын да хәлсезләндерә. Шунда көтелмәгән хәл була. Арыган китапханәчеләр эш урыннарына килеп керү белән, әллә каян гына болыт килеп чыга, көчле яңгыр башлана. Шушы рәвешле, елга агымы буйлап төшеп, 22 авылда 122 чишмә чистартыла, төзекләндерелә, авылларда «Җир ананың зәңгәр күзләре» бәйрәмнәре гөрли. Озакламый чишмәләрнең төгәл урыннары күрсәтелгән, кемнәр карап торганы, тарихлары тупланган җыентык та чыгарыла. 

Шундый хәл дә була. Бер авылның китапханәчесе «Безнең авылда үткәреп булмый, чөнки чишмәләр беткән, алар юлын үзгәрткән», – ди. «Авылыгызның мулласы бик акыллы кеше, аның белән киңәш әле. Сезнең авылда чишмә булырга тиеш», – ди Ләйсән ханым. Китапханәче бу арада авыл халкының хәзрәт белән берлектә атна саен басуга чыгып, яңгыр теләп, намаз укулары турында сөйли. Л.Билалова аларга башта чишмәләрне карарга киңәш итә. Авыл кешеләре юллары үзгәргән ике чишмәне чистартып, элекке урынына кайтаралар. Аның берсе мәчет акчасына тәртипкә китерелә, икенчесен шушы авылда чишмә янындагы йортта үскән ир-егет тулысынча үзе  төзекләндерә. Шулай итеп бер авылда ике чишмә ачылышы уздырыла. Иштуганда халык белән очрашканда авылда кайчандыр өч чишмә булуы, әмма аларның юкка чыгуы, урыннары да билгесез икәнлеге ачыклана. 

Шыңардагы кебек суы астан кайнап чыга торган чишмә Туктар авылында да бар икән. Т.Низаминың җырына кергән шул Җамалый чишмәсе чыкмый башлый. Авылда «Җир ананың зәңгәр күзләре» бәйрәме буласы көнне, кичтән чишмә булмый. Бәйрәмне башкасы янында үткәрергә килешәләр. Бәйрәмгә килүчеләр икенче чишмә янына барып җиткәндә, Җамалый чишмәсенең бәреп чыгуы турында шалтыраталар. Авылның бер апасы чишмәгә төшә, аңа карый да утырып елый. «Чишмә суың белән гомер иттек. Син дә юкка чыктың, без дә олыгайдык. Син кая киттең?» – ди. Гаҗәп хәл, чишмә бәреп чыга. Бәйрәм Җамалый чишмәсе янында үтә. «Авыл кешесенең чишмәгә карап елаганын шунда күрдем», –ди  Л.Билалова. Аның үзе белән дә гаҗәеп хәл була. Ул, тез башлары авыр­тып, берчак култык таяклары белән йөрүгә кала. «Чишмәләр янына барасым килде», – ди ул. Хәзер инде ул кайсы чишмә янында таякларын ташлаганын хәтерләми.  

«Саф сулы ямьле Саба» проекты берничә өлештән тора. Икенчесе чишмә буенда элек уйналган уеннарны, гореф-гадәтләрне кире кайтарып, халыкка күрсәтүгә юнәлдерелгән. Аккалфаклылар һәм мәдәният хезмәткәрләре аны халыкның үзе катнашында эшли. Чишмә белән бәйле барлык гореф-гадәтләр, йолалар, уеннар аерым җыентык итеп чыгарылган.  Проектның өченче максаты – шушы чишмә суын эчеп үскән якташ язучыларны барлау. Аларны кайтарып, халык белән очраштырып, әсәрләрен тыңлату. Сабалыларның «Саф сулы ямьле Саба» проекты  Татарстан экология министрлыгы тарафыннан игътибарга алынып, «Эколидер» конкурсына тәкъдим ителә һәм җиңү яулый. Нәтиҗәдә башка районнарда да, сабалар проектын үрнәк буларак кабул итеп, чишмәләрне карау башлана. Әйтик, Тукай районы 2022 елны Чишмәләр елы дип белдерде. Балтачлылар да проект белән кызыксынган. Проект аккалфаклылар күңеленә дә хуш килгән. 

Сөембикә КАШАПОВА.

Автор фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев