Мәдәни җомга

САБА МӘЧЕТЕН КЕМ ТӨЗЕТКӘН?

Әйе, күптән ачыклык кертелергә тиешле сорау иде бу. Чөнки борынгы мәгълүматлар төрлечә теркәлгән булып чыкты. Мәсәлән, галимнәр Радик Салихов һәм Рамил Хәйретдинов авторлыгындагы «Татар халкының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре» дигән китапта (1996 ел) мондый юллар бар: «Байлар Сабасында рәсми теркәлгән мәхәллә 1797 елда барлыкка килгән. Шул ук вакытта Монасыйб бине...

Әйе, күптән ачыклык кертелергә тиешле сорау иде бу. Чөнки борынгы мәгълүматлар төрлечә теркәлгән булып чыкты. Мәсәлән, галимнәр Радик Салихов һәм Рамил Хәйретдинов авторлыгындагы «Татар халкының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре» дигән китапта (1996 ел) мондый юллар бар: «Байлар Сабасында рәсми теркәлгән мәхәллә 1797 елда барлыкка килгән. Шул ук вакытта Монасыйб бине Габделхаликъ акчасына мәчет төзелгән. (Сүз хәзерге мәчеткә кадәр салынганы турында бара - Т.Н.). 1841 елда Казанның беренче гильдия сәүдәгәре Габделкәрим Габдерәшит улы Юнысов (1859 елда вафат) беренче мәхәлләнең хәзер дә сакланган ике катлы таш мәчетен салдырды»... (Байлар Сабасының аксакаллары, үзләренә буыннан-буынга ирешкән хәбәрләргә таянып, бу мәчетне 1835-40 еллар тирәсендә Оренбур сәүдәгәре Габдерәшит салдырган, дип тә сөйләгән).

Әлеге китапта1841 елгы мәчет төзелешенең 45 меңгә төшкәне дә әйтелә. Гыйбадәтханәне салдыручы, Байлар Сабасы киләчәктә кала булырга тиеш, дип мәчетнең проектын Петербург архитекторыннан эшләткән икән.

Саба мәчетен Габделкәрим Габдерәшит улы салдырган дигән мәгълүматка таянып, без, заманында якташ язучыбыз Мәгъсум ага Хуҗин белән, «Яшә, Саба-Йорт!» китабында берничә мәртәбә мәчетне Габделкәрим Габдерәшит улы төзеткән, дип биргәнбез. Без генә түгел, моңарчы Саба җәмигъ мәчете хәзрәтләре дә шушы исемне кулланып килде.

Ә менә мәшһүр галим, күренекле тарихчы-мәгърифәтче һәм фәйләсүф Шиһабетдин Мәрҗани «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» дигән китабында болай дип язган булган: «...Элек Саба авылында фәкать ике мәчет булган. Хәзерге көндә дүрт мәчет бар. Шул авылда булган янгыннан соң, 1257 (1841) елның азагында Казан сәүдәгәре Габдерәшит бине Габделкәрим бине Мөхәммәтрәхим бине Юныс мелла Габделгалләм имамлыгы вакытында яңа таш мәчетне төзетте... (Игътибар итсәгез, бу җөмләдә өч «бине» булганлыктан, аларның кайсы фамилия, яисә исем икәнен беренче карашка белүе дә кыен). Ул (мәчет төзеткән Габдерәшит була инде - Т.Н.) 1276 (1859) елда вафат булды. Җеназасын мелла Шиһабетдин бине Фәхретдин укып, Казандагы яңа каберлектә җирләнде. Әхмәт, Мөхәммәтрәхим һәм Гали исемле угыллары калды». Бу исемнәргә язма ахырында тагын бер әйләнеп кайтырбыз әле.

...2012 елның декабрендә булып узган Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае делегатлары арасында Татарстанның Казахстандагы вәкаләтле вәкиле урынбасары, Сабада тукыма фабрикасы тоткан Аблаковлар нәселен дәвам итүче Рафаил Гәрәй улы Аблаков та (аларның бабасы 1890 елда Казахстанга килеп урнаша, бу вакытта аның әтисе Гәрәйгә 9 яшь кенә була) бар иде. Рафаил ага бу юлларның авторына нәселе белән бәйле истәлекләр дә калдырды. Аларның берсендә: «Из воспоминаний о казанском купце (меценате) 1 гильдии Юнусова: его сын взял в жены дочь Бикчантая Аблакова из Богатых Сабов, который построил таш мечеть», дигән юллар бар.

Күргәнегезчә, бу язманың башында ук өч-дүрт төрле тарихи чыганак китерелде. Шуларны күптән гомумиләштерергә кирәк иде безгә. Әлеге мөмкинлек уйламаганда-көтмәгәндә килеп чыкты.

...Сатыш мәдрәсәсе бинасы яңартылу уңаеннан кайбер мәгълүматларны ачыклау нияте белән Туган якны өйрәнү музеена кергәч, аның җитәкчесе Резеда Сөнгатова миңа «Казань» журналында (2004 ел, № 8,9) басылган бер тарихи очеркның күчермәсен бирде. «Из жизни купцов меценатов Юнысовых» дип исемләнгән иде ул. Әлеге язма Сабадан Бикчәнтәй Аблаков кызы Җәмиләгә өйләнгән Габделкәрим Юнысов турында икән. Аны оныклары Р.Юнысов һәм Д. Зөбәиров әзерләгән булган. Татарчадан әдәбият галиме Энгель Нигъмәтуллин тәрҗемә иткән.

...Мөхәммәтрәхим Юнысов Казанга Кариле авылыннан (Балтач районы) килеп урнаша. Аларның эшмәкәрлеге 5 сумга саткан шалканнан башланып китүе дә искәртелә. Тора-бара Мөхәммәтрәхим тире эшкәртү, күн эшләнмәләр җитештерә торган заводлар тоткан зур сәүдәгәргә һәм химаячегә әйләнә. 1785 елда ук ул иң беренчеләрдән «Казанның мактаулы гражданы» дигән исемгә лаек була. Җәмәгать эшләрендә катнаша. Татар Ратушасын җитәкли. Мөхәммәтрәхимнең ике улы - Габделкәрим белән Габидулла һәм кызлары була. Егетләр дә әтиләренең эшен дәвам итә, Мәскәү һәм Архангельски кебек шәһәрләрнең байлары белән сәүдә алып бара. «Мактаулы граждан» исемен алып, хәрби хезмәттән котылып калалар. Саба кияве Габделкәрим дә тора-бара җирле татар җәмәгатьчелегенең башлыгына әйләнә. Юнысовлар бер үк вакытта химаячелек белән дә шөгыльләнүен дәвам итә. 1830 елда холера эпидемиясе чыккач, алар ике катлы хастаханә дә сала, мәчетләр дә төзи. Шулай ук үзләренең типографиясендә дини китаплар бастырып, халыкка бушлай тарата да. Менә шундый юмартлыклары өчен Габделкәрим Юнысов ике алтын медальгә лаек була.

Саба кияве Габделкәрим 1821 елда бакыйлыкка күчә (Шулай булгач, ул 1841 елгы мәчетебезне берничек тә төзетә алмый. 3 яшьлек улы Габдерәшит (мәчет салдырасы кешебез - Т.Н.) атасыз кала. Аны әтисенең бертуган энесе Габидулла тәрбияләп үстерә һәм, балигъ булгач, әтисе Габделкәримнең тиешле байлыгын бүлеп бирә. Габдерәшит күренекле Казан сәүдәгәрләре һәм эшмәкәрләре, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре Апанаевлар нәселеннән Хәсән Апанаевның Маһитап исемле кызына өйләнә. Аларның Әхмәтгәрәй, Мөхәммәтрәхим, Мөхәммәтгали исемле уллары һәм Кәмәрбану, Фәхрибану, Зөһрәбану исемле кызлары була. Маһитап яшьли бакыйлыкка күчә. Габдерәшит икенче җәмәгате итеп Байлар Сабасы мулласы Габделгалләм хәзрәтнең Гәнифә исемле кызын ала. Аларның уртак баласы да туа, аңа Маһруй дип исем кушалар.

Менә шулай итеп, Габдерәшит Габделкәрим улы Юнысов 1841 елда әнисе Җәмиләнең туган авылына бүләк итеп таш мәчет салдырган булып чыга. Бу вакытта, Шиһабетдин Мәрҗани китабында язылганча, әлеге мәхәлләдә Олы Шыңар авылы тумасы Габделгалләм хәзрәт имамлык итә, алар якын мөгамәләдә булып, тора-бара туганлаша, хәзрәт газиз кызын тол калган Габдерәшиткә кияүгә бирә. Язмыш кушуы буенча, Габдерәшитнең әтисе Габделкәрим генә түгел, ул үзе дә Байлар Сабасы киявенә әйләнә. Безгә тарихи һәйкәл - Аллаһ йорты салып калдырган Габдерәшит нибары 42 яшендә, 1859 елда вафат була.

Ә хәзер Шиһабетдин Мәрҗани китабындагы мәгълүматларны «Казань» журналындагысы белән тәңгәлләштерик. «Казан сәүдәгәре Габдерәшит бине (үз исеме - Т.Н.) Габделкәрим бине (әтисенең исеме) Мөхәммәтрәхим бине (бабасының исеме) Юныс (нәселләренең фамилиясе) мелла Габделгалләм (Саба мулласы) имамлыгы вакытында яңа таш мәчетне төзетте... Ул 1276 (1859) елда вафат булды. Әхмәд, Мөхәммәтрәхим һәм Гали исемле угыллары калды (монда Әхмәд белән Галинең исемнәре кыскартылган, журналда Әхмәтгәрәй, Мөхәммәтгали дип мулла кушканча бирелгән).

Димәк, шуның белән Байлар Сабасына бүген дә иман нуры чәчеп торган мәчетнең кем салдырганы ачыкланды, дип, нокта куярга мөмкиндер.

...Менә шундый бай тарихлы мәчетебез байтак еллар елап-сыкрап, рәнҗеп утырган иде. 1930 елда мәчет манарасы киселгәннән соң, аның беренче каты клуб, икенчесе КПСС райкомының партия кабинеты, китапханә итеп файдаланылганын күпләр хәтерлидер. Мәчетебезнең кирпеч гөмбәзе дә булган. Аны 50 нче елларда, җылыту өчен утын күп кирәк, дигән сылтау белән сүттергәннәр.

Узган гасырның 90 нчы еллары уртасында, район белән Фәрит Гыйльмиев җитәкчелек иткән чорда, гасыр ярымлык тарихы булган иман йортыбыз өр-яңадан реставрацияләнде һәм 1995 елның 6 октябрендә - җомга көнне, манара күтәрелеп, мәчет дин тотучыларга кайтарылды.

Гомумән, Саба ягы элек-электән дин, мәгърифәт, шигърият үзәге булган. Бу фикерне раслау өчен Байлар Сабасының үзендә туган, Курса, Мәчкәрә, Бохара мәдрәсәләрендә укып, җырларда җырлана торган Наласа авылында муллалык иткәннән соң, Мисырга китеп, Әл-Әзһәр университетында фарсы теле укыткан Кавалетдин Болгари (Мөхәммәдәмин бине Сәйфулла әс-Сабавый) исемен әйтү дә җитәдер. Ул шагыйрь дә була, 1833 елда мәңгелеккә күчә һәм Каһирә зиратында җирләнә. Мондый мисалларны тагын дәвам итеп булыр иде...

Тәлгат НӘҖМИЕВ.

Саба.

.Саба мәчетенең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Яхъя.

Нурхан ДӘҮЛӘТОВ фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: