Мәдәни җомга

Әрнү кипмәс Яңавыл

Татар-башкорт әдәбиятын үлмәс әсәрләр белән баетып калдырган Илдар Юзеев, Нурихан Фәттах, Саҗидә Сөләйманова, Әдип Маликовлар туган Яңавыл районына аяк басуга ук күңелләрне әрнү һәм гарьләнү тойгысы чолгап алды – ни үкенеч, кендек каннары шушында тамса да, алар Башкортстан туфрагы өчен һаман үги, һаман чит-ят икән.

Мондагы Ямады авылы күрше ике милләт өчен дә уртак булган шигърияткә һәм әдәбият тарихына бертуган Нил һәм Илдар Юзеевлар атлы ике талант иясен бүләк итте. Икесе дә туган туфракларына һәм тугандаш милләтләргә дан җырлады, икесе дә Г.Тукай исемендәге мәртәбәле бүләккә лаек булды. Бер гаиләдәге ике бертуганның мондый дәрәҗәдәге бүләккә ирешүе татар һәм башкорт әдәбиятлары өчен бердәнбер мисал һәм, әлбәттә, Ямадыныкылар гына түгел, бәлки барча Яңавыл районы җитәкчеләре дә мондый үрнәкне күз уңына алырга тиеш иде.

Илдар абыйны Ямадыда, һичшиксез, сагыналар. Әнә, авыл уртасындагы мәдәният йорты каршына зур итеп аның шигъри юлларын язып куйганнар:

Мин сандугач түгел, 
                    җырлыйм өзелеп,
Ямадыга уем тартылган.
Сандугачтай читтә 
                            саргайганчы
Очып кайтам җырым 
                               артыннан.

Илдар белән Нил Юзеевлар – икесе генә түгел, ә бик күп шагыйрь, җырчы һәм композиторларны да алып, туган районнарына кайтып йөргәннәр, алар Уфада гына түгел, хәтта Урал тавына сыенган Бәләбәй, Миякә, Бөрҗән, Учалы районнарында да булган. Әмирхан Еники, Роберт Миңнуллин, бертуган Юзеевларның татар-башкорт халкы өзелеп яраткан Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабаев, Мос­тай Кәрим, Рафаэль Сафин, Марат Кәримов белән аеруча дустанә мөнәсәбәттә яшәве дә билгеле. Исән чакта чит-ят түгел, бергә булганнар икән, инде халык хәтерендә дә, кыя төсле, бердәм калкырга тиешләр иде сыман.

Әмма менә Ямады авылында кечерәк бер урамга Илдар Юзеев исемен биргәннәр дә, галимнәр остазы булган Нил агаебыз онытып калдырылган. Мәдәният йортының икенче катындагы бер бүлмәсендә Илдар Юзеев музеен булдырганнар, ә шуның диварында Нил агайның хәтта аерым фотосурәте дә юк. Күренекле бер әдибебез Башкортстандагы бер гаилә кешеләренең берсен – татар, икенчесен – башкорт итеп яздыру турында әйткәнчә, Илдар абый – Ямады өчен үз дә, Нил агаебыз – уйнаштан туганмыни?..

Район үзәгенең үзенә килгәч тә, иң әүвәл, Яңавылның тарихи-төбәк музеена кереп, элеккечә, Юзеевлар эзен эзләдек без. Ни кызганыч, музейда җитди капиталь ремонт бара, бинаның икенче катын әле яңа гына биргәннәр, җитәкчеләр аның күпчелек урынын әдәбият-сәнгать әһелләренә багышларга җыена, тик, һаман бер сүз, Яңавыл районы авылларында туып, гомерләрен Татарстанда үткәргән, шуңа карамастан бар көчләрен татар-башкорт әдәбиятын баетуга биргән бертуган Юзеевлар, Н.Фәттах, Ә.Маликов, С.Сөләймановаларның иҗат юлын чагылдыра алырдай әсбап-экспонатлар һаман җыелмаган. Район үзәгенең коттеджлардан хасил яңа бистәсендә Илдар Юзеев, С.Сөләйманова һәм Нурихан ага исемендәге урамнар үсеп чыккан, ләкин алардагы йортлар саны 7-8 дән артмый, ягъни «исәпкә бар, санга юк» чамасында.

Нурихан Фәттах шикелле үзе галим, үзе талантлы әдипне санга санамаулары хакында инде күптән ишетеп белә идек. Бәлки, хаталанабыздыр, дигән өмет белән Нурихан ага туган Күчтавылда (урысчасын Кос­тино дип чәпәп куйганнар) да, ул укыган Яңа Уртавылда да булдык, ләкин берсендә дә Халык әдибенә лаек­лы ихтирам юк шул. Нәкъ аның шикелле үк дәрәҗәгә ирешкән Наҗар Нәҗминең туган авылына кергән чакта «Халык әдибе Н.Нәҗми ватаны», дип язылган күрсәтмә багана куелса, Күчтавыл белән Уртавылда һичнинди панно да, Нурихан ага исемендәге урам да юк. Уртавылдагы мәктәпкә Башкортстанның бер генә зур бүләгенә дә лаек булмаган шагыйрь Гайнан Әмири исеме бирелгән, аңа багышланган музей ачылган, шунда, ичмаса, Нурихан аганың иҗат юлын яктыртучы зуррак стенд та куярга «онытканнар». Без ­Г.­Әмири белән Нурихан аганы бизмәннәргә салып, кайсысының бөегрәк яисә талантлырак әдип булганлыгын ачыкларга җыенмыйбыз, кемне ярату-хөрмәтләү – һәркемнең шәхси эше. Әмма татар әдәбиятында ярты гасыр вакыттан соң кабат тарихи роман жанрын торгызган, фәнни хезмәтләре белән хәтта галим-голәманы дә уяткан Нурихан аганы игътибардан читкә тибәрү – сукырлык, ­ваемсызлык.

Уртавылда безгә Нурихан агадан истәлек булып калган ялгыз йортны күрсәттеләр. Нурихан аганың әнисе Салиха белән аның сеңлесе Нәгыймә егетебез әдәбият юлына кереп барган чакта инде шактый тузган өйдә яшәп яткан икән. «Мөдир Саҗидә» дигән китапмы, әллә башкасы өченме тиешле каләм хакын алгач, Нурихан ага 1964 елда Уртавылга кайткан да, авылның иң ерак урамы артында, тау башындагы гаскәри наратлар ышыгында өр-яңа йорт төзеп җиткергән. Тау астында чишмә, арткы якта биек дивар булып тезелгән нарат белән зирек. Чишмә күршесенә карлыганнар, өске якка алма белән чия агачлары утыртып, Салиха апа шушы йортта 1984, ә сеңлесе Нәгыймә 2004 елга чаклы гомер иткән әле. Шуннан соң, билгеле ки, ихата бушап калган, Нурихан ага үз балтасы белән салган йорт та тузган инде. Ә урамдашлары барыбер Нурихан абыйлар гаиләсен хөрмәт итә, ахры, йортның тәрәзә һәм ишекләре элеккечә исән. Әлеге нигез, Нурихан ага төсле, иңнәренә балта салып, музей нигезләргә килүче яшь алмашны көтми микән әле?..

Башкортстан туфрагында туып, язмышларын татар халкына хезмәт итүгә багышлаган Илдар абый, Нурихан ага, Әхсән Баян, Әмирхан Еники, Роберт Миңнуллин кебек халык әдипләреннән туган җирләрендә бер истәлек йорты да калкып чыкмавын күрү бик кызганыч. Башкортстан хөкүмәте аларны үги итсә дә, алар белән күрешеп сөйләшә һәм бу «бәхетсез» шәхесләрне йорт-музейлы, урамлы һәм ихтирамлы итә алырдай Татарстан җитәкчеләре дә бар бит. Әмирхан ага, Илдар һәм Нурихан абыйларның исемен һәм иҗатын мәңгеләштерү, Уфа белән Казанда басылган китап һәм альбомнарны ике ут күрше милләт балалары кулына да илтеп җиткерү өчен ике республика җитәкчелегенә, мин-минлекне җиңеп, үзара очрашу һәм кулны-кулга сугып килешү генә кирәк. Мондый бердәмлекне аерым шәхес балалары гына түгел, үзәк тарафыннан Сак белән Сок шикелле аерылган ике тугандаш милләт, ике канат бик күптәннән көтә.     

Вахит ИМАМОВ.

Автор фотолары.


   
   


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: