Мәдәни җомга

Ринат ЗАКИРОВ: БЕРГӘ БУЛЫЙК, БЕРДӘМ БУЛЫЙК

Халкыбыз гомер-гомергә максатчан, тырыш, эзләнүчән булган, яңалыкка омтылган. Язмыш аны бөтен дөньяга тараткан. Милләттәшләребез кайсы гына җиргә барып төпләнмәсен, шунда матур тормыш корган, дан-шөһрәт казанган. XX гасыр башында Кытайга, Төркиягә һәм башка илләргә килеп урнашкан татар мөһаҗирләре биредә зур дәүләт җитәкчеләре дәрәҗәсенә күтәрелә алган. Милләттәшләребез сынатмаган, башка халыклар алдында олы...

Халкыбыз гомер-гомергә максатчан, тырыш, эзләнүчән булган, яңалыкка омтылган. Язмыш аны бөтен дөньяга тараткан. Милләттәшләребез кайсы гына җиргә барып төпләнмәсен, шунда матур тормыш корган, дан-шөһрәт казанган. XX гасыр башында Кытайга, Төркиягә һәм башка илләргә килеп урнашкан татар мөһаҗирләре биредә зур дәүләт җитәкчеләре дәрәҗәсенә күтәрелә алган. Милләттәшләребез сынатмаган, башка халыклар алдында олы хөрмәткә ирешкән.

Татарстан, автономия кысаларыннан чыгып, чын дәүләт сыйфатларына ия булды. Безнең дәүләтчелек бүген Татарстан һәм Русия Федерациясе законнарына, аларның Конституцияләренә, федераль закон статусына ия булган, Татарстан Республикасы һәм Русия Федерациясе арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешүгә нигезләнгән. Шуларга таянып, Татарстан Республикасы һәм татар халкы ышанычлы адымнар белән алга бара.

Бөтендөнья татар конгрессының барлыкка килүе дә Татарстан дәүләтчелегенең яңа баскычка күтәрелүе белән бәйле. Хәтерлисездер, 1992 елның җәендә бөтен дөньяга сибелгән татар халкы вәкилләре зур күтәренкелек белән Казанга җыелды. Халык җыены Бөтендөнья татар конгрессын булдыру турында карар кабул итте. Баксаң, инде 20 ел гомер узып та киткән.

Шушы еллар эчендә Татарстан Республикасы, татар халкы, Бөтендөнья татар конгрессы зур юл үтте. Адәм баласына хас нәрсә - яхшылыкка тиз күнегәсең. Бүген Казаныбыз танымаслык булып үзгәрде, авылларыбызда да суы да, газы да, юлы да бар. Татарстан Республикасы бүген Русия Федерациясенең иң алдынгы төбәкләреннән санала. Бу бит безнең уртак казанышыбыз, дәүләтебезнең тотрыклылыгы һәм куәте турында сөйли торган дәлил. Һәр көнне меңләгән милләттәшебез бөтен илдән Казанны күрергә килә. Аларны ерак юлларга милли хисләр чакыра. Татарстан тормышын күреп, Казанның милли рухын сеңдергәч, татарның бердәмлеге бермә-бер арта. Конгресс инде беренче көннәреннән башлап милләткә хезмәт итә. Биредә безнең оешмаларның әйдәп баручы лидерлары, барыбыз өчен дә ышанычлы, таяныч булган шәхесләр утыра. Конгресс исеменнән татар милләтенең зур халыкара оешмасының 20 еллык юбилее белән сезне чын күңелдән котлыйм һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәм.

Без Татарстан җитәкчелегенә бик рәхмәтле. Төбәкләрдәге оешмалар һәрвакыт аларның теләктәшлеген, ярдәмен тоеп яши. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәкләргә, илләргә баргач, милләттәшләребез белән очрашмыйча калмый. Аларның проблемаларын хәл итүдә катнаша. Мондый җитәкченең булуы - милләтебезнең зур бәхете. Шуңа да халкыбыз аны үз итә, аңа ышана.

Татарстан Республикасы үзенең күп милләтле халкы, аларның бердәмлеге белән көчле. Республикабызда беркайчан да милләтара низагларның булганы юк, чөнки биредә һәр милләтнең телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау мөмкинлекләре бар. Күптән түгел Казанның үзәгендә Халыклар дуслыгы йортының яңа бинасы ачылды. Биредә дәүләт ярдәме белән төрле милләт оешмалары эшчәнлеге өчен бөтен шартлар тудырылган. Бу эшләргә республикада бик зур әһәмият бирелә. Әлеге эшләрнең башында республика парламенты Рәисе җитәкләгән Татарстан халыклары Ассамблеясе тора.

Халкыбызның бер күркәм сыйфаты бар, ул гомер-гомергә мәгърифәтле булды, белем-гыйлемгә омтылды. Татарны өйрәнүче чит ил галимнәре дә халкыбызның асыл сыйфатларын күреп соклануларын белдергән, фәнни хезмәтләрендә шуны язып калдырган. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетындагы мәгълүмат банкында бүген милләттәшләребездән булган меңнән артык фән докторы теркәлгән. Узган ел без, Татарстан Фәннәр академиясе белән бергә, Бөтендөнья татар галимнәре форумын уздырдык. Иң куанычлысы шул, галимнәребезнең милли аңы, рухы бик көчле. Безнең горурланырга нигезебез дә бар. Карагыз, бертуган Роальд һәм Ренад Сәгъдиевләр, Рәшит Сүнәев, Роберт Нигъмәтуллин, Кев Салихов, Наил Сәхибуллиннарның исемнәре бөтен дөньяга билгеле. Димәк, татарның ерак гасырлардан килгән гыйлем традицияләре дәвам итә.

Республикабыз бүген алдынгы технологияләргә таянып эш итә. "Электрон хөкүмәт" проектын да иң беренчелердән булып Татарстан гамәлгә кертте. Беренче IT һәм технопарклар шулай ук Татарстанда эшли башлады. Заманча технологияләргә нигезләнгән "Иннополис" проекты да республиканың көчле, гыйльми җегәре барлыгын раслый. Шуның нигезендә Идел аръягында 150 мең кешегә исәпләнгән яңа шәһәр үсеп чыгачак. Аңа Русия хөкүмәте карары белән "аерым икътисади зона" статусы да бирелде. Бу эштә дөньяның иң көчле галимнәре һәм белгечләре, танылган IT - ширкәтләре катнашачак. Татарстан Президентының чакыруына кушылып, милләтебезнең галимнәренә һәм белгечләренә мөрәҗәгать итәм: килегез, әлеге зур эшләрдә катнашыгыз! Татарстанга ярдәм итү - ул безнең барыбызның да изге бурычы!

Безнең съездда галимнәр тарафыннан эшләнгән "Татар халкының үзенчәлекләрен саклау концепциясе" буенча фикер алышу мөмкинлеге каралган. Делегатлар тарафыннан расланган очракта, бу проект дәүләт ярдәме белән тормышка ашырылачак. Моны халкыбыз тарихында җитди вакыйга дип бәяләргә була.

Татарстанның соңгы еллардагы икътисади, социаль һәм мәдәни үсеше дөньяның күп илләрендә зур кызыксыну уятты. Моның ачык мисалы - Татарстанга танылган сәяси лидерлар, төрле илләрнең җитәкчеләре, вәкилләре даими килеп тора. Татарлар яшәгән илләрнең Русия Федерациясе һәм Татарстан белән элемтәләре үсә баруында, һичшиксез, андагы милләттәшләребезнең активлыгы да зур әһәмияткә ия. Әйе, алар сынатмый, безнең татар оешмалары бүген чит илләрдәге Русия ватандашлары арасында үрнәк булып тора. Мондый уңай тәҗрибә күптән түгел Петербургта узган Бөтендөнья Русия ватандашлары конгрессында югары бәяләнде. Милләттәшләребез үз дәүләтләренең дә җылы мөнәсәбәтен тоеп яши. Финляндиядәге татар җәмгыятенә ил Президентының килүе - татар халкына күрсәтелгән искиткеч югары ихтирам билгесе булып тора. Төркия, Кытай, Австралия, Әзәрбәйҗан, Казахстан кебек илләрдә милләттәшләребезгә карата шундый ук мөнәсәбәтләр яшәп килә. Ә Польшаның Гданьски шәһәрендә ил Президенты катнашында Ватан сакчысы гаскәриенә һәйкәл ачылды.

Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез халыкара мәйданда да активлык күрсәтә башлады һәм, безнеңчә, бу бик яхшы күренеш. Быел кышын Литваның Клайпеда шәһәрендә Аурупа илләрендәге татар оешмалары махсус очрашу уздырып, "Аурупа татарлары альянсы" дигән берләшмә төзергә килеште. Хәзер бу яңа берләшмәне Брюссельдәге Аурупа структураларында теркәү эшләре бара. Милләттәшләребезгә әлеге бик кирәкле эшләрдә уңышлар телик. Шулай ук АКШта да бөтен Америка континентының татар ассоциациясе төзелде. Татарстан белән чит илләр арасында файдалы элемтәләр барлыкка килүендә, һичшиксез, республика җитәкчелегенең тырышлыгы нигез булып тора.

Без үткән IV съездда «Туган телне саклау» бишьеллыгы игълан иткән идек. Шушы нигездә Бөтендөнья татар конгрессы һәм безнең урыннардагы оешмалар, зур эшләр башкара. Ләкин илнең мәгариф дилбегәсе безнең кулда түгел шул. Бу өлкәдә югалтулар шактый күзәтелде. Русия Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән 309 нчы федераль закон милли мәгарифкә карата бик рәхимсез булды. Хәтта татар авылларында да ана телен укыту елдан-ел кыскартыла бара. Федераль хакимиятләр тарафыннан мәгарифкә нинди генә үзгәрешләр кертелсә дә, аларның һәрберсеннән беренче чиратта, милли мәктәпләр зыян күрә. Ул - төбәк компонентын юк итү, уку әсбапларын федераль министрлыкта раслау тәртибен кертү, бердәм дәүләт имтиханнарын туган телдә тапшыруны тыю, мәктәпләрдә көчләп дин дәресләрен кертү. Болар һәрберсе ил җәмәгатьчелегендә зур бәхәсләр һәм ризасызлык тудырды. Мәгариф өлкәсендәге мондый үзгәрешләр илебез Конституциясе белән каршылыкка керә. Моңа кайчан да булса чик куелырга тиеш.

Татар кешесе, нинди генә авыр заман булмасын, үз көнен үзе күргән. Бүген дә шулай. Халкыбыз бөтен тапкырлыгын, зирәклеген җигеп, төрле кыенлыкларга каршы торырга өйрәнгән. Моның ачык мисалы - Казан дәүләт университетының федераль статус алуга ирешүе. Казанда 40 мең студентка исәпләнгән заманча уку йорты барлыкка килгән икән, без моннан тулысынча файдаланырга тиеш. Бу юнәлештә эшләр инде берничә ел элек башланды. Соңгы 5 ел эчендә генә дә Русия төбәкләреннән, Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләреннән һәм Кытай Халык Республикасыннан 1557 яшь милләттәшебез Татарстан югары уку йортларына укырга керде.

Без бу проект турында горурланып әйтә алабыз. Казанга килгән яшьләр үзләренең милли рухлы булуы белән аерылып тора. Алар республиканың мәдәни тормышында катнашып, аны шактый баета. Яшьләр өчен мондый мөмкинлекләр киләчәктә тагын да артачак. Бүген инде 13 мең кешегә исәпләнгән, бөтен яшәү шартлары булган кампус студентлар карамагына тапшырылды. Хөрмәтле милләттәшләр! Сезгә шуны җиткерәсем килә: Казан татар яшьләрен көтеп кала!

Чит илләрдән яшьләрне укырга кабул итү эше федераль квоталар нигезендә бара. Ә бу квоталарны билгеләүне дә, алар буенча эшне оештыруны да Русия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, Тышкы эшләр министрлыгының төрле структуралары алып бара. Тышкы эшләр министрлыгы белән хезмәттәшлек турында сүз чыккач, тагы бер нәрсә турында әйтәсем килә. Безгә бигрәк тә министрлык каршындагы хөкүмәт комиссиясенең ярдәме зур. Шушы комиссия ярдәме белән чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез Казанда оештырылган чараларда катнашу мөмкинлеге ала. Төрле илләрдәге Сабан туйлары күп очракта Русия Федерациясе ярдәме белән уза. Күрәбез, федераль хакимиятләр чит илләрдәге ватандашларыбызга милли үзенчәлекләрен сакларга ярдәм итә. Шуннан чыгып, безнең бу министрлыкка бер үтенечебез бар: Русиягә укырга килүче яшьләр өчен квоталар билгеләгәндә, татар балаларының милли ихтыяҗлары турында да онытылмасын иде. Аларның бит Татарстан югары уку йортларына керергә тырышуы халкыбызның милли үзенчәлекләрен саклап калу белән бәйле.

Мәгариф турындагы сүзне йомгаклап, бу өлкәдә башланган уңай үзгәрешләр турында да әйтмичә булмый. Әле күптән түгел генә узган I халыкара татар теле һәм әдәбияте олимпиадасы да күңелдә зур өметләр уятты. Анда катнашкан милли рухлы яшьләрне күреп ничек шатланмыйсың. Мондый игелекле эшләр дәвамлы булсын иде.

Безнең 10 ел элек башланган татар яшьләре проекты да шактый уңышлы булып чыкты. Һәм, әйтергә кирәк, татар яшьләре форумының һәр чираттагысы элеккесенә караганда көчлерәк, уңышлырак уза. Быел август аенда узган V Бөтендөнья татар яшьләре форумында 900дән артык делегат катнашты. Алар үзләрен милли рухлы, әзерлекле, белемле итеп күрсәтте. Мондый яшьләр булганда милләтнең киләчәге ышанычлы кулларга күчәчәгенә шик юк.

Бүген һәр төбәктә татар яшьләре зур активлык күрсәтә. Яшьләр оешмаларының саны инде 100дән артты. Һәрберсе ел дәвамында яшьләрне төрле чараларга җәлеп итә. Шулар арасында киң таралганнары - "Мин татарча сөйләшәм", "Чәк-чәк пати" акцияләре, төрле спорт ярышлары, чит илләрдәге татар балаларының милли-мәдәни бәйгеләре һ.б. Быел Рига каласында Аурупа Берлегенә кергән илләрнең татар яшьләре җыены узды. Гомумән, яшьләрнең берләшүе күзәтелә һәм ул төрле юнәлешләрдә бара.

Бүгенге дөньяда яшьләргә дә җиңел түгел. Алар алдында торган бөтен кыенлыкларны санап тормыйча, иң мөһим мәсьәлә - гаилә кору турында әйтәсем килә. Халык санын алу нәтиҗәләре безне борчуга сала. Татар милләте нигә артмый, дигән сорауга җавап бер генә: катнаш никахларның чиксез артуы. Моннан чыгу юлын барыбыз да белә - татар гаиләсенең тәрбия системасын торгызырга кирәк. Ә моның нигезендә ана телебез, ата-бабалардан мирас булып калган гореф-гадәтләребез ята.

Гаилә, тәрбия турында сүз алып барганда, дин мәсьәләләреннән дә читләшеп булмый. Татар халкында әхлакый тәрбия гомер-гомергә Ислам дине нигезендә алып барылган. Шөкер, халкыбыз соңгы елларда дини яңарыш кичерә, моның уңай нәтиҗәләре тормышыбызда инде нык сизелә. Татар тормышына яман афәт булып кергән эчкечелек чире күзгә күренеп чигенә башлады. Хәмерсез туйлар, мәҗлесләр, Сабан туйлары - болар инде гадәти күренешләр. Мәчетләр, мәдрәсәләр тирәсендә яшьләрнең арта баруы да безне нык куандыра. Бүген кайбер мәчет-мәдрәсәләр дини тормышны милли мәдәният һәм мәгариф белән бәйләп алып бара. Мәчет-мәдрәсәләр тарафыннан спорт ярышлары оештыру да күркәм күренеш. Яшьләр бу чараларда бик теләп катнаша. Соңгы елларда яңа мәчетләр төзегәндә, аларда мәдәни чаралар уздыру өчен махсус заллар да корыла. Мондый яңалыкларны шулай ук уңай күренеш, дип бәяләргә кирәк. Бүген Русия төбәкләре шартларында мәчетләребезнең җомга гыйбадәтханәсе булып торуы гына җитми, анда татар тормышы һәркөн кайнап торырга тиеш.

Дини мәсьәләләр турында сөйләшкәндә, без, билгеле, Бөтендөнья татар конгрессының дөньяви оешма булуын онытырга тиеш түгел. Дини оешмаларның эчке эшләренә тыкшынмыйча, без аларга ярдәм итүне генә мөмкин, дип саныйбыз. Шушы җирлектә Казанда ел саен татар имамнары җыеннарын уздырабыз. Быел 900дән артык имам катнашында аның инде өченчесе узды. Димәк, татар имамнары конгрессны уртак фикер алышу мәйданы итеп таный. Бөтендөнья татар конгрессы имамнарыбызга һәрвакыт ярдәм итә һәм киләчәктә дә шулай булыр.

Һәр елны Конгресс, дини оешмалар белән бергә, дистә меңләгән милләттәшебезне, дин кардәшебезне берләштергән Изге Болгар җыеннары уздыра. Соңгы елларда әлеге чара милләтебезнең олы җыенына әверелде. Биредә бүген зур үзгәрешләр бара, тарихи һәйкәлләр торгызыла. Шушы изге эшләрне башкаруны Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев үз җилкәсенә салды.

Беребезгә дә сер түгел, бүген Ислам дине өлкәсендә шактый катлаулы вәзгыять килеп туды. Әгәр мин сезгә бу хәлләрдән җиңел генә чыгып була, дип әйтсәм, бу һич тә дөреслеккә туры килмәс иде. Ә шулай да моның юлларын без бөтенебез бергәләп эзләргә тиеш. Бәлки, дин әһелләребез бу мәсьәләләрне үз даирәләрендә генә хәл итеп була, дип уйлыйдыр? Минемчә, бу - ялгыш фикер. Тарихыбыз шуны күрсәтә: мондый четерекле мәсьәләләрне халыкка таянып кына хәл итеп була. Бөтендөнья татар конгрессы имамнарыбызга бу эштә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.

Соңгы елларда Конгресс татар авыллары мәсьәләләренә йөз белән борылды. Татар авылы бүген дә милләтебезнең чишмә башы булып тора. Хәзерге үзгәрүчән дөньяда, катлаулы вәзгыятьтә авылларыбыз телебезне дә, динебезне дә, гореф-гадәтләребезне дә саклап килгән бердәнбер урын ул. Җитеш яшәүче татар авыллары тәҗрибәсе шуны күрсәтә, андагы халык күпләп эшмәкәрлек белән шөгыльләнсә генә, авыл тормышының матди нигезе барлыкка килә. Ә матди нигезе булган авыл ул инде башка, аның йортлары да төзек, заманча, каралты-куралары да нык, гомумән, анда кешечә яшәү өчен бөтен шартлар тудырылган. Шулар тәҗрибәсен өйрәнеп, Бөтендөнья татар конгрессы 3 ел элек Бөтенрусия татар авыллары иҗтимагый оешмасын төзеде. Шушы оешма кысаларында Конгресста Русиянең 4200 татар авылы турында мәгълүмат тупланды. Гомумән, татар авыллары оешмасын төзү Конгрессның уңышлы проекты булып чыкты.

Әлеге оешма кыска гына вакыт эчендә ил күләмендә Сабан туйлары, төрле ярышлар, бәйгеләр уздырып, авыл халкы арасында абруй казанды. Самара өлкәсенең Гали, Чуашстанның Шыгырдан авылларында, Чиләбе өлкәсенең Дубровка бистәсендә узган бәйрәмнәр киң яңгыраш алды. Бу әле зур эшләрнең башы гына. Татар авылларының берләшүе киләчәктә үзенең күркәм нәтиҗәсен бирми калмас.

Быел Казанда Татарстан Президенты катнашында узган Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыены турында аерым әйтәсем килә. 400гә якын эшмәкәр, үзләре туплаган тәҗрибә белән уртаклашып, үзара хезмәттәшлек итү турында бик файдалы сөйләшүләр алып барды. Алар туплаган тәҗрибә бүгенге тормышта безгә бик кирәк. Әлеге тәҗрибә авыллардагы меңләгән милләттәшебезгә киләчәккә юл күрсәтә. Татарстанны гына алсак та, биредә соңгы елларда Президент күрсәтмәсе буенча, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә 600гә якын гаилә фермасы эшли башлады.

Казандагы җыенда хәләл ризык җитештерүчеләрне берләштерү идеясы яңгыраган иде. Тиздән Казанда "Агропромпарк" дигән сәүдә мәйданы ачылырга тора, һәм бу вакыйга уңаеннан Казанда татар авылларыннан эшмәкәрләр җыелачак. Шуны да әйтеп үтик, бу зур күләмле азык-төлек базарында хәләл ризык җитештерүчеләр өчен махсус бүлек оештыру күздә тотыла. Мондый эшчәнлек безгә, һичшиксез, авыл җирлегендә эшмәкәрлек хәрәкәтен тагын да киңерәк җәелдерергә ярдәм итәчәк.

Бүген Русия төбәкләрендә уңышлы эшләп килүче татар эшмәкәрләренең саны шактый. Ә кайбер төбәкләрдә алар инде берләшеп, зур көчкә әверелде. Екатеринбург, Төмән, Чиләбе, Ульян, Оренбур, Сарытау шәһәрләрендә татар бизнес-клублары уңышлы гына эшләп килә. Көчле татар бизнесы булган төбәкләрдә милли тормыш та кайнап тора, чөнки аның ышанычлы матди нигезе бар. Без һәр татар кешесенең хәлле, мул тормышлы булуын телибез. Бай, мөстәкыйль кәсепле, үз көнен үзләре күрүче милләттәшләребез никадәр күп булса, милләтебез дә шулхәтле көчле.

Соңгы 5 елда Русия төбәкләрендә 100дән артык милләттәшебез өлкә һәм шәһәр парламентларына депутат булып сайланды. Без шушы юлдан баруны максат итеп куярга тиеш, чөнки мондый эшчәнлек яхшы нәтиҗәләргә китерә. Гомумән, җирле татар җәмәгатьчелеге арасында үз язучылары, галимнәре, эшмәкәрләре, татар рухлы хәзрәтләре, мәдәният-мәгариф эшлеклеләре булган төбәкләрдә, гадәттә, милли тормыш та гөрләп тора.

Дөнья яңа мәгълүмати технологияләргә күчеп бара. Җиһанның бөтен рухи байлыгы бүген Интернетта тупланган. Конгресс Татарстан хөкүмәте ярдәме белән "Татар иле" дигән социаль челтәр эшләде. Безнең өчен Интернет челтәре татарның рухи байлыгын һәр милләттәшебезгә җиткерү чарасы буларак кирәк. Ул киләчәктә миллионлаган милләттәшләребезнең аралашу мәйданы булачак. Һәм аларга гасырлар буена тупланган рухи-мәдәни мирасыбызны үзләштерергә мөмкинлек тә бирер. Әлеге челтәрдә теркәлгән һәркем, үзен кызыксындырган мәгълүматны таба алачак. Бу проектның бер мөһим үзенчәлеге шунда, анда һәркем туган телебезне өйрәнә алачак.

Мәгълүмат өлкәсендә тагын бер күләмле проект барлыкка килде. Барыбыз да яратып караган "Татарстан-Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе нигезендә "ТНВ-планета" каналы оешты. Хәзер ул тәүлек буе татарча сөйли, аның сигналларын дөньяның күп илләрендә кабул итеп була.

Конгресс "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Шушы эшчәнлекнең нәтиҗәсе буларак, "Халкым минем" һәм "Татарлар" тапшырулары даими рәвештә эфирга чыга. Без Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгына да рәхмәтле. Аларның ярдәме белән Конгрессның "Халкым минем" гәзите нәшер ителә.

Тормышыбыздагы уңай үзгәрешләрдән Татарстан белән Башкортстан арасындагы мөнәсәбәтләрнең җайга салынуын шатланып әйтергә кирәк. Әлеге мөнәсәбәтләр татар өчен дә, башкорт өчен дә бик мөһим. Соңгы вакытларда ике республиканың элемтәләре киңәйде һәм ныгыды. Әле күптәп түгел генә Уфада Татарстан Республикасының даими вәкиллеге ачылды һәм "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидение каналының хәбәрчеләр үзәге эшли башлады. Болар барысы да безнең өчен күптәп теләгән һәм көтеп алынган сөенечле үзгәрешләр.

Безне керәшен туганнар тормышында барган үзгәрешләр дә куандыра. Шулар арасында Мамадыш төбәгендә елдан- ел зур колач ала барган Питрау бәйрәмнәре дә, анда Русиянең төрле төбәкләреннән зур-зур делегацияләр катнашуы да, "Бәрмәнчек" дәүләт ансамбле оешуы да, аның тиз арада халыкта популярлык казануы да, быел Мамадышта бөтен республикага үрнәк булырлык, татар телендә белем бирә торган гимназия ачылуы да бар. Кыскасы, керәшен туганнар республикабызның мәдәни тормышына үзенчәлекле, яңа төсмерләр өсти.

Татар бердәмлеге һәрвакыт безнең өчен иң мөһим проблема булып тора. Төрле низаглар абруебызны һәм көчебезне бик нык киметә. Татарлар яшәгән кайбер төбәкләрдә бердәмлекнең булмавы эшкә зур зыян сала. Бүген бу җыенда күңелсез хәлләр турында да әйтмичә булмый. Мәскәү шәһәрендә соңгы вакытта татар оешмалары тирәсендәге ыгы-зыгылар шактый зурга китте. Андагы оешма җитәкчеләрен тәҗрибәсез дип тә әйтеп булмый, әмма бер-береңә ышанмау, бер-береңне хөрмәт итмәү, милләттәшеңне дошман күрү андагы татарлар тормышында зур кыенлыклар тудыра. Шөкер, әлегә мондый төбәк берәү генә. Бик күбесе, киресенчә, эшләрен гөрләтеп алып бара. Шундыйлардан мин Ульян, Сарытау, Свердлау, Чиләбе, Төмән, Әстерхан, Пенза, Новосибирски өлкәләрен, Приморье краен, Мари Иле, Чуашстан, Коми республикаларын атар идем. Гел ыгы-зыгы белән мавыккан оешмаларга шушы төбәкләргә барып, аларның уңышлы тәҗрибәсен өйрәнергә тәкъдим итәр идем.

Газиз милләттәшләр! Бу көннәрдә һәр татар, күңеле белән, пайтәхетебез Казанда дип беләм. 5 елга бер уздырыла торган мондый олы җыен безгә уйланырга, эшләребезгә нәтиҗә ясарга, фикерләшергә, киләчәкне күзалларга мөмкинлек бирә. Татар дөньясында милләтебезне яраткан, аңа хезмәт итәргә әзер торган шәхесләр бик күп. Шушы зур көчне берләштерү - безнең уртак максатыбыз һәм изге бурычыбыз. Киләчәктә милләтебез дөнья халыклары арасында, һичшиксез, үзенең лаеклы урынын алыр! Безне алда зур эшләр көтә. Хәрәкәттә - бәрәкәт. Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: