Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

РЕСПУБЛИКА ТОРМЫШЫНДА ЯҢА ЙОЛА

"КАМАЗ" төзелеше Чаллы каласына йөз меңләгән татарны тартты. Бүген республикада заманында Чаллыга үзенең йөзәрләгән вәкилен озатмаган бер генә район да юк. Туган туфракларыннан аерылып китсәләр дә, әлеге чаллылыларның һәркайсы туган ягы һәм якташлары белән элемтә тотып яши. Бер уйласаң, алар чаллылы да, һәм шул ук вакытта, әйтик, мөслимле, балтачлы, арчалы...

"КАМАЗ" төзелеше Чаллы каласына йөз меңләгән татарны тартты. Бүген республикада заманында Чаллыга үзенең йөзәрләгән вәкилен озатмаган бер генә район да юк. Туган туфракларыннан аерылып китсәләр дә, әлеге чаллылыларның һәркайсы туган ягы һәм якташлары белән элемтә тотып яши. Бер уйласаң, алар чаллылы да, һәм шул ук вакытта, әйтик, мөслимле, балтачлы, арчалы да сыман.
Әнә шул - туган туфракны сагыну һәм җирсү хисләре "аерым оя ясап" берләшү һәм аралашып яшәргә омтылу теләген тудыргандыр инде. 25 ел чамасы элегрәк Чаллы каласында әле республиканың бер генә районында да һәм бигрәк тә Россия күләмендә күрелмәгән бер хәрәкәт канат ярды. Аерым төбәкләрдән аерылып чыккан чаллылылар калада якташлык җәмгыятьләре төзи һәм, күмәк җыелып, бер-берсен барлау, аралашу, онытылган җепләрне ялгау һәм туган туфрак белән горурлану өчен, махсус очрашу кичәләре башлап җибәрде. Шулай итеп, Чаллыда Мөслим, Актаныш, Әгерҗе, Әлмәт, Арча, Балтач һәм тагын дистәләгән районның якташлар җәмгыяте хасил булды. Бүген калада инде 30 дан артык якташлык җәмгыяте эшли. Татарстанлылардан күрмеш, Башкортостанда, Оренбург өлкәсендә һәм Чувашстанда туган татарлар һәм башка милләт вәкилләре дә Чаллыда үз җәмгыятьләрен төзеп куйды.
Әлеге якташлык җәмгыятьләренең барчасы да шәһәрдәге "Энергетик" мәдәният сараеның "түбәсе астына" тупланган. Чөнки әлеге җәмгыятьләр шурасының рәисе дә, һәрбер районга багышланган кичәләрне оештыруда "тыкырдатып торучы" һәм аларны сәхнәдә алып баручы да - мәдәният сараеның директоры, шәһәрнең шәрәфле гражданы Гөлзада Рзаева. Аның җәмгыятьләр кадере һәм эшчәнлеге турында әйткән сүзләре дә бик үзенчәлекле:
- Мәскәү оештырган партияләрнең тегесенә йә монысына кереп тә, чыгып та була. Россия Думасының депутаты булырга ашкынган бер "шәхес"нең хәтта, бер партиядән икенчесенә күчә-күчә, өч мәртәбә өч партиядән кандидат булып йөргәне дә истә. Ә якташлык җәмгыяте - ул мәңгелек. Чаллыда туган районына яки милләтенә хыянәт итеп йөрүче икейөзле кешеләрне күргән юк әле.
Гөлзада ханым тулысынча хаклы, чаллылылар үзләренең туган төбәкләренә тугры булып яши. Бик күп районнарда, иң беренче чиратта, читтә яшәүчеләр өчен "Туган авыл зиратларын төзекләндерү" көннәре булдырылган. Мондый көннәрдә Чаллыдан меңәрләгән якташ үзенең туган авылында әти-әниләренең каберләрен барлый, чардуган яки койма юк җирләрдә зират ихатасын яңарта, соңгы елларда күпчелек каберлекләрне басып киткән кыргый "Америка чаганы"ннан арындыра. Мисалга, Актаныш районының инде 1974 елда ук юкка чыккан Мәчти авылы вәкилләренә тукталу бик гыйбрәтле булыр. Соңгы берничә елда Наратлы исемен дә йөртеп караган, әмма бу ясалма атны кабул итмәгән әлеге борынгы авылны 1730 елларда Мәсти-Мәсәгуть Абызаев атлы йөзбаш нигезләгән. 1810 еллар тирәсендә аңа Күҗәкә авылыннан әле Әби патша вакытында ук дворян һәм поручик дәрәҗәләренә ирешкән Габделҗәлил Солтанов атлы морза үзенең 11 улы белән килеп утырган һәм шуннан ары авыл "морзалар утары" булып киткән. Бүгенге җитәкчеләр шикелле фәкать үз кесәләре турында гына кайгыртучы караклар да, канэчкеч тә булмаган алар. Шулар Мәчтидә үпкә чиреннән бөтен тирә-як халкын дәвалау өчен махсус шифаханә салдырган, кымыз остаханәсен булдырган, таш һәм агач мәчет төзеп куйган, бөтен төбәккә данлыклы мәдрәсә, ә 1886 елда хәтта 4 сыйныфлы рус-татар мәктәбе дә нигезләгән. Шушы нәсел Мөхәммәдияр Солтанов атлы мөфтине үстергән. Шушы авылда 1942-1955 елларда Ленинград, Украина, Белоруссия якларыннан эвакуацияләнеп килгән сабыйлар өчен ятимнәр йорты эшләгән. Һәм 1974 елда шушы авылны "перспективасыз" дигән мөһер белән юкка чыгарганнар. Ә зираты исән. Чөнки һәр ел саен аны шушы туфрактан чыккан ир-егетләр кайтып яңарта. Зираттагы кабер ташлары һәм төрбәләр - бүгенге галимнәребез өчен дә кадерле, зур ядкәр...
Ни үкенеч, Актанышта да андый юкка чыккан авыллар байтак, байтак инде. Шунысы сөенеч, ул авыллар нигезе урынында хәзер дә һәйкәлләр басып тора, аннан чыккан егетләр һәм кызлар, күчтәнәчләр белән кайтып, туган туфракларында Сабантуй бәйрәмнәрен ел да уздыралар, шулар зиратларны һәм алардагы кадерле ташларны саклый һәм яңарта...
Чаллы каласында да актанышлылар быел инде 22 нче мәртәбә үзләренең якташлар очрашуына җыелды. Актанышлылар җәмгыятен тәүге 8 елда "Камдорстрой" берләшмәсенең директор урынбасары Фәрит Лотфуллин, аннары 10 ел буена автор-фәкыйрегез җитәкләгән иде, хәзер "дилбегә" "Агросила" холдингының генераль директоры Фәнис Гыйзетдинов кулында. Чаллыда, билгеле, актанышлылар гаҗәеп күп, алар аеруча үз эшенә, газиз телебезгә тугры мөгаллимнәр, тәрбиячеләр һәм сәнгатькярләр булып дан алган. Чирек гасыр буена шәһәр хакименең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшләгән, хәзер исә педагогика университетын җитәкләүче Фәйрүзә Мос­тафина, үзешчән композитор Илгиз Закиров, шагыйрьләрдән Мирһади Разов, Әлфия Ситдыйкова исемнәре бик күпләргә мәгълүм.
Якташлык җәмгыятьләрендә традиция-гадәт дигәннәреннән тайпылыш юк. Берәр район вәкилләре үзләренең кичәсен үткәрдеме, шул район хакимияте җитәкчеләре андый очрашуга килми калмый. Актанышлылар кичәсенә дә газиз төбәкләреннән район башлыгы Фаил Камаев һәм хәзер инде бөтен Россия күләмендә дан алган "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле килеп җитте. Казан каласыннан Илшат Фәрдиев, халык артисты Асаф Вәлиев һәм автор-фәкыйрегез якташларын хөрмәт итеп кайтты, күршедәге Түбән Каманың җәмгыять рәисе, Россиянең атказанган архитекторы Фирдәвес Ханов һәм җырчы-композитор Илһам Хисмәтуллин Чаллы сәхнәсенең түрендә булды.
Һичбер шик юк - туганлык җепләрен югалтмыйча, газиз туфрак һәм газиз республикабызның кадерен белеп яшәү, үз балаларыбызны да Бөек Ана теленнән, туган кавеменнән аермыйча тәрбияләү өчен якташлык җәмгыятьләре - иң-иң җылы учак. Мондый җәмгыятьләрне, чаллылылардан күрмеш, Казан, Әлмәт, Түбән Кама калаларында да оештырып карадылар. Ни үкенеч, алардагы җәмгыятьләрнең тавышы бик тә сирәк, зәгыйфь ишетелә. Әйе, якташлык җәмгыятьләре - дәүләт казнасыннан акча түләп, бәйдәге тере уенчык итеп тоту өчен булдырылган партияләр дә, "Яшь Россия" шикелле томанлы оешма да түгел. Якташлык җәмгыятьләрен газиз милләттәшләребез үз кесәсеннән бүлеп биргән сәдака-химая исәбенә яшәтә. Ичмаса, шушы өлкәдә булса да карак-байлар үзләренең кайсы туфрак, кайсы кавем алдында бурычлы икәнен һәм газиз бабасының кабер ташлары елап торган зиратларны, авылларны онытмасын иде.
И.ВАХИТОВ.
. Актаныш район башлыгы Ф.Камаев (уңда) һәм Чаллы хакиме урынбасары Р.Хәлимов.
. Якташлык җәмгыятьләренең шура рәисе Гөлзада Рзаева (сулда) һәм Актаныш җәмгыяте рәисләре.
. Туган як чәкчәкләре.
. Асаф Вәлиев.
. "Агыйдел" ансамбле.
Рифкать БИЛДАНОВ фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев