Мәдәни җомга

ОЗЫН ТОЛЫМ БӘЙРӘМЕ

Чын татар кызы, дип әйткәндә, без, әлбәттә, чәчен ике толым итеп, чулпылар кушып үреп салган, баш түбәсен энҗе калфак бизәгән, милли киемебездәге гүзәлне күз алдына китерәбез. Әби-әниемнең чәчләрен ике толым итеп үреп салуларын да хәтерлим әле мин. Безнең татар хатын-кызының төп матурлыгы да нәкъ менә шул толымнарда иде инде. Күптән...

Чын татар кызы, дип әйткәндә, без, әлбәттә, чәчен ике толым итеп, чулпылар кушып үреп салган, баш түбәсен энҗе калфак бизәгән, милли киемебездәге гүзәлне күз алдына китерәбез. Әби-әниемнең чәчләрен ике толым итеп үреп салуларын да хәтерлим әле мин. Безнең татар хатын-кызының төп матурлыгы да нәкъ менә шул толымнарда иде инде. Күптән түгел Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә үткән «Озын толымлы татар кызы» бәйгесе милләтебезнең күркәм бизәге турында тагын бер кабат искә төшерде. Бу конкурсны Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы Арча педагогика көллияте белән берлектә оештырды.

Безне көллият директоры Гөлнара Гарипова кыскача гына уку йорты белән таныштырып алды. Фәннәрне үзләштерү, музыка дәресләре үткәрү өчен махсус җиһазланган кабинетлар, фонотека бүлмәсе, кампитр класслары барысы да укучыларга белем бирүгә хезмәт итә. Моннан тыш, студентлар өчен 2 спорт залы, ритмика һәм хореография заллары, чаңгы базасы, туристлар клубы, стадион һәм спорт мәйданчыгы да гөрләп эшләп тора.

Укучылар исә спорт буенча да, сәнгати, мәдәни чараларда да район мактанычы икән. Укучы яшьләр арасында чаңгы, баскетбол, җиңел атлетика буенча үткәрелгән республикакүләм ярышларда призлы урыннар, гадәттә, арчаларныкы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Дилә Шәйхетдинова җитәкләгән «Ләйсән» ансамбле - район, республика бәйрәмнәренең күрке.

Без көллияттәге «Әлифба» музеенда да булдык. Биредә 180 илдән җыелган 58 телдәге 360 әлифбаны күрергә мөмкин. «Иң отышлысы - 70 төрдәге хәреф өйрәтү дәреслеген анализлап эшләнгән Сәләй ага Вагыйзов белән Рәмзия апа Вәлитова «Әлифба»сы», - диде музей директоры Сания Камалетдинова.

«Озын толымлы татар кызы» конкурсында республиканың 6 уку йортыннан: Арча социаль белем бирү академиясеннән Илүзә Минһаҗетдинова, Чаллы төзелеш көллиятеннән Нәзилә Кашапова, Кукмара авыл хуҗалыгы көллиятеннән Гөлинә Гыйләҗетдинова, Арча педагогика көллиятеннән Рисәлә Әхмәтханова, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумыннан Айсылу Әхмәдуллина, Арча авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать көллиятеннән Рузалия Газимова бәйге тотты.

Конкурс кызларның үзләре белән таныштырудан башланып китте. Бәйге тотучы гүзәлләрнең һәркайсы милли киемнәрдән чыгып, үзләре, мавыгулары, омтылышлары турында сөйләде, җыр-биюдә яки сәнгатьле сөйләүдә осталыгын күрсәтте. Әлбәттә, кызларның эшләренә, булдыклылыгына сокланырга гына мөмкин иде. Әйтик, Арча педагогика көллиятеннән Рисәлә Әхмәтханованы балаларны ярату шушы уку йортына алып килгән, үзе исә шигырьләр иҗат итә, фортепианода уйнап җырлау осталыгына да ирешкән.

Бу сынауда Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, Арча районы мәдәният йорты директоры Айрат Нуръяҗанов, Арча мәдәният йорты методисты Гөлназ Гарифҗанова, «Казан арты» музее директоры Ришат Камалов, Арча районы хатын-кызлар советы әгъзасы Надия Мифтахетдинова составындагы жюри күңеленә Әтнә авыл хуҗалыгы техникумыннан Айсылу Әхмәдуллинаның чыгышы аеруча хуш килде сыман. 7 буын ата-бабасын белгән кыз сөйләгәндә Әтнә тарихы, аның данлыклы базарындагы сәүдә рәтләренең сәхнәләштерелеп күрсәтелүе дә отышлы булды. Айсылуның тавышы да моңлы, үзе җырга да бик һәвәс икән.


«Туган ягыңны беләсеңме?» дигән сынау берничә өлештән торды. Әйтик, «Музыкаль сәхифә» дигәнендә конкурста катнашучы залда яңгыраган җырның исемен, аны кем башкаруын белергә тиеш иде. «Тарихи эзләрдән» дигәнендә исә экранда күрсәтелгән рәсемнән башкалабыз Казандагы тарихи биналарны танып алырга кирәк булды. «Уйнап әйтсәң дә, уйлап әйт» дигән сынауда, кызлардан мәкальнең икенче өлешен дөрес итеп дәвам итү соралды. Шуннан соң бәйге тотучылар өйдә әзерләп килгән милли ризыкларын тәкъдим итте: аның нинди бәйрәмнәрдә табынга куелуы турында сөйләде, пешерү тәртибе белән таныштырды. Әлбәттә, кызлар барысы да диярлек биремнәрне уңышлы үтте. Билгеле, бераз каушаулар да булды, чөнки һәр җавап жюринең 5 баллы бәясе белән билгеләнде, зал тутырып утырган шәкертләрнең алкышлары белән куәтләнде.

Төп сынауларның берсе - конкурста катнашучылар жюри каршында ук берәр кызның чәчен ясап күрсәтергә тиеш иде. Бәйге тотучылар бу төр сынауга аеруча яхшы әзерләнгән булып чыкты, алар кыска гына вакыт эчендә дусларының озын чәчләреннән гаҗәеп матур прическалар эшләп куйды. Кыска чәчләрдән нәфис чәчәкләрне хәтерләткән мондый прическаларны ясап та булмас иде әле. Озын чәчләрнең матурлыгын тагын бер кат раслаган бу сынауда һәр конкурсант имтиханны «5»легә тапшырды кебек.

Әлбәттә, бәйге тотучылар иҗади сынау аша да үтте: җыр-биюдә, сәнгатьле сөйләүдә осталыгын күрсәтте. Кызларның чыгышларына бу юлы да тел-теш тидерерлек түгел иде: Арча авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать көллиятеннән Рузалия Газимованың шаян биюе, Арча педагогика көллиятеннән Рисәлә Әхмәтханованың, Арча социаль белем бирү академиясеннән Илүзә Минһаҗетдинованың, Кукмара авыл хуҗалыгы көллиятеннән Гөлинә Гыйләҗетдинованың җырлы биюләре, Әтнәдән Айсылу Әхмәдуллинаның моңлы көе күңелгә ятышлы, мавыктыргыч килеп чыкты.

Татар халкы үзенең кул эшләре, бизәнү әйберләре белән дә дан тоткан. Чираттагы сынауда кызлар түбәтәй, калфак, алъяпкыч чигү, хәтта хәситә, чулпы ясау сәнгате турында сөйләде һәм үз кул эшләрен тәкъдим итте.

Шулай да бәйгенең иң җитди сынавы кызларның чәч озынлыгы булгандыр, мөгаен. Бу юлы Әтнәдән Айсылу Әхмәдуллинаның чәче иң озыны һәм матуры иде. Жюри әгъзалары шактый озак киңәшкәннән соң, конкурсның җиңүчесе итеп нәкъ менә Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студенты Айсылу Әхмәдуллинаны игълан итте. Аңа бәйгенең күчмә билгесен - ак калфак кигерттеләр. Айсылуга сәхнә тоту осталыгы, җыр-биюгә маһирлык әти-әнисеннән күчкән икән. Ә менә кулъяулык, түбәтәй чигү серләренә аны әбисе өйрәткән. «Киләчәктә укуымны Казан дәүләт технология университетында дәвам итәргә ниятлим», - диде ул.

Җиңүчеләрне Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Кадрия Идрисова котлады. «Сез безгә бик ямьле бәйрәм бүләк иттегез. Ул милли кызларыбызның йөзек кашы - озын толымнарыбызны кайтаруга бер адым булсын иде», - диде ул.

Сөембикә КАШАПОВА.

Казан - Арча - Казан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: