Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Асылыбызга кайтып барышлый

Өйләнү – түгел сөйләнү

Азнакай шәһәрендә «Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында яшәүче татар халкының гаилә-көнкүреш йолалары, фольклоры һәм халык сәнгатенең бүгенге торышы» дигән темага узган җыены да гаилә кору йолаларына багышланган иде.

Соңгы елларда яшь парларның туйларын танылган артистлар катнашында шаулап-гөрләп үткәрү гадәткә керде. Әлбәттә, күп акчалар түгелә, яшьләргә фатир, машина кебек зур бүләкләр дә бирелә. Әмма ни гаҗәп, еш кына зур, хезмәт куеп тапкан акчалар хисабына уздырган туйлар яшьләргә бәхет китерми. Әллә ни озак та үтми, кияү белән киленнең аерылышулары турында күңелсез хәбәр килеп ирешә. Бу инде тормыш итү өчен затлы туйлар, кыйммәтле бүләкләрнең генә җитмәве турында сөйли. Загслардан килгән мәгълүматлар да куандырырлык түгел. Әле дистә ел элек кенә ике гаиләнең берсе аерылышуы турында әйтсәләр, хәзер бу саннарның елдан-ел арта баруын искәртәләр. Хәзер инде кайбер чыганакларга караганда   аерылышучылар исәбе 80 процентка җитә. 


Шушы урында милли гореф-гадәтләребез нигезендә оешкан гаиләләребез искә төшә. Яшәү өчен иң авыр елларында да алар аерылышмаган, гаилә учагын сүндермичә, иңне-иңгә куеп тормыш иткән, балаларын үстергән. Аларның көнне төнгә ялгап эшләве, тырышлыгы бәрабәренә яшәешебез дә яхшыра барган. 

Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килгән «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы да ныклы гаиләләр булдыру мәсьәләсен алга куя. Азнакай шәһәрендә «Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында яшәүче татар халкының гаилә-көнкүреш йолалары, фольклоры һәм халык сәнгатенең бүгенге торышы» дигән темага узган җыены да гаилә кору йолаларына багышланган иде. Анда «Ак калфак» оешмасының тугыз  район бүлеге җитәкчеләре һәм ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Кунак­ларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм төбәккә чираттагы эшлекле сәфәр белән килгән Россия Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягъфәров ­сәламләде.  

Татар халкы кызларын һәм улларын гаилә тормышына бик иртә – кече яшьтән үк әзерли башлаган. Ир бала 4-5 яшеннән чүкеч тотып әтисе янында кайнашкан, аңа тегесен-монысын китереп биргән, нәрсәнедер каккан, «төзәткән». Кызларны да 5-6 яшьтән аш-су пешерергә, чигәргә, тегәргә, бәйләргә өйрәтә башлаганнар. Кыз бала уклау белән әнисе янында кайнашкан, аңа токмач та кистергәннәр, кош телен дә, бәлешен дә пешерткәннәр. Кызның кулы шомарган. Чөнки, гадәттә, татар халкында туйның икенче көнендә үк «Килен токмачы» үткәрү йоласы бар. Азнакай районының мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова ул елларда кызларның инде 14-15 яшьләрендә чигүле кашагалар, сөлге, кулъяулык, мендәр тышлары тутырылган сандыгы әзер булуын да искә төшерде. Әмма соңгы елларда кызларыбызны килен, улларыбызны гаилә башлыгы итеп тәрбияләүдәге, кыз бирү, егет өйләндерүдәге гореф-гадәтләр дә югала бара. Алай гына да түгел, баланы артык иркәләү, аны гаиләдә туган авырлыклардан саклау башланды. Бүген татар халкының буыннан-буынга тапшырылып килгән өлкәннәргә изге мөнәсәбәт, «ата-ана хакы» дигән төшенчәләр кимеп, югалып баруы борчуга сала. Хәзер егет-кызларның күбесе хәтта җәмәгать транспортында басып барган өлкән яшьтәге кешегә яки балага урын бирә белми. Ә инде берәр тәнкыйть сүзе әйтелсә, бише белән җавап кайтарыла. 

Соңгы елларда Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшли торган «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы бу вәзгыятьтә хәлне үзгәртергә тырыша. Ул әлеге мәсьәләгә ата-аналарның игътибарын җәлеп итү ниятеннән «Татар кызчыгы», «Татар малае» конкурсларын үткәрә башлады. Анда баланы кече яшьтән эшкә өйрәтүгә игътибар юнәлтелә. Быел Россиякүләм конкурста 27 мең бала, башкача әйтсәк, гаилә катнашкан. Казанда 200 баладан 16сын  сайлап алганнар. Районнардагы оешмалардан да шулай эшләү таләп ителә. Бәйге башта балалар бакчаларында башланып, бу эшкә ата-аналар җәлеп ителүе мәслихәт. Кызлар-малайларның әби-бабаларын да белүен, әти-әниләре белән ясаган шәҗәрәләрен дә аңлата алуы сорала. Шул ук вакытта балаларның йорттагы кайбер эшләрне үти белүе әһәмиятле. Аннары Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы 9-11 сыйныфларда һәм көллиятләрнең 1-2 курсларында белем алучы кызлар арасында «Татар кызы» конкурсын уздыра. Бу инде кызларга, ягъни булачак киленнәргә карата таләпләрне барлык укытучылар, ата-аналарның белүенә дә китерә.

Бу урында Кадрия Идрисова хәзерге ата-аналарның, җитеп килгән кызларын да, балага санап, алар белән кечкенәдән эшләмәүләрен дә искәртте.  Әгәр бала үз туган ягындагы язучы яки берәр галимнән һ.б. танылган кешеләрдән бихәбәр икән, монда иң әүвәл ата-ана гаепле. Чынлыкта да яшьләрнең шактые районнарның үзендә яшәп иҗат итүче  әдәбият һәм сәнгать әһелләрен белми. 

Кызларыбызның - милләтебезнең булачак аналарының фикерләве дә бик гаҗәп. Кадрия Идрисова бу уңайдан былтыр уздырылган һәм 28 яшькә кадәрге кызлар катнашкан «Татар кызы» конкурсына бәйле кичерешләре белән дә уртаклашты. Бәйгегә әзерлек барышында «Ак калфак» җитәкчесенә кызлар белән әңгәмә корырга туры килгән. Ул алардан «Егетегез сезне очрашуга чакыргач, ярты сәгать соңга калырга туры килә икән, телефоннан шалтыратып, бу хакта хәбәр итәсезме?» – дип сораган. Ул шунда «Юк, без – алиһәләр, ни өчен акланырга тиеш? Көтсен!» – дигән сүзләр ишетә. «Егетегез сезгә төп йортта, кайнана-кайната янында яшәячәгегезне әйтсә?..» дигән сорауга да булачак киленнәр «Нинди кайнана белән тору ул?» -–дип җаваплый. 

Кадрия Рәис кызы аларга һәр- нәрсәнең ике ягы бар икәнен, кайнана белән яшәүнең ямь-сәгадәтен, эшкә тыныч күңел белән чыгып китү, кайтуларына ашарга әзер, өйләренең җыештырулы, балаларының караулы булуы кебек уңайлыкларын аңлата. 

Гадәттә, гаилә кору мәшәкате элекке чорда йортка кәләш йортына сул аягындагы балагын чыгарып, икенчесен читек эченә кертеп кигән яучы килүдән башланган. Ул капкадан килеп керү белән, аңа, бер алдына, бер артына төшеп, хөрмәт күрсәтелгән. Аңа сөлге тоттырып җибәрү кызның ризалыгын алу булып исәпләнгән. Хәзер бу гореф-гадәт сакланмаган, кызны сорарга егетнең әти-әнисе, башкода килә. Гаиләләрне ныгытуда яучыларның әһәмияте дә ассызыкланды. Сарман районы «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Эльмира Салихова аларның, кызларны димләргә барганчы, яшьләрнең нәсел-нәсәбен, холык-фигылен әйбәтләп өйрәнүен әйтте. Яучылар, егет белән кыз һәрь­яклап бер-берсенә туры килгәндә генә, димче булып барган. Хәзер яшьләрнең күбесе ике якның нәселләрен белмичә кавыша, гаиләдәге күп кенә каршылыклар шуның нәтиҗәсендә дә килеп чыга, еш кына аерылышуларга китерә. Шуңа күрә җыенда яучылык эшен кайтару мәсьәләсе дә күтәрелде. Туй алып баручылар да яшьләргә юнәлеш бирүдә әһәмиятле роль башкара. Алар белән дә алдан барысы да килешенгән булуы кирәк.

 Форумда катнашкан тугыз район вәкилләре үз җирлекләрендә сакланып калган йолалар һәм гореф-гадәтләр белән таныштырды. Әйтик, Бау­лы районында сакланып калган «Кода-кодагыйлар мунчасы» турындагы йола бик кызыксынып кабул ителде. Бу якта мунчага кунакларны, кода-кодагыйларны җырлап-биеп арба яисә чанада алып бару, аннары каршы алуларны бик күңелле итеп оештыралар. 

Форумга килгән кунаклар Азнакай районы уңганнарының кул эшләре күргәзмәсе белән дә танышты. Соңыннан Әсәй авылының халык исемен йөртүче «Өммегөлсем», Таллыбүләк авылы халык фольклор ансамбльләре, катнашында кыз бирү, бәби чәе уздыру кебек йолалар күренешен, Россиянең атказанган халык коллективы «Җанашым»  чыгышын карады.

Сөембикә КАШАПОВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев