Мәдәни җомга

Оренбургта – «Ак калфак” җыены

XVIII-XX гасырларда Оренбург өлкәсе татар мәдәнияте үзәкләренең берсе булган. Биредә беренче татар театры барлыкка килә, тәүге татар газета-журналлары дөнья күрә. Бу - милләтебезнең күренекле иганәчесе һәм шагыйре Дәрдемәнднең (Закир Рәмиев), танылган хәйриячеләр бертуган Гани, Мәхмүт, Әхмәт Хөсәеневләрнең, драматург Мирхәйдәр Фәйзи, патриот шагыйрь Муса Җәлил, беренче калькулятор һәм электрон исәпләү машиналарын...

XVIII-XX гасырларда Оренбург өлкәсе татар мәдәнияте үзәкләренең берсе булган. Биредә беренче татар театры барлыкка килә, тәүге татар газета-журналлары дөнья күрә. Бу - милләтебезнең күренекле иганәчесе һәм шагыйре Дәрдемәнднең (Закир Рәмиев), танылган хәйриячеләр бертуган Гани, Мәхмүт, Әхмәт Хөсәеневләрнең, драматург Мирхәйдәр Фәйзи, патриот шагыйрь Муса Җәлил, беренче калькулятор һәм электрон исәпләү машиналарын уйлап табучы Бәшир Рәмиев һәм башка мәшһүрләребезнең туган ягы.
Оренбург бүген дә - Россиянең татарлар күпләп яши торган өлкәләренең берсе. Анда хәзер рәсми мәгълүматлар буенча 166 меңгә якын татар яши һәм халыкның 7 процентын тәшкил итә. Бу якларда күп кенә гореф-гадәтләребез сакланып калуы да милли җанлы милләттәшләребез яшәвендә һәм аларның халкыбызга ихластан хезмәт итүендә, үткәндәге традицияләргә тугрылыгыннан киләдер. Шәһәрдә Хөсәен Ямашев исемендәге татар китапханәсе, М.Фәйзи исемен йөрткән татар театры бар. Биредә "Болгар иле", "Яңа вакыт" газеталары дөнья күрә, телевидениедә һәм радиода туган телебездә тапшырулар алып барыла. Өлкәдә 74 белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты өйрәнелә. Оренбургта 1843 елда төзелгән кәрван сарай бинасы, Әхмәт Хөсәенев, Дәрдемәнд йортлары, 1906 елда корылган "Хөсәения" мәдрәсәсе бинасы сакланып калган әле. Бу уку йортында иң алдынгы карашлы укытучылар, шул исәптән Гаяз Исхакый да белем биргән. Каланың тагын бер үзгә бизәге - биредә ике кыйтганы - Европа белән Азияне аерып торган Урал елгасы аша салынган күпер сәяхәтчеләрдә һәрвакыт зур кызыксыну уята.
Күптән түгел татар халкының шушы тарихи җирләрендә - Оренбург шәһәрендә "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасының Халыкара съезды булып узды. Аның эшендә Татарстан, Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан, Новосибирск, Пенза, Самара, Оренбург өлкәләреннән, Пермь краеннан, Казахстаннан, Кыргызстаннан вәкилләр катнашты.
"Ак калфак"ларны 1744 елда Байлар Сабасыннан Сәгыйть Хәялин нигезләгән Татар Каргалысы авылында каршы алдылар. Әлбәттә, беренче эшебез 1200 борынгы кабер ташы, 4 төрбә сакланган авыл зиратына барып, Петр Беренченең фарсы илләренә сәяхәте вакытында тылмачы, генерал-майор Котлымөхәммәт Тәвкилевнең җәмәгате Хәдичәбикәнең һәм Сә­гыйть Хәялинның төрбәләрен зиярәт кылу булды. Биредә, борынгы бабаларыбыз үрнәген гадәт итеп, кабер өсләренә ташлар утыртылса да, алар чардуган белән әйләндерелмәгән, агач утыртылмаган, димәк ки мәңгелек йорт та урманга әверелмәгән. Шуңа да зиратка керү, күңелләрдә тарих белән бәйле хатирәләрне кузгатса да, артык шомландырмый. Зират ак таш койма белән әйләндереп алынган. Ул гасыр­лар дәвамында җимерелмичә сакланган.
Үз заманында Каргалының халкы 13000 гә җиткән. Биредә 11 мәчеттән азан әйтелгән, һәркайсы каршында мәдрәсә эшләгән. Сәгыйть бистәсендә 1797 елда хәтта татар, башкорт, казах балаларын укыту өчен мөгаллимнәр әзерләү мәктәбе дә булган. Шул еллар хатирәсе булган Куш манара мәчетенең айлары бүген дә авылны нурлый. Аның бер манарасын киссәләр дә, ул беркайчан да эшчәнлеген туктатмаган. Бүген Аллаһ йортының пар манарасын кабат торгызганнар.
Үткән заманнарда ярминкәләр, сәүдә, базарлар гөрләп торуын биредәге сәүдә рәтләре бүген дә искәртә. Сәгыйть бистәсенең үзендә генә дә 3300 сәүдәгәр исәпләнгән. Ул елларда Сакмар елгасы буенда урнашкан Каргалыда сату итү өчен ерак мәмләкәтләрдән, Үзбәкстаннан, Казахстаннан, Россиянең Европа өлеше төбәкләреннән затлы тауар алып килгәннәр. Бу авыл сәүдәгәрләре Тянь-Шань таулары аша Һиндстанга тауар төягән кәрваннар белән барган. Берничә йөз ел элек ак таштан төзелгән биналар, җимерек, хәрабә хәлендә булса да, сәүдә рәтләре бар әле.
Бүген авылда 4000 нән артык кеше гомер итә. Беренче күз ташлауга ук каргалыларның бүген дә мул, таза тормыш белән яшәвен аңларга мөмкин. Соңгы елларда авылның отыры үсә, зурая баруы да куанычлы хәл. Оренбург якын булгач, яшь гаиләләр Каргалыда урнаша, йорт җиткезә башлаган. Билгеле, бу бер яктан бик әйбәт, авылда яңа туган балалар саны арта, ике ел элек бер елда 100 бала дөньяга тәүге аваз салган. Әмма җирлектә рус телле гаиләләрнең артуы авылда башка халыклар теленең күбрәк кулланылуына китерә.
Сәфәребез вакытында Әнвәр Искәндәров белән дә очраштык. Ул Сәгыйть бистәсе, аның тарихы турында әтисе Рәшит ага белән бергәләп ике китап язган. Әнвәр әфәнде искәртеп үткәнчә, соңгы елларда бу яктагы татарларда сәүдәгәр бабаларыбыз каны уяна башлаган. Болай да тормышка нык ябышып яши, каяндыр ярдәм өмет итүне белми, зарланырга яратмый торган, һәрнәрсәне үзе булдырырга күнеккән Каргалы халкы сәүдә белән шөгыльләнә, мал-туарын ишәйтеп, кәсеп итә. Бүген авылда җиде фермер ныклап аякка баскан. Билгеле ки, бу - авыл халкын да эшле итү дигән сүз. Әйтик, тавык фермасында гына да мең кеше хезмәт куя. Авылда Федераль авыл Сабан туе уздырылу, шушы уңайдан җирлеккә Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг килеп, татарларның булдыклы халык икәнен күрүе эшлекле милләттәшләребезнең артуына, алар алып барган эшләрнең үсешенә этәргеч булган. Авыл кешеләре арасында иганәчелек эше дә көчле күтәрелеш кичерә. Бу мәсьәләдә алар үзләренең бабаларын үрнәк итеп куя. Сәгыйть бистәсендә гомер итүчеләр беркайчан да хөкүмәттән ярдәм көтеп, кул кушырып утырмаган, алар авыл юлларын тәртипкә китергән, мәчетләр салган, мәдрәсәләр булдырган, авыру, ятимнәргә ярдәм иткән. Бүген Каргалы төзек, урамнары каралган икән, бу - халыкның бердәмлеге нәтиҗәсе дә. Авылны хәзер җәмәгатьчелек көче белән сипләнгән һәм төзелгән өч мәчет нурлый. Аларның һәрберсендә мәхәллә советы эшли. Әнвәр Искәндәров әйткәнчә, кайбер игелекле эшләрне узыша-узыша башкаралар.
Татарлар арасында эчкечелек, тәртипсезлекнең чагыштырмача түбән булуы да яшьләрнең мәчеткә йөрүеннән, җомга намазларында Аллаһ йортларының тулы булуыннан. Берничә ел элек, заман таләпләренә туры китереп, "Нур" мәдәни үзәген корып куйганнар. Аның ишек алдында барлык уңайлыклары булган спорт мәйданчыгы булдырылган. Яшьләр анда футбол, волейбол, башка уеннар белән мавыга, биредә төрле ярышлар үтә. Шунда ук авылга дини эшләр белән килүчеләр, шәкертләр өчен уңайлы кунакханә дә төзеп куелган. Комплекс биләмәсендә икенче ел инде авылның ураза тотучылары өчен зурлап ифтар мәҗлесе уздырганнар.
Өч катлы, ак кирпечтән корылган нык бинадагы урта мәктәптә безне аның директоры Тәүхидә Низаметдинова каршы алды. Инновацион мәгариф юнәлешендәге программа буенча эшләүне алга куйган уку йортында 575 бала белем ала. Мәктәп иң заманча техника белән җиһазланган. Әйтик, ата-аналар мәктәпкә, анда үткәрелүче чараларга кагылышлы мәгълүматны фойега куелган электрон инсталяцияне карап таба ала. Видеокамералар белән җиһазлану исә балаларның тәртибе тагын да яхшыруга йогынты ясаган. Уку йортының мультимедиа аудитория ясау өчен ике миллионлык грант отуы да укучылар бәхетенә. Мәктәптә информацион технологияләр буенча семинарлар үтә. Мәдәният йортлары көнләшерлек иркен актлар залындагы трибуна үзе генә дә бер компьютер кебек. Аңа флешка гына куярга кирәк, кирәкле материаллар монитор-өстәлдә әзер булып тора. Мәктәптә нәшрият үзәге булдырылу тематик стендлар, дәресләргә, тәрбия эше өчен материаллар эшләгәндә бик уңай. Биредә балаларга атнага өч тапкыр татар теле дәресе керә. Рус балалары да алардан азат ителми. Әмма иң күңеллесе - биредә һәр укучыга шәхес итеп карау сизелә. Без мәктәпкә кергәндә үк ишектә "Уңышлар сиңа, укучым!" дигән язуга игътибар иткән идек. Катларга күтәрелә торган баскычларда, коридорда элеп куелган канатлы гыйбарәләрнең дә укучыларны рухландыра торганнарын сайлап өч телдә язып элгәннәр. Болай эшләү сүзләрнең асылына төшенергә, инглиз телен дә өйрәнергә ярдәм итә. Электрон китапханә дә заман балаларының зәвыгына туры килгән. Белем бирү йортында душ бүлмәләре дә булу спорт секцияләренә йөрүче балалар һәм үсмерләр өчен бигрәк тә кулай икән. Стенага эленгән магнитлы шахмат тактасы да игътибарыбызны җәлеп итте. Бу мантыйкый фикерләргә өйрәтүче уенны мәктәптә аеруча яраталар.
Сәгыйть Хәялинның 1744-1745 елларда төзелгән йорты янында без аның унынчы буын оныгы Рафаэль Хәялин белән очраштык. Бина үз заманында өч катлы итеп корылган. Аның аскы өлешләре кызыл төстәге ком катыш табигый таштан, өске каты бүрәнәдән салынган була. 1881 елда йортның агачтан төзелгән өлеше яна, аннары икенче каты да җимерелә. Рафаэль ага бинаның ике катлы булган чакларын хәтерли әле.
Рафаэль ага гомере буе кинооператор хезмәтен башкарган, үз эшенең остасы булган. Әмма аңа - Сәгыйть Хәялин оныгына тормыш авырлыкларын шактый татырга, күңелсез вакыйгалар белән очрашырга туры килә. Аның күңелендә Сталинга бәйле бик авыр хатирәләр яши. Сабыйга 4 яшь чагында Бөек Ватан сугышы башлана. Авылда - хатын-кызлар, карт-карчыклар гына. Урак өсте, балалар ипигә тилмерә. Шунда партиянең район комитеты вәкилләре, өй саен кереп, ашлык урламаганнармы дип, тентү ясап йөри, Хәялиннарның чормасына ук менеп китәләр. Ә анда күз карасы кебек саклап тоткан, патшабикә Елизаветаның күченеп килгән татарларга җирләр бирү турында фәрманы язылган бозау тиресе дә була. Район вәкиле гасырлар буе сакланган истәлекне, беркемнең ай-ваена карамый, алып чыгып китә. Кадерле ядкәр шушы рәвешле мәңгелеккә юкка чыга. Шулай да, Рафаэль аганың балачагында бер бик тә сөенечле вакыйга була: сугыш башланганның икенче көнендә үк үзе эшләгән трактор белән фронтка киткән әтисе Рәхмәтулла абзый, Берлинга барып җитеп, ватанына техникасы белән бергә исән-сау кайтып җитә.
Затлы мәдәният йорты да гөр килеп тора: монда үзешчән сәнгать түгәрәкләре, сәнгать мәктәбе эшли; сәфәребез көннәрендә исә шушы авылда туып-үскән, Оренбургта сәнгать көллиятендә белем алган, хәзер Мәскәүдә укучы Фәүзия Вәлиеваның картиналары күргәзмәсе дә оештырылган иде. Биредә 15ләп үзешчән сәнгать коллективы милли җыр-биюләребезне халыкка ирештерә. Арада халык ансамбле исемен алучылары да бар. Сәнгать осталарының булдыклылыгын сәхнәдән күрергә дә насыйп булды. Каргалылар җыр-биюдә дә алдынгылыкны бирми. Ә инде барлык нечкәлекләре белән сәхнәләштерелеп күрсәтелгән килен төшерү йоласы күренеше биредә борынгы гореф-гадәтләребезнең сакланып калуына тагын бер дәлил иде.
Оренбург дигәндә, әлбәттә, иң әүвәл күз алдына мамык шәл килә. Аларның даны бик еракларга таралган. Шәһәрдә дебеттән (мамыктан) бәйләнгән затлы шәлләр, бишбармаклар, палантиннар кибет-музее да бар. Безне биредәге сәнгать әсәредәй матур, нәфис, затлы шәлләр хәйран итте. Берсеннән-берсе асыл шәлләрнең ниндие генә юк! Җаның теләгән төстәгесен, күңелеңә хуш килгән бизәклесен һәм зурлыктагысын сайлап ал! Кибет-музейның хуҗасы - бик тә уңган милләттәшебез, "Ак калфак" Оренбург татар хатын-кызлары берләшмәсе җитәкчесе Альбина Әбсәләмова. Аның искәртүенчә, ул җитәкләгән предприятиедә бүгенге көндә 86 шәл бәйләүче бар, аларның 95 проценты - татар хатын-кызлары.
Аккалфаклар Оренбургның тагын бер үзенчәлекле почмагы - 11 халыкның музей-ихаталары куелган "Милли авыл" мәдәни комплексында да булды, татар йортын карады. Ул Каргалы сәүдәгәрләренең XVIII-XIX йөзләрдәге торагына охшатыб­рак салынган. Биредә тарих-этнография музее, "Яңа Вакыт" газетасы редакциясе, ресторан-кунакханә комплексы һәм кибет урнашкан.
Делегатлар "Ак калфак" татар хатын-кызлары съездында катнашу өчен Оренбургның Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Татар дәүләт драма театры бинасына җыелды.
Билгеле ки, залда очраклы кешеләр юк, алар барысы да теге яки бу дәрәҗәдә милләтебезгә хезмәт иткән, эше белән халкыбызның данын арттырган, бер сүз белән әйткәндә, күркәм милләттәшләребез тупланган. Шушы өлкәдә гомер иткән, җыенда делегат булып катнашкан татарлар - безнең өчен аеруча тансык. "АН-24" очкычында командир, инженер-очучы булган Наҗия Монасыйпова белән танышабыз. Кыю ханым исәбендә 12 мең сәгать очыш, 25 тапкыр парашюттан сикерү теркәлгән. Аның әти-әнисе Татарстанның Арча районының Көек авылыннан. Аларны бу якларда яшәгән туганнары иң авыр елларда
сыендырган.
Съездда катнашучыларны Оренбург Диния нәзарәте җитәкчесе Әлфит-Абдулла хәзрәт Шәрипов, Оренбург хөкүмәте рәисе урынбасары, вице-губернатор Вера Бәширова, "Оренбург татар милли-мәдәни мохтарияты" төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Руслан Зәбиров, Оренбург өлкәсенең "Ак калфак" татар хатын-кызлары берләшмәсе җитәкчесе Альбина Әбсәләмова сәламләде. "ТНВ-Планета" каналының Оренбург бүлекчәсе директоры Фирүзә Әбсәләмова, Башкортстан Республикасыннан Люция Вафина, Татарстанның Актаныш районыннан Айгөл Галимәнова, Татар милли мәдәни мохтарияты президиумы әгъзасы, "Берлек химаячеләр советы" рәисе Нурия Кәримова һәм башкалар чыгыш ясады. Анда аналарыбызның балаларын үз халкы гореф-гадәтләренә нигезләнеп чын татар итеп үстерүе юнәлешендәге үрнәк эшләр күрсәтелде, мондый гамәлләрне камилләштерү буенча киңәш-табыш итү дә булды.
Әлбәттә, төп фикерләр "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова чыгышында яңгырады. Анда телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап калу, аларны үстерү мәсьәләсе уртага куелды. Еш кына туган телдә укыту дәрәҗәсенең кимүе күп очракта ата-аналар теләгенә сылтап аңлатыла. Хатын-кызларыбызга бу мәсьәләдә дә битарафлык күрсәтергә ярамый. Бу эштә аккалфаклылардан аеруча ныклык күрсәтү сорала.
Форумны "Калфак туе" дәвам итте. Сәхнәләштерелгән күренешләр аша бу якларның тарихы, биредә туып-үскән мәшһүрләрнең язмышы тагын бер кабат күз алдыннан үткәндәй булды.
Сөембикә КАШАПОВА.
Казан-Оренбург-Казан.
.Аккалфаклылар беренче укытучыга куелган һәйкәл янында.
.Борынгы сәүдә рәтләреннән калган биналарның берсе.
.Татар Каргалысы зираты.
.Директор Тәүхидә Низаметдинова.
.Татар Каргалысы мәктәбендә шахмат-шашка уеннарын аеруча яраталар.
Шәмсия ХӘЛИМОВА фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: