Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Омски шәһәренең “Ак калфак” оешмасы бөек шагыйребез Муса Җәлилнең туган көненә багышлап музыкаль әдәби кичә уздырды

Кичәне Э. Майнетдинова алып барды, шагыйрь турында һәм аның тормышыннан алынган берничә кызыклы вакыйгалар турында мәгълүмат та китерелде, ягъни-мәсәлән, шагыйрь “Хәдичә” исемле шигырен үзенең бертуган сеңлесе Хәдичәгә багышлап язган икәнлеге турында һәм нәни кызчыгы Чулпанга багышланган бишек җырын әле генә әти булу бәхетен татыган өч егет, өч дус бергәләшеп дөньяга ишеттерүләре турында (Муса сүзләрен язса, икенчесе көен уйлап чыгарган һәм өченче дус халык игътибарына җырлап ишеттергән) кебек хикәятләрне ишетү тамашачы күңеленә бик ошады.

Кичә барышында шагыйрьнең “Батыр егет турында җыр. Акбүз ат” шигыренә язылган көйгә җыр яңгырады. Җырны “Ак калфак” ханымнары башкарды. Чарада катнашучылар “Вәхшәт”, “Ышанма”,”Хәдичә”, “Ана бәхете”, “Җырларым” шигырьләрен укып ишеттерделәр.

Кичә өч кисәктән торды: беренче кисәк тулаем герой-шагыйрьгә багышланган булса, икенче кисәк данлыклы җырчыбыз Илһам Шакировны искә алудан һәм җырчының репертуарыннан җырлар башкарудан торды.

Өченче кисәктә Омски җирле татарлары арасында танылган Рәкыя ханым Якубованың чыгышыннан торды. Рәкыя ханым сөйләвенчә, Муса Җәлилнең “Ана бәхете” исемле шигыре тәэсиреннән күңелендә үз уй-хисләре ташып чыга  һәм “Кайтыр әле” исемле
шигыре туа. Бу шигырьне дә без зур дулкынлау  хисе белән тыңладык.

“Ак калфак” җитәкчесе Фәгыйлә Чумарова, форсаттан файдаланып, Рәкыя Якубованы, 15нче февральдә буласы гомер бәйрәме белән котлады һәм аңа чәчәк бәйләмен бүләк итте.

Мәдәниятебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне үстерүдә актив катнашып килгән “Туган як” һәм “Ләйсән” ансамбле җырчыларына, “Ак калфак” оешмасы ханымнарына һәм шулай ук бик күп киңәшләрен биргән, күп нәрсәдә булышучы да булган Габдерәхим кызы Зәлифә Рахмангулова-Ниязовага олы рәхмәтләремне җиткерәм!

Кичәбез Ленин урамы, “Кино йорты”нда барды. Безгә теләктәшлек күрсәткән “Кино йорты” хезмәткәрләренә дә рәхмәт!

 

 

Татар конгрессы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев