Мәдәни җомга

“НӘЗАКӘТ БАГЫНДА БЫЛБЫЛ ИДЕ... ”

Сәхипҗамал Волжскаяның тууына 130 ел 2015 елның 27 маенда (иске стиль белән 14 май) татар җәмәгатьчелеге халкыбызның беренче артисткасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская тууның 130 еллыгын билгеләп үтә. Тик шунысы: аның туган елының төгәл датасы әлегәчә документлар белән расланмаган. Күп кенә чыганакларда 1885 елда туган дип күрсәтелә, артистканың үз кулы белән язган...

Сәхипҗамал Волжскаяның тууына 130 ел


2015 елның 27 маенда (иске стиль белән 14 май) татар җәмәгатьчелеге халкыбызның беренче артисткасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская тууның 130 еллыгын билгеләп үтә. Тик шунысы: аның туган елының төгәл датасы әлегәчә документлар белән расланмаган. Күп кенә чыганакларда 1885 елда туган дип күрсәтелә, артистканың үз кулы белән язган истәлекләрендә төрле дата чагыла: 1892, 1895, 1898 ел. 1921 елгы язылышу таныклыгында исә Сәхипҗамалга 21 яшь диелгән - әлеге документка ышансаң, 1900 елда гына туган, дип уйларга кала. Гомумән, аның тормыш юлы - мәңге ачылмас серләр һәм тоташ капма-каршылыклар дөньясы булып тоела. Сәбәбе дә артык тирәндә түгел кебек: Октябрь революциясе, совет дәүләте системасы, утыз җиденче еллар шаукымы бик күпләрне үзләрен-үзләре танымаслык битлек кияргә мәҗбүр иткән. Туксанынчы елларда беркадәр демократия җилләре исә төшкәч кенә кешеләр үзләренең мулла яки морза нәселеннән икәнен авыз ачып әйтә башлады, ә аңа кадәр "ярлы, фәкыйрь" гаиләдә туу белән мактану гына модада иде бит...

Бу язмада артистканың биографиясенә кагылышлы кайбер мәсьәләләрне Сибгат Хәким поэмасына нигезләнеп күзәтик. Дөрес, теләсә кайсы әдәби әсәрнең герое җыелма образ булырга мөмкин, ләкин "беренче татар артисткасына багышлана" дип языла башлаган бу поэма тормыш чынбарлыгына таянуы белән игътибарга лаек. Филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев ярдәме белән, мин 1941 елгы матбугаттан поэманың "Гайшә" һәм "Шагыйрь белән очрашу" дигән бүлекләрен эзләп таптым. Казан Милли мәдәният музей фондларында исә, Сибгат Хәким архивында эзләгәндә, әлеге поэманың кулъязмалары да табылды. Поэма кырыгынчы елларда язылган, "Беренче нурлар" дип исемләнгән булган. Мөгаен, автор С.Гыйззәтуллина белән якыннан таныш булгандыр, аның кулына артистканың көндәлеге очраклы гына килеп эләкмәгәндер - булачак поэманың планы рәвешендә язылган битләрдә С.Хәким кайбер урыннарда җәя эченә "көндәлекне файдаланырга" дип язып куйган. (Сәхипҗамал бик яшьли көндәлек алып барган. Ул соңыннан "дәфтәрләрнең күбесе гражданнар сугышы елларында юкка чыкты", дип яза). Әсәрне яза башлаганда, автор артистканың тормыш юлын, социаль хәлен сурәтләүне, Гайшә белән Искәндәр арасындагы мәхәббәтне, Волжскаяның Тукай белән очрашуларын киңрәк чагылдыруны күздә тоткан; тугыз бүлеккә кыскача план төзегән. Тик шагыйрь аны язып бетерә алмаган булса кирәк, матбугатта әлеге әсәрнең нибары өч бүлеге басылып чыккан. ("Совет әдәбияты", 1941 ел, № 5; "Кызыл Татарстан", 1941, 25 апрель). 1941 елның июнендә армиягә алынып, сугышның буеннан-буена фронтта йөреп кайткач, ни өчендер шагыйрь әлеге поэманы дәвам итүне кирәксенмәгән... "Гайшә" поэмасындагы (төп геройга шушы исем бирелү С.Волжскаяның "Бәхетсез егет"тәге Гайшә образы белән дә бәйле булырга мөмкин) кайбер юлларга күз төшерик:

Нинди сәбәп, белмим, мәҗбүр иткән
Кул селтәргә иген эшеннән,
Алар ерак түгел бер авылдан
Күптән инде бире күченгән.

Төрле җыентыкларда да, Сәхипҗамалның үз истәлекләрендә дә әтисе Гыйззәтулла Хәмидуллин - чыгышы белән Әрә авылыннан (хәзер Яшел Үзән районына керә) дип күрсәтелә. Уфадагы Дәүләт архивында Әрә авылына караган шактый метрикәләр сакланган, әмма аларда Гыйззәтулла Хәмидулла улы дигән бер генә кеше дә теркәлмәгән. Ә менә Казан Милли архивындагы бер документта "Сәхипҗамал Гыйззәтуллина, яшәү урыны - Ижау, Коммунальная урамы, 190 йорт, туган җире - Чабаксар өязе Әлмән авылы" дип күрсәтелгән. Шушы ук архивта сакланган җанисәп кәгазьләрендә актарына торгач, Гыйззәтулла исемле кеше, чыннан да, табылды бит: аның атасы Хәмидулла Ишмәтов - 1798 елгы, Әлмән авылы кешесе. 1834 елда ике улы - Гайнулла (ун яшь), Гыйззәтулла (2 яшь); 1850 елда тагын ике малае - Төхфәтулла (15 яшь), Һидиятулла (8 яшь) теркәлгән; 1858 елгы документта олы улы Гайнулланың, чукынып, Илья Герасимов исеме алганлыгы язылган; Гыйззәтулла исә 1853 елдан рекрут дип күрсәтелгән; Төхфәтуллага 15 яшь, Һидиятулла вафат булгандыр - ул күрсәтелми, төпчек малай урынын Гафиятулла исемлесе били (8 яшь).

Димәк, Гыйззәтулла Хәмидуллин 1832 елда туган, 1853 елда солдатка алынган. Алтмыш-алтмыш бишенче елларда солдат хезмәтен төгәлләп кайткан булырга тиеш.

Казан Милли архивында Әлмән авылына караган (бүген ул Чувашиянең Козловка районына керә, төп халкы - татарлар) 1885 елгы метрикә дә саклана, тик бу елда туучылар арасында Сәхипҗамал исемле кыз бала юк.

С.Гыйззәтуллина үз истәлекләрендә күпбалалы ярлы гаиләдән булуын (Гази Кашшаф аларның унике бала икәнен, дүртесенең бер-бер артлы вафат киткәнен әйтеп уза), әнисенең бик яшьли үлүен, үзенең алты (!) яшендә Апанаевларда асрау булып эшләвен искәртә искәртүен, тик бу урында бернәрсә сагайта: фәкыйрь гаиләдән булган кыз 1901 елда кызлар өчен яңа гына ачылган рус-татар мәктәбендә укый алыр идеме? Галимә, тарих фәннәре кандидаты Альта Хаҗи кызы Мәхмүтова белән сөйләшкәндә дә без нәкъ менә шул сорауларга җавап табарга тырыштык. Мәктәпнең җитәкчесе - зыялы, затлы ханым Хәдичә Әхмәрева - татар аксөяге Алкиннар нәселеннән, мәрхүм ире Шаһбазгәрәй Әхмәрев та - тамырларында морзалар каны аккан, Казан татар укытучылар мәктәбенең инспекторы булып эшләгән олпат шәхес. Әлеге мәктәпнең ачылган елында 25 бала укырга алынган, Сәхипҗамал да шулар арасында булган... Ярлы кыз баланың офицер хатыны Зенцова оештырган бал биюләре түгәрәгенә нинди акчага йөрүе дә аңлашылып бетми. Белүебезчә, мондый түгәрәкләр түләүле булган һәм шактый кыйммәтле саналган. КГБ архивында сакланган, Татар дәүләт академия театры эшчәнлеген яктырткан материалларда (1937 ел, 20 сентябрь) шундый юллар очрый: "Волжская, как представительница мелкой буржуазии в прошлом, после октября сразу свою судьбу связывает с советской властью..." Димәк, Сәхипҗамалның әти-әнисе, үзе сурәтләгәнчә, тормыш авырлыгыннан сыгылып, көчкә җан асраган кешеләр түгел?

С.Гыйззәтуллина үз истәлек- ләрендә "Рус театрына бик еш йөри башладым. Менә бервакытны Терегуловлар татарча любительский спектакль куйды. Минем дә бик катнашасым килде. Ләкин булмый, монда морзалар гына уйный, морза кызы булмаганнарны катнаштырмыйбыз, диләр", - дип язып үтә. Тик театр белгече Дания Гыймранова язмаларында "аның театрга килүе очраклы бер хәл түгел. Моңа хәтле ул инде йорт спектакльләрендә катнашып килгән, "Шимбә" түгәрәге әгъзалары белән дә якын таныш булган", дип телгә алына. Бу сүзләр дөреслеккә ныграк туры киләдер. Сәхипҗамал, И.Ашказарский-Кудашев труппасы белән Түбән Новгородта, Мәкәрҗә ярминкәсендә спектакльдә катнашканчы ук сәхнәгә чыккан булгандыр. Ни өчен дигәндә, артистка үзе: "Сәхнәдә беренче мәртәбә чыгып уйнаган ролем "Кызганыч бала"да (төрек язучысы Нәмыйк Кәмал әсәре) Шәфыйка роле булды. Ул роль "Мәкер һәм мәхәббәт"тәге Луиза роленә бик охшаган. Мин шундый рольләрне бик яратып уйный идем", - дип язып үтә. Артистка булган кешенең иң беренче роле турында онытуы, бутавы мөмкин түгел кебек. Ә менә мөселман драма артистлары труппасы куйган спектакльләрдә С.Волжская иң башта "Галимнәр һәм наданнар"да берьюлы ике рольдә - яшь кыз Әминә һәм Шәмсекамәр карчык ролендә сәхнәгә чыга (искечә 14 август, 1907 ел); аннан соң "Оят, яки Күз яше"ндә (Я.Вәли әсәре, Түбән Новгородта 1907 елның иске стиль белән 24 августында куела) "Мәгърифә ролендә Сәхипҗамал Гыйззәтуллина уйный", дип беренче тапкыр рәсми рәвештә афишага языла; 2 сентябрьдә Сәхипҗамал - Мәрьям ролендә уйный (Гаяз Исхакый, "Өч хатын берлә тормыш").

Егерменче гасыр башында Казанның татар зыялылары - Терегуловлар, Габитовлар, Саиновлар, Әхмәревлар гаиләсендә үскән егетләр-кызлар үзара гел аралашып яшәгән, үз түгәрәкләрен булдырган, анда күңел ачкан, татар мәдәнияте турында сөйләшкән. 1903 елның көзендә Әхмәревлар йортында әлеге татар яшьләре түгәрәгенең беренче утырышы була. Шимбә көнне узган бу утырышта түгәрәкне дә "Шимбә" дип атарга сүз куешканнар. Бу яшьләр рус уку йортларында укыганлыктан, татарча язылган әсәрләр белән дә танышырга теләп, түгәрәккә мәдрәсә шәкертләрен дә чакыра башлаганнар. Алар арасында "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә укучы, ул заманның иң алдынгы карашлы татар яшьләренең берсе Фатих Әмирхан һәм Габрахман Мостафин булуы билгеле. Сәхипҗамал Гыйззәтуллинаның Фатих Әмирхан белән дус булуын һәм Хәдичә Әхмәрева җитәкләгән рус мәктәбендә укуын исәпкә алсак, әлеге түгәрәкләрдә дә катнашуы бер дә гаҗәп булмас. Артистканың совет чорында үз нәсел чыгышын, морза балалары белән аралашып үсүен яшерергә тырышуы да аңлашыла...

Искәндәрне мактап сүзләр йөри,
Егетләрнең, диләр, иң шәбе,
Ни арада үзенә караттырып
Өлгергән ул безнең Гайшәне?..

Сибгат Хәким поэмасында төп урыннарның берсен биләгән Искәндәр кем соң ул? Әлеге образның прототибы - журналист, сәясәт эшлеклесе Мәхмүт Дулат-Али (1889-1920) булуы бик мөмкин. Ул - алдынгы карашлы Вахит мәзин Дәүләтгилдеевның улы, Хөсәен Ямашевның туганы; Фатих Әмирхан, Мулланур Вахитов, Габдулла Тукай белән якыннан аралашып яшәгән; Фатих Әмирхан белән бергә "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә укыган; әдәби кичәләрдә, мәдрәсәдә яшерен оештырылган спектакльләрдә катнашкан; шул чордан ук революцион эшчәнлек алып барган шәхес. Сәхипҗамалның рус мәктәбендә укудан тыш, Вахит мәзин мәктәбендә татарча укуын да исәпкә алсак, алар Мәхмүт белән бер-берсен якыннан белгән, дип фаразларга мөмкин. Бу урында шунысын да өстәп әйтергә була: мәдрәсәдә театр уйнауларны - "шайтан уен"нарын тыйгач, әдәби кичәләр Вахит мәзин йортына күчә (Яңа бистә, элекке Большая Симбирская урамы, 37 нче йорт). Анда шәкертләрнең "Бичара кыз" (Г.Ильяси), "Рәдде бичара кыз" (Ф.Халиди) әсәрләрен куюы билгеле.

Фатих Әмирхан белән якын дус булган, үзе дә сәхнәдә уйнарга яраткан Мәхмүтнең дусты белән бергә "шимбәче"ләр оештырган спектакльләргә тамашачы булып йөрүе дә бик ихтимал. Кем белә, бәлки шундый кичәләрдә Сәхипҗамал белән Мәхмүт арасында гыйшык уты да кабынгандыр...

Сәхипҗамал үз язмаларында әнкәсенең (иң газиз кешесенең!) исемен бер генә тапкыр да телгә алмый, аның Соколов мех фабрикасында тегү теккәнен генә искәртә. "Әнкәй бик яшьли үлеп китте, мин күршедә яшәүче Маһирә Шаһимәрданова дигән карчыкта тәрбияләндем... Артистка булып китүемә әткәй каршы килмәде, минем йөземә кызыллык китермә, генә диде... Мин Ибраһим Усманов дигән кешедә тәрбияләндем..." Бу юллар шәхсән минем үземдә һәрберсе ниндидер шик уята: әтисе исән-сау булган килеш, яшүсмер кыз ни өчен әле күрше карчыкта, әле башка гаиләдә яшәп ятарга тиеш? Поэмада телгә алынганча, әти-әни фатихасыннан башка сәхнә юлына аяк басуы дөресрәк фараз булмасмы?

С.Хәкимнең кулъязмаларында "Гайшә белән Искәндәр мәхәббәтенең трагедиясе. Көндәлекнең мәхәббәт урынын файдалану. Бохарада Искәндәрнең Гайшә белән очрашуы. Азин дивизиясендә Гайшәнең Искәндәр белән очрашуы" дигән пунктларны очратырга мөмкин.

Тарихи чыганакларда Мәхмүт Дулат-Алиевның "Әльислах" газетасын оештыруда катнашуы, журналист булуы, "Сәйяр" труппасы белән тыгыз бәйләнештә торуы бәян ителә.

Сәхипҗамал белән Мәхмүтнең Бохарада, соңрак Азин дивизиясендә очрашу мөмкинлеге дә артык гаҗәпләнү уятмастыр. 1912 елда, патша хакимияте большевикларны кулга ала башлагач, Дулат-Али Урта Азиягә, Бохара шәһәренә китеп бара, анда Геликин дигән байның тире эшкәртү предприятиесенә эшкә урнаша.

Нәкъ шушы елда Сәхипҗамал Гыйззәтуллина "Сәйяр" труппасыннан аерылып, Уфада "Нур" труппасын оештыра һәм... 1912 елның көзеннән 1913 елның кышына кадәр Сәмәрканд, Бохара, Нәманган, Чарджоу шәһәрләрендә үз төркеме белән гастрольдә була.

1918 елда, Гражданнар сугышы башлангач, С.Волжская башта Казанга, аннары Иж-Бубый авылына килеп урнаша. Шул елның ноябрендә Азин дивизиясе Иж-Бубыйны да, Әгерҗене дә, Ижау шәһәрен дә үз кулына ала; Сәхипҗамал алар белән бергә Ижауга килә, драмтүгәрәк оештыра. 1919 елның язында Ижауга Колчак армиясе якынлаша башлагач, С.Гыйззәтуллина Икенче Кызыл Армиянең сәяси бүлеге каршында оешкан труппа артисткасы булып фронтка китә, сугыш беткәнче көнчыгыш фронтта була.

Бохарадан беренче бөтендөнья сугышына китеп барган, соңрак Казанга кайткан Мәхмүт Дулат-Алиев, шәһәрне ак чехлар алгач, Арчага эвакуацияләнә, анда Азин җитәкчелегендәге Кызыл Армия частьләренә кушыла... Димәк, М.Дулат-Алиев белән С.Гыйззәтуллинаның юллары очрашу янә гайре табигый тоелмый.

Мәхмүт Дулат-Алиев, аның Тукай белән дуслыгы, революционер буларак эшчәнлеге, партия мобилизациясе тәртибендә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәренә җибәрелүе, 1920 елда анархистлар тарафыннан Баймакта атып үтерелүе турында беркадәр мәгълүматлар сакланган. Шушы көннәрдә генә аның оныгы, сәнгать фәннәре докторы, профессор Вадим Робертович Дулат-Алиев белән танышуыбыз Мәхмүт Дулат-Алиев биографиясен тулырак ачыкларга ярдәм итәр дигән өмет бар...

С.Гыйззәтуллинаның мәхәббәте турында беркайда да аерым истәлекләр сакланмаган. Артист Нури Сакаевның сеңлесе, үзе дә сәхнәдә уйнаган, Волжская белән бик озак еллар аралашып яшәгән Маһисәрвәр Сакаева истәлекләрендә генә бу хакта беркадәр телгә алына. Анда "Минем сизенүемчә, Туташ минем уртанчы абыем Шаһибәкне ярата иде", дигән сүзләрне очратырга мөмкин. Шушы ук истәлекләрдә: "Син матур да, тиңдәшсез дә, труппадагы егетләр даими синең яныңда булып, ничек түзгәннәр сиңа үзләренең мәхәббәтен әйтмичә, дип Туташтан сораган идем. "Арадан берсенә күңел бирсәм, башкаларның рәнҗүе бар, труппадан да китүе ихтимал иде. Дөрес, Шамильский миңа аерата ошый иде. Ләкин кабына башлаган мәхәббәт очкынын сүндерергә кирәк иде", - дип җавап бирде Туташ", дигән юллар да бар.

С. Гыйззәтуллина-Волжская 1921 елда Ижау шәһәрендә рус кешесе Владимир Николаевич Русиновка кияүгә чыга; 1926 елга кадәр эшче клубларында драмтүгәрәкләрдә эшләсә дә, авыруы сәбәпле, инвалидлык алып, хуҗабикә ролендә күбрәк өйдә утырырга мәҗбүр була. Удмуртиянең Дәүләт архивында В.Н. Русиновка кагылышлы документлар бар. Вотяк автономияле өлкәсенең башкарма комитеты секретаре булып эшләгән, аннан соң да җаваплы урыннарда хезмәт куйган Русиновның 1949 елда тутырылган шәхси карточкасында хатыны Сәхипҗамалның икенче группа инвалид икәнлеге, беркайда да эшләмәве күрсәтелә, РСФСРның персональ пенсионеры булып 200 сум акча алганлыгы әйтелә. Балалары булу-булмау турында 1921, 1926 елларда тутырылган карточкаларда да телгә алынмый. Сәхипҗамал Гыйззәтуллина исә Гази Кашшаф белән сөйләшкәндә уллары булуы, яшьтән скарлатина белән авырып үлгәнлеге, үзләренә бер ятим малай алып үстерүләре хакында әйтә: "Алексейны без яшьтән укытып, тәрбияләп үстердек, Свердловскида Горный институтны бетереп чыккан иде, 1942 елда сугышка китте һәм без аның 1943 елның 8 августта үлүе турында хәбәр алдык". Шушы хакта тулырак мәгълүмат табып булмасмы дип, мин Екатеринбургның татар җәмгыятенә - Ф.Сафиуллинага, Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Р.Садриевка, УГГУ ректоры Н.Косаревка мөрәҗәгать иттем, салам эскертеннән энә эзләү рәвешендә, без утызынчы-кырыгынчы елларда шул институтны тәмамлаучылар арасыннан фамилиясе дә, әтисенең исеме дә билгеле булмаган Алексейны эзлибез... Шунысы да аптырата: Удмуртиянең дә, Свердловск өлкәсенең дә Хәтер китабында 1943 елның 8 августында һәлак булган бер генә Алексей да юк.

Балалар турында тагын бер сәер мәгълүмат: 1961 елның 31 ноябрендә Волжскаяның Хәсән Гобәйдуллинга язган хатында: "Пенсиям зур түгел - 65 сум алам. Кызыбызны укытабыз. Аңар да күп кирәк. Врачлыкка укый, быел бетерә инде", дигән юллар бар. Асия Галиевага язылган хатта исә: "Үзем сезгә хат язам, ә оныгым яныма килеп комачаулап утыра", дигән юлларны ничек аңларга?

С.Гыйззәтуллина гомеренең соңгы елларын Казанда үткәрә. Документлардан күренгәнчә, 1965 елның 10 августында Казан шәһәр башкарма комитеты аңа ике бүлмәле фатир бирү турында карар чыгара, 1966 елда Сәхипҗамал Волжская Ижаудан Казанга күчеп килә. Ире вафатыннан соң ул әлеге фатирны К.Маркс урамындагы бер бүлмәле фатирга алыша. Төп сәбәбе шулай ук анык түгел: театрга якынрак җирдә булырга теләгән; ире үлгән фатирда яши алмаган; дус хатыны үзенең бер бүлмәле фатирына күчергән, дигән версияләр очрый.

С.Гыйззәтуллина-Волжская картлык көннәрен психоневрологик интернатта уздыра. Дербышкадагы картлар йортына ул җитмешенче елларда китерелгән булырга тиеш. (Анда 1969 елда яңа төзелгән картлар һәм инвалидлар йорты ачыла, соңрак ул психоневрологик интернатка әйләнә). Шул елларда анда табиб булып эшләгән Кәүсәрия Гобәйдуллина (бүгенге көндә Бехтерев исемендәге клиникада табиб-психиатр) Сәхипҗамал Гыйззәтуллинаның шул картлар йортында берничә ел яшәвен яхшы хәтерли. Ни кызганыч, интернатның үз архивында артисткага кагылышлы бер генә документ та табылмады. Соңрак Волжская Чистай психоневрологик интернатына озатыла.

"Аны картлар йортыннан бер хатын-кыз озата килде. Бездә шушы хәлендә өч ел торды, башкача тотарга мөмкинлек юк, дип сөйләгәне истә. С. Гыйззәтуллинаны алып килгәндә, нәкъ менә минем сменам иде, - дип искә ала шул елларда Чистай интернатында эшләгән Хәнифә апа Мадыхова. - Документларын тутырганда - аның беренче татар артисткасы икәнен мәктәп елларыннан ук беләм бит - бик аптырадым, Русинова да булгач, рус кешесенә кияүгә чыккан микәнни, дип уйлап куйганым да истә. Зәңгәрсу кофта, рейтуз кигән, хәле, чыннан да, бик начар. "Старческое слабоумие, деменция" иде диагнозы. Ябык, кечкенә, үзе тотып ашый да алмый - үзебез ашатабыз. Еш кына палата эчендә арлы-бирле йөренеп тора. Урамга прогулкага алып чыкканда, эскәмияләрдә дә утырып тора... Ул бездә артык күп тормады, вафат булды. Берәрсенә хәбәр итәргә дип маташкан идек. Анкетасында "туганнары юк" дип күрсәтелгән. Шушындагы каберлеккә күмделәр. Беркадәр вакыттан соң аны театрдан эзләп килделәр, Тукай кабере янында кабере әзер, күчереп күмәбез, диләр. Салкын көн иде, курткалар кигәнне хәтерлим. Безнең фельдшер Павел Иванович Ураловны (ул 2013 елда вафат булган) каберне казып, гәүдәне алырга ризалаттылар. Ул соңыннан сөйләде: Волжскаяның гәүдәсе инде таркалып беткән булган, целлофан капчыкка җыеп салырга туры килгән"...

Ниндидер сәер хәл: мин мөрәҗәгать иткәннән соң, Чистайның интернат архивында ничә ай документ эзләделәр - анда да С.Гыйззәтуллинага кагылышлыларын җир упкан, диярсең...

Элек шәфкать туташы булып эшләгән Александра Михайловна Парфенова безгә интернат янындагы зиратны да күрсәтте. Вафат булганнарны исем-фамилиясез, саннар язылган таяклар белән тамгаланган кабергә күмә торган булганнар. Ул татар артисткасының биредә булганлыгын беркадәр хәтерли, "аңа ниндидер аерым игътибар булганын, артистка дип зурлауларын исә бер дә белмим", дип сөйли.

С.Гыйззәтуллина шушы интернатта 1974 елның 6 апрелендә вафат була. Журналист Рәйсә Юсупова Сәхипҗамал Гыйззәтуллинаның җәсәден Казанга күчереп күмүчеләрнең берсе - Мәрзия Миңлебаеваның ире, СССРның халык артисты Фуат Халитов икәнлеге хакында сөйләде. Татарстан Югары Советы президиумы рәисе Салих Батыев, аңа төн уртасында телефоннан шалтыратып, Чистайга чыгып китәргә әмер бирә... Фуат абый, фельдшер Павел Уралов ярдәме белән, Волжскаяның җәсәден интернат зиратыннан Казанга алып китә, аны төн уртасында татар зиратына илтеп җирлиләр.

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА.


. "Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская". Рәссам Зөфәр Гыймаев эше.

. "Тукай һәм "Сәйяр" труппасы". Рәссам Виктор Федоров эше.

. С.Гыйззәтуллина-Волжская җәмәгате Владимир Русинов белән. Ижевск шәһәре. 1924 ел.

. С.Гыйззәтуллина-Волжская һәм Г.Кариев. 1910 ел.

. "Сәйяр" труппасы артистлары. Утырганнар (уңнан): В.Мортазин-Ишанский, Б.Болгарский, С.Гыйззәтуллина-Волжская, Әхмәтова, Ф.Сәмитова; басканнар: Н.Сакаев, Г.Кариев. 1908 ел.

.Ижаудагы драмтүгәрәктә.

.Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская (уртада) ире һәм туганнары белән.

.Кабер ташы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: