Мәдәни җомга

ҺӨНӘР КҮККӘ ҖИТКЕРЕР

Белгәнебезчә, 2014 елда Казан төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителде. Шуның кысаларында республика башкаласында күптөрле фестивальләр, форумнар, семинарлар, конференцияләр һәм башка мәдәни чаралар үтә. Сентябрь аеның соңгы ункөнлегендә Татарстан Милли музеенда 4 көн дәвамында «Төрки дөньяда күн эшкәртү һөнәрчелеге» дигән II халыкара фестиваль уздырылды. ТӨРКСОЙ оешмасы ярдәмендә оештырылган фестивальдә...

Белгәнебезчә, 2014 елда Казан төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителде. Шуның кысаларында республика башкаласында күптөрле фестивальләр, форумнар, семинарлар, конференцияләр һәм башка мәдәни чаралар үтә. Сентябрь аеның соңгы ункөнлегендә Татарстан Милли музеенда 4 көн дәвамында «Төрки дөньяда күн эшкәртү һөнәрчелеге» дигән II халыкара фестиваль уздырылды. ТӨРКСОЙ оешмасы ярдәмендә оештырылган фестивальдә «Төрки халыкларда күн эшкәртү» дигән темага фәнни симпозиум да булып үтте, «Төрки күн эшләнмәләре: сәнгать һәм йолалар» күргәзмәсен ачу тантанасы булды, осталык дәресләре үткәрелде, Лилия Саттарованың «Сәхтиян читек, саурый үкчә» («Казанская узорная казна») китабы тәкъдим ителде. Шулай ук Төркия Әзәрбәйҗан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Хакасия, Башкортстан республикаларыннан, Таулы Алтайдан, Мәскәүдән килгән галимнәр, музей хезмәткәрләре, этнографлар, белгечләр, сәнгатькярләр 4 көн дәвамында аралашып, төрки халыкларның күн эшкәртү һәм аны бизәү серләре белән танышты. Шунысын да әйтик, «Төрки дөньяда күн эшкәртү һөнәрчелеге» фестивале быел икенче тапкыр уздырылды. Аның беренчесе 2012 елның август аенда Алабуга шәһәрендә үткән иде.


Төрки халыклар озак гасырлар дәвамында күн эшкәртү белән шөгыльләнгән, бу һөнәрчелектә һәм күнне бизәүдә зур осталыкка ирешкән. I халыкара фестивальдә һәм төрки халыкларның матди булмаган мәдәни мирасын саклау буенча узган семинарларда белгечләрне Казан күн бизәү сәнгатенең үзенчәлеге аеруча җәлеп итте. «Тамырлары белән Идел буе Болгарстаны чорларына барып тоташкан бу һөнәрчелек, күн бизәү сәнгатен өйрәнү, аны саклау, тагын да үстерү өчен барлык төрки халыкларның күн эшкәртү һәм аны нәкышләү ысуллары белән танышу кирәк. Шуңа күрә дә без ТӨРКСОЙ халыкара оешмасының фестивальне үткәрү турындагы тәкъдимен хуплап каршыладык. Бу иҗади аралашу һәм очрашулар гамәли сәнгать белән шөгыльләнүче рәссамнарыбызга илһам бирер, сәнгати мирасның яңа сәхифәләрен ачар, төрле халыкларның хезмәт сөючәнлеге, таланты белән сокландырыр», - диде мәдәният министры урынбасары Светлана Персова фестивальдә катнашучыларны котлау чыгышында.

Фестивальдә катнашучыларны ТӨРКСОЙ исеменнән әлеге оешманың ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы вәкиле, РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы Лилия Саттарова сәламләде. «Күн эшкәртү һәм аны бизәкләү серләре әле югалмаган. Барлык төрки халыкларның бу төр сәнгатьтәге күп төрле ысуллары өйрәнелергә һәм хәзерге рәссамнар тарафыннан кулланылырга тиеш», - диде ул.

Татарстан Милли музее фондында Казан Кремлендә археологик казу эшләре алып барганда табылган, күннән эшләнгән ядкәрләр хәтсез саклана икән. Әмма алар вакытлар узу белән юкка чыгарга мөмкин. «Музейда борынгы экспонатларны яңарту буенча эшли торган аерым бүлек бар. Алар Болгар һәм Казан ханлыгы чорларына карый торган костюмнар, аяк киемнәре, камзолларны яңарта, тегә. Аннары күн бизәкләүче осталарыбыз да безгә үзләренең эшләрен китерде. Бу ядкәрләр - мендәрләр, камзоллар, сумкалар, читек-чүәкләр карап туймаслык матур һәм нәфис. Әмма аларны музейларда һәм күргәзмәләрдә генә күрергә мөмкин. Фестивальдә төрки илләрдән һәм республикалардан килгән экспертлар, галимнәр күп. Аларга башка халыкларның күн сәнгате технологиясен, бизәкләрен, эшләнмәләрен өйрәнүчеләргә, бу байлыкны күрсәтү ниятеннән каталогын чыгарырга да ниятлибез. Бу белгечләр, фәнни хезмәткәрләр өчен өстәл китабы булыр, күнне нәкышләү технологиясен тагын да үстерергә ярдәм итәр», - диде Милли музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова. Җыенда Русия Сәнгать академиясе фәнни-тикшеренү институты гамәли сәнгать бүлегенең әйдәп баручы белгече, сәнгать фәннәре кандидаты Татьяна Астраханцева да катнашты. Ул фестивальнең гаять әһәмиятле булуын искәртте. «Күн эшкәртү һәм аны бизәкләү буенча элекке ысуллар онытыла башлаган иде. Чөнки кайбер осталарыбыз акча эшләү юлыннан китте, сувенир әйберләргә игътибар көчәйде. Ә бу һәрвакытта да кайдан килеп чыгышы билгеле булмаган, башкача әйткәндә, җирлексез, тамырсыз сәнгатьнең килеп чыгуына китерә. Мондый фестивальләр исә буыннан-буынга тапшырылып килгән, әмма онытыла башлаган технологияне искә төшерергә, кире кайтарырга булыша. Чөнки алар әби-бабаларыбыз калдырган мираска йөз белән борылырга кирәклеген искәртә», - диде Т.Астраханцева. Ул шулай ук фестивальдә бик сирәк очрый торган коллекцияләрнең дә күрсәтелүен әйтте. «Алар музей фондларында гына саклана. Бу ядкәрләр турында бик аз кешеләр генә белә. Фестиваль исә чын халык сәнгатен, традицияләрен өйрәнү өчен зур этәргеч», - диде ул.

Аның фикеренчә, күн эшкәртү һәм бизәү сәнгате төрки халыкларда күбрәк сакланып калган. «Шулай да аның турында бигүк белмиләр, чөнки төркиләр үз сәнгатьләрен артык күрсәтеп йөрми. Балтыйк буе илләре үзләренең алга киткән күн сәнгате белән һәрвакыт горурлана, готик заманнардан килгән бизәкләрен оныттырмый. Төрки һәм Себер халыклары сәнгате литва, латыш, эстоннарныкыннан һич тә калышмый. Аларның тарихы хәтта тирәнрәк һәм борынгырак, дип әйтер идем. Аларның төрлелегенә генә игътибар итегез әле», - диде галимә.

Дөрестән дә, фестивальдә ясаган чыгышлардан да, экранда күрсәтелеп барган слайдлардан да күн эшләнмәләренең ассортименты гаять бай булуын, бизәкләренең үзенчәлеген, нәфислеген, төрлелеген күрми мөмкин түгел иде. Һәр халыкның үзенә генә хас нәкышләр төшерелгән күн кием-салымын, бизәнү әйберләрен, хәтта өй җиһазларын күреп кызыгырга гына кала. Чөнки алар әлегә барысы да диярлек аерым осталарның иҗат җимеше. «Күн әйберләрне күпләп җитештерүне җайга салырга кирәк. Бәяләре дә арзанрак булыр, барыбыз да сатып алыр идек. Фестиваль моңа булышырга тиеш», - диде бу уңайдан Милли музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова.

Күннән ясалган әйберләрнең ассортименты Төркиядә һәм Кыргызстанда аеруча зур икән. Аппликация белән, рәсем төшереп, чигеп, тыгызлап һәм башка ысуллар кулланып бизәкләнгән күннән ниләр генә эшләми икән төрекләр. Мендәрләр, сумкалар, билбаулар, аяк киемнәре, паннолар, милли өс-баш киемнәре - барысының да матурлыгына, төрлелегенә хәйран калырлык. Күнне бизәү ысуллары исә бик борынгыдан килгән. «Бизәкләү алымнарының күбесе XVII гасырда ук киң кулланылган», - диде Анкарадагы Гази сәнгать һәм дизайн университетының гамәли сәнгать һәм дизайн факультеты кафедрасы доценты Мельда Оздемир.

Ә Кыргызстан дәүләт тарих музее директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Ольга Ильинская үзе эшләгән музей фондларында иң кызыклы коллекцияләрнең берсе саклануын әйтте. «Бу коллекциядә кыргыз халкының гамәли сәнгатен һәм иҗатын күрсәтүче 500дән артык ядкәр бар», - диде ул.

Кыргызлар күнне итек-чүәкләр, келәмнәр, ат дирбияләре, хәтта савыт-саба ясау, сандык тышлау өчен дә файдаланган. Һәр төр әйбер өчен тирене аерым эшкәртү ысулы булган. Әйтик, кием өчен тәгаенләнгәнен, чистартканда, акбур белән ышкыганнар. Ул аңа ак төс биргән. Йомшарту өчен махсус станок файдаланылган, ә ризык өчен савыт ясарга дигәнен ыслый торган булганнар.

Татар осталары җитештергән нәфис, йомшак күннәр һәм алардан теккән читек-чүәкләрнең дә даны еракларга тарала. Төсләре килешле, уңайлы тегелешле аяк киемнәрен чит илләрдә дә яхшы беләләр. Читек тегүчеләрнең «Казан» һәм «татар» дип йөртелгән үзенчәлекле техниканы куллануы тегүчеләргә төрле төстәге бизәкләр төшерергә мөмкинлек биргән.

Әлбәттә, һәр музей үз фондларындагы бай коллекцияләре белән горурлана. Бу җәһәттән һәр хәтер мәгарәсе җитәкчеләренең һәм хезмәткәрләренең үзендә булган экспонатларны башка музейлардагы хезмәттәшләренә дә күрсәтәсе, алар белән фикер алышасы килә. Фестивальдә катнашучылар үзара күргәзмәләр алмашу тәкъдиме белән дә чыкты. «Безгә килергә, күрергә теләүчеләр күп. Әмма безнең, беренче чиратта, музей коллективлары белән аралашасыбыз, эшлисебез килә», - диде Кыргызстан дәүләт тарих музее директоры урынбасары Ольга Ильинская.

Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: