Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Нижневартовскида «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә 300 бала катнашты

Конкурсның максаты - Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлил иҗатына карата кызыксыну уяту, шигъри сүзнең матурлыгын һәм сәнгатен үстерү.

Нижневартовскида «Патриот» балалар һәм яшүсмерләр техник иҗаты үзәге базасында «Җәлил укулары» II шәһәр шигырь укучылар бәйгесе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурсның максаты - Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлил иҗатына карата кызыксыну уяту, шигъри сүзнең матурлыгын һәм сәнгатен үстерү.

Бәйге 5-18 яшьлек балалар һәм үсмерләр арасында булды. Чараны Нижневартовск шәһәренең «Патриот» иҗтимагый оешмасы, «Мирас» Татар милли-мәдәни автономиясе мәгариф департаменты, шәһәр хакимияте ярдәме белән үткәрде. Конкурста шәһәрнең 300гә якын баласы катнашты.

 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев