Мәдәни җомга

Нижгарлар да – безнеке

Рус, немец, француз телләре кебек үк ярминкәдә татар теле дә киң кулланылган. Ярминкә җитәкчелеге приказы буенча аның күп кенә карарлары татар теленә дә тәрҗемә ителгән һәм күренекле урыннарга эленгән

Түбән Новгород – бик борынгыдан татарлар күпләп яши торган төбәк. Аның халкыбызга Рәшит Ваһапов, Хөсәен Фәезханов,  Кави Нәҗми, Лотфулла Фәттах, Рәшит Нәҗметдинов, Гани Вәлиев, Мөхтәр Әхмәдиев, Хәйдәр Бигичев, Рамил Курамшин кебек шәхесләрне бирүе очрак­лы түгел. Түбән Новгородта Россия мөселманнарының 1905 елда беренче, 1906 елда өченче корылтае уза. Аларда татар халкы, мөселманнар тормышындагы мөһим мәсьәләләр тикшерелә, җитди карарлар кабул ителә. 

XVIII гасырда көчләп чукындырырга омтылышларына карамастан, Түбән Новгород  татарларының традицион исламны сакларга омтылышы – зур рухи батырлык. Алар бар көч-куәтләре белән христиан миссионерларына каршылык күрсәткән, мәчетләр төзеткән. Тарихчы Ольга Сенюткинаның язуына караганда, 1898 елда Түбән Новгород губернасында 63 мәчет теркәлгән. Мәчет янында мәктәп һәм мәдрәсәләр эшләгән. Күп кенә имам-хәлфәләр, мөдәррисләр Казан губернасы мәдрәсәләрендә белем алып, туган җирләрендә балалар тәрбияләгән.

Түбән Новгород шәһәрендә татарларның электән үк булганлыгы 1622 елгы теркәү кенәгәсе, 1630  еллардагы Адам Олеарий язмалары һәм башка документлар белән раслана. Икенче чакырылыш Дәүләт Думасында Түбән Новгород депутатлары арасыннан бердәнбер татар Габдулла Нәҗметдинов та булган. Ул имам гаиләсендә туган, үзе дә мулла вазифасын башкарган. Татар авылларында хәйрия җәмгыятьләре дә колач җәйгән, хәлле кешеләр ­фәкыйрь-мескеннәрнең язмышына битараф калмаган. 

Түбән Новгород үзенең даими ярминкәләре белән дә дан тоткан.  Ярминкәләрне оештыручыларның да, аларда катнашучыларның да шактый өлеше татарлар булган. Түбән Новгород ярминкәләре Россиядә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә дә иң зур ярминкәләр буларак тарихка кереп калган. Алар һәр елны шаулап үткән. Халык арасында: «Мәскәү үзе дә ярминкәгә тулаем күчеп килә», – дигән гыйбарә таралган. 

Түбән Новгород ярминкәсенең тарихы Идел Болгарстаны һәм Казан ханлыгы чорларына ук барып тоташа. Ш.Мәрҗани һәм К.Насыйри кебек галимнәр дә нәкъ шундый фикердә булган. «Казанские татары в статистическом и этнографическом отношении» дигән хезмәтендә Карл Фукс Түбән Новгород ярминкәсендә Казан татарларының актив катнашуы турында яза.

Ярминкә турында сүз барганда һәрвакыт татарларны да искә алганнар. Рус, немец, француз телләре кебек үк ярминкәдә татар теле дә киң кулланылган. Ярминкә җитәкчелеге приказы буенча аның күп кенә карарлары татар теленә дә тәрҗемә ителгән һәм күренекле урыннарга эленгән. Татар байларының биредә даими эшләүче лавкалары булган. Сәүдәгәр С.Акчуринның андый лавкасы 1874 елда ук бик уңышлы эшләгән. Аның туганы Әсфәндияр Акчурин 1877 елда ярминкә территориясендә 3000 сумга таш лавка сатып алган.

XIX гасырның 90 нчы еллар башында сабын сату белән биредә казанлылардан Ибраһим һәм Исхак Юнусовлар, Фәттахетдин Гобәйдуллин, Абдрахман Галикәев шөгыльләнгән. Апанаевлар Азия төбәкләреннән алып кайтып, затлы аяк киемнәре саткан. Башка сәүдәгәрләрдә андый товар булмаган. Тавык мамыгы сатучылар арасында Шәрәфетдин Хисаметдинов монополист булган. Сөләйман Антов күн товарларын күпләп саткан. Башка ярминкәләрдәге кебек биредә дә мех белән сату итүчеләр нигездә татарлар булган. Ярминкә саен биредә 22-25 миллион сумлык мех сатылган.

Ярминкәдә сату итүчеләренең күпчелеге Россия күләмендә танылган  сәүдәгәр Әхмәт Хөсәенов кунакханәләре номерларында яшәгән. Ул үзенең кассиры Тимерша Соловьев белән бергә кунакханәләрен Европа дәрәҗәсенә күтәргән. Кунакханәдә иң талантлы аш-су осталары хезмәт иткән. Кунакханәнең 500 кеше сыйдырышлы залында ял итүчеләр рус, татар музыкасы тыңлаган, газета-журналларның яңа саннарын укыган. 

1912 ел ярминкәсендә иң күп сорау мануфактурага була. Ул 41 миллион сум күләмендә сатыла. Бу бөтен ярминкә күләмендәге товар әйләнешенең өчтән бер өлешен тәшкил итә. Товар Идел буе, Урал алды, Тверь, Мәскәү өлкәләрендә җитештерелә. Татар купецлары арасында мануфактура белән А.Ишморатов, С.Галикәев, Г.Мөкминов, Л.Курамшин   эш итә. Сабынның да күп сатылуы мәгълүм. Ул 120 мең потка якын сатыла. Товар әйләнеше 500-550 мең сум чамасы була. Татар эшкуарлары келәм, баш киемнәре, күн, галантерея, чәй, шикәр белән дә сату итә. Ш.Хөсәенов саткан татар һәм башка мөселман китаплары арасында «Коръән», «Әфтияк» китаплары, календарьлар була. Шунда ук «Тәрҗемәи» газетасына язылу оештырыла. 

Кайбер татар эшкуарлары ярминкә оешмалары эшчәнлегендә дә катнаша. Шуларның берсе Мөхәммәтҗан Галиев ХХ гасыр башында дәүләт банкының Түбән Новгород ярминкә бүлеге хисаплау комитеты әгъзасы була. Бу өлкәдә ирешкән уңышлары өчен ул 1900 елда хөкүмәтнең «За усердие» алтын медале белән бүләкләнә.

Татар сәүдәгәрләре ярминкәне үзләренең икътисади проблемаларын хәл итү өчен дә файдаланырга тырыша. Мәсәлән, XIX гасырның 80 нче елларында алар ярминкә комитетының югары оешмалардан Ташкентта сәүдә итүчеләргә карата төрле чикләүләрне бетерүне сорап мөрәҗәгать итүен үтенә. Билгеле булганча, 1866 елдан күчемсез милек сатып алуга хокук бары тик шунда яшәүче халыкка һәм православие динендә булучыларга гына бирелгән була. Әмма ярминкә комитеты мөрәҗәгатенә югары оешмалар игътибар итми. 1890 елның августында да шундый ук мөрәҗәгать ясала. Ул вакытта ярминкәнең мөселман сәүдәгәрләре илнең Түбән Новгородка килгән финанс министры белән сөйләшә, мәсьәләне хәл итүен сорый. Ярминкәдә сату итүче татар купецлары Беренче бөтендөнья сугышына карата да мөнәсәбәтләрен белдерә. Алар, хөкүмәтнең чакыруына кушылып, 1666 сум 50 тиен акча җыеп бирә.

XIX гасырның ахырында – ХХ гасырның башында Түбән Новгород ярминкәләре Россия империясенең гаҗәеп зур территориясендә яшәүче мөселманнарның туплану, аралашу урыны буларак та хезмәт итә. Шундый очрашуларның берсен XIX гасыр ахырында Кавказдан килгән Мостафа Билалов оештыра. Сөйләшүдә катнашучылар мөселман сәүдәгәрләренең рус эшкуарларыннан калышу сәбәпләрен ачыкларга тырыша, алар белән тигезләшү юлларын билгели. ХХ гасыр башында мондый сөйләшүләргә дин әһелләре, укытучылар да  тартыла. Сәүдә эшләре белән беррәттән сөйләшүләрдә шәфкатьлелек эшчәнлеге, мөселман китапларын тарату, яшь буынны укыту, хезмәткә өйрәтү мәсьәләләре дә күтәрелә. «Иттифак» партиясе съездларын үткәрү хакында да шушында ук сөйләшенә.

Мөселманнар үзләренең дини ихтыяҗларын башкару өчен Түбән Новгородта мәчетләр сала. Биредә беренче мәчет 1829 елда ук төзелә. Ярминкә эшчәнлеген яктыртучы һәркем бу мәчеткә игътибар итми калмый. 1889 елда фарсы илчесе тырышлыгы белән төзелгән мәчеттә дә күп кенә кызыклы чаралар үткәрелә. Һәр елны ярминкә барган көннәрдә күренекле ахун Семеркән Соколовка ярдәм итү өчен төрле төбәкләрдән муллалар да бирелә.  Алар арасында Хәбибулла әл-Орыви һәм аның энесе Фәтхулла, Коръәнне бик яхшы белүче Габделсаттар бине Сәет тә була.

Ярминкәдә мөселман бәйрәмнәре дә үткәрелә. Чыганак­ларда биредә Корбан бәйрәме үткәрелүе күрсәтелә.  Төрле конфессияләрнең бәйрәмнәре оештырыла. Кәрван-Сарай янындагы мәчет мәйданында магометан халкы үткәргән бәйрәм турында язма сакланган. Анда азык-төлекнең тулаем көнчыгыш илләренеке булуы әйтелә.

Мөселман җәмәгатьчелеге Түбән Новгород ярминкәсендә үзенең матди-финанс проблемаларын да хәл иткән. 1902 елгы ярминкә вакытында Саратов губернасының Хвалын өязе мөселманнары бер авылда мәчет салу өчен берничә йөз сум акча җыйган. Гадәттә биредә сату итүче купецлар андый башлангычларны яклый торган булган.

ХХ гасыр башында ил мөселманнары Түбән Новгородта мәктәп һәм мәчет янында имам өчен йорт салырга акча җыюга керешкән. Күп кенә сәүдәгәрләр һәм промышленность предприя­тиеләре хуҗалары акчаларын кызганмаган. Тимербулат Акчурин, абыйлы-энеле Яушевлар, Әхмәт Кастров, Йосыф Акчурин, Әхмәт һәм Мәхмүт Хөсәеновлар, Зәйнетдин Агафуров, Мөхәммәтгани Девишев, Мөхәммәтҗан Галиев, Садыйк Мусин, Исмәгыйль Үтәмешев үзләреннән зур өлеш керткән.

Кыскасы, Түбән Новгород ярминкәләре Идел буе, Урал алды һәм бөтен Россия империясе татарларының икътисади һәм рухи тормышында мөһим роль уйнаган. Россия империясе барлык төбәкләре татарлары да ярминкәләрнең даими һәм актив катнашучылары булган.  
                  * * *
1446 елда Алтын Урда ханы Олуг Мөхәммәтнең улы Касыйм хан Мәскәү кенәзе Василий II тарафына күчә. Василийга ярдәме өчен Касыйм 1450 елларда «Городец Мещерский» (Касыйм) һәм аның әйләнә-тирәсендәге җирләр белән бүләкләнә. Касыйм ханлыгы барлыкка килә. Шул дәвердән, Алтын Урда таркалган вакытта, тарихка йомышлы татарлар буларак кереп калган төрки-татарларның күбесе көчәеп китүче Мәскәү кенәзлегенә хезмәт итә башлый. 

2008 елдан биредә Татарстан һәм Түбән Новгород археологларының берләштерелгән экспедициясе казу эшләрен башкара. Бу тикшеренүләр мондагы халыкның этник составы байлыгын – төркиләр, угро-фин һәм славян кабиләләренең бергә яшәгәнлеген дәлилли.  XVI гасыр азагында биредә йомышлы татарларның авыллары барлыкка килә. Алар Түбән Новгород җирләрендә әүвәлге кебек шәхси яки аерым төркемнәрнең мәнфәгате белән түгел, ә үз чикләрен сак­ларга омтылган Мәскәү дәүләте кушуы буенча яши башлаган. Ә бу чорда Мәскәү дәүләте чигенең бер өлеше Түбән Новгород җирләренең көньягыннан узган. 

Түбән Новгород татарлары тарихы авыллардан башлана. Озак еллар дәвамында аларның 1221 елда нигез салынган Түбән Новгород шәһәре белән  бәйләнеше булмый. Иван  IV Арзамас морзаларына ата-бабаларының әүвәлге җирләрен юридик яктан беркетә, алар исә моның өчен дәүләт чикләрендә каравыл хезмәтен башкарырга тиеш була. Йомышлы татарларның авыллары хәзерге Сатис авылыннан алып, Арзамаска кадәр, дәүләтнең дошманнардан саклану чиге буларак, тезелеп киткән.

Аннары йомышлы татарлар көнбатыштан көнчыгышка күчерелә башлый. 1570-1590 елларда даладан күчмәннәр һөҗүме сәбәп­ле, хакимият беренче чиратта Арзамас өязенең көнчыгыш чикләрен ныгыткан. 20 ел эчендә, ягъни 1586-1606 елларда Арзамастан төньяк-көнчыгыш юнәлештә йомышлы татарлардан торган уннан артык авыл барлык­ка килә. Бу авыллардан бүгенгә кадәр бары тик Пица, Камкинов һәм Кучкай-Пожар исемлеләре генә сакланып калган. Йомышлы татарларның бер өлеше тагын да көнчыгышкарак күчерелә, ә икенче өлеше  XVII гасырның 20-80 елларында чукындырыла. Түбән Новгород җирләрендә йомышлы татарлар авыллары барлыкка килү дәвере  XVI гасырның соңгы чирегеннән  XVII йөзнең азагына кадәрге вакытны, ягъни тулы бер гасырны иңли. Бүгенге Түбән Новгород татарлары – Мәскәү дәүләтенә тугры хезмәт иткән йомышлы каһарманнарның оныклары. 

Йомышлы татарларның төп казанышы шуннан гыйбарәт: алар Россиянең чик буендагы куркынычсызлыгын тәэмин итә. К.Минин һәм Д.Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүдән поляк баскыннарын куып чыгара. Түбән Новгород татарлары Алатырь җирләрендә ногай яугирләренә дә каршы көрәшә, аларның һөҗүмен туктата. Шуның өчен татарлар 1618 елда дәүләт тарафыннан грамота белән бүләкләнә.

Петр  I заманыннан Түбән Новгород татарларының статусы үзгәрә. Алар йомышлы татар – җир биләүче, алпавытлардан дәүләт крестьянына – «чабаталы морзалар»га әверелә. Бу чорда татарлар Россия хәрби флоты төзелешендә зур эшләр башкара. Кораб төзү, урман кисү һәм салны верфьләргә агызу кебек авыр эшләрнең һәммәсе алар җилкәсенә төшә. Керәшен конторасының көчле йогынтысына,  XVIII гасырда көчләп чукындырырга омтылуларына да карамастан, Түбән Новгород татарлары традицион исламны саклап кала.  Татар авылларында хәйрия җәмгыятьләре дә колач җәйгән, хәлле кешеләр фәкыйрь – мескеннәрнең язмышына битараф калмаган.

Түбән Новгород татарлары игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнүдән тыш бик оста сәүдәгәрләр дә булган. Капитализм үсеше шартларында биредәге татарларның сәүдәсе бөтен Россия империясен,  көнчыгыштан көнбатышка сузылган киң мәйданны колачлый. Бүген Финляндиядә яшәүче татарларның нәсел-тамыры Түбән Новгород өлкәсендәге Актук, Рбишча (Рыбушкино) кебек авылларга барып тоташуы һич кенә дә гаҗәп түгел.

Нижгар татарларын кайберәүләр - керәшеннәрнең, икенчеләре мишәрләрнең аерым бер төре дип исәпли. Хәтта аларның бабалары башкорт булган дип буталучылар да бар. Әмма алар татар халкының аерылгысыз бер өлеше. Алар – үзебезнеке.

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: