Мәдәни җомга

Әнгам Атнабайдан калган моңсулык

Милли горурлык хисе Әнгам абыйда чиктән ашкан иде.

Тәтешле районы чигендә безне янә ясалма ырулар баганасы каршылады. Имеш, бу туфракта Ирәкте, Гәрәй, Танып «башкортлары» яши икән. Ошбу баганаларны хөкүмәт фәрманы буенча игезәкләрдәй ясап, республика казнасы, ә димәк ки, татарлар түләп яшәгән салым хисабына да куйганнар бит инде. Адым саен диярлек шундый баганалар каршылагач, асылда да үзеңне битеңә төкерелгән мескендәй хис итәсең. Татар – урыс кына түгел, башкорт тарафыннан да кысылып, өченче сортлы кавем булып гомер сөрә.


Әүвәл ошбу ырулар ярлыгын күрмәскә тырышып йөрсәк тә, тора-бара тешкә тия башлады. Башкортстанда М.Рәхимов җитәкләгән «Урал» хәйрия фонды һәм янә дә шул хөкүмәт хисабына «башкорт ыруларына» багышланган 47 китап чыгарылган, аның өстенә, һәрбер күренекле шәхес шәҗәрәсен яктырткан стендлар да йөзәрләгән музей, китапханә, мәктәп диварлары буенча тезелешеп киткән. Гел башын иеп йөргән күндәм бәндәнең баш түбәсенә төкерәләр, ялганнарын фаш итмичә булмый.

«Ирәкте» атлы ыру исеменнән башлыйк. С.Хәмидуллин, Ю.Йосыпов, Р.Шәйхиев, И.Сәетбатталов шикелле Уфа мөтәгалимнәре әлеге ыру б.э.к. II гасырда Кытай белән Урта Азия дәүләтләре чигендә яшәгән сөн кабиләләреннән чишмә алган, дип бара. Шул сөннәрнең Табын ыруына, шушы табыннар хасил иткән олыс һәм гаскәргә Майкы би атлы түрә хуҗа булып торган. Майкы би үзе Тимучин-Чыңгызның хан булып күтәрелүендә иң хәлиткеч рольне уйнаган да, империя төзүгә ирешкән җиһангир соңыннан, рәхмәт йөзеннән, әлеге олыс хуҗасын үз гаскәренең уң канаты өстеннән башлык итеп куйган, имеш. Әлеге «хакыйкать» «Чыңгыз хан кыйссасы» атлы язмада тупланган, ә аны, әлбәттә ки, Табын ыруындагы башкорт язган икән. Чыдамасаң, «аптыраган үрдәк арты белән күлгә чумган» дигән шикелле, хет артыңа егыл, башкорт телендә язылган сыңар гына да кабер ташы калдырмаган, Ульян мишәрләре әзерләп биргән алфавитка да 1926 елда гына ия булган милләт вәкиле XIII гасырда гомер сөргән Майкы би турында ничек итеп кыйсса вә тарихи чынбарлык тудыра алды икән?!

Бу әдәби һәйкәлнең башкорт каләме белән иҗат ителүен алар һичнинди шик астына алмый, кыйссада саналган барча би һәм ыруларны да башкорт милләтенә авыштырып куя. Тарихи яктан бераз гына «дагалы» инсанга да Коңгырат, Кыпчак, Кирәет-Гәрәй, Сәлҗут, Катай ыруларының әле Чыңгыз хан гаскәренә кушылганчы ук Ерак Көнчыгыштагы Онон елгасы буенда яшәгән татар кабиләләре булуы, атаклы җиһангирның аларга каршы сугыш ачып буйсындыруы да фәлән гасыр буе мәгълүм. Мәгәр Уфа мөтәгалимнәре өчен печән – чабылып алынмаган, ә «кырыккан тек, кырыккан» инде. 

Идел-Урал арасындагы Кара-Табын олысы белән дә Әхмәт-шәех атлы би идарә иткән, имеш. Әлеге би Казан ханнарына хезмәт итә башлаганнан соң гына олыс Ирәкте дип атала башлаган. Ә сөйләнгән риваятьләрендә кайсы чор сурәтләнә дә, ул олыс кайда урнашкан? – ошбу хакта ләм-мим.

Сусанин сыман бутаучы Уфа мөтәгалимнәре эзеннән адашып йөрмәс өчен, хакыйкатьне ачыйк. Казан каласындагы хан тәхетенә килеп утырган кырымлы Сәхиб-Гәрәй 1523 елда Әхмәт-шәех (Әхмәт-сәет) атлы күренекле инсанга һәм аның 7 туганына тархан (ул заманда фәкать татар байларына гына бирелгән зур дәрәҗә) ярлыгы һәм Чулман аръягындагы җирләрдән бүгенге Чаллы белән Минзәлә арасын бүләк итә. (Дөрес, Әхмәт-шәех 1528 елда ук үз җирләрен Казан өязенең Алат юлында яшәүче Әлхуҗа Касыйм улына сатып җибәрә дә, үзе Минзәлә елгасы аръягына күченә). Әлеге ярлык бүген дә исән, ул Татарстан  Милли музеенда саклана. Ә бу инде – Уфа мөтәгалимнәре стаканда болгаткан имеш-мимеш күбекләре түгел. Әгәр Ирәкте олысы Чулманның сул ягында, Минзәлә өязе җирләрендә канат ярган икән, Уфа мөтәгалимнәре нишләп аны, ертык юрган урынына, Тәтешле-Балтач төбәгенә, элеккеге Бөре өязенә кадәр тартып китерә соң?

Менә, XVIII гасыр башында хәзерге Мөслим районы территориясенә җәелгән һәм үзәге Мәллә-Тамак авылы булган туфракта туып-үскән старшина Шәрип Киековны да мөтәгалимнәр тумышы белән Тәтешнеке, дип бара. Гәрчә Шәрип бай Мөслим районы буенча аккан Мәллә елгасының уң як ярына үз исемендәге авылны корып яшәгән, сул яктагы Мәллә-Тамак кешеләрен санга санамаган (антогонизм дигән хис өч гасыр буена да басылмаган, хәтта бүген дә елганың ике ярындагы урамнар аралашмыйча, һәркайсы үз мәчетенә йөреп гомер итә). Шәрипнең 1740 елларда ук Ирәкте олысы старшинасына әверелүе, халыкка карата искиткеч кансызлыгы турында дистәләгән истәлек сакланган. Аны крестьяннар Ык елгасы аша чыкканын сагалап торып, хәтта үтереп тә ташламакчы була, Шәрип өч шәпле аргамак җигеп йөрү аркасында гына качып котыла. Аның явызлыгы һәм кресть­яннар белән низагы турында хәбәр Уфа воеводасына да барып ирешкәндер. Шәрип старшинаны 1750 еллар тирәсендә бүгенге Тәтеш­ле-Балтач җирләре җәйрәп яткан Уран волостена күчереп утыр­талар (ә без район башлык­ларын нишләп бер районнан икенчесенә күченеп йөртәләр соң, кеше беткәнмени, дип баш ватабыз, баксаң, түрәләр өчен бу – күптәнге алым). Шәрип үзе белән бергә Уран олысына Мөслим төбәгеннән дә бик күп халыкны ияртеп китә һәм шулар Тәтешле янәшәсендә 15 ләп чамасы өр-яңа авыл (шул исәптән Салават Фәтхетдинов туып-үскән Аксәетне, үз исемендәге Шәрипне дә) нигезли. Мөтәгалимнәр «Шәрип 1750-1797 елларда старшина булган», дип бара, аның Батырша һәм Пугачев яуларын бастыру вакытында карательләр сафында йөрүе өчен Әби патша тарафыннан алтын һәм көмеш медальләр белән бүләкләнүе дә билгеле, әмма ни гаҗәп, шул ук «гыйлем ияләре» Шәрипне «1774 елда (Пугачев явы коточкыч дөрләгән айлар!) Мөслимдәге Мәллә-Тамакка күчеп утырган», дип тә өстәп куя, абсурд! Тарих сазлыгына кереп баттык, тизрәк чыгыйк әле...

XIX гасырның гыйлем иясе, шагыйре һәм мәгърифәтчесе булып танылган Гали Чокрый белән безнең чор бөеге Әнгам Атнабаев – икесе дә Майкы бай нәселеннән, дип күрсәтелә. Уфа мөтәгалимнәре бу юлы да сәер: Чокрый шәҗәрәсендә Майкы бидән соң тезелгән бас­кычларда Әхмәт-шәех белән Абдал (Афзал) буыннары төшереп калдырылган. Чокрый белән Атнабай да – Әсән хан (!) туруннары итеп тасвирлана, мәгәр берсендә – Күчегән (Госман), икенчесендә Әсән ханга кадәр саналырга тиеш дип исәпләнгән Дәүләтьяр буыны юкка чыккан. Гомергә дә дәүләт тотмаган башкорт халкының Әсән «ханы» 1525-1560 еллар аралыгында нык танылган, имеш, әле 1554 еллар тирәсендә үз ыруын Россия составына кушуны сорап, Явыз Иванның Казандагы каладарына да мөрәҗәгать иткән, ди. Хәтта, Яңа Чокыр авылыннан бер чакрым ераклык­та 1555-1560 елларда җирләнгән Әсән «хан»ның каберен дә тапканнар. Вәләкин үтә сәер: тарихи документларга Казан каладары янына яклау сорап, Үсергән, Кара-Кыпчак, Тәмьян олысларының (ыру түгел!) башлыклары морза Бикбау, Каракүҗәк һәм Шаһгали Шык­манның баруы кереп калган, Әсән «хан» һәм аннан соңгы шәҗәрә буыннарында тезелгән Борак вә Күчегән «ханнар» турында сыңар гына киная дә юк шул. Ә менә Мөслимдәге Ирәкте олысыннан Танып һәм Туй елгаларына чаклы ук йомышлы татарлар һәм хәрбиләр күчеп утырган, соңрак шулар Танып һәм Балыкчы олысларын да оештырган. Алдагы бәяннәр буенча инде аңлашылгандыр: «Кече Башкортстан ханы» Ә.Вәлиди XVII гасыр башында да Ногай ханлыгына ясак түләп торудан туктамаган һәм хәтта әле XIX гасырда да бүгенге Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында бер генә башкорт ыруы дә яшәмәгән Уфа губернасын Татарстан Респуб­ликасына кушып кую идеясен тиктомалдан гына хупламаган... 

Инде ул Гәрәй ыруын үзләштерергә маташу турында дәшми калып булмас. Салават Хәмидуллин атлы «баш» милләтче Такталачык авылына, шунда туган Илдархан Мутин истәлегенә «башкорт» стеласы куярга килгәч тә, Актаныш сәхнәсеннән әйткән сүзләремне хәзер янә кабатларга мәҗбүр: «Гәрәй кабиләсенең дистә меңәрләгән вәкиле 1380 елларда Габдулла хан-Карабәк кул астында Кырымнан һәм Идел, Җаек, Сакмар буйларыннан Казан ханлыгы оешачак җирләргә күчеп килгән. Гәрәй кабиләсен башкорт милләтенә кушып куярга ниятлисез икән, ярты юлда туктап калмагыз, кызган-кызган, аларның төп йорты саналган Кырым ярыматавын да дәгъвалагыз инде»...

1828 елда туган Гали Чокрый да бабалары ташлап күченгән Мөслим-Ирәкте төбәген нык юксынган, ахры, ул бүген Сарман районына керүче Катыш-Каран авылындагы (шагыйрь Нияз Акмал туган нигез) мәдрәсәгә барып белем ала һәм соңыннан берникадәр вакыт мөгаллимлек итә. Аннары үз авылына кайтып мәдрәсә нигезли һәм 1889 елдагы вафатына чаклы мәгърифәтчелек эшен алып бара.

Аның улы Гарифулла Киековның (1861-1918) язмышы бик аяныч һәм гыйбрәтле. Ул да, нәкъ әтисе шикелле үк, гомерен мәгърифәтчелеккә багышлый, күршедәге Иске Күрдем авылына барып, анда яңа мәчет һәм мәдрәсә төзетә. 1918 елгы буталышта татардагы беркатлылык харап иткәндер: күкрәкләренә ак тасма тагып, аклар гаскәре сугышчылары булып кыйланган кызыллар алдында үзенең алласыз большевиклар хакимиятенә тискәре карашта торуын ачып сала. 57 яшьлек Гарифулланы лапаска чыгарып, башын кылыч белән кыеп төшерәләр. Кабере Иске Күрдем зиратында...

Тәтешле районының һәм барча татар дөньясының горурлыгы булган Әнгам Атнабаев та (1928-1999) – Иске Күрдем вәкиле. Гаҗәеп талантлы шагыйрь иҗатына безнең Татарстанда да меңәрләгән укучылар гашыйк, ә аның «Җиз кыңгырау моңнары» җырын мөкиббән китеп тыңлау­дан янә дистә еллар буе туя алмабыздыр. Иске Күрдемдәге урта мәктәп 2003 елдан бирле аның исемен йөртә, ихатасында Әнгам аганың матур бюсты да бар. Мәктәпнең бер сыйныфында булдырылган музей да эчтәлеге буенча бай-байын, мәгәр, ни үкенеч, ул 2002 елда ук ачылган тәүге музейдан шактый гына кайтыш. 19 ел элек барган чакта иске музейның бер диварында Әнгам абыйның үз кулы белән кызыл флажоклар куйган һәм Уфадан Башкортстан районнарының үзәкләренә сузылган җепләр белән чуарланып беткән бер карта бар иде. «Әнгам агай – ирәкте ыруы башкорто», дип тәкрарлаучы Уфа мөтәгалимнәре өчен саллы дәлил: картада бөек шагыйрьнең Баймак, Зилаир, Учалы, Хәйбулла кебек «ысын башкорт» районнарында 2-3 кат кына булуы, ә татар районнарыннан кайтып та кермәве турында дистә катлы җепләр раслап сөйли иде. Уфа мөтәгалимнәренең кул сузымы җиткәндер, яңа музейны ул тарихи картадан «чистартканнар», Майкы би белән Әсән «хан»нан башланган шәҗәрә агачын да Әнгам аганың «башкортлыгын» дәлилләү өчен элеп куйганнардыр. Гәрчә, моның киресен исбатлау өчен бер мисал да җитә. Әнгам абыйның 70 яшьлек юбилеен үткәрү алдыннан Уфа түрәләре олуг шагыйрь колагына болай пышылдаган:

– Тантанага Мортаза Рәхимовның да килүе көтелә бит. Зинһар өчен, бер-ике шигыреңне булса да башкортча укы инде? Шунсыз сиңа башка халык шагыйрь­ләренә төзегән коттедж-музей өчен акча бирмәсләр бит...

Тискәрелектән бигрәк, милли горурлык хисе Әнгам абыйда чиктән ашкан иде. Юк, ул юбилеенда бер генә шигырен дә башкортча укымады. Нәтиҗәсе мәгълүм: аның музее – мәктәп сыйныфында. Аңа Башкортстанда С.Юлаев исемендәге бүләк тә эләкмәде. Ә даны кыйтгаларны кичә. Йә, кайсы гына шагыйрь җанатарлары интернет челтәрендә Әнгам агайныкы төсле клуб төзеп куя ала?!.

Аңа булган чиксез мәхәббәткә янә бер дәлил бар. Күршедәге Яңавыл каласы уртасындагы музей янәшәсенә Башкортстанга беренче булып кайтарылган «Сталинец» тракторы һәйкәл итеп куелган. Аңа бу төбәктә иң беренчеләрдән булып тракторчыга әверелгән Касыйм Атнабаев – Әнгам абый әтисенең исеме язылган...

Безне Иске Күрдемдә Әнгам аганың энекәше Мәгъдән сок­ландырды. 89 яшьтә, җиңел машинаның руль артында «җилфердәп» кенә сыптыра. Бизәүдә үзе дә катнашкан Атнабай музее, элеккеге Гарифулла Киеков мәдрәсәсе нигезендә 2000 елларда калыккан мәчет, суы җиде улакка аерылган һәм авылны тәэмин итеп торучы «Хәзрәт чишмәсе» – һәммәсе белән дә горурланып яши. Вафатына чаклы Әнгам абый гел кунакка кайтып йөргән үзенең хуҗалыгын да күрсәтте, «Кереп чәй эчмәсәгез, гафу итәсем юк», ди. Ә үзе өч ел инде япа-ялгыз гомер итеп ята...

Без Иске Чокыр, Иске Күрдем авылларында һәм, гомумән, Тәтешле районында йөрәгебезнең бер өлешен мәңгелеккә калдырып кайттык сыман.

Вахит ИМАМОВ.

Автор фотолары.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: