Мәдәни җомга

Наҗар Нәҗми учагы

“Минеште” – Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗми ватаны” дип биек пьедесталлы тактага бик матур язылган, әмма русча...

Әлеге олуг шагыйрь белән мин фәкыйрегезне бер хатирә бәйли. Әле “Ир канаты” исемле тәүге китабым нәшер ителгән 1980 еллар ахырында мин инде “Пугачев явында татарлар” дип аталачак зур әсәр язарга омтылып, аңа чимал туплау өчен, Уфа каласының архивларына барып йөргән идем. Әлбәттә, бер баргач, Башкортстан Язучылар берлеге бинасына да кермичә калмадым һәм шунда тәүге тапкыр Наҗар ага белән очраштык. Гали ага Ибраһимов атлы әдипнең “Кинҗә” романы язуы турында күптән беләм, шуның белән очрашып, Пугачев чоры хакында сөйләшәсе килә. Наҗар агага шушы уйны әйткәч, өздереп тәкъдим итте:

– Ул – язучыларның Алкинодагы дача бистәсендә минем күршем. Иртәгә иртәнге унда тимер юл вокзалында очрашыйк. Үзем алып барам.

Сүз дә юк, икенче көнне мин Наҗар абыйны вокзалда ярты сәгать буе көтә идем инде. Электричкага кереп урнаштык. Поезд 45 минут чамасы баргандыр, юл буе фәкать татар телендә генә аралаштык. Наҗар ага шул елда үзенең 70 еллык юбилеен билгеләп үткән иде, яшермичә, шул мәшәкатьне уздыруда туган матавыклар хакында да ачынып искә алды. Алкинога килеп төшсәк, монда яңгыр алагаем койган. Без икебез дә ап-ак күлмәкләрдән, аякларда “чабата”. Язучылар дачасына үтәр өчен станциянең тимер юлларында тезелешеп торган 4-5 состав астыннан иелеп үтәргә, аннары яңгырда лычкылдап беткән кызыл балчыклы сукмак буйлап тау өстенә менәргә туры килде. Ак күлмәкләрнең ничек мазутка буялып бетүе, үзебезнең бер-беребезне әле арттан этеп, әле кулдан тартып тауга үрмәләве турында җентекләп сөйләп тормыйм. Дача эчендә Наҗар ага мине Гали Ибраһимовлар йортына тикле кертеп куйды да, өчме-дүртме яшьлек оныгын күрү өчен, ашыга-кабалана чыгып та китте.

Гали абый түшәктә ята иде, Пугачев фетнәсендә булган вакыйгалар турында кызып-кызып, саф татарча байтак бәхәсләштек. Ике сәгать вакыт узган иде, Наҗар ага янә килеп керде.

– Җиңгән коймаклар да, бәлеш тә пешерде, әйдә, безнең йортка кунакка рәхим ит, апаем.

Шул чагында Гали абый, түшәктән калкынып, ярсып китмәсенме!

– Бу синең безне мыскыл итүеңме соң, Наҗар дускай? Син әллә безне сыңар кунакны да сыйлый алмас юньсез дип беләсеңме?!.

Иң мәзәге шул – ике агай да бер-берсе каршында башкортча сөйләргә тырыша, мәгәр сөйләмнәрендә татар “з” белән “с”лары ычкынып китә иде. Мин учларым белән алкышлаган сыман иттем дә, боларга сүз аттым.

– Наҗар абый белән Гали абый! Әйдә, тел сындырып интекмик, үзебезчә генә сөйләшеп рәхәтләник.

– Ә, шулай дисеңме, апаем? – диделәр дә, икесе тиң татарча тезеп китте...

Гали абый мине 8 сәгать буе чыгарып җибәрмәде. Дачага аларның медицина фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ия кызлары да килгән иде, ул ара-тирә кереп, тыкырдатып та алгалады.

– Сиңа болай озак сөйләшергә ярамый, өзлегәсең, әти.

– Мин моның кебек пугачевчыны яңадан күрәмме әле, юкмы? Безне аермагыз!..

Ни кызганыч, Гали абый шушы очрашудан соң нибары 8 ай чамасы гына яшәп калды. Уфадагы кайсыдыр гимназиягә Гали Ибраһимов исеме бирелгән, дигән хәбәргә бик сөендем...

Менә шул хәлләрдән соң 25 елга якын гомер үткәч, дуслар белән Наҗар ага авылының юл читендәге күрсәткеч тактасы янына килеп бастык. “Минеште” – Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗми ватаны” дип биек пьедесталлы тактага бик матур язылган, әмма русча... Бер-ике йөз адым үтүгә үк юл читендә металлдан корган чатыр киргәләре, аның уртасында ялгыз кабер, гранит ташта күптән таныш, үз кешегә әверелгән шагыйрь портреты. Бу – тау башы, аста аның туган авылы, ә читтәрәк Агыйдел агып ята. Наҗар абый: “Тау башыннан Агыйделгә карап ятармын, мине шушында җирләгез”, - дип васыять иткән икән...

Хөкүмәт карары белән, хөкүмәт хисабыннан төзелгән Наҗар Нәҗми музее – уртадагы бер урамның иң кырый йорты. Монда да – тау астында гына иркен ялан, күлләр һәм беркадәр арырак Агыйдел суы шаулый. Инде 80 яшен тутырганнан соң, Наҗар абый үзе дә бирегә кайтып торган, хәзер анда мөдир Җәлил Сабиров кына “хуҗалык” итә инде. Музейдагы барлык җиһазлар, савыт-саба, китапханә, диварларга эленгән фоторәсемнәр, картиналар Наҗар абый тарафыннан җыелган, хәтта гармун белән ул таянып йөргән сөян таяк та – үзенеке.

Наҗар абый үзе китеп барганнан соң куелган экспонатлар – милләтчеләрнеке. Алар тәкрарлауча, Наҗар абый – эчке елан ыруы “башкорты”. Әтисе Нәҗметдин – 1872, бабасы Гыйльметдин – 1844, аның әтисе Ямкәй – 1809, аңа әти тиеш Сәфәргали – 1776 елда туган. Ерак бабасы – Бәшир, әмма яшәгән еллары билгесез. Наҗар абыйның кайсы милләттән булуын аның атаклы “Татар теле” һәм ул язган шигырьләрдәге чын татарлык үзе исбат итә. Аннан башкорт ясау өчен изеп караганнар, ул сынмаган. Ә авыл халкы икеләнеп тә, калтырап та тормый, ярты урам халкы “Сез Дүртөйледән башкорт эзләмәгез инде”, дип турыдан шәрран яра...

Наҗар абый үзе дә татар каләмдәшләрен туганыдай якын итеп яшәгән. Шушы музей диварларында гына да аның милли горурлыгыбыз булган Әмирхан Еники, Фәридә Кудашева, Роберт Миңнуллиннар белән төрле калаларда төшкән сурәтләре тиктомалдан гына тезелеп китмәгәндер. 1997 елның 27 маенда ук аның янына кунакка барган Марсель Галинең дә култамга итеп язган юллары бик гыйбрәтле:

“Наҗар ага! Баллы кәрәз кебек шадраларыңа, гел шулай, йолдыз нурлары төшеп оя корсын”...

Бөек шагыйрь фани дөньяга китеп барганга да егерме елдан артык вакыт үткән. Уфа каласының яңа бистәсендә Наҗар абый исемендәге проспект ачыла, шунда ук аның һәйкәле дә калкып чыгачак икән. Ул – онытылмас. 25 ел чамасы элегрәк аның белән электричкада Алкинога барулар да, Гали агай белән икәүләп мине ашату өчен ызгышулары да хәтеремнән мәңге китмәс инде.

Вахит ИМАМОВ.

Автор фотолары.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: