Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

МӨСЛИМӘЛӘР КҮРКӘМ КИЕНСЕН

Узган атнада Казанда 5 нче тапкыр халыкара мөселман киеме фестивале булып узды. Анда Татарстан дизайнерлары белән беррәттән, Уфа, Мәскәү, Екатеринбург, Первоуральски, Шадрински, Курган шәһәрләреннән, Чечня Республикасыннан, Төркиядән дә тегүче-дизайнерлар катнашты. 15 май көнне көндез фестиваль кунаклары «Заманча дөнья мода индустриясендә мөселман һәм милли киемнең тоткан урыны» дигән темага багышланган «түгәрәк...

Узган атнада Казанда 5 нче тапкыр халыкара мөселман киеме фестивале булып узды. Анда Татарстан дизайнерлары белән беррәттән, Уфа, Мәскәү, Екатеринбург, Первоуральски, Шадрински, Курган шәһәрләреннән, Чечня Республикасыннан, Төркиядән дә тегүче-дизайнерлар катнашты. 15 май көнне көндез фестиваль кунаклары «Заманча дөнья мода индустриясендә мөселман һәм милли киемнең тоткан урыны» дигән темага багышланган «түгәрәк өстәл»дә катнашты. Анда Татарстан Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина Русиядә мөселман дизайнерлары берлеге оешуы хакында хәбәр итте. «Бүген дизайнер һөнәре бик популяр булып санала. Чөнки Русия халкы матур киенергә ярата. Кайвакыт урамда мөселманча киенгән кызларны туктатып, стиль, төсләр сайлау хакында киңәшләр бирәсе килә. Минемчә, һәркем үз стиленә килешле кием кияргә тиеш. Бу стильне мөселман киеме кысаларына да күчереп була», - диде Наилә ханым.

Сөйләшүдә шулай ук Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Венера Ганиева, КФУ галимәсе, мода һәм дизайн буенча укытучы Мәдинә Мәхмүтова, халыкара бәйгеләр җиңүчесе, танылган дизайнер Надежда Әюпова да катнашты.

«Минем иң яраткан концерт күлмәгем - ул милли татар күлмәге. Сәхнәдә чакта мин үземнең милләтемә, тамашачыларыма үрнәк булырга тиешлегемне һич тә истән чыгармыйм. Концерт киемнәремне дизайнерлар ярдәмендә бик тырышып сайлап алам һәм һәрвакыт озын итәк кияргә яратам», - дип сөйләде Венера Әхәт кызы. Казан дизайнеры Җәмилә Сәлахова мөселманча күлмәкләрне урыс кызларының да яратып сатып алуын әйтте. «Безнең хезмәтләрнең популярлашуы - ул Ислам диненең көчәюе, дигән сүз. Мин Надежда Әюпованың мөселман модасын камилләштерүгә хезмәт итүен дә урыслар һәм мөселманнар арасында дуслык ныгу үрнәге, дип саныйм. Шуңа күрә фестивальнең киләчәге бик тә өметле», - дип сөйләде ул. Чечнядән килгән тегүче Индира: «Кием иҗат итүчеләр бер-берсенә тигезләнмәсен иде. Югыйсә, игезәк охшашлык туачак. Без дә үз республикабызда бер үк вакытта мөселманча да, милли дә киемнәр иҗат итәбез. Бездә дә нәкъ шундый фестиваль үтә. Минем биредә катнашуым тәҗрибә алу өчен бик зур мөмкинлек. Чакыруыгызга рәхмәт», - диде.

Кичен дизайнерларның бәйгегә алып килгән кием коллекцияләрен карау өчен «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгенә Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм Хәйруллин, Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль консулы Рәсүл Шаян, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов һ.б. да чакырылган иде. Сәхнәдә күрсәтелгән эшләргә Мәдинә Мәхмүтова, Надежда Әюпова, дизайнерлар Ләйсән Хаҗиева, Наҗия Галимова, Иран консулының җәмәгате Сәкинә Шаян Татарстан мөфтиенең җәмәгате Г.Сәмигуллина, остабикә Сәйдә Аппакова, Татарстан Милли музееның өлкән гыйльми хезмәткәре Флера Дәминова бәя бирде. Осталар «Иң яхшы рәсми костюмы», «Иң яхшы татар милли костюмы», «Патшабикә күлмәге», «Иң яхшы туй күлмәге», «Тугры хатын күлмәге», «Иң яхшы яшьләр коллекциясе», «Стиль оригинальлеге», «Иң яхшы иҗади якын килү» номинацияләре буенча көч сынашты. Катнашучыларның һәммәсенә дә рәхмәт хатлары һәм алтын беләзекләр тапшырылды. Мөфти урынбасарлары Рөстәм Хәйруллин Төркиядән килгән дизайнерга тегү машинасы бүләк итте. Ә «Иң яхшы дизайнер - 2014» исеменә «Зәңгәр томан» коллекциясе өчен Айсылу Кәлимуллина (Казан) лаек булды. Гран-при иясенә бриллиант кашлы алкалар бүләк итеп бирелде.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

.Фестивальдән күренешләр.

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев