Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

МӨСЛИМӘЛӘР КОРЫЛТАЙ ҖЫЙДЫ

Урамнан башына пөхтәләп яулыгын бөркәнгән, аяк тубыгына кадәр озын күлмәк кигән мөслимә атлый. Киемнәре килешле, матур, адымнары ныклы аның. Әлбәттә, урамга нур чәчеп баручы бу туташ-ханым үткән-сүткәннең игътибарын шундук үзенә җәлеп итә. Берәүләр аңа сокланып караса, арада сынап караганнары да юк түгел, билгеле. Шуңа да мөселман хатын-кызлары үзләрен тел-теш тидермәслек...

Урамнан башына пөхтәләп яулыгын бөркәнгән, аяк тубыгына кадәр озын күлмәк кигән мөслимә атлый. Киемнәре килешле, матур, адымнары ныклы аның. Әлбәттә, урамга нур чәчеп баручы бу туташ-ханым үткән-сүткәннең игътибарын шундук үзенә җәлеп итә. Берәүләр аңа сокланып караса, арада сынап караганнары да юк түгел, билгеле. Шуңа да мөселман хатын-кызлары үзләрен тел-теш тидермәслек итеп тотарга тырыша: әйткән сүзләре мәгънәле, кылган гамәлләре дә башкаларны үзе кебек булырга өнди кебек.

Узган атнада "Ярдәм" мәчетенә эш-гамәлләре белән һәркемгә үрнәк булырдай, зыялы хатын-кызларыбыз, мөслимәләр җыелган иде. Аллаһ йортында Татарстан хатын-кызларының "Мөслимә" иҗтимагый оешмасы корылтае булып узды. Аның эшендә Татарстан район-шәһәрләреннән килгән 108 делегат - мәчет-мәдрәсәләрдә белем бирүче абыстайлар, җәмәгать эшлеклеләре, галимәләр катнашты. Делегатларны "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы, ТР мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, Казан шәһәре мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин, башкала мэриясе вәкиле Гөлназ Исмәгыйлева һ.б. котлады.


Алдынгы карашлы, белемле мөселман хатын-кызлары гомер-бакый тормышыбыздагы тискәре күренешләргә, әхлаксызлыкка каршы да, үз хокукларын да яклап көрәшкән, үз сүзен итагатьле итеп җиткерә белгән. Әлмира Әдиятуллина җитәкчелегендәге "Мөслимә" хатын-кызлар оешмасы да беренче көннәреннән үк Ислам диненә каршы килә торган хәл-әхвәлләргә, вакыйгаларга карата үз мөнәсәбәтен белдереп килде. Юл буйларыннан, урамнардан әхлакка ятышсыз рекламаларны, Кремль яныннан сыраханәне алдырумы, укытучыларның укучылар, аеруча югары сыйныф укучылары алдында тыйнак киенергә тиешлеге мәсьәләсен күтәрүме - алар берсенә дә битараф булмады һәм, әйтергә кирәк, тырышлыклары да бушка китмәде. Ә инде мөселман хатын-кызларының паспорт өчен дә фотога яулык киеп төшү хокукын яклап, "Мөслимә"ләр Мәскәүгә кадәр барып җитте, аларга 8 мәхкәмәдә катнашырга, үзләренең хаклы икәнен исбатларга туры килде. Казанның Меңьеллык мәйданында "Сотворение мира" фестивален уздырмас өчен дә берничә ел көрәште алар.

"Мөслимә" оешмасы балаларыбызның тәрбияле, иманлы, тәүфыйклы булып үсүен дә кайгыртып яши. Әйтик, "Сөембикә сеңелләре һәм энеләре" дигән балалар конкурсы нәкъ шушы максатта үткәрелеп килә. Аны быел да 5 апрельдә 11 нче тапкыр зурлап уздырырга ниятлиләр. "Әгәр балаларыбызны әхлаклы, тәүфыйклы, иманлы итеп үстермәсәк, әгәр алар ана телләрен белмәсә, илгә-көнгә ни файда?" - диде Әлмира ханым Әдиятуллина. Бу юлы да ул үз чыгышында мөселманнарның җиде буын әби-бабаларын белергә тиешлеген, ягъни шәҗәрә төзү кирәклеген, туганнар арасын бозмау, милек бүлешеп, бер-берсеннән йөз чөертмәү өчен тәфсилле васыятьнамә язып калдыру мәсьәләсен күтәрде.

"Мөслимә" оешмасының киләчәккә уй-ниятләре дә күп. Әйтик, алар "Гасыр абыстае", "Ел остабикәсе" конкурсларын үткәрү, "Сәләтле бала" мәдрәсәсен ачу кирәк, балалар өчен Казан җыены, Сабан туе уздыру мәслихәт, ди.

Ачылганнан бирле 194 саны дөнья күргән "Мөслимә" гәзитенә узган ел ябылу куркынычы да янаган икән. "Иман" мәркәзе таралгач, басманың 2 саны мөфтият химаясендә чыккан. Хәзер ул "Ярдәм" мәчете иганәсендә басылып килә.

Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин үз чыгышында Казанда бердәнбер Мәрҗани мәчете генә калган 80 нче елларны искә төшерде. "Ул чакта Рәшидә абыстай Исхакый эшне, хатын-кызларны җыеп, яулыкны ни рәвешле бәйләргә кирәген өйрәтүдән башлады", - диде ул.

Мөслимәләр тырышлыгы белән Мәрҗани мәчете урнашкан Комсомол урамы да бөек галимебез исеме белән аталып йөртелә башлаган. "Кабан күле буендагы бер урынга "Шәкертләр мәйданы" дип исем бирдерер өчен дә әлеге оешма башлап йөрде. Анда "Мөслимә"ләр һәр елны бәйрәмнәр үткәрә", - диде Мансур хәзрәт.

Рәшидә абыстай Исхакый исә динебезнең куәтләнә баруына сөенүен белдерде. "Без эшне өстәл янына 5 кеше утырып сөйләшүдән башлаган идек. Бүген җыенга зал тутырып килүчеләрне күреп, ничек куанмыйсың?!" - диде ул.

"Ярдәм" тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә Гыйльметдинова корылтайда "Эшлекле хатын-кызлар клубы", яшьләрне таныштыру үзәкләре булдыру, җәйге лагерьларда балалар конкурслары үткәрү, хәйрия эшләре белән күбрәк шөгыльләнергә кирәклеген искәртте. Ә менә Бөтендөнья "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисованы гореф-гадәтләребезнең югала бару мәсьәләсе борчый. "Мөселманча кунак каршылау, утыртып дога кылдыру, бәби чәе уздыру кебек күркәм гадәтләребез югалып бара. Тәрбия мәсьәләләрен кичекмәстән тәртипкә салырга кирәк", - диде Кадрия ханым.

Әлбәттә, тәрбия эшләрендә мәшһүр галимебез Ризаэтдин Фәхретдин хезмәтләре өстәл китабына әверелергә тиеш. Галимә Альта Мәхмүтова үз чыгышында, Мәгариф һәм фән министрлыгы, бәлки, бу китапларны күпләп бастырып, тәрбия сәгатьләрендә файдаланыр өчен, мәктәпләргә таратыр, дигән теләген белдерде.

Казанның 2 нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина чыгышында да төп игътибар тәрбия, мөселманча киенү мәсьәләләренә бирелде. "Бала тәрбияләү хатын-кыз әхлагына турыдан-туры бәйле. Безгә эшчәнлегебезне дөрес оештыру, гаиләләрне дөрес кыйблага юнәлтү җитенкерәми. Гомумән, бездә әлегә юнәлеш бирү зәгыйфь дәрәҗәдә", - диде Камәрия ханым.

Адвокат Роза Фәрдиевага тәрбиянең дөрес куелмавы, балаларның Исламны ялгыш аңлавының нәтиҗәләре белән турыдан-туры очрашырга туры килә икән. "Миңа мәхкәмәләрдә мәчетләрне, мөселманнарны якларга туры килә. Ни өчен яшь егет җинаять кыла, төрмәгә килеп эләгә соң? Чөнки ул Коръәнебездә күрсәтелгән юлдан, башкача әйтсәк, традицион Исламнан читкә тайпыла. Бу - безнең гаеп", - диде Роза ханым. Ул шулай ук балаларыбызны Ризаэтдин Фәхретдин, Шиһабетдин Мәрҗани кебек галимнәребез китапларын укып үстерергә тиешлегебезне әйтте. Роза ханым Ислам дине буенча хокук яклау комитеты булдырырга да тәкъдим итте.

Сәйдә абыстай Аппакова үз чыгышында мәдәниятне, әдәбиятне әхлаклырак итәргә кирәклеген искәртте. "Хәзерге вакытта, минемчә, халыкны әдәп-тәртипкә, рухи байлыкка, ана телен, гореф-гадәтләрне үз итеп, Аллаһ кушканча яшәргә өнди торган, әхлакый тәрбияне алга куеп язылган әсәрләр, спектакльләр кирәк безгә", - диде Сәйдә абыстай.

Филология фәннәре кандидаты Резедә Сафиуллина көнүзәк мәсьәләләргә туктатылып, оешма вәкилләренең Украинадагы хәлләргә, шул исәптән мөселманнарны яклау мәсьәләсенә карата битарафлык күрсәтмәскә чакырды. "Без, хатын-кызлар, аналар, телибезме-теләмибезме сәясәттән читтә кала алмыйбыз. Кама аръягындагы хәлләрне дә күрмәмешкә салышып булмый. Кемдер, чыннан да, билгеле сәбәп белән кулга алынгандыр. Ләкин анда булган тискәре хәлләрне без күреп торабыз һәм аларга карата да безнең фикеребез барып җитәргә тиештер", - дип белдерде галимә.

Соңыннан корылтай делегатлары резолюция кабул итте. Анда мөһим бүлекләрнең берсе Бөтенрусия "Мөслимә" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасын теркәү турында иде. Оешманың рәисәсе итеп кабат Әлмира Әдиятуллина, ә аның рәистәше итеп Мәликә Гыйльметдинова сайланды.

Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев