Мәдәни җомга

МӨСЕЛМАН КИНОСЫНЫҢ ДӘРӘҖӘСЕ КҮТӘРЕЛӘ

5-11 сентябрьдә башкалабыз Казанда VIII халыкара мөселман кинофестивале булып узды. Инде хәбәр иткәнебезчә, быел фестивальнең сайлап алу комиссиясенә дөньяның 55 иленнән 500 фильм тәкъдим ителгән иде. Конкурс программасына 40 кинокартина кабул ителде. Алар арасында Русия, Венесуэла, Бахрейн, Кения, Польша, Һиндстан, Финляндия, Франция, Тунис, Швейцария, Алжир, Марокко, Иран, Гыйрак, Берләшкән Гарәп...

5-11 сентябрьдә башкалабыз Казанда VIII халыкара мөселман кинофестивале булып узды. Инде хәбәр иткәнебезчә, быел фестивальнең сайлап алу комиссиясенә дөньяның 55 иленнән 500 фильм тәкъдим ителгән иде. Конкурс программасына 40 кинокартина кабул ителде. Алар арасында Русия, Венесуэла, Бахрейн, Кения, Польша, Һиндстан, Финляндия, Франция, Тунис, Швейцария, Алжир, Марокко, Иран, Гыйрак, Берләшкән Гарәп Әмирлеге, Бөекбритания, Иордания, Төркия, Германия, Канада, Үзбәкстан, Әзәрбәйҗан, Кыргызстан, Казахстан һәм башка ил кинофильмнары бар. Татарстан быел фестивальгә өч фильм әзерләгән. Алар - Илдар Ягъфәровның "Югалту", Фәрит Дәүләтшинның "Эт" нәфис һәм Сергей Яковлевның "Проломный урамындагы аптека" документаль фильмнары. Әйтергә кирәк, быел Русия фильмнарының күплеге күзгә ташлана. Бигрәк тә төбәк һәм республикалар активлык күрсәткән. Башкортстан, Кабарда-Балкар, Чечня, Дагыстан, Карачай-Чиркәс һәм башка республикаларда кино сәнгате аякка басып килә.


"Пирамида" күңел ачу үзәгендә үткәрелгән фестивальне ачу һәм ябу тантаналарына мәртәбәле кунаклар чакырылган иде. Кызыл келәм җәелгән юлдан Төркия Республикасының туристлык һәм мәдәният министры Гюнай Эртугру, Чехиядән кино белгече һәм тәнкыйтьче Вера Лангерова, Кувейттан язучы һәм нәшир Әшраф-Абул-Язид, АКШтан режиссер Дэниэл Линдси, аталы-уллы кинорежиссерлар Андрей һәм Егор Кончаловскийлар, кино һәм театр артистлары Сергей Шәкүров, Марина Зудина, Алла Будницкая, Роман Нестеренко һәм башкалар үтте.

"Безнең илдә төрледән-төрле фестивальләр бар, - диде Русия мөфтиләр шурасы рәисе, әлеге фестивальнең президенты шәех Равил Гайнетдин фестивальне ачу тантанасында. - Әмма бу - мөселман руханияте тарафыннан оештырылган бердәнбер фестиваль. Шуңа күрә төп максатыбыз - кино сәнгате аша бер-беребезгә хөрмәтне арттыру, әдәп, югары әхлак, кешелеклелек сыйфатларын пропагандалау. Фестиваль Ислам дине кыйммәтләрен генә чагылдырмый, ә бәлки бөтен диннәрне дә үз канаты астына җыя. Без, руханилар үзебезнең вәгазьләребез аша гына түгел, ә кино сәнгате аша да кешеләрне иманга өндәргә телибез".

Фестивальне төрле елларда Русиянең төрле шәһәрләрендә - Грозныйда, Махачкалада һәм башка җирләрдә үткәрергә дә тәкъдим булган. Әмма Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев бу күркәм чараның Казанда теркәлүе турында күптән искәртте инде. Равил хәзрәт тә әлеге фикерне тагын бер тапкыр куәтләде.

Шуны искәртмәскә мөмкин түгел, мөселман кинофестивале елдан-ел камилләшә, ә иң мөһиме - кыйбласын турылый бара. Бу сайлап алу туры аша узган фильмнарда да анык чагыла. Сайлап алу туры вәкиле, "Взгляд" программасы режиссеры, "Мөселманнар" программасы җитәкчесе Василий Антипов та бу турыда ассызыклап әйтте.

Быел сайлап алу комиссиясенә килгән фильмнарны карарга кино белгечләре генә түгел, ә дин әһеле - Русия Ислам университеты проректоры, Татарстан диния нәзарәтенең голәмалар шурасы рәисе, "Минарет" гомумрусия журналының баш мөхәррире Рөстәм Батров та чакырылган. "Без бергә килешеп эшләдек, - ди Василий Антипов. - Фикерләребез бөтен очракта да диярлек туры килде. Алга таба да бу хезмәттәшлекне ныгытырга кирәк". "Барлык картиналар да, билгеле ки, яхшылык һәм яманлыкның көрәшенә корылган,- диде сайлап алу туры комиссиясе рәисе, күренекле сценарий остасы, ВГИК профессоры Гаделша Агишев. - Документаль фильмнарның күбесе дөньядагы кайнар нокталарда барган вакыйгалар турында. Әлеге гаделсезлекне туктатуда фестивальнең дә өлеше керсен иде".

Чынлап та, ел саен мөселман кинофестивале безне бер белмәгән, күрмәгән дөнья белән таныштыра. Мәсәлән, конкурс программасына кертелмәгән "Газа күз яшьләре" фильмының исеме үк ни турында икәнен әйтеп тора. Фильм 2010 елда төшерелгән. Израиль армиясенең тыныч тормышта яшәп ятучы Фәләстин халкын вәхшиләрчә кыруы - әллә кайчан да түгел, ә безнең көннәрдә барган вакыйгалар. Бу мәгънәсез сугышта әти-әниләрен, якыннарын югалткан балалар - безнең замандашларыбыз. Шушы ук документаль фильмда Израиль телевидениесен дә күрсәтеп алдылар. Яһүдиләр Газа шәһәрен, аннан соң бөтен дөньяны яулап алырга теләүләре турында җыр чыгарганнар. Һәм шул җырны балалардан башкарталар.

Конкурс программасына кертелгән "Төркия паспорты" документаль фильмы исә Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында, Аурупада яһүдиләрнең кулга алынуы, концлагерьларга озату хәрәкәте турында. Ул елларда төрек консуллары шактый яһүдиләргә төрек паспортлары биреп, Төркиягә күчеп китәргә мөмкинлек ачалар, шулай итеп аларның гомерләрен саклап калалар.

Иң шәп нәфис фильмнар Франциядә һәм Иранда төшерелә дисәм дөреслеккә әллә ни хилафлык китермәмдер. Фестиваль программасындагы һәрбер фильмны карау мөмкин түгел. Караганнардан миңа аеруча "Ир-атларга керү тыела" (Иран, режиссеры Рамбод Җаван) һәм "Верхний этаж, левое крыло" (Франция, режиссеры Анджело Чианчи) фильмнары ошады. Беренчесендә хатын-кыз эмансипациясе, феминизм күренеше, икенчесендә Франциядә эмигрантларның фәкыйрь тормышы, җирле хакимият тарафыннан гаделсезлеккә дучар ителүе кебек җитди проблемалар урынлы һәм нәзакәтле юмор-сатира аша хәл ителгән.

Алай да тамашачы үзебезнең татар фильмын зур түземсезлек белән көтеп ала, аңа күбрәк игътибар бирә. Илдар Ягъфәровның "Югалту" фильмына килгән тамашачының күплеге шул хакта белгертә. Режиссер әйтүенчә, бу фильмның сценарие шактый авырлык белән, иҗат составының күп уйлануларыннан соң, эш барышында туган. Ул өч туганның еллар буе бер-берсен күрми, аралашмый яшәүләре хакында. Фильмның әкияттәгедәй яхшы тәмамлануы күңелне җылыта, фани дөнья проблемаларының чишеләчәгенә өмет уята. Бу фильмның бюджеты 800 мең сум булган. Ул Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Барда районында төшерелгән.

Мөселман киносы фестивале көннәрендә кино сөюче Казан халкы башка бер дулкында, ә бәлки яссылыкта яшәп ала. Кино залларындагы тамашачыларның яртысыннан күбрәге ак яулыклы әбиләр. Алар берәр сәгать алдан килеп үзләренә дә, дус-ахирәтләренә дә урын алып куялар. Урын калмаган булса аптырап калмыйлар, баскычларга гәзит җәеп утыралар. Бу көннәрдә "Родина" кинотеатрындагы кинозаллар совет заманында Һинд фильмнарын күрсәтүче авыл клубларын хәтерләтә иде. Кеше хәтта басып карарга да риза. Халыкны, бигрәк тә ак яулыклы әбиләрне, бу фестивальгә нәрсә җәлеп итә соң? Әлбәттә, аның мөселман киносы фестивале булуы.

Ә менә кайбер сәнгать әһелләренең, хәтта ки үзләрен татар зыялылары дип атап йөртүче кайберәүләрнең, әлеге фестивальнең мөселман киносы фестивале булуына бик нык эчләре поша. Быел бу чарада кунак буларак катнашкан күренекле урыс кинорежиссеры Андрей Кончаловский да шундыйрак фикердә тора. "Мөселман мәдәнияте кино кебек гөнаһлы сәнгатьне үз иткәнгә мин бик шат, - диде ул журналистлар өчен оештырылган матбугат конференциясендә. - Теләсә кайсы дин замана таләпләренә җавап бирергә тиеш". Ул шулай ук фильмнарны мөселманныкына һәм мөселманныкы булмаганга бүлүгә дә каршы. Әмма монда беркем дә ул әйткәнчә бүләргә җыенмый әле. Кинофестиваль сүзе янына мөселман сүзен куюның хикмәте гел башкада. Моның уңай яклары исә елдан-ел күзгә күренеп арта бара. Менә, ниһаять, безнең Казан фестиваленә килгән кунаклар, чыгыш ясаучылар, артистлар кеше төсле итеп, ягъни гаурәтләрне мөмкин кадәр ябып киенергә өйрәнделәр. Соңгы ике-өч елда бу бигрәк тә нык сизелә. Алайса фестивальнең беренче елларында хатын-кыз кино йолдызлары кайдан һәм кайда килгәннәрен онытып кыланалар иде.

Фестиваль елдан-ел җисеме һәм исеме таләпләренә туры килгән рәвештә тыйнаклана, тотнаклана бара. Бу анда күрсәтелгән фильмнарда да чагыла. Быелгы фестивальнең жюри рәисе, режиссер, күренекле җәмәгать эшлеклесе Дәүләтназар Худаназаров фестивальнең идеологик нигезе белән тулысынча килешүе турында әйтте. "Бу фестиваль башка бик күп фестивальләргә охшамавы, үзенең анык кыйбласы булуы белән кадерле", - диде ул.

Шуңа күрә, белер-белмәгән килеш фестивальнең мөселман компонентына бәйләнмәскә кирәк. Алла сакласын, әгәр фестивальдән мөселман сүзен алып атсалар ул оятсыз бер кыяфәттә туарылып китәргә, аның асылы да, хикмәте дә, Андрей Кончаловский әйткәнчә, башка бик күп гөнаһлы киносәнгате фестивальләреннән аермасы калмаска мөмкин.

Фестиваль кысаларында «Мәдәниятләр һәм диннәр диалогында кинематографиянең роле» дигән темага «түгәрәк өстәл» дә оештырылды. Анда әлеге фестивальнең һәм Русия кинематографиясенең киләчәге турында фикер алышынды. Документаль, тарихи киноларны күбрәк төшерергә кирәклегенә басым ясалды.

Режиссер Василий Антипов фестивальнең тоткан мәсләге бик дөрес дип саный. Ул фестивальнең бары Ислам дине турында гына мәгълүмат бирүенә, ягъни артык мөселманлашкан, радикальләшкән булуына да, шул ук вакытта кайбер кинобелгечләренең сүзен тыңлап «мөселман киносы» сыйфатламасын алып ташлауга да каршы. «Бу фестивальгә аерым бер җылылык өсти, аны тотнаклы итә», - диде ул.

Гомумән, Русиянең аерым төбәкләрендә киносәнгате үсешкә йөз тоткан. Бигрәк тә Төньяк Кавказ республикаларында бу күзгә нык ташлана. Монда Казан мөселман киносы фестиваленең уңай йогынтысын да танырга кирәк. Чөнки һәр республика фестивальгә яңа фильмнар өлгертергә тырыша. Халык яхшы мәгънәсендә кино белән «җенләнә» башлады. Видеокамералар белән "коралланган", бу өлкәдә азмы - күпме белеме булган һәркем диярлек илдә-көндә барган вакыйгаларга, үткән тарихыбызга, кайвакыт киләчәккә дә кинорежиссер, оператор күзлегеннән карый башлады. Казан мөселман киносы фестивале алар өчен чыныгу мәйданы гына түгел, ә бәлки, яшәеш кыйммәтләрен билгеләүче мөнбәр дә. «Фестивальнең киләчәге бик өметле күренә, - диде Василий Антипов. - Ә Русия кинематографиясе бүген, тулаем алганда, кризис кичерә». Быел фестиваль кысаларында инде 4 нче тапкыр үзешчән һәм яшьләр халыкара кинофестиваленә йомгак ясалды. Гран-при яулаган «День трезвости» (Казан, режиссеры Степана Белова) нәфис фильмына Татарстан Мәдәният министрлыгының матди ярдәме белән дөньяга чыгу мөмкинлеге тудырылачак.

Ә төп фестивальнең йомгакларын халык, гадәттәгечә, зур кызыксыну белән көтеп алды. Һәркем үзенең күңеленә хуш килгән фильмнарны беренчелеккә чыгар дип көтә бит. Ә гади тамашачы фикере жюри фикере белән туры килмәскә дә мөмкин.

Нәтиҗәдә, Асель Җураеваның "Бәхет бишеге" фильмы (Кыргызстан) иң яхшы кыска метражлы документаль фильм буларак бәяләнде. "Занзибарның музыка клубы" фильмы (Кения, режиссерлары Филипп Гаснье, Патрис Незан) "Иң яхшы тулы метражлы фильм" номинациясендә беренчелеккә чыкты. Анна Артемьеваның "Жила-была мама" мультфильмы (Русия) "Иң яхшы анимация фильмы" номинациясендә танылды. "Иң яхшы кыска метражлы нәфис фильм" номинациясендә берьюлы ике фильм җиңү яулады. Алар - "Цia йорты" (Русия, Чечня, режиссеры Руслан Магомадов) һәм "Звук дождя" (Иран, режиссеры Җәләл Сәед Панахи) фильмнары. "Иң яхшы нәфис фильм сценарие" номинациясендә "Әбу, Адәм улы" фильмының авторы Сәлим Әхмәд (Һиндстан) бүләкләнде. Бу фильм Русия кино тәнкыйтьчеләре һәм кино белгечләре гильдиясенең махсус призына да лаек булды.

"Иң күп бүләкләрне "Шикәр бөртеге" фильмы (Иран, режиссеры Реза Мир-Кәрими) яулады. Бу фильм фестивальнең иң яхшы фильмы буларак бәяләнде. Операторы Хәмид Кхози-Абуанех "Иң яхшы оператор эше" номинациясендә беренчелеккә чыкты. Моннан тыш "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендәге бүләк тә Иран хатын-кызларының күмәк образын гәүдәләндергән өчен әлеге фильмның хатын-кыз актерлар ансамбленә тапшырылды. Ираннарның ел саен фестивальдә беренче урын яулавы гаҗәп түгел. Быел алар 80 фильм җибәргәннәр.

"Иң яхшы ир-ат роле" номинациясендә исә "Яшерен тормыш" (Төркия, режиссеры А.Халук Унал) фильмында төп рольне башкаручы Әхмәт Минфазга тиңнәр табылмады. "Верхний этаж, левое крыло" (Франция, Люксембург) фильмының режиссеры Анджело Чианчи "Иң яхшы режиссер эше" номинациясендә җиңү яулады.

"Тюркской" халыкара оешмасының махсус бүләгенә Татар халык әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнар сериясе (Татаркино) лаек дип табылды.

Татарстан Мәдәният министрлыгы исә үзенең махсус призын тынычлык миссиясе өчен "Вне зоны ответственности" (Дагыстан, режиссеры Елена Таһирова) тулыметражлы документаль фильмына тапшырды.

"Проломная урамындагы аптека" (Татарстан, режиссеры Сергей Яковлев) кыскаметражлы документаль фильмы үткәнне эстетик яктан оста итеп чагылдырган өчен махсус призга лаек булды. "Югалту" (Татарстан, режиссеры Илдар Ягъфәров) кыска метражлы нәфис фильмы исә фестивальнең күпсанлы химаячеләренең берсе Heлltнү jоү матурлык фирмасы тарафыннан бүләкләнде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның кино сәнгатендә гуманизм идеяләре өчен махсус призына "Сечкан", "Весельчак" (Иран) кыска метражлы документаль фильмнарның режиссеры Мөхәммәд Али Хазхемзехи бүләкләнде.

"Мин гуманизм турында аңлатмаларны эзләп шактый энциклопедияләр актардым, - диде Президент исеменнән бу бүләкне тапшырырга чыккан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова. - Атаклы гуманист һәм фәйләсүф Альбертиның сүзләре аеруча күңелдә уелып калды. "Аллаһы Тәгалә кешегә теләсә кайсы эшне башкарып чыгардай көч-куәт, язмышның авырлыкларын күтәрердәй, кайгы-хәсрәтләрне кичерердәй сабырлык биргән, үлемнән курыкмау хисе салган, - дигән ул. Шуңа күрә кеше гомерен мәгънәсез уздырырга тиеш түгел. Кеше бертуктамый яхшылык кылырга, зур, бөек эшләр башкарырга тиеш. Безнең фестивальгә дә күп авырлыклар аша үтәргә туры килде. Бик күп тәнкыйтьләргә дучар булды, аның асыл максатын аңламаучылар да шактый. Хәтта ки ирония аша көлеп караучыларга кадәр очрамады түгел. Быел фестиваль сигезенче тапкыр узды һәм алга таба да яшәячәген исбатлады". Римма Ратникова тугызынчы Казан халыкара мөселман киносы фестивален әзерлекнең бүгеннән башлануы турында игълан итте.

Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА.

.Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова Президентның махсус бүләген иранлы Мөхәммәд Али Хазхемзехига тапшыра.

.Андрей Кончаловский француз режиссеры Анджело Чианчины бүләкли.

.Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль консулы Рәсүл Бәгырьниҗад Шаян милләттәшләрен сәламли.

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: