Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

МОНЫҢ БЕРӘР СЕРЕ БАРДЫР...

Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев ел саен 12 июньдә дөньяның кайсы да булса илендә, яисә Русиянең берәр төбәгендә Сабан туенда катнашып, милли көйләребезне яңгыратып кайта икән. "Моның берәр сере бардыр..." - диде ул, узып барышлый гына шаулап-гөрләп редакциябезгә килеп кергәч. Мәшһүр баянчыбызга инде төрле елларда АКШның Сан-Франциско, Төркиянең - Истанбул,...

Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев ел саен 12 июньдә дөньяның кайсы да булса илендә, яисә Русиянең берәр төбәгендә Сабан туенда катнашып, милли көйләребезне яңгыратып кайта икән. "Моның берәр сере бардыр..." - диде ул, узып барышлый гына шаулап-гөрләп редакциябезгә килеп кергәч. Мәшһүр баянчыбызга инде төрле елларда АКШның Сан-Франциско, Төркиянең - Истанбул, Германия башкаласы Берлин, Кытайның - Өремче һәм Голҗа, Казахстан башкаласы Астана, Русиянең Чита, Түбән Новгород, Архангельски, Томски, Воронеж, Мәскәү һ.б. шәһәрләрендә узган милли бәйрәмебездә катнашырга, сәхнәдә татар халык һәм композиторларыбыз көйләрен башкарырга туры килгән. Быел исә Кирам әфәнде Кырым Республикасының Симферополь шәһәрендә узган Сабан туенда сәхнә тоткан. "Безнең делегациянең җитәкчесе ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногманов иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның кырымлыларга котлау хатын да хөрмәтле депутатыбыз укыды. Сабан туе исә Дәүләт Думасының физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Марат Бариев һәм Кырым Республикасы башлыгы киңәшчесе Рөстәм Тимергалиев сәламләве белән башланып китте", - дип сөйләде ул.

Көн иртәдән үк җылы, кояшлы торган. Шәһәр уртасындагы паркта үткән бәйрәмгә олысы-кечесе күңел ачарга килгән. Сабан туен Кырым Республикасының сәнгать осталары белән бергә Татарстанның танылган җырчылары Резедә Галимова, абыйлы-сеңелле Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар башкаруындагы көй-моңнарыбыз да ямьләндергән. "Җырларыбызны яратып тыңладылар, көчле алкышлар белән бүләкләделәр. Халык көйләрен дә, композиторларыбыз әсәрләрен дә башкардык. Мин көйләрне аерым гына да уйнадым. Сабан туенда Кырым татарларының зур сәнгать коллективлары чыгыш ясады. Аларның җыр-моңнары безнекеннән беркадәр аерыла, көйләре бераз төрекчәгә тартым. Миңа Кырым скрипкачылар ансамбленең дөнья классикасы әсәрләрен башкаруы аеруча ошады", - диде Кирам Сатиев.

Кырымда да Татарстанда үтә торган Сабан туендагы кебек ярминкәләр гөрләп эшләп торган, мәйданның төрле урыннарында милли уеннарда көч сынашканнар. "Күңелемә шунысы аеруча хуш килде: бәйрәмдә спиртлы эчемлекләр бөтенләй сатылмады. Халык тыныч кына күңел ачты, ял итте",- диде музыкант.

Әлбәттә, дөнья буйлап Сабан туйларында катнашып йөргән Кирам әфәндегә милли бәйрәмебезнең төрле урыннарда нинди үзенчәлекләре булуы турында да кызыксынып сораулар бирдек. "Нигездә әлләни аерымлыклар күрмәдем. Татарлар дөньяның төрле илләрендә, Русиянең төрле төбәкләрендә яшәсә дә, бәйрәмебез бер төслерәк уза. Әмма мин Америкада халыкның күтәренке кәефле булуына, гел елмаеп торуына, дәртле көй-җырларыбызга күбрәк дикъкать бирүенә игътибар иттем. Ә Кытайда, киресенчә, сагышлы-моңлы җырларны үз итәләр. Алар "Каз канаты", "Сагыну", "Ай, былбылым" кебек көй-җырларны аеруча ярата. Әмма Сабан туе, кайда гына узса да, ул безнең татарлыгыбызның бер олы билгесе, милләтебезнең уртак бер бизәге булып тора", - диде Кирам Сатиев.

Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев