Мәдәни җомга

Мөхлисә Буби – милләт йолдызы

Мөхлисә Бубиның тууына 150 ел тулды

Быел күренекле мәгърифәтче, педагог, беренче казыя, Россиядә мөселман хатын-кызлары өчен тәүге уку йортларын нигезләгән, шунда нәтиҗәле хезмәт иткән, милли мәдәниятебезне саклау өчен көрәшкән Мөхлисә Бубиның тууына 150 ел тулды. Шушы олы вакыйга уңаеннан, Иж-Бубый авылында “Мөхлисә Буби — милләтебезнең якты йолдызы” дигән темага төбәкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Дин әһелләре, галимнәр, язучылар, җәмәгать эшлеклеләре катнашында узган җыенны  Татарстан мөфтияте, Әгерҗе мөхтәсибәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы оештырды. Фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар эшлекле җыенны Иж-Бубый авылы зиратында мәрхүмнәр рухына дога кылудан һәм тарихи биналарны күздән кичерүдән башлады.


Кунак йортында – музей 

1887 елда Гобәйдулла сәүдәгәр кунакханә буларак куллану, Коръән уку мәҗлесләре үткәрү, үзләре исә җәйнең бик эссе көннәрендә генә яшәү өчен дип тәгаенләп төзеткән бинаны, илдә Советлар хакимияте корылгач, балалар бакчасы иткәннәр. Биредә бүген Иж-Бубый авыл тарихы музее һәм авыл мәчете урнашкан. Директор Алсу Хисмәтуллина музей белән таныштыруны авылның нигезләнү  чорларыннан башлады. 

Иж-Бубый 1640 елгы документларга караганда мари авылы буларак кереп калган. XVII гасыр азагында монда татарлар килеп урнаша башлаган. Иген игәрлек җирләр аз булганлыктан, сәүдәгәрлек белән шөгыльләнгәннәр. XIX гасыр ахырында  авылда 50ләп эре сәүдәгәр яшәве теркәлеп калган. Халык санын алу документларына һәм Мәрьям Зәйнуллина истәлекләренә караганда, XIX гасыр азагы – XX йөз башында, шәхси хуҗалыкларның 63 проценты сәүдәгәрлек кәсебен үз иткән. Алар арасында гыйлем алуның кирәклеген тирәнтен аңлаучылар - алдынгы карашлы Габдулла һәм Гобәйдулла Нигъмәтуллиннар, Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов гаиләләре дә булган. Авыл нәкъ менә аларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә мәгариф учагына әверелеп киткән. 

1857 елдан Иж-Бубыйда имам һәм мөдәррис булып торган Габделгалләм хәзрәт, 1895 елда үзенең ике улына мәчет һәм мәдрәсәне ышанып тапшырып калдыра. Билгеле ки, заманның алга баруын, дин укыту гына җитмәгәнлеген дә яхшы аңлыйлар. Габделгалләм хәзрәт, үзе дә алдынгы карашлы кеше булганлыктан, улларына җәдитчә укытырга фатиха бирә. Бертуган Бубилар XIX гасыр ахырында 1895 елда мәдрәсәне үзгәртеп кора башлый. Әлбәттә инде, яңалыкка тулысынча ук кереп китү булмаган. Мәдрәсәдә нигездә дини гыйлем бирелгән. Музейда бу хакта дин гыйлемен укыту әсбаплары, XVIII гасырлар кулъязма һәм басма Коръән китаплары искәртә. Яңача укыту өчен дәреслекләр булмаган, мөгаллимнәребез аларны үзләре язган. Экспозициядә Габдулла Бубиның ике дәреслеген һәм Әхмәтһади Максуди хезмәтен күрергә мөмкин. Дәреслекләр җитмәгәч, укучылар аларны күчереп яза торган булган. Шулай ук  музей витринасына Әгерҗе кантонының бер шәкерт кулдан күчереп язган дәреслек тә куелган. Габдулла Буби һәр кеше, Коръәнне гарәп телендә  укып, үзенчә аңлатырга тиеш, дип өйрәткән. Шуңа күрә мәдрәсәдә гарәп һәм фарсы телләрен укытуга зур әһәмият бирелә. Шул ук вакытта мәдрәсәдә дөньяви фәннәр дә укытыла. Гобәйдулла Буби – физика һәм география, татар теле дәрес­лекләрен булдыруга игътибар юнәлтсә, Габдулла Буби дин һәм татар теле буенча дәреслекләр язып калдырган (аның гарәп имлясындагы кулъязмалары Лобачевский исемендәге китапханәдә саклана). Экспозициядә бу уңайдан Мөхетдин Корбангалиев, Гафур Коләхмәтов дәрес­лекләре игътибарны җәлеп итә. Балага әйбәт тәрбия дә мәслихәт икәнлеген аңлаган бертуган Бубилар, бу мәсьәләгә дә әһәмият бирә, дәреслекләрне дә үзләре яза. Шул вакытта нәшер ителгән “Дин һәм әдәп” журналын, татар телендә басыла торган газета-журналларны да кулланалар. Музейда аларның үрнәкләрен күрер­гә мөмкин. Кирәкле материалларның кайберләре русчадан да тәрҗемә ителгән. “Әхлак” дәреслеген Иж-Бубыйдан Котдус Габдрахманов язган. 

Мәдрәсә җитәкчеләрнең йортларында зур китапханәләре дә булуы мәгълүм. Алар үзләрендәге басмаларны да тәрбия бирү өчен файдаланган. Г.Тукайның шигырьләр китабы да мөгаллимнәр өчен ярдәмлек булгандыр. Экспозициягә шагыйрьнең 1912 елда нәшер ителгән басмасы куелу шул хакта сөйли. Ирләр мәктәбе ныклап аякка басканнан соң, Минзәлә өязе мулласыннан  аерылып кайткан Мөхлисә бик тырышып, Иж-Бубыйда кызлар мәктәбен нигезләү эшенә керешә. Ул үзенең һәм ир туганнарының тырышлыгы белән 1901 елда алты баскычлы кызлар мәктәбе ача. Аның нигезендә 1907 елда авылда Россиядә беренче мөселман хатын-кызлар дарелмөгаллимәсе, башкача әйтсәк, училище булдырыла. Кызлар бу уку йортыннан башлангыч мәктәпләрдә дәрес бирү мөмкинлеген ача торган таныклык алып чыгып китә башлый. Музейда игътибарны Мөхлисә Бубиның укучы кызлар белән төшкән рәсеме җәлеп итә. “Монда укырга килүчеләр арасында казах, кыргызлар, хәтта күкрәк балалары, асраулары белән укырга килүчеләр булган. Алар фатирларда яшәп укыган”, – дип сүзен дәвам итә Алсу Хисмәтуллина. 

Ирләр белем ала торган уку йорты авылның Мәдрәсә атавы дигән җирендә урнашкан була. Ирләр мәдрәсәсен беренче гильдия сәүдәгәре Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов, йортлар, уку биналары, ашханәләр, торак йортлар, күперләр салып тәэмин итә. Сәүдәгәр хәтта үз исәбеннән Төркия, Франциягә укучылар җибәрә, аларга стипендия түләп тора. Бертуган Бубилар, матди хәлләре әйбәт булганлык­тан, кызлар мәдрәсәсе бинасын үз шәхси көчләре белән салып керәләр һәм тәэмин итеп торалар. 

Музейда мәдрәсәләрнең эшчәнлеге шәкертләрнең шәхси әйберләре аша күрсәтелә. Музей директоры игътибарны экспозициядәге ике энҗеле калфакка юнәлтә. Кызыл төстәгесе - гарәп теле галимәсе Зәйнәп Макъсудованыкы, икенчесе Иж-Бубый авылыннан Бибисара Әхмәтҗанова-Фәйзуллинаныкы. Кызлар аларны кул эшләре дәресләрендә үзләре дә чиккән. Шәкертләр дәресләрдә тегүгә дә, аш-суга да өйрәнгән, мәдрәсәдә гаилә тотучы ханымнар булып җитешкән. Музейда торган зур көзге – шулай ук шәкертләр йортында сакланган XIX җиһазы. Ирләр мәдрәсәсе укучысы Нурмөхәммәт Чураевның рәсеме һәм шәхси фәсе дә витринада урын алган. Музейда фотосурәтләр күп саклануы Иж-Бубыйда бу сәнгатьнең алга киткән булуы турында сөйли. Шәкертләрнең чәй эчеп утырган мәле дә фотога алынган. 

Мәдрәсәне тәмамлаган шә­хесләрнең байтагы – дөнья күләмендә мәгълүм затлар. Экспозициядә аларның икесенең шәхси әйберләре урын алган. Беренчесе –Габдулла Сибгатуллин. Аңа 8 яшь тулганда әтисе вафат була. Ул мәдрәсәдә укый, 4 сыйныф тәмамлагач, әтисенең туганына ияреп, Кизел шәһәренә китә, 4 ел байда хезмәт итеп көн күрә. 1912 елда туган авылына кайтып яңадан укуын дәвам итә. Ләкин янә читкә китәргә мәҗбүр була. Каракүлдә, әтисенең икенче туганында приказчик булып эшли. Эштән бушаган вакытларында һәрчак китаплар уку белән мәшгуль була, нәкъ шул елларда үзе дә каләм тибрәтә һәм берничә әдәби әсәр иҗат итә. Ул 1917 елда Иж-Бубыйда китапханәдә эшли башлый. Бу инде Совет хакимияте урнашкан елларда күп кенә татар авылларында китапханә булуы турында да сөйли. Габдулла Сибгатуллин бик хөрмәтләп китапларны төпли-тышлый торган булган,  шуларга үзенең мөһерләрен, култамгаларын да салып калдырган. Ул 23 яшендә туберкулездан бу дөньядан үтә. Вафаты алдыннан сеңлесе Нәгыймәгә, васыять итеп, китапларын сакларга куша, бәлки кайчан да булса бас­тырып чыгарыр­га юл ачылып китәренә өмет белдерә. Бу мөмкинлек 1995 елда гына ачыла. Галим Раиф Мәрдәнов, аннан калган биш әсәрне туплап, “Татар дөньясы” дигән җыентык чыгарган. 

Икенче шәхес – Кыдырлы авылында туып-үскән Давыт Гобәйди. Авыл мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, әбисе аны “Бубый” мәдрәсәсенә укырга бирә. Дүрт ел дәвамында белем алып, үзенең авылына кайтып имам булып тора. Мәдрәсә төзетә, аннары Иске Кызылъяр кешеләре прошение язып, аны үзләренә алдыра. Ул анда да, ирләр һәм кызлар мәдрәсәләрен оештыра һәм инде мөгаллимлек итү белән бергә шигырьләр язу белән дә шөгыльләнә, скрипкада бик матур уйный. Ул шулай ук тәрҗемәче буларак та таныла, “Принц һәм теләнче” әсәрен татарчага тәрҗемә итә. Аның үзе исән чагында берничә шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. 1959 елда  соңгы китабы чыга. Кызганыч ки, аның гомере гаять фаҗигале тәмамланган. Аклар 1919 елда алты бала атасын җәзалап үтергән. Кунаклар арасыннан  берәү килеп сөйләде, аның әбисе аны атлар белән өстерәтеп йөртү күренешенә шаһит булган. Алай гына да түгел, мөгаллимнең колак-борыннарын кисеп, кулларын, башларын  чабып һәлак иткәннәр, һәм өч көн буена җирләргә рөхсәт бирмәгәннәр. Тәбәрле кешеләре җәсәдне үз тораклары янына туфракка иңдергән. Аның кабере бүген Кыдырлы авылында. 

Мәдрәсәне тәмамлаучылар Совет заманында  педагогика училищелары дипломнарына тиңләшкән документ алып чыккан. Музейда Габдулла Бубиның кулы һәм мөһере белән тамгаланган документларның берничә үрнәге тәкъдим ителә. Арада Зәйтүнә Мәүледованың дипломы күчермәсе дә бар. А.Хисмәтуллина игътибарыбызны фоторәсемле дипломга юнәлтә. Анысы бүгенге кызыл дипломга тиңләшкән. 

Иж-Бубый мәдрәсәсе турында иркенләп язу 1980-1990 елларда гына мөмкин була. Галимә Альта апа Мәхмүтова Бубилар турындагы беренче мәкаләләрен 1969 елда язуын әйтә. 1979 елда фәнни хезмәтен дә яклый. Әмма Мөхәммәт Мәһдиев диссертациясен яклау бәхетенә ирешә алмый. Аңа темасын үзгәртергә кушалар. Шулай да 1969 елда ул “Казан утлары”  журналында мәкаләсен чыгарып калдыра. Татарстанның халык шагыйре Р.Зәйдулла 2011 елда Мөхлисә Бубига багышланган “Үлеп яратты” дигән пьесасын иҗат итте. Бу – казыя ханымга багышланган беренче әдәби әсәр. Музейда Бубиларның шәхси әйберләре булмавына игътибар итми мөмкин түгел. “Ядкәрләр безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгән”, - ди А.Хисмәтуллина. Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова бу уңайдан конференциядә ясаган чыгышында Габдулла, Гобәйдулла, Мөхлисә Бубиларга кагылышлы истәлекләрне эзләү кирәклеген искәртте. “Г.Тукай ядкәрләрен бүгенге көнгә кадәр табабыз”, - диде ул.

 Мәдрәсә җитәкчеләре йортында

Авылда Гобәйдулла, Мөхлисә һәм Габдулла Нигъмәтуллин-Бубиларның 1907 елда М. Әхмәтҗанов тарафыннан салынган торак йорты бүгенге көндә исән. 1907 елда төзелгән биналарны 1928 елда Совет хакимиятенә тапшыралар. Аннан соң  йортта мәктәп-интернат урнаша, 1986 елда бина колхоз конторасы да булып тора. Хәзер ул “Мирас” фондына кертелгән, аны, алга таба төзекләндереп, кызлар мәдрәсәсе, яисә туристлык комплексы итәргә ниятлиләр. Бинаның эчендә штукатуркалары да, түшәмендәге сылап ясалган бизәкләре дә элеккечә сакланган. Кызлар мәдрәсәсе әлеге бинаның каршында урнашкан була. Инкыйлабтан соң, аның икенче катын сүтеп, Әгерҗегә алып китәләр. Беренче катында башлангыч мәктәп урнаша. Кызганыч ки, хәзер бу хакта истәлек тактасы гына искәртә. 

Борынгы мәчет бинасында

 Хәйрияче Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов 125 ел элек агачтан җәмигъ мәчете итеп салдырган ике катлы бинаның ныклыгына, баскычларының һәм ишекләренең аз гына да какшамавына хәйран калып икенче катка күтәреләбез. Бу мәчетне сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов 1895  елда 7000 сумга салдырган. Ул заманда биш сумга сыер ала торган булганнар. Бина зурлыгы белән дә танылган. Анда берьюлы 500 шәкерт намаз укый торган була. Габдулла Буби үз язмаларында, шәкертләр мәчеткә сыймагач, без үзебезнең мәчетне шунда төзергә уйладык, дип белдерә.  1930 елларга кадәр бина мәчет булып тора әле. Манарасы киселгәч, анда төрле совет учреждениеләре урнаша. Бинаны соңгы елларда  санаторий иткәннәр. 

Ә инде мәчет манаралары кабат торгызылган елларда, бинада балалар укыгач, Аллаһы йортын кунак бинасына тәгаенлиләр. Мәчет итеп салынган бу йортны, киләчәктә үз вазифасына кайтарырга, ә бүгенге мәчетне кунакханә итеп, турист­лык маршрутына кертергә ниятлиләр.  

Биредә бүген төзекләндерү эшләре бара: тәрәзәләрен алыштырганнар, тү­бәсен дә япканнар. Ә иң әһәмиятлесе – элекке мәчетнең манарасы торгызылган һәм аңа ай куелган.  

 Мөхәммәтҗан  бай йортында

 “Бубилар мирасы” коммерцияле булмаган оешма мөдире Искәндәр Җиһангәрәев музейга керешли кунакларның игътибарын бер бина макетына юнәлтте. Аны, фоторәсемнән карап, Апас районының Кайбыч авылында яшәүче Дамир исемле оста ясаган. Аның белән “Бубилар мирасы”н булдырган елларда И.Җиһангәрәев, Р.Гәрәев интернет аша таныша. Ул иске фотолардан мәчетләрне өйрәнә дә, шырпылардан, агач линейкалардан аларның макетын ясый. Ул “Бубилар мирасы” җитәкчеләренә контакттан Иж-Бубый авылындагы бер борынгы, бик матур йортның фотосын күрүе, аның макетын ясарга теләве турында яза. Олы сәүдәгәр һәм меценат Мөхәммәтҗан  Әхмәтҗанов йортының рәсеме була ул. Әмма аны 2001 елда сүтәләр. Макет гаҗәеп күркәм килеп чыга. Шуннан соң сөйләшеп китәләр. И.Җиһангәрәев аның ничек шушы эш белән шөгыльләнә башлавы белән кызыксына. 

Дамирның язмышы – үзе бер хикәя. Ул “КАМАЗ” йөртүче булып эшләгән. Ир-­егетне, машина ишеген ачып чыкканда, бәрдереп китәләр. Хәле бик мөшкел була. Табибләр дә аның урын-җирдә генә ятачагын фаразлый. Авыр хәлдә чагында, аңа бер малай линейка калдырып китә. Дамир шуңардан бер йорт макетын эшләп куя. Моңа теге малай шакката. Дамир аңа кибеттән тагын бик күп линейкалар алып килергә куша. Ир-егет алардан мәчет сала. Эшен тәмам иткәч торып утыра ала башлый. Тагын бер мәчет макетын ясагач, аякка ук баса. Хәзер ул унлап мәчет макетын тергезгән. Алар арасында Иж-Бубый мәчете дә бар. 

2015 елда депутатлар Президент Рөстәм Миңнеханов белән Әгерҗегә килә. Искәндәр Җиһангәрәев аларга әлеге XIX гасыр ахырында салынган һәм совет хакимлеге елларында ун еллык мәктәп булган бинаның макетын күрсәтеп, аның тарихы турында сөйли. “Кызганыч ки, аны иштеләр”, – ди. Президент, бинаны торгызырга, дигән фәрман бирә. Бүген инде 18 гә 22 метрлы ул бина төп нигезендә яңадан төзелгән. Анда конференциядә катнашучылар намаз да укыды. Әлбәттә, аны бер гасыр элек булган хәленә кайтарып булмастыр. Чөнки И.Җиһангәрәев сөйләгәнчә, бинаның икенче катында фонтаннар, хәтта ванна бүлмәләре булуы да билгеле.  Бинаны сүткәндә, кургаштан ясалган канализация дә килеп чыккан. Хәзер йортны Россия халыклары музее итәргә телиләр. “Бу – без планлаштырганнарның кечкенә генә өлеше. “Бубилар мирасы” һәрвакыт булышып, кайгыртып тора”, – ди Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров. 

Зиратта

Иж-Бубый авылы зиратында татар дини мәгарифе тарихында тирән эз калдырган шәхесләр – мәгърифәтчеләр Гобәйдулла, Мөхлисә һәм Габдулла Нигъмәтуллин-Бубиларның аналары Бәдрелбанат абыстай, педагог, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, татар халкының күренекле мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, Иж-Бубый мәдрәсәсе җитәкчеләренең һәм мөгаллимнәренең берсе Габдулла Габделгалләм улы Нигъмәтуллин-Буби, авылның зур сәүдәгәре, меценат Мөхәммәтҗан хаҗи Әхмәтҗанов җирләнгән. ТР мөселман Диния нәзарәтеннән Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин,  Равил хәзрәт Зөфәров, Айрат хәзрәт Әюпов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин һ.б. дин әһелләре зыялылар рухына дога кылды. 

 Җыен эшлекле узды

Конференцияне Россия Ислам институты ректоры Р.Мөхәммәтшин ачып җибәрде һәм алып барды. Кунакларны Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Ркаил Зәйдулла, Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, Болгар ислам академиясе проректоры Айнур Тимерханов, Мөхлисә Бубиның кызы Наҗиянең нәсел дәвамчысы Рәфит Әхмәтшин, һ.б. сәламләде. Галимнәр – Дамир Исхаков, Альта Мәхмүтова, Фәүзия Бәйрәмова, Тәэминә Биктимерова, Резеда Сафиуллина, Илһам Фәттахов, Оренбург шәһәренең “Хөсәения” мәдрәсәсе мөгаллимәсе Хәзирә Әбделманова  һ.б. чыгышлары зур кызыксыну белән тыңланды. 

Җыенда нигездә сүз хатын-кызларыбызның җәмгыятьтә тоткан роле һәм киләчәктә Иж-Бубый авылын, андагы тарихи биналарны файдаланып, татар халкының милли-мәдәни йолаларын саклаган зур бер үзәк итү турында барды. 

“Совет чорында максатчан юк ителгән тарихыбызны, динебез, милләтебез белән бәйле үткәннәребезне кайтарырга кирәк. Йортлар, мәдрәсәләр бездән, район, рес­публика җитәкчелегеннән ярдәм көтеп ята, – диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Р.Закиров. – Тарихи биналарны саклап, аларны  киләчәк буыннарга ядкәр итеп тапшыру мәслихәт. Шул ук вакытта Иж-Бубый авылының статусын билгеләү һәм аны туристлык маршрутына кертү кирәк.” 

Р.Зәйдулла милләтебезнең яшәеше тулысынча хатын-кызларыбызга бәйле икәнлеген искәртеп, аналар балаларына милли тәрбия биреп, халкыбызга мәхәббәт белән үстергән очракта, Иж-Бубый  кебек авылларның киләчәге булырына өмет белдерде. “Мөхлисә Бубиның документлары белән танышкач, шаккаттым. Ул кулга алынгач та, беркемне дә сатмый, нахак бәла дә якмый”, - диде. Ул шулай ук Мөхлисә Бубиның эшен дәвам итеп, авылда кызлар мәдрәсәсе ачарга кирәклеген әйтте. Г.Нәҗипова Иж-Бубыйда мирасны саклап калу буенча күп эшләр башкарылуына игътибар итте. Татар халкының милли-мәдәни йолаларын саклаган зур бер үзәк булдыру өчен концепция соралуын искәртте. Зөфәр Галиуллин  татар халкын бетерүгә күп гасырлар дәвамында көч куелуын, аның юнәлешләрен күрсәткән Ильминский васыятен искә төшерде. Ул, татарны хәрам белән җиңәргә Һәм милләтебезнең дини фәлсәфәсе белән дә бик көчле булуын искә алып, аны юкка чыгарырга, бер йолага гына әйләндереп калдыру чараларын кулланырга чакыра, милли мәгариф системасын юк итәргә өнди. Хәзрәт бу мәсьәләләрдә тоткан мәсләгебездән тайпылмаска кирәклеген белдерде. Тәэминә Биктимерова чыгышы Мөхлисә ханымның фидакярлеге, иманының ныклыгы милләтебезнең киләчәк буыннары өчен үрнәк итеп куелырдай  батырлык булуын ассызыклавы белән истә калды.  Дамир Исхаков татар хатын-кызларының җәмгыятьтәге урыны турында сүз алып барды, аның һәрвакыт югары булуын әйтте. Фәүзия Бәйрәмова утызынчы елларда күп ир-атларның, халык дошманы дигән яла ягылып, атып юк ителүен искә алды. Әмма халык күңеленә гомерен ядрә кискән Мөхлисә Буби кереп калган. “Хатын-кызны атып үтерергә ярамый. Ул нәселне, милләтне дәвам итүче. Сталин палачларының 68 яшьлек мөселман хатыны өчен кургаш ядрәсе әзер булган. Аңа гына түгел. Ул ядрә һәрберебезгә, мәгарифебезгә, мәдәниятебезгә төбәп атылган”, - диде Ф.Бәйрәмова. Ул шулай ук Иж-Бубый авылында борынгы таш биналарны торгызуны хуплавын белдерде һәм аларның эчендә ислам нуры, мәктәпләрнең татар телле булырга тиешлегенә игътибарны юнәлтте.  Бу фикерне шушы авылда туып-үскән Тәлгать Әхмәдишин дәвам итте. Авылда кызлар өчен уку йорты ачыла икән, анда тәрбия һәм белем татар телендә генә бирелергә тиешлеген, Әлмәт каласында Р.Фәхретдин исемендәге татар гимна­зия­се булуын, әмма анда барлык фәннәр дә русча укытылуын әйтте. Илһам Фәттаховның Иж-Бубыйның “Центральная” дип аталган урамына Мөхлисә Буби исемен бирү турындагы тәкъдиме дә җыенда катнашучыларның күңеленә хуш килде. Конференция ахырында Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Гыйззәтуллин “Минем гаиләм тарихында Иж-Бубый мәдрәсәсенең эзләре” дигән темага инша язу һәм “Минем яраткан мәчетем” рәсем ясау бәйгеләре җиңүчеләрен бүләкләде. Конкурсның иганәчесе исә “Мәскәү татарлары Штабы” җитәкчесе, бабалары шушы якта туып-үскән Рөстәм Ямалиев иде. Фәнни-гамәли җыен резолюция кабул итү белән тәмамланды. 

Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: