Милләтебез остазы
Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 160 ел
Ризаэддин Фәхреддиннең дини-фәлсәфи фикерләренең башлангычы балачактан алган тәрбиясеннән килә. Аның дөньяга карашы формалашуда әти-әнисенең роле гаять зур була. Мәдрәсәдә укыганда ук ул ныклы гыйлем үзләштерә, зур тәҗрибә туплауга ирешә. Мәдрәсәнең өлкән сыйныф шәкерте булганда ук Ризаэддин укыту-тәрбия эшендә яңа алымнар куллануы белән танылып өлгерә. Мәдрәсәне тәмамлап эшли башлагач, ул 1887 елда имамлыкка имтихан биреп, бу вазифаны да намус белән башкара. Мәрҗанинең йогынтысы нәтиҗәсендә фәнни эш белән дә мавыга: китаплар, мәкаләләр яза, татар халкының рухи тормышына караган язмалар белән матбугатка чыга. 1887-1888 елларда аның «Әт-төхфәтел-әнисия», «Китабет-тәсрыйф», «Китабе мөкаддимә. Әт-тәхрирел-мосфа... » һәм «Китабел–игътибар» исемле китаплары басыла. Алар хезмәт, гарәп теле грамматикасына, мирас бүлү буенча шәригать кануннарына, тәрбия, әхлак мәсьәләләренә багышлана.
XIX гасыр урталарында татар халкының иҗтимагый-мәдәни тормышында ислам динен реформалаштыру, аны заманга яраклаштыру мәсьәләсе көчле бәхәсләр уята. Мәдәни тормышта исә китап басу, мәдрәсәләрдә укыту ысулын үзгәртү, дөньяви фәннәр өйрәтү, чит телләр, аерым алганда урыс телен өйрәнү көн тәртибенә баса. Мәгърифәтчеләр эшчәнлеге киңәя, максатлар үзгәрүгә бәйле рәвештә, аның яңа баскычы – җәдитчелек хәрәкәте барлыкка килә. Әлеге хәрәкәт дини реформаторлыкны, китап басу, газета чыгару, милли телне камилләштерү, укыту системасын үзгәртүне үз эченә ала. Иҗтимагый тормыштагы әлеге үзгәрешләр татар мәдәниятенә көчле йогынты ясый һәм мәгърифәтчелек идеяләрен тарату бурычын тудыра. Шул чорда Р.Фәхреддин татар халкы тарихы, дин, фәлсәфә, әдәбият, халык авыз иҗаты, педагогика һ.б. мәсьәләләргә караган җитди башлангычларга нигез сала.
Хезмәтләре белән җәмәгатьчелек арасында танылып өлгергән Р.Фәхреддинне 1891 елда Диния нәзарәтенә казый итеп эшкә чакыралар. Биредә эшләү аңа фән белән шөгыльләнү өчен зур мөмкинлек ача. Ул Диния нәзарәте архивында тупланган бик күп чыганакларны өйрәнә. 1906 елда атаклы эшмәкәрләр бертуган Рәмиевләр чакыруы буенча Уфадан Оренбург шәһәренә күчә. Бу вакытта аның күптөрле фәннәр буенча басылган һәм аны мәгърифәтче итеп таныткан 60лап китабы була. Шактый зур фәнни һәм укыту эше буенча тәҗрибә туплаган галим үзенең укытучылык эшчәнлеген Оренбургта да дәвам итә, танылган «Хөсәения» мәдрәсәсен җитәкли. Биредә ул ун ел буена (1908 – 1918) мәшһүр «Шура» журналы нәшире һәм мөхәррире булып эшли. Әлеге журнал битләрендә фәлсәфә һәм тарих, әдәбият һәм тел белеме, география һәм педагогикага караган һ.б. мөһим мәсьәләләр тикшерелә. Татар телен һәм әдәбиятын пропагандалау буенча журнал гаять зур эш башкара. Оренбургта Р.Фәхреддин 90 га якын китап, «Шура» журналында һәм башка газета-журналларда йөзләгән мәкалә бастыра. Аның тарафыннан барлыгы 50 исемдә 147 китап бастырыла. Шулай ук аның 100 томга якын зур күләмле кулъязма хезмәтләре барлыгы билгеле. Ике томнан, 15 кисәктән торган «Асар»да борынгы Болгар чорыннан алып XX йөз башына кадәр яшәгән меңнән артык мәшһүр тарихи шәхес турында кыйммәтле мәгълүмат тупланган. Бу хезмәтне язганда ул гаять күп кулъязма чыганакларны өйрәнә һәм аларны гомере буена шәхси архивына туплап бара.
«Шура» журналында Р.Фәхреддин Борынгы Греция, Көнчыгыш һәм Көнбатышның мәшһүр философлары, танылган рус язучылары турында яза, аларның әсәрләренә җитди бәя бирә һәм ул әсәрләрдән өзекләр урнаштыра. Аларның кайберләренә аерым китаплар да багышлый, татар халкы арасында материалистик караш таратуда зур өлеш кертә. «Мәшһүр ирләр», «Мәшһүр хатыннар» исемендә бик күп атаклы шәхесләрнең тормышын һәм эшчәнлеген тасвирлаган егерме китап бастырып чыгара.
1917 елның май аенда Мәскәүдә уздырылган Бөтенроссия мөселманнар корылтаенда Р.Фәхреддинне яңадан Диния нәзарәтенә казый итеп сайлыйлар. Ул 1918 елда Оренбургтан Уфа шәһәренә күчә. Бераз казый булып эшләгәч, мөфти вазифасын башкаручы итеп, ә 1922 елда мөфти итеп билгелиләр.
1926 елда Р.Фәхреддин Мәккәдә мөселманнарның Бөтендөнья корылтаенда катнаша һәм бер атна дәвамында саф гарәп телендә корылтайга рәислек итеп, аның эшен җитәкли. Үзенең биредә ясаган чыгышы сәбәпле һәм корылтай эшен бик белеп алып барганлыктан, аның дәрәҗәсе бөтен дөнья мөселманнары алдында бик нык үсә. Мөфтилек хезмәте бик авыр елларга туры килсә дә, ул үз карашларына тугрылыклы булып кала, җаваплы вазифаны намус белән үти. Гамәлдәге хакимият белән килешеп эшләү юлларын эзли.
Дин белгече, казыйлык хезмәтендә булган Р.Фәхреддиннең ислам дине турындагы фәлсәфи карашлары һәрбер әсәрендә чагылыш таба. Аерым алганда «Ислам дине – нинди дин?» хезмәте ислам дине, ислам фәлсәфәсе турындагы карашлары тупланмасы булып тора. Ислам диненең төп, асыл сыйфатларын иминлек, хөррият, татулык, бердәмлек, дуслык, тынычлык дине дип күрсәтелә. «Гакаид», «Мөхәммәд», «Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр», «Җәвамигуль-кәлим» шәрехе кебек китапларында галимнең дини-фәлсәфи карашлары тупланган. Галим ул хезмәтләрендә адәм баласының вазифасы иҗтиһат – тырышу, әмма нәтиҗәне Аллаһы Тәгаләгә тапшыру икәнлеген аңлатып бирә.
Галимнең «Җәвамигуль-кәлим» хезмәте Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в) төрле мәсьәләләргә багышланган 344 хәдисенә гаять зур һәм киң итеп бирелгән аңлатма-шәрехләрдән тора. «Җәвамигуль-кәлим» шәрехе беренче чиратта, хәдис гыйлеменә багышланган дини теологик хезмәт булса, шул ук вакытта ул XX гасыр башындагы татар дини һәм иҗтимагый-фәлсәфи фикеренең әһәмиятле бер чыганагы да. Автор халык арасында хөкем сөргән ялгыш ышануларны ислам күзлегеннән бәяли, үз чорындагы мәгариф системасының реформасы, сәламәтлек саклау, фәнни белемнең практик яктан кыйммәте, белемне халык арасында тарату, хәйрия җәмгыятьләре һ.б. мөһим мәсьәләләр хакында яза, әхлакый проблемаларга да игътибар итә. Гүзәл холыкның нинди булырга тиешлеген аңлата, аңа ирешү юлларын күрсәтергә тырыша. Җәмгыятьнең үсүенә, яхшы якка үзгәрүенә нәкъ менә әхлакның тәэсире гаять зур икәнлеген белдерә. Үз көчеңә ышану, вәгъдәдә тору, бөтен көчең белән тырышу, автор фикеренчә, максатка юл ача. Хәдисләрнең гомуми теоретик мәгънәләре белән генә чикләнмичә, ул үз заманының иҗтимагый-сәяси хәлләрен күздә тотып аңлатмалар бирә. Хәдисләрне коры ятлау белән генә чикләнмәскә, аларны туры мәгънәсендә тормыш кагыйдәләре буларак кулланырга өнди. Коръән аятьләрен автор һәр очракта диярлек гарәп телендә китерә. Р.Фәхреддин хәдисләргә фәлсәфи-педагогик аңлатмалар бирә. Ул һәр кеше үз кулыннан килгән кадәр эшләргә, милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиешлеге турында искәртә.
Р.Фәхреддиннең «Әхлак гыйлеме»нең тугызынчы кисәге булган «Әдәбе тәгълим» (Укыту кагыйдәләре) исемле китабы Казанда 1908 елда икенче басма итеп бастырыла. Ул бу китабының башыннан ахырына кадәр укытучыларга киңәшләр язган. Китабының соңгы сүзенә автор милли мәгарифнең бик авыр матди кыенлыклар кичерүенә йөрәге әрнеп яза. Күпсанлы татар байларын мәгарифкә өлеш чыгармаулары өчен тәнкыйть утына тота һәм аларны милләт язмышы турында да уйланырга чакыра. «Бу китапны һәр дәрәҗәдәге укытучы – тәрбияче, бигрәк тә укытучылар әзерли торган махсус урта һәм югары уку йортлары укучылары һәм укытучылары үз һөнәрләренең устав программасы итеп ятлап өйрәнсәләр дә бик яхшы булыр иде. Чөнки бу хезмәттә әлеге бик борынгы һәм иң изге һөнәрнең бөтен нечкәлекләре ачык бирелгән һәм ничек эш итәргә кирәклеге тәфсилләп өйрәтелгән. Ул – һәркемнең өстәл китабы булырга тиеш», – ди Р.Фәхреддин хезмәтләрен өйрәнгән галимебез Әнвәр Хәйри. «Р.Фәхреддиннең «Әдәбе тәгълим» исемле хезмәте моннан бер гасыр элек язылса да, үзенең әһәмиятен югалтмаган» – ди Нияз Акмал да. «Әдәбе тәгълим» китабы милләтебезгә зыялы шәхесләр тәрбияләүдә һәр укытучының өстәл китабы булырга хаклы, тормыш тәҗрибәсе шуны күрсәтә.
Татар халкының әхлакый һәм рухи тәрбия кануннарын туплаган «Нәсыйхәт» исемле гыйльми хезмәт тә халыкта тиз танылып өлгерә. Китап күп тапкырлар зур тиражлар белән басылып таратылган, һәр мәктәп–мәдрәсә укучысының өстәл китабы булган. Автор дистәләрчә гасырлар дәвамында һәм болгар–татар гаиләсендә яшәп килгән халык педагогикасы алымнарына укытучы–тәрбияче буларак үз тәҗрибәсен өстәп баеткан. Ул хезмәтендә укыту–тәрбия чараларын кушып, төрле буын һәм төрле җенес укучы балаларның физиологик һәм психологик, шулай ук акыл үзенчәлекләрен дә истә тотып, аларның һәрберсенә аерым якын килеп эш итәргә кирәклеген өйрәтә. Укытучы–тәрбияче кешенең авыр, җаваплы һәм четерекле эшенең бөтен нечкәлекләрен белеп, аларга һәр очрак өчен бик төпле, кирәкле һөнәри киңәшләр бирә. Бу хакыйкатьне аңлаган укытучы-тәрбиячеләр галимнең хезмәтләрен татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, тәрбия сәгатьләрендә киң файдалана.
Р.Фәхреддин проза әсәрләрендә дә милләт хәлен кайгырткан, уңышларына сөенгән, кимчелекләренә сызланган шәхес буларак гәүдәләнә. Әдип тәрбия-әхлак мәсьәләләрен үзәккә алып, гомуммилләт идеясен күтәрә, татар халкының тәрәккыяте өчен кирәкле чараларны билгели. «Р.Фәхреддин киң төшенчәле әдип исеменә генә түгел, ә заманча мәгънәле әдип атамасына да лаеклы зат», – ди аның хезмәтен бәяләп әдәбият белгече Х.Миңнегулов. Р.Фәхреддин татар проза жанрын үстерүдә дә нәтиҗәле эш башкара, әдип тәрбия һәм әхлак мәсьәләләрен үзәккә ала. Фәхреддиннең татар әдәби мирасында билгеле урын тоткан беренче романы «Сәлимә, яки Гыйффәт» 1898 елда дөнья күрә. Әсәр Казан мәдрәсәләренең берсендә белем алган егетнең дөнья күрү максатыннан сәфәргә чыгуы, шунда Тәһран шәһәренең мәшһүр сәүдәгәре кызы, укымышлы, акыллы Сәлимә белән танышып өйләнүе турында бәян итә. Әдәбият галимнәре фикеренчә, бу чорда әдәбият татар мәгърифәтчеләре өчен үзенчәлекле мөнбәр хезмәтен үти, әдипләр үзләренең мәгърифәтчелек карашларын уңай тип герой аша укучыга җиткерә. Бу үзенчәлек Р.Фәхреддиннең «Сәлимә, яки Гыйффәт» романына да хас. Автор әсәр үзәгенә акыллы, тәрбияле геройны куя, шуңа бәйләп, мәгърифәтле кеше өчен бәхеткә юллар ачык дигән идеяне беренче планга чыгара. Шул чор мәгърифәтчеләренә хас төстә, автор Сәлимәне югары әхлакка һәм культурага, белемгә ия герой, идеал дәрәҗәсендә укучыга тәкъдим итә. Р.Фәхреддиннең әсәрләрендә генә түгел, гомумән, эшчәнлегенең үзәгендә камил инсан тәрбияләү мәсьәләсе куела. XIX гасыр мәгърифәтчеләре милли үсеш – европалашу, фәнни алгарыш, мәдәни яңарышны алга куя һәм моңа ирешү өчен әхлакый кыйммәтләр, акыл, гыйлем алдында баш игән «камил кешене» югары күтәрә. Бу сыйфатлар Р.Фәхреддин геройларында да ачык чагыла. Үзенең әсәрендә әдип мондый тип герой – Сәлимә аркылы, кагыйдә буларак, акыл культын алга чыгара, дини һәм дөньяви белемнәрнең берлеге турында үзенчәлекле карашын җиткерә. Әдип милләтне ислам дине кысаларында, дини кагыйдәләргә буйсындырып тәрбияләүне яклый, шул очракта гына халыкның югары әхлакка ирешү мөмкинлеген күрсәтә, дини наданлыкны кискен тәнкыйтьли. Шуның белән бергә Р.Фәхреддинне, башка мәгърифәтче-реалистлар кебек үк, җәмгыятьнең торышы, заманча тәрәккыят мәсьәләләре дә борчый. Шуңа мөнәсәбәттә ул, тормыш көтәр өчен, дини белемнәрдән тыш, дөньяви белемнәрнең, тел белүнең, фән-техника казанышларыннан да мәгълүматлы булуның мөһимлеген ассызыклый һәм мәдрәсәләрдә белем бирү системасын үзгәртүнең кирәклеген яклап чыга.
Р.Фәхреддиннең әлеге караш-фикерләре, төзелешләре, сюжетлары ягыннан төрле булса да, «Әсма, яки Гамәл вә җәза» әсәрендә дә дәвам иттерелә. Роман үзе, мәгърифәтчелек әдәбиятына хас булганча, яхшылык һәм яманлык каршылыгына корылып иҗат ителә. Әсәр сюжетын хәрәкәткә китерүче төп конфликт – иске һәм яңа тормыш арасында туган проблемаларны күтәрү һәм әхлак. Яхшылык һәм яңалык тарафдарлары булып әсәрдә Әсма, аның әтисе Габбас, бабасы Йосыф, Салих бай һ.б. күтәрелә. Наданлык һәм искелекне яклаучылар, әхлаксыз геройлар итеп Хикмәт хаҗи, Бикбулат мулла, Зәйнүш кебекләр чыгарыла. Мәгърифәтчелек әдәбияты таләп иткәнчә, әлеге ике тип геройлар арасында туган конфликт акыллы һәм белемле, тәрбияле, мәгърифәтле, алдынгы дини карашлы геройлар исәбенә хәл ителә, уңай тәмамлана. Мәгърифәтчелек карашларын Р.Фәхреддин «камил инсан» – Әсма язмышына бәйләп үткәрә. Акыл культын да әсәргә иң беренче чиратта шушы герой алып керә. Сюжет барышында кыз бик авыр язмышка дучар ителә, ләкин тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга, чиста һәм саф, әхлаклы булып калырга үзендә ихтыяр кече таба, мөгаллимә булып эшкә урнаша. Шуңа бәйләп, автор әсәргә үзенчәлекле, мәгърифәтчелек әдәбияты өчен актуаль идея өсти: баланың гына түгел, милләтнең тәрбиячесе, рухи терәге булып хатын-кыз тора, милләтнең рухи бөтенлеге, әхлагы да алар кулында. Р.Фәхреддин татар гаиләсенә мөнәсәбәтле фикерләрен дә җиткерә. Әсма гаиләдә яхшы тәрбия ала һәм гомере буена шушы юлдан читкә тайпылмый. Автор татар гаиләсенә төп таләбен куя: тәрбия, әхлак кечкенәдән гаиләдә үк салынырга тиеш, дини һәм дөньяви белемнең дә кешегә яшьтән үк бирелүе мөһим. «Сәлимә, яки Гыйффәт», «Әсма, яки Гамәл вә җәза»да күтәрелгән мәсьәләләр бүгенге көндә дә актуаль һәм тәрбия фәне проблемаларына аваздаш булып кала. Бүгенге җәмгыять шартларында, иҗтимагый кыйммәтләр үзгәргәндә барлыкка килгән проблемалар күренекле галим-әдипнең мирасын тагын бер кат күздән кичереп, тулы идея-эстетик эчтәлеге белән ачуны, комплекслы карауны таләп итә.
Мәгърифәтчелек карашлары Р.Фәхреддин әсәрләренең, публицистик язмаларының, педагогик характердагы хезмәтләренең дә үзәгендә ята. Ул калдырган мирас күпкырлы, киң колачлы. «XIX йөз ахыры белән XX гасыр башы татар мәдәни һәм иҗтимагый тормышының кабатланмас күренешләренең берсе булган Р.Фәхреддин эшчәнлеге, аның иңләп алгысыз бай иҗади мирасы төрле яклап һәм җентекләп өйрәнүне таләп итә», – ди М.Госманов.
Соңгы елларда Р.Фәхреддин эшчәнлегенә, аның мирасына карата игътибар артты, аның исеме халыкка яңадан кайтарыла. Галимнең мирасын барлау бүген иң актуаль күренешләрнең берсе. Бу адымнар башлыча Ризаэддин Фәхреддингә багышланган китаплар, мәкаләләр язу, биографик җыентыклар чыгару, фәнни–гамәли конференцияләр үткәрү, эшчәнлеген чагылдырган диссертацияләр яклау, мирасын төрлечә пропагандалау мәктәп– мәдрәсәләрдә галимнең мирасын өйрәнү һәм башка юнәлешләрдә бара. Р.Фәхреддин безнең арабызда замандашыбыз, остазыбыз, киңәшчебез рәвешендә яшәвен дәвам итә.
Сөмбелә ФӘХЕРТДИНОВА, китапханәче. Чаллы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев