Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Милләт мәҗлесе тарихы 

Татарстан АССР төзелүгә 100 ел 

Татарларның милли тормышында 1917-1918 елларда иң мөһим вакыйгаларның берсе, һичшиксез, 22 ноябрьдә Уфада ачылган Милләт Мәҗлесе була. Андагы вакыйгалар һәм аның тарафыннан озак-озын һәм кайнар бәхәсләрдә кабул ителгән карарлар 1917 елның февраленнән соң татарлар арасында милли дәүләтчелек фикерләре үсешендә яңа этап башлануын күрсәтә иде.

Эчке Россия һәм Себер төрки-татарларының (ул елларда “төрек-татар” рәвеше кулланылган, текстларда шул форма калдырылды). Милләт Мәҗлесе 1917 елның 22 ноябреннән (яңа стиль белән 4 декабрьдән) алып 1918 елның 11 гыйнварына кадәр, ягъни барлыгы 51 көн эшли. Аңа депутатлар сайлау октябрь-ноябрь башында узып, 50 мең кешедән (фронтта - 25 мең кешедән) бер кеше исәбеннән 115-120 тирәсе делегат сайланган була. Уфага килеп, Милләт Мәҗлесендә даими рәвештә эшләгән делегатларның саны үзгәреп тора һәм уртача 80 нән аз гына артык кеше тәшкил итә.

Мәҗлесне чакыру буенча әзерлек эшләре шул максат өчен 2 нче гомуммөселман съездында (Казан, 1917 елның июль ае) сайланган Садри Максуди җитәкчелегендәге вакытлы бюро тарафыннан башкарыла. Мәҗлес эшли башлагач та ул аның рәисе итеп сайлана. Аның урынбасарлары Ибниәмин Әхтәмов һәм Ильяс Алкин, сәркатипләре Габдрахман Фәхретдинов һәм Галим Акчурин була. И.Алкин белән Г.Фәхретдинов Уфаны ташлап китәргә мәҗбүр булгач (беренчесе хәрби съездны әзерләргә Казанга юнәлә, икенчесе исә гаилә хәлләренә бәйләнешле сәбәп белән киткән булырга охшый), аларны Фатыйх Мөхәммәдьяров һәм Хәлил Бакиев алыштыра.
Мәҗлес эшли башлагач ук, ике фракция (төркем) - «төрекчеләр» һәм «тупракчылар» (территориячеләр) - барлыкка килә. Сан ягыннан ике төркем дә чама белән тигез була. Гаяз Исхакый үз истәлекләрендә әлеге төркемнәрнең сан ягыннан составы буенча шундый мәгълүматлар китерә: «1) Милли-мәдәни мохтарият таләп иткән «төрекчеләр» партиясе - 55 кеше, 2) Милли тупраклы мохтарият таләп иткән «тупракчылар» - 30 кеше, 3) Федератив системаны яклаучылар-социалистлар - 11 кеше.» Гаяз Исхакый сүзләре буенча, бераздан соңгы икесе берләшеп эш итә башлый.

Милләт Мәҗлесе җәйге мөселман съездларында игълан ителгән милли-мәдәни мохтариятне тормышка ашыру белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен чакырыла. Әмма язмыш әлеге форумга башка төрле роль әзерләгән икән: нәкъ менә Мәҗлес озак бәхәсләрдән соң төрки-татарларның Идел-Урал штаты рәвешендә территорияле (җирле, тупраклы) мохтариятен игълан итә, ягъни милли дәүләтчелекнең нигез ташын сала.

Мәҗлес канун көчендәге өч документны әзерли һәм раслый: «Төп канун», яки «Милли-мәдәни мохтарият нигезләре», «Милли салым турында канун» һәм «Дини идарә уставы». Шушы өч законнан тыш Мәҗлес 13 мөһим карар, шул исәптән Идел-Урал җирле мохтариятен игълан итү һәм тормышка ашыру белән бәйле 4 карар кабул итә. Мәҗлеснең башка карарлары арасында: Франциянең Версаль каласында узачак Тынычлык конференциясенә җибәрелә торган комиссия делегатларына наказ, хәрби бурычлы делегатлар статусы турында, Үзәк Хәрби Шура турында карар, башкорт автономиясенә мөнәсәбәт турында һ.б. мөһим документлар бар. Болардан тыш делегатлар Милли идарә бюджетын раслый, агымдагы төрле мәсьәләләр буенча үзләренең теләкләрен әйтә. Мәҗлеснең соңгы утырышында Милли идарәне тәшкил итүче өч министрлык (нәзарәт) әгъзаларын сайлыйлар.

Милләт Мәҗлесенең икенче җыелышы 1918 елның 1 (14) маенда булырга тиеш иде. Анда тикшереләчәк үзәк мәсьәләләрнең берсе итеп Милли идарә каршындагы махсус комиссия тарафыннан әзерләнгән “Россиядә милли өлкәләр” турында проект билгеләнгән була. Әлеге «милли өлкәләр» Россиянең барлык төрки-татар халкын үз эченә кертеп, җирләре белән Идел-Урал штаты чикләреннән күпкә киң иде. Проектта 34 милли өлкә билгеләнгән, аларның үзәкләре, чикләре һәм халык саны күрсәтелгән. Һичшиксез, әлеге проект милли-мәдәни мохтариятнең идеяләрен тормышка ашыру юнәлешендә әзерләнгән. Ләкин бу планнар шулай ук тормышка ашырылмый кала.

Милли идарә 1918 елның 21 апрелендә большевиклар хакимияте тарафыннан юкка чыгарыла һәм Милләт Мәҗлесенең икенче җыелышы уздырылмыйча кала. Шулай итеп ярты елдан да азрак вакыт яшәгән, ләкин татарларның милли дәүләтчелеге фикерен үстерүдә мөһим эз калдырган «Эчке Россия һәм Себер төрки-татарларының Милләт Мәҗлесе» яшәүдән туктый һәм моннан соң тарихка гына әверелә.

Диләрә Госманова, тарих фәннәре кандидаты.

 

«Тупракчылар» фракциясе үзенә түбәндәге әсасларны (нигезләрне)  лозунг итеп алган:

«1. Россия мәмләкәт идарәсе кушма җөмһүрият булыр.

2. Җәнүби (көньяк) Урал, Урта Идел штаты төзелер.

3. Бу штат эченә эчке Россиядә яшәүче төрек-татарларның күп кыйсеме кереп бетәргә тиеш.

4. Штатның чикләрен тәгайен итү һәм штат фикерен тарату – фракциянең вазифасы.

5. Тупракчылар фракциясе үзе тәгайен иткән границалар эчендә булган җөмлә халыкларның Учредительный собраниеләрен чакыру-чакырту чараларына керешә».

(«Тормыш». 1917. 22 ноябрь).

«Төрекчеләр»нең лозунглары түбәндәге маддәләр:

«1. Милли-мәдәни хәяттә эчке Россия һәм Сибириядәге төрекләрне, кабилә-­ыругларга аермыйча, табигый юл белән төреклек байрагы астында алып бару һәм шул байрак тирәсендә мәдәни эшләрдә берләштерүдер.

2. Гомуми Россиянең ысул идарәсе федерацияле халык җөмһүрияте булуын игътибарга алып, Идел буе вә җәнүби Уралда тупраклы мохтарият төзүне әсаси (нигездә) кабул итеп, Уралдагы милләтләргә гаид (мөнәсәбәтле) булганлыгы өчен бу мәсьәләнең хәлен шул даирәдә яшәүче халыкларның Учредительный собраниесенә тапшыруны тиеш табадыр. Бу Учредительный собраниене чакыру вә аңа төрекләр өчен мөмкин кадәр файдалы хөдүдләр (чикләр) сызып, ляихә (проект) махсус бер комиссия сайлауны тиеш күрәдер.

3. Идел-Урал тирәләрендә бер штат ясау мәсьәләсе ничек кенә хәл кылынса да, игълан кылынган милли-мәдәни мохтариятне гамәлгә куюны дәвам иттерүдер».

(«Тормыш». 1917. 23 ноябрь).

Милләт Мәҗлесенең тупраклы мохтарият (территориаль автономия)  игълан итү зарурлыгы турындагы резолюциясе (1917, 29 ноябрь)

Беравыздан кабул ителгән карарлар шуннан гыйбарәт:

«1. Россиянең идарәсе кушма җөмһүрият булырга тиеш.

2. Россия штатлары эчендә Уфа, Казан, Оренбург губерналары вә боларга чиктәш башка губерналарның төрек-татарлар торган кыйсемнәренә кергән бер штат (җәнүби Урал вә Идел буе штаты) булырга тиеш.

3. Бу даирә эчендә аерым кечкенә штатлар булмаска тиеш 1.

4. Матлуб (күздә тотылган) штатның чикләрен сызу эшен, гамәлгә кую юлларын хәзерләү вә шул өлкәдә яши торган төрек вә төрек булмаган һәммә халыкларның хакы булуын игътибарга алып, шул халыкларның Учредительный собраниесен җыю лязем табыла.

5. Хәзердән үк милләт Мәҗлесе хозурында тупраклы мохтарият комиссиясе төзелер.

6. Матлуб штатта яшәүче милләтләрдән мөрәккәб (тәшкил) Учредительный собрание чакыруны Милләт Мәҗлесенең хакы танып, тупраклы мохтарият комиссиясенә шул штат турысындагы кирәкле ляихәне (проектны) ашыгычлык белән хәзерләүне һәм тизлек илә Идел буе-җәнүби Урал штатының хөдүден (чикләрен) сызып, Милләт Мәҗлесеннән тасдыйк иттереп (раслатып) аларак, шул хөдүд эченә кергән бөтен кавем вә милләтләр илә килешү вә сөйләшүне тапшыра.

7. Җәнүби Урал вә Идел буе өлкәсендә яшәүче төрек-татарларның тупраклы мохтариятне алу эшендә һәммәсе берләшеп хәрәкәт итүләрен тәэмин итү өчен, тупраклы мохтарият алуда башкорт милли бюросы һәм корылтае белән аңлашылыр. Башкорт корылтае белән аңлашу тупраклы мохтарият комиссиясенә тапшырылыр.

8. Мохтарият дахилендәге (соста­вын­дагы) бөтен вилаятьләрдә мөсел­ман­нар­ның бөтен милли-мәдәни эшләрендәге хаки­мият вилаять идарәсе кулында бу­­­лу­­ына тәэкид итә (раслый) һәм бу ха­­кимияткә һич берәүнең вә һичбер мөәссәсәнең (оешманың) тәгъриз итәргә (каршы торырга) хаклары юклыгын игълан итә 2.

9. Башкорт шурасына тупраклы мохтарият комиссиясе исеменнән бу карар белдерелә 3.

10. Эчке Россия төрек-татарының әк­сәрен (күпчелеген) эченә алган Идел буе вә җәнүби Урал штаты ясалу мәсьәләсенең тәмамән (тулысынча) хәл кылынып бетүен көтмичә, игълан кылынган милли вә мәдәни мохтариятебезне гамәлгә куюны дәвам иттерергә лязем тапты» 4.

(«Тормыш». 1917. 1 декабрь).
 
Искәрмәләр:

1 «Тупракчылар» тарафыннан тәкъдим ителгән пункт. Бу пункт – Милләт Мәҗлесе делегатларының төп таләпләреннән берсе, әмма аларның оппонентлары, башкорт милли хәрәкәте лидерлары - аңа принципиаль каршы.

2 «Төрекчеләр» фракциясе тәкъдим иткән пункт.

3 «Төрекчеләр» фракциясе вәкилләре Ф.Кәримидән башкорт съездында Милләт Мәҗлесенең 29 ноябрьдә кабул ителгән карарын укуын сорый. Съезд башланган көнне үк ул аны укый. («Тормыш». 1917. 13 декабрь). Шулай ук башкортлар белән сөйләшүләр алып бару өчен «тупраклы мохтарият комиссиясе» тарафыннан Оренбургка Г.Ибраһимов җибәрелә. Аннан кайткач, ул алган тәэсирләрен Мәҗлес делегатлары белән дә уртаклаша. («Тормыш». 1917. 20 декабрь).

4 С.Максуди тарафыннан тәкъдим ителгән өстәмә пункт. Гомумән, С.Максудинең бу проблеманы тикшерү вакытында үз-үзен тотышы бик сәер. 27 һәм 29 ноябрьдәге утырыш­ларны Ибн.Әхтәмов алып бара. С.Максуди бу вакытта залда, «милли-мәдәни мохтариятне вөжүдкә чыгару һәйәте (тормышка ашыру комиссиясе)» әгъзалары арасында утыра, дискуссиягә катнашмый. Игълан ителгән милли-мәдәни мохтариятне үз көчендә калдыру турындагы пунктны тикшергәндә генә бу пунктны яклап чыгыш ясый. Аның үз-үзен болай тотышы күпләрне аптырашта калдыра: «Булмый торган бер эш тугрысында минем кул астында карар чыгарылмасын, дидеме? Әллә башка берәр уй тоттымы?» 

(«Тормыш». 1917. 1 декабрь).

 

Тупраклы мохтарият хакында

Бу турыда тупраклы мохтарият комиссиясе тарафыннан кертелгән өч ляихә (проект) кабул ителде. Бу ляихәләрнең берсе «Идел-Урал өлкәсе» исемендә бер өлкә төзү һәм аның кушма җөмһүрият эчендәге башка өлкәләргә мөнәсәбәте тугрысында; икенчесе - өлкә эчендәге милләтләрнең хокук вә бер-берсе белән мөнәсәбәтләре тугрысында, өченчесе - шул Идел-Урал өлкәсен ничек вөҗүдкә чыгару (тормышка ашыру) һәм аның өчен махсус мохтарият һәйәте (комиссиясе) төзү тугрысында.

Беренче карарнамә

(6 гыйнвар, кичке утырыш карары)

Эчке Россия вә Себер мөселман төрек-татарларының Милләт Мәҗлесендә «Идел-Урал өлкәсе» вә аның Россия җөмһүриятендәге башка өлкәләргә мөнәсәбәте хакында түбәндәге карарларны чыгарды:

1. Эчке Россия вә Себер (Сибирия) мөселманнарының Милләт Мәҗлесе, үз милләте әфрадының (вәкилләренең) күпчелеге яшәгән җәнүби Урал берлә урта Идел даирәсе арасында, бу җирләрдә яшәгән үз әфрадының һәм башка милләтләрнең милли һәм икътисади мәнфәгатьләрен күздә тотып, мохтар (бәйсез, ирекле) бер өлкә төзелүне тиеш тапты.

2. Бу өлкә «Идел-Урал өлкәсе» дип аталып, өлкә эченә әсасән (нигездә) түбәндәге җирләр: Казан вилаяте бөтенләе, Уфа вилаяте бөтенләе, Оренбург вилаятенең Уфа, Самар вилаятьләренә чиктәш төрек-татарлар торган гарби (көнбатыш) кыйсеме (өлеше), Пермь вилаятенең җәнүби (көньяк) кыйсемендә төрек-татарлар торган җирләр, Вятка вилаятенең Уфа һәм Казан вилаятьләренә чиктәш төрек-татарлар вә чирмеш халкы торган кыйсемнәре, Сембер вилаятенең Казан вилаятенә чиктәш мөселман төрек-татарлар вә чуашлар торган кыйсемнәре, Самар вилаятенең Казан вә Уфа вилаятьләренә чиктәш төрек-татарлар торган кыйсемнәре керә.

3.  «Идел-Урал өлкәсе»нең ысул идарәсе халык җөмһүрияте булып, бу җөмһүрият Россиядә булган башка өлкәләр илә берлектә Россия кушма җөмһүриятен тәшкил итә.

4. «Идел-Урал өлкәсе»нең гомуми, тигез, тугры, яшерен вә мөтәнасиб (туры килгән, башкача) сайлау ысулы берлә сайланган парламенты булып, бу парламент түбәндәге (5-7 нче) маддәләр берлә аның карамагыннан алынган мәсьәләләрдән тыш өлкәгә вә аның тормышка гаид (мөнәсәбәтле) бөтен мәсьәләләрдә кануннар чыгарырга хаклы бердәнбер мөәссәсәдер (оешмасы).

(Дәвамы киләсе санда).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев