Мәдәни җомга

МИЛЛИЛЕК САГЫНДА “НӘҮРҮЗ”

Төрки халык театрларының башкалабызда инде булып узган XII "Нәүрүз" фестивале кабат кардәшләребез белән күрешү, аралашу мөмкинлеге бирде. Зур һәм җитди проблемалар байтак. Шуларның берсе - яңа пьесаларга кытлык. Быел фестивальдә чит ил классикасы буенча куелган 4 спектакль, борынгы дастан, риваятьләргә нигезләнгән 3 тамаша, милли классика нигезендә сәхнәләштерелгән 5 комедия, драма,...

Төрки халык театрларының башкалабызда инде булып узган XII "Нәүрүз" фестивале кабат кардәшләребез белән күрешү, аралашу мөмкинлеге бирде. Зур һәм җитди проблемалар байтак. Шуларның берсе - яңа пьесаларга кытлык.

Быел фестивальдә чит ил классикасы буенча куелган 4 спектакль, борынгы дастан, риваятьләргә нигезләнгән 3 тамаша, милли классика нигезендә сәхнәләштерелгән 5 комедия, драма, хәзерге заман авторлары әсәрләре буенча иҗат ителгән нибары 3 спектакль, яңа әсәрләргә кытлык заманында бик тә ярап куйган 1 вербатим күрсәтелде. Әмма көчле режиссерлар табылса, бу кыен хәлдән дә чыгу юлларны табып булыр иде. Үзебезнең Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында гына да проза әсәрләренә нигезләнеп нинди кызыклы спектакльләр иҗат итәләр! Һәм аларны сәхнә теленә күчерүгә театрның баш режиссеры Ренат Әюповның шактый өлеше кергән. Театрны өйрәнүчеләрнең берсе Юрий Альшицның әйтүенә караганда, киләчәктә, гомумән, драматург, режиссер, музыкант кебек чиста профессияләр югалып, театрда да берьюлы берничә өлкәдә бердәй осталык белән эшли белүче иҗатчылар хезмәт итәчәк. Әмма ул көннәр җиткәнче яшисе, иҗат итәсе бар әле. Бүген исә төрки театрларга яшь, талантлы, үзенчәлекле фикерли белгән режиссерлар җитенкерәми. Кайбер белгечләр, мәсәлән, бүгенге көндә Россиядә 7-8 генә көчле милли режиссер бар дип исәпли. Алар ник аз? Кайберәүләр моны мәктәпләрдә белем бирү дәрәҗәсенең түбән тәгәрәве белән аңлата. "Хәзер яшьләр мәктәпләрдән бик тә надан килә. Совет заманында без нинди әзерлек белән югары уку йортына килгән булсак, хәзерге яшьләрне ВУЗлардан укытып чыгарганда шул дәрәҗәгә җиткерәбез генә әле", - дип зарланды бу җәһәттән Казахстан милли сәнгать академиясе профессоры, сәнгать белгече Сания Кабдиева. Әмма белем бирүгә генә сылтау дөресме икән? Талант Ходайдан килә ләбаса...

Быел "Нәүрүз" фестивале гадәттәгедән кыскарак булса да, шактый эчтәлекле иде. Анда телгә алып сөйләрлек яңалыклар да байтак күренде. Шуларның берсе - быелдан башлап "Нәүрүз"нең берәр төрки дәүләтнең театр сәнгатенә багышлануы. Бу юлы фестивальдә Казахстан театрларына зуррак урын бирелү тикмәгә генә түгел, чөнки билгеле булганча, беренче "Нәүрүз" 1989 елда нәкъ менә Казахстанда узды. Аннары Советлар Союзы таркалгач ул 5 ел вакыт булмый торды. 1998 елда Татарстан Республикасы аны кабат торгызып җибәрде һәм ул дүрт елга бер тапкыр, халыкара дәрәҗәдә Казанда үткәрелә башлады. 2009 елдан соң фестивальне ике елга бер тапкыр үткәрәләр. 2010 елда "Нәүрүз" химаясендә беренче тапкыр театраль белем бирү форумы уза. Шуннан башлап фестиваль белән форум ай белән кояш кебек бер-берсен алмаштырып кына тора. Быелгы төрки халыкларның театр бәйрәмендәге тагын бер яңалык нәкъ менә театраль белем бирү форумы белән бәйле. Билгеле булганча, былтыр ул театраль тамашаны ритуаль- ләштерү темасына багышланган иде. Төрки илләрнең режиссерлары өчен бу юнәлештә байтак кызыклы осталык дәресләре уздырылды. Алар исә һәркайсы үз иленә кайтып, алган белемнәрне тормышка ашыра башлаган, нәтиҗәдә, кызыклы спектакльләр барлыкка килгән. Фестивальгә сайлап алынган спектакльләр арасында яңа бу алым белән куелганнары байтак булып чыккан. Шул рәвешле быелгы "Нәүрүз", әйтерсең лә, былтыргы форумның дәвамы булып чыккан.

Казахстаннан башлауның тагын бер сәбәбе - бу республика театрларының үтә актив булуы. "Нәүрүз"гә иң күп заявкалар казах театрларыннан килә икән. Сан белән генә түгел, сәнгать ягы белән дә алдыралар. Үзебезнең театр белгече Нияз Игъламовның әйтүенә караганда, Казахстан театрлары үз эченә бикләнеп яшәми, башкалар белән нык аралаша, фестивальләрдә даими катнаша, яңалыкка һәрвакыт ачык, шуңа күрә аларда кызыклы спектакльләр дә байтак. Казахстан кунагы, сәнгать белгече Сания Кабдиева республикаларындагы театр сәнгатендәге бүгенге вәзгыятьне бераз тасвирлап үтте. Аларда 55 театр эшләп килә икән. Казах, рус телләрендә спектакльләр куючы театрлардан кала, немец, корей, уйгур, үзбәк телләрендә иҗат итүче коллективлар да бар. Республикада театр сәнгатенә зур игътибар бирелә. Нибары җиденче иҗат фасылын тәмамлаган, республикада иң яшь Яшьләр театрына Астана шәһәрендә элеккеге опера һәм балет театры бинасын бирүләре дә шуны раслап тора. Сания ханым сөйләгәндә күпләрнең, бездәге Яшьләр театры өчен борчылудан, йөрәкләре кысып куйгандыр. Бу талантлы труппа кайчаннан бирле бинасыз тилмерә, сукбай булып яши. "Әкият" балалар үзәгенең беренче катына кереп урнашкач кына бераз тормышлары эзгә салына башлады кебек. Әмма Казахстанда да бар да ал да гөл генә түгел, билгеле. Яңа драма әсәрләре проблемасы аларга да хас. Шуңа күрә сәхнәләрдә классика һәм дастан, риваятьләр өстенлек итә. Әмма тамашачы белән заман телендә сөйләшүгә берни җитми.

Шулай да, Симферопольдән Кырымтатар академия музыкаль драма театрының режиссеры Ренат Бикташев белән очрашканнан соң күпләр, без яшибез икән әле, дип җиңел сулап куйгандыр. Халыкның язмышы нинди булса, аның сәнгате, мәдәниятенең язмышы да шундый. Менә Кырым татарларының тамырлары белән XIV-XV гасырларга - ханнар чорына барып тоташкан борынгы театры да фаҗига кичерде. Симферопольдә 1901 елда махсус бинага кереп урнашкан театр 1944 елга кадәр - халык депортация- ләнеп куылганга кадәр бик уңышлы эшләп килгән. 1989 елда ул кабат торгызыла. Бүгенге көндә труппаларында 30 кеше эшли. Балет төркемнәре һәм оркестрлары бар. Елына дүрт премьера чыгаралар. Кырымтатар театры бердәнбер, шуңа күрә аның һәрбер премьерасы зур вакыйгага әйләнә. Симферопольдә Кырым татарлары көн саен зал тутырып спектакльгә килер дәрәҗәдә күп түгел, шуңа күрә театр кечерәк шәһәрләргә, районнарга йөри, күчмә тормышка күчкән. Татарстан Республикасы җитәкчелеге бүләк иткән автобус бу максатта бик ярап куйган. Аның өчен режиссер Президентыбыз вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановка бик рәхмәтле булуын кат-кат әйтте. Моннан тыш, республикабыз җитәкчелеге Кырымдагы милләттәшләребезнең элеккеге НКВД клубында урнашкан театр бинасына кую өчен кәнәфиләр һәм ут бирү җайланмалары бүләк иткән. Спектакльләргә акча бик аз бүленә. "Еш кына өемнән театрга киемнәр, йорт җиһазлары алып киләм", - дип сөйләде Ренат әфәнде.

Кырымтатар театрында яңа драмаларга гына түгел, искеләренә дә кытлык, чөнки халыкны иленнән куганда аның иң асыл сәнгать, мәдәният җәүһәрләрен, шул исәптән драма әсәрләрен юкка чыгарганнар. Чит ил классикасының кырымтатар теленә тәрҗемәләре дә шул фаҗигале көннәрдә юк ителгән. Режиссерга үзенә пьесалар язарга, язылып бетмәгәнне тәмамларга, берсен икенчесенә ялгарга, кисәргә, өстәргә, кыскасы, сәхнә әсәрләре иҗат итәргә туры килә икән. Театрларында ир-ат артистларга да кытлык. Ник дигәндә, Кырым татарларында театрда уйнау бер дә дәрәҗәле эш саналмый, ир-балаларны бәләкәйдән гаилә башлыгы булырга, тормышны сөйрәргә әзерләп үстерәләр. Ренат Бикташевның иң зур хыялы - бүтән театр коллективлары белән аралашып осталыкны үстерү, тик очын-очка ялгап яшәүче театрга тәҗрибә өйрәнергә килүчеләр генә сирәк икән. Әмма бернигә дә карамастан, Кырымтатар театрының фестивальдә күрсәтелгән, Үзәир Гаҗибәков әсәре буенча куелган "Аршин мал алан" музыкаль комедиясе тамашачыларыбыз күңеленә бик хуш килде. Артистларның чибәрлеге, матур җырлаулары күңелләрне әсир итте. Күпне күрсә, күпне кичерсә дә, горур, матур булып калган, миллилеген җуймаган, һаман иҗат итәргә омтылган ерактагы якын кардәшләребез белән очрашкан вакытта бик күпләрнең күзләрендә яшь сәйләннәре ялтырады.

Бернигә дә карамастан, Кырымдагы кардәшләребез фестивалебезгә килергә мөмкинлек тапкан, ә һәр килүче театр коллективы юл чыгымнарын үзе күтәрә бит. Тывалар, мәсәлән, быел театр бәйрәменә килерлек акча тапмаган. Ә хакаслар төрки дөньяга күрсәтердәй кызыклы спектаклебез юк, дип килми калган. Фестивальне оештыручыларның берсе - Г.Камал исемендәге театрның иҗатчылары - бик күптәннән Казаныбызга үзбәкләрне китертү хыялы белән янып яши. Бу юлы алар килергә ышандырган да булган. Әмма Казан тамашачысына үзбәкләр белән күрешү тагын насыйп булмады. Казах кардәшләребезнең әйтүенә караганда, үзбәк театры безнең белән генә түгел, күрше төрки дәүләтләрнең театр коллективлары белән дә иҗади багланышларны сакларга, үстерергә ашкынмый икән.

Гомумән, "Нәүрүз"нең нәтиҗәләренә килгәндә, алар гел борчулы уйлар гына тудырмый, киләчәккә өмет тә уята. Кризис сәбәпле, ил буенча дистәләгән театр фестивале үткәрелүдән туктаган заманда "Нәүрүз"нең сакланып калуы үзе генә дә ни тора! Театр коллективларының үз спектакльләрен күрсәткәннән соң ук, илләренә кайтып китмичә, фестиваль дәвамында бүтән коллективларның тамашаларын карау, аларны уртага салып сөйләшү мөмкинлегенә ия булулары да белгечләрнең күңеленә бик хуш килде. Бездән кала Россиянең кече шәһәрләре театр фестивалендә һәм "Новоссибирский транзит" фестивалендә генә театрлар мондый мөмкинлеккә ия икән. Танылган театр тәнкыйтьчесе Олег Лоевский сүзләре белән әйтсәк, яңа драма әсәрләре булмауга карамастан, төрки театрларның дастан, риваятьләргә нигезләнгән спектакльләр белән мавыгуы кими төшкән һәм моны уңай күренеш дип билгеләп үтәргә була. Шуның белән бергә картоннан ясалган кылычлар, поролоннан эшләнгән калканнар да үткәндә кала бара. Белгеч фикеренчә, мәгърифәтчеләргә багышлап, аларның тормышлары турында нотык уку рәвешендә куелган тамашалар да төрки театрларда элек артык күп булган. Яшьләр килеп, элеккеге театр формаларына алмашка яңаларын тәкъдим итүе уңай күренеш. Шуларның берсе - Әлмәт Татар дәүләт драма театрында режиссер Нәфисә Исмәгыйлева куйган "Язылмаган язмышлар" вербатимы фестивальдә күпләрнең күңеленә хуш килде. Ә аңа кадәр ул Россиянең кече шәһәрләре театр фестивалендә күрсәтелгән һәм бу чараның форматына матур сыешкан. Белгечләр әйтүенчә, төрки театрларның "үзебезнеке булсын", дип начар әсәрләргә дә ябышып яту "чире" бетә башлаган. Моңа шактый дәрәҗәдә Казаныбызда үткәрелгән "Һөнәр" яшь режиссура фестивале ярдәм итә. Җыеп кына әйткәндә, төрки театрлар тәнкыйтьчеләр коллегиясендә уңай тәэсир калдырган.

"Нәүрүз" фестиваленең төп шарты - спектакль халыкның үз ана телендә уйналырга тиеш. Бу шартның мөһимлеген аңлатып торасы юк, әлбәттә. Шул рәвешле генә без милли театрларны үз ана телләреннән ваз кичмәскә өйрәтә алачакбыз. Ни кызганыч, ваз кичүчеләр бар. Бер караганда, театрларны туган телләреннән китәргә тормыш үзе мәҗбүр итә кебек. Күптән түгел Казаныбызга гастрольгә килеп киткән М.Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт Татар драма театры иҗатчылары белән булып узган очрашу да шуны ук раслады. Аларның балалар өчен репертуарындагы 6 спектакльнең барысы да рус телендә. Татарча тамашаларга йөрүче юк, рус телендә булса да Шүрәленең кыланмышларын, яхшы вә яман турында матур әкиятләребезне, гомумән, тирән мәгънәле халык авыз иҗатын балаларның күңелләренә сеңдерәсебез килә, дип аңлатканнар иде алар үз хәлләрен. Әмма бүгенге көн белән генә яшәргә ярамый бит. Бүген татар, башкорт, казах, кыргыз һ.б. телләрдә спектакльләр куймыйбыз икән, иртәгә ана телләрен белгән милли тамашачыны безгә күктән беркем иңдермәячәк. "50 кеше өчен генә булса да, әмма үзегезнең ана телегездә спектакль күрсәтегез, - дип өндәде коллективларны театр тәнкыйтьчесе О.Лоевский да. - Гомумән, эшне президентлардан башларга кирәк, - дип дәвам итте ул фикерен. - Илбаштан үзенең ана телендә әкият укытыйк. Президент укыса, аның үрнәген күреп, бөтен кеше дә укыячак. Без бу тәҗрибәне Бурятиядә башлаган да идек һәм ул әйбәт кенә нәтиҗәләр дә бирде".

Быелгы "Нәүрүз"дә төрки театрларда төрле мәдәниятләрнең бер-берсе белән кушылуы ачык сизелде. Казахларның борынгы риваятькә нигезләнгән "Коркыт тәүбәсе" спектаклен, мәсәлән, литвалылар - режиссер Йонас Вайткус куйган, Артурас Шимонис бизәгән, музыкаль бизәлешне Алгирдас Мартинайтис башкарган. Башкортлар алып килгән Мәҗит Гафури әсәре буенча куелган "Кара йөзләр" спектаклендә яшь режиссер Айрат Абушахманов Литва режиссерларының иҗат алымнарын оста файдаланган.

Театр тәнкыйтьчеләре уңай дип бәяләп үткән күренешләр дә берникадәр шик-шөбһә уята. Татар, кыргыз, казах мәгърифәтчеләре турында спектакльләрне ул халыкларның үзләреннән башка кем куяр, алар турында хәтерне кем саклар, яшь буыннарга аларны кем танытыр соң? Матур дастан, риваятьләребез дә сәхнәдән төшсә эзсез югалмасмы? Гомумән, мәдәниятләрнең кушылуы киләчәктә нинди нәтиҗәләр бирер? Ахыр чиктә, мәдәниятләр арасында чикләр җуелып, милли традицияләр юкка чыкмасмы? "Нәүрүз" театр фестивалендә булып узган фәнни-гамәли конференциядә театр тәнкыйтьчеләре киләчәктә театр нинди булыр, дигән сорауга җавап эзләде. Театрның киләчәге турында, барыннан да бигрәк, Германиядә танылган режиссер, педагог Юрий Альшиц уйлана икән. Чөнки ул театрлар өчен кадрлар әзерли. Шулай булгач, киләчәк заман театрының нинди буласын аңа һичшиксез белергә кирәк.

Конференциядә Ю.Альшиц иң элек якын киләчәкне тасвирлап күрсәтте. Галимнәр фикеренчә, 2020 елларга компьютерлар кешеләрдән акыллырак булачак. Роботлар саны артачак. Бүгенге көндә үк инде АКШта һәм Европада кешеләрнең һәм роботларның үзара мөнәсәбәтләрен җайга салган закон проекты әзерләнә. Роботлар күбәйгәч, эшче профессияләргә ихтыяҗ бетәчәк, эшсезләр саны нык артачак. Икътисадның үзәге Шәрыкка күчәчәк, Европада исә карт-коры гына яшәп калыр, дип фараз йөртә галимнәр. Шәрык театрлары чәчәк атачак. Бүгенге көндә үк инде, мәсәлән, Кытайда дистәләгән театр мәктәпләре ачыла икән.

Мондый шартларда театр нинди булыр соң? Киләчәктә театраль тәнкыйть юкка чыга, дигән сүзне ишеткәч, конференциядә катнашкан тәнкыйтьчеләр авыр сулап куйгандыр. Киләчәк заман театры нинди дә булса системаларга корылмаган бик ирекле сәнгать булыр, дию һәрвакыт яңалыкка омтылучы яшь иҗатчыларның күңеленә сары май булып яткандыр. Фаразларның яртысы киләчәктә психологик театр өстенлек алачагын күрсәткән. Роботлар мәйданга чыгу белән эшсез калган адәм балаларында популярлык ягыннан икенче урында Олимпия уеннары булачак, имеш. "Киләчәктә театр гомумкешелек сәнгать булачак. Анда билгеле бер милләтнеке түгел, гомумкешелекнеке булган драматурглар, режиссерлар, артистлар хезмәт итәчәк", - дип конференциядә катнашканнарның котларын алды танылган сәнгать белгече Алексей Бартошевич. Юк инде, агай-эне. Көнбатышның фейерверк кебек купшы, ясалма сәнгатен Шәрыкның үз вакыты белән чыгып, үз вакыты белән байый торган кояш кебек табигый, яшәүнең аерылгысыз бер өлеше булган матур сәнгате белән чагыштырып, икесен бергә кушып буламы соң?! "Шәрык һәм Көнбатыш сәнгатьләре икесе ике төрле үлчәм кебек. Көнбатыш әсәрләренә форма, авторлык хас, ә Шәрыкта сәнгатьнең башы да, ахыры да юк, ул тотрыклы, шуңа күрә Шәрык сәнгатендә кризис булырга мөмкин түгел", - дип мәсьәләгә үзенең карашын белдерде композитор Эльмир Низамов.

Кызганыч ки, глобальләшү котылгысыз. Тик шулай да киләчәктә, бу спектакльне кайсы милләт, нинди җенес кешесе, акыллымы, юләрме куйган икән, дип баш ватарга язмасын иде. "Нәүрүз"ләр кабатлансын.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

. М.Олуэзов исемендәге Казах академия драма театрының "Коркыт тәүбәсе" спектакленнән күренеш.

. М.Гафури исемендәге Башкорт драма театрының "Кара йөзләр" спектакленнән күренешләр.

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: