Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Асылыбызга кайтып барышлый

Милли яшьләр бәйгесе

Конкурста катнашучылар беренче өлештә үзләре, буш вакытларындагы шөгыльләре, гаиләләрендәге күркәм гадәтләр, кул эшләре, шәҗәрәләре, уңышлары турында сөйләде, сорауларга җавап биреп, якташ шәхесләре белән дә таныштырды.

Казанда мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм көллиятләрдә белем алучылар арасында “Ак калфак” укучы кызлар бәйгесенең финалы узды. 


Быелгы конкурс илдәге вакыйгаларга – Идел Болгарстанында рәсми рәвештә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел, Бөтендөнья татар конгрессының булдырылуына 30 ел тулуга багышлап үткәрелде. Быел бишенче тапкыр үтә торган конкурста Россиянең җиде төбәгеннән, Татарстанның 22 районыннан укучы кызлар катнашкан. Сайлап алу турларыннан соң 72 конкурсант дүрт номинациядә иншалар язган. Бу сынаудан соң 37 кыз ярымфиналга тәгаенләнгән. Аннары алар ЗУМ аша алып барылган конкурста осталыкларын һәм сәләтләрен күрсәткән. Финал бәйгесенә 14 кыз сайлап алынган.

Соңгы елларда күп мәктәпләрнең фәннәрне русча укытуга күчүе, рус телендә аралашу арту, әби-бабаларыбыздан буыннан-буынга тапшырылып килгән асыл йолаларыбызның югала баруы кебек вәзгыять килеп туды. Шуңа да Россия төбәкләреннән, Татарстан шәһәр-районнарыннан килгән кызлар үзләре турында татар телендә яки аның диалектында гына сөйләргә тиеш дигән бердәм таләп тә куелган иде. Бәйге сынауларын үтәп чыгу кызлардан халкыбызның, үз гаиләләренең тарихын, милли гореф-гадәтләребезне белүләрен дә сорый. Шул ук вакытта алардан зирәклек, зәвык, уңганлык, өлкәннәргә ихтирам, тәрбиялелек, ихласлык кебек сыйфатлар да таләп ителә.

Конкурста катнашучылар беренче өлештә үзләре, буш вакытларындагы шөгыльләре, гаиләләрендәге күркәм гадәтләр, кул эшләре, шәҗәрәләре, уңышлары турында сөйләде, сорауларга җавап биреп, якташ шәхесләре белән дә таныштырды. Әлбәттә, күп сынаулар аша узып килгән кызлар сәләтле дә, белемле дә, әдәпле дә. Алар милләтебезнең үткәннәрен дә белә, шул ук вакытта заманыбыз рухында да тәрбия алулары тоемлана. Аннары бәйге тотучыларның барысының гаиләләрендә милли гореф-гадәтләребез сакланган, милли бәйрәмнәребез дә әби-бабаларыбыздан калган йолалар буенча үтә. Аларның берише музыка мәктәбендә белем алган, кайберләре сәхнә сәнгате белән шөгыльләнә, биюдә осталык чарлаучылар да бар. Конкурсантларның һәркайсы буш вакытларында әниләреннән күреп кул эшен тотуны гадәт иткән, арада калфак, мендәр тышлары, кулъяулык чигәргә, йон җепләрдән уенчыклар, кием-салым, башмак-бияләйләр бәйләргә яратучылар, алма техникасы, карандашлар белән картиналар иҗат итүчеләр бар. Әйтик, Пенза өлкәсеннән килгән Ания Аликаева алма техникасы белән картиналар ясый, шома һәм тамбур чигүе белән кулъяулыклар, ашъяулыклар бизәкли, гаиләсендә борынгы милли ашыбыз – салма пешерү бер традициягә әверелгән. Әгерҗе районының Исәнбай авылыннан Энҗе Латыйпова зәвык белән башкарылган кул эшләреннән тыш әдәби иҗатны үз итә икән, шигырьләр яза, кыз бабасыннан калган шәҗәрәне дә тулыландырган. Гаиләдә электән үк гармунда уйнау матур гадәткә әверелгән. Моннан тыш кыз карандаш белән портретлар ясарга да һәвәс, ул аларда һәр героеның үзенчәлекле сыйфатын, холкын чагылдыра алган. Кайбычның Кошман авылыннан Ләйлә Хәйретдинова мәдрәсәдә белем алырга да өлгергән, нәсел агачында җиде буын әби-бабасын барлаган. Минзәләдән Фирүзә Хәбирова чигеп эшләгән бизәнү әйберләре өчен кечкенә сумкалар да хатын-кызларыбызны кызыктырырлык иде. Казан шәһәреннән Айзилә Алимова оста биюе, музыка мәктәбендә белем алуы белән бергә, авылның барча мәшәкатьләрен, гает коймаклары, каз өмәләре турында да әйбәт белүе белән хәйран итте. Лениногорски кызы Сөмбел Хәбибуллина матур сөйләме, фикерләү дәрәҗәсе, үзе ясаган беләзекләре белән истә калды. Чаллыдан Алия Нуриеваның ясаган картиналары да жюри күңеленә аеруча хуш килде. Кыз әнисе ягыннан – алты, әтисе ягыннан биш буын әби-бабасын да барлаган. Ул шахматта уйнарга, пешеренергә дә ярата. Мөслимнән Камилә Миңһаҗева чиккән калфакларның камиллеге дә жюрида утыручыларның күңеленә хуш килерлек иде.

Аннары конкурс аш-су әзерләүдә уңганлыкка сынаулар белән дәвам итте. “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисованың бәйгедә катнашучыларга иң әүвәл каз тутырып күрсәтүе алар өчен әйбәт дәрес булды. Аннары кызлар үзләре, камыр басып, чын татарча итеп токмач кисте. Алтын җепләр һәм сәйлән белән калфак бизәкләү остасы Нурзия Сергеева кызларны чигү серләренә өйрәтте. Конкурсантлар тукымага бизәк төшереп, аны сәйлән белән чигәргә тиеш иде. Кызлар бу эштә дә сынатмады. Соңгы имтиханда кызлар җыр-биюдә, сәнгатьле сөйләмдә һ.б. үзләренең сәләтләрен күрсәтте. Удмуртия кызы Гөлназ Гафурова читекләр тотып эчтәлекле бию күрсәтсә, Сарман кызы Айзилә Сәгыйтова, Минзәләдән Фирүзә Хәбирова очып-очып татар халык биюен башкарды. Кайбычтан Динә Хәертдинова, Пензадан Ания Аликаева, Әлмәттән Эльвина Мусина һ.б. моңлы җырларыбызны яңгыратты. Чаллыдан Алия Нуриеваның халкыбызның зирәк фикер-әйтемнәрен катлаулы мозаикалар ярдәмендә күрсәтеп бирүе аеруча үзенчәлекле чыгыш булып истә калды.

“Ак калфак” укучы кызлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Кариев исемендәге яшь тамашачы театры бинасында “Фикердәшләр җыелган җирдә” дигән җыен кысаларында үтте. Анда катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. 

“Ак калфак – 2022” укучы кызлар бәйгесенең җиңүчесе итеп, Чаллы кызы Алия Нуриева аталды. Беренче урынга исә Киров өлкәсеннән Әминә Зыятдинова лаек булды, икенче урынны Әгерҗедән Энҗе Латыйпова һәм Лениногорскидан Сөмбел Хәбибуллина бүлеште. Өченче урынга Чистайдан Алинә Шәйхетдинова ия булды. Җиңүчеләргә Оренбург мамыгыннан бәйләгән палантин, татар хатын-кызларының баш киеме – калфак бүләк ителде.

Сөембикә КАШАПОВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев