Мәдәни җомга

Менә бу көрәш ичмасам

Соңгы вакытта көрәш кагыйдәләрендәге моңарчы күрелмәгән зур үзгәрешләр кертелу һәм көрәшчеләр, хөкемдарлар, тамашачылар арасында туган каршылыклар, оештыру мәсьәләләрендә килеп чыккан авырлыклар – барысы белән дә” баш кайнады”...

Янып та карадык инде бу арада татар көрәше дип. Билгеле, төп сәбәпчесе - 24 нче мәртәбә Балтач район башлыгы призларына уздырылучы традицион көрәш ярышлары булды. Соңгы вакытта көрәш кагыйдәләрендәге моңарчы күрелмәгән зур үзгәрешләр кертелу һәм көрәшчеләр, хөкемдарлар, тамашачылар арасында туган каршылыклар, оештыру мәсьәләләрендә килеп чыккан авырлыклар – барысы белән дә” баш кайнады”. Әле бит районыбыз көрәш дөньясында беренче өчлектә балкып янучы “йолдыз” буларак, республикабыздан килгән абруйлы кунаклар арасында, йөзне кызартмас өчен, күпме тырышырга кирәк булганын берегезгә дә аңлатып тору кирәк түгелдер.

Аллага шөкер, көтелгәннән дә яхшырак булып чыкты. Киңәшле эш таркалмас , дигән борынгыларыбыз. Бөтенебез дә - көрәшкә кагылышы булган җитәкчеләр, хөкемдарлар, спорт, мәдәният, җәмәгать туклануы хезмәткәрләре бер фикердә булып, бердәм булгач, ярышларыбызны “менә“ дигән итеп башкарып та чыктык. Республикабыздан килгән олы кунагыбыз - районыбыз кураторы , заманында Әлмәт районын җитәкләп, шушы районда татар көрәшен үз биеклегенә күтәргән Мәҗит Нәҗип улы Салихов та соклануын яшерә алмады. “Афәрин, инде Сез! Кечкенәдән көрәш рухында тәрбияләнунең ачык мисалыдыр инде бугенге ярышларыгыз. Һәрвакыт, республикабызга шушылай үрнәк булып, шушы рухта эшләвегезне дәвам итегез”, - диде ул үз чыгышында.

Чыннан да, быелгы ярышларыбызга килгәндә, узебезчә, бик күп яңалыклар кертергә тырыштык. Үзебездә булмаган аппаратларны Теләчедән хәтле алып кайтып, ярыш барышында килеп чыккан төрле ызгышларга юл куелмас өчен, анлашылмаган моментларны кабатлап күрсәтергә мөмкинлек тудырдык. Аннан, иң беренче күзгә чалынган нәрсә - тамашачының һәм көрәшчеләрнең күплеге, спортчыларның бердәм формада килүе, җитәкчеләрнең дә алар арасында кайнавы булды. Монысы инде алдагы ярышларда район башлыгы Рамил Рәшит улының ярышларга команда туплап җибәрә алмаган җитәкчеләрне җыеп, ачыктан-ачык сөйләшуенең нәтиҗәсе булгандыр, диясе килә. 

Тагын бер олы кунагыбыз - Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллинның әйткән сүзләре әле дә колагымда яңгырап тора. “Бетә татар көрәше дип лаф орып йөрүчеләрне сезгә алып килер идем мин. Күреп китсеннәр иде, балтачлыларның, татар көрәшен ничек чәчәк аттыруларын. Моның кадәр 160 көрәшчене тиктомалдан гына берничек тә җыеп булмый. Менә бу көрәш, ичмасам.”

Чыннан да, узебезне республика дәрәҗәсендә күрсәтә алуыбызга күпләр бүген дә сокланадыр әле. Көрәшебез фундаментының нык булуын да шушы залда күрсәтә алдык бит, әле. Ничек дисезме? “Яшь батырлар бәйгесе”н оештырып. Ел буена төрле ярышларда җиңү яулаган балаларыбызның иң-иңнәре үзләрен тагын бер кат күрсәтеп, бәйрәмебезгә матур төсмерләр өстәделәр. 10 үлчәү авырлыгында икешәр көрәшче үзара көрәшеп бәйгенең батырларын ачыкладылар. Аларның көрәшен оештырып, без арабыздан вакытсыз киткән батырларыбыз - Васыйл Гарифуллин, Фидаил Шакиров, Дамир Сафиуллин, Котдус Зарипов, Гали Йосыпов, Габделфәрт Рәфыйков, Газизҗан Газыймов, Айрат Зиятдинов, Фидаил Шәрипов, олы шәхесебез -  Ринат Борхановларны тагын бер кат искә алып, аларның рухларына изге дога да ирештердек.

Кыскасы, татар көрәшен үз кысаларына кертү өчен дә күп тырыштык. Баштарак, район башлыгы Рамил Нотфуллин белән киңәшләшеп, аның фикерләрен тыңлап, көрәш тренерлары, хөкемдарлар, көрәшчеләр белән җыйналып зур сөйләшү уздырдык. Шуның нәтиҗәсе буларак, егетләребезне 4 минутның 2 минутын сөлгеләрне бәйләмичә көрәштердек. Көрәш кагыйдәләренә дә берникадәр элеккеге кагыйдәләрне кайтарырга тырыштык. Аннан, келәм кырына килеп, кирәксә дә, кирәкмәсә дә акырып-бакырып йөрүчеләргә дә нокта куйдык. Әнә шулай итеп, ярышларыбызның элеккеге баш хокемдары Фәнис Шәриповның, легендар көрәшчеләребез быелгы ярышларның баш хокемдары һәм аның урынбасары РСФСР һәм Татарстанның спорт осталары Рифкат Хөсәенов белән Рөстәм Заһидуллиннарның ике келәмдәге ярышларны 2 кон буена күз уңыннан ычкындырмаулары нәтиҗәсендә, сокланырлык бәйге оештырдык.

Тагын бер зур кунагыбыз - экология министрының беренче урынбасары Фаяз Шакиров белән сөйләшәбез. Заманында үзенең искиткеч чиста, матур көрәше белән күпләрнең күңеленә кереп калган көрәшчебез ул безнең. “Туган ягыма кайтып, шушындый матур бәйгедә катнашуыма шатланып бетә алмыйм. Үземә ел буена җитәрлек рухи азык алып китәм. Рәхәтләнеп, үземнең яшь вакытларыма кайтам сезне күргәч. Үзем келәмгә чыгып көрәшердәй булып утырам. Әле менә бу юлы бүләк буларак, абсолют батырга дип тәкә алып кайттым”, - дип, ул миңа үзенең серен дә ачып куйды. 

Ә инде ул тәкә өчен барган көрәшне күрсәгез сез... Чын-чынлап, элеккеге бабаларыбызның Сабантуена кайткан кебек булдык. Аның көрәше дә бит узган елгы абсолют батырыбыз Яңгулдан Айрат Хәйруллин белән иң өметле көрәшчеләребезнең берсе булган Чутайдан Булат Вафин арасында булды шул. Шунлыктан ахырга хәтле батырны ачыклау бик авыр булды. Я берсе алга чыкты, я икенчесе. Шулай да соңыннан Булат җитезрәк, шомарак һәм көчлерәк булып чыкты. 
Татар көрәше дип янып йөрүче “Кызыл юл” хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин иртәнге якта ук безнең янга килеп, “үзебездән килгән тәкәне үзебезгә алып китәбез, барыбер” дип киткән иде. Тәки шулай булды да, тәкә Чутайга кайтып китте. “Менә бит, туган авылыма кайтырга тагын бер сәбәп чыкты, традициягә тугры калып, барыбызга да безнең җирлектә кабат очрашырга насыйп булсын”, - диде Фаяз Фәнил улы безнең белән саубуллашканда. Белеп әйтә ул. Һәр көрәшченең олы җиңүе хуҗалык җитәкчесе Фердинанд Нургаян улы тырышлыгы белән биредә зур итеп билгеләнеп уза. Әле күптән түгел генә быелгы район Сабантуеның абсолют батыры Рәдис Сәмигуллинның олы җиңүен мул табыннар артында билгеләп узганнар иде. 

Шулай, менә шундый җитәкчеләр булган да районыбызда татар көрәше ничек кенә чәчәк атачак, Алла кушса. Кайда көрәшкә унай караш, шунда җиңү инде. Быел бу ярышларның тарихында беренче мәртәбә Кубок Яңгулдан килеп Арборга китте. Яңгуллар икенче булса, салавычлылар өченче булды. Туган авылы - Салавыч батырларын район башлыгы узе аеруча контрольдә тота. Үткән ярышларда ук егетләребезгә “призлы урынга керә алсагыз, үзегезгә аерым бүләк куячакмын” дип ышандырган иде, ышанычын аклады бит егетләребез. Инде әйткәнемчә, призга кергән бу хуҗалыкларның һәркайсында районкүләм зур ярышлар узып килә. Арборда балаларыбыз сезонны ачып җибәрсәләр, Салавычта яшүсмерләр үз көрәше белән елны тәмамлыйлар. Яңгулда исә берьюлы 2 көрәш уза. Аның берсе зурлар арасында РСФСРның спорт остасы Дамир Сафиуллин истәлегенә узса, икенчесе балалар арасында янә бер батырыбыз Габделфәрт Рәфыйков истәлегенә уза. Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе дә күренә. “Яңа тормыш” җәмгыяте рәисе Мәгьсүмҗан Сәйфетдинов быел республикабызда “Ел спортчысы” исеменә лаек булды.

Инде “Яшь батырлар бәйгесе”нең җиңүчеләре белән таныштырып узам: Бертуган Ислам һәм Ильяс Йосыповлар/икесе дә Чепьядан/, Газинур Гарипов/Смәел/, Ленар Әүхәдиев һәм Инсаф Хәйруллин/Бөрбаш/, Рүзәл Гайфетдинов/Пыжмара/,Рәнис Зарипов/Балтач/, Булат Яруллин/Яңгул/,Тәлгат Латыйпов/Салавыч/ Кәрим Низамов/Арбор/. 

Болары исә, 24 нче турнирның җиңүчеләре: 
60 кг.да- 1.Руфил Хәбибуллин/Борнак/ 2.Айнур Галимуллин/Яңгул/ 3.Дилүс Нуриев/мәгариф бүлеге/, Алмаз Галләмов/Сосна/. 

65 кг.-1.Нурфат Шәфигуллин/Шеңшеңәр 2.Әдел Фазылҗанов/Норма/ 3.Аяз Зиннәтуллин, Фирдүс Галимуллин/ икесе дә Смәелдән/ 

70 кг.-1.Илназ Минмуллин/Чепья/ 2.Илнар Муллахмәтов/Яңгул/ 3.Дамир Ишморатов/май комбинаты/,Рамил Нигматуллин/Сосна/ 

75 кг.-1.Максим Максимов ,Фәнзил Шакиров/икесе дә Арбордан/ 3.Илдар Абдуллин/,Салават Муллагалиев/Сосна/ 

80 кг.- 1.Фәннур Латыйпов/Салавыч/ 2.Илнар Фазылҗанов/Арбор/ 3.Руслан Йосыпов/Балтач/,Радил Гыйззәтуллин/Шеңшеңәр/. 

85 кг.-1.Ранил Габдрахманов 2.Айрат Хәйруллин/икесе дә Яңгулдан/ 3.Рөстәм Низамов/Арбор/,Раил Сираҗиев/сөт-май комбинаты/ 

90 кг.-1.Ринат Хәйретдинов/Арбор/ 2.Нияз Галиев/сөт-май комбинаты/ 3.Газинур Әхмәдиев/Бөрбаш/, Рамил Камалетдинов/Яңгул/ 

100 кг.-1.Ранил Сафиуллин/Яңгул/ 2.Марат Әхмәтҗанов/Салавыч/ 3.Инсаф Рәфыйков/Яңгул/, Илшат Хәйруллин/Арбор/ 

Югары үлчәүдә-1.Булат Вафин/Чутай/ 2.Дилүс Сабиров/Салавыч/ 3.Айнур Ганиев/Норма/, Руслан Ризванов/сөт-май комбинаты/

Нурзада Сәмигуллин, Балтач

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: