Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Мәдрәсәгә җан керде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рес­публика мөфтие Камил Сәмигуллин белән бергә Чистайның "Камалия" тәрбия үзәгендә булды.

Ул 1847 елда төзелгән тарихи бинада (элекке мәдрәсәдә) урнашкан. 2018 елда бина Диния нәзарәтенең Чис­тай мөхтәсибәтенә тапшырылган иде. Заманында бу мәдрәсәне Ризаэтдин Фәхретдин, Гаяз Исхакый кебек күренекле шәхесләр тәмамлаган. Хәзерге көндә исә мөхтәсибәт тырышлыгы һәм җирле хакимият ярдәме белән бина балалар һәм яшүсмерләрнең интеллектуаль һәм иҗади үсешен тормышка ашыру өчен торгызылган.

Бүген бина мәйданы 550 кв. метр тәшкил итә, анда берьюлы 200 кеше шөгыльләнә ала. Үзәкнең эшчәнлеге театраль сәнгать, робототехника, IТ-технологияләр, ораторлык осталыгы, балалар сәнгате, чит телләр өйрәнүгә юнәлдерелгән. 

"Камалия"  үзәге эшчәнлеге гаилә институтын ныгытуга, балалар һәм яшүсмерләрнең интеллектуаль һәм иҗади үсешенә юнәлдерелгән. Үзәктә төрле конфессия һәм милләт вәкилләре укый ала.

Үзәкнең беренче катында «Камалия» балалар клубы, 40 кешелек ашханә, татар мәдәнияте музее урнашкан. Икенче катта – актлар залы, театр кабинеты, тавыш/видеоязмалар студиясе, чит телләрне һәм мәдәниятләрне өйрәнү кабинеты һ.б. бар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев