Мәдәни җомга

МӘДӘНИЯТЛӘР АРАЛАШУЫ МӘДӘНИЯТЛЕМЕ?

IX Казан халыкара мөселман киносы фестивале бер мизгел кебек үтте дә китте. Быел анда дөньяның 25 иленнән 49 фильм күрсәтелде. Шуларның алтысы - Татарстан фильмнары. Быел бәйгедән тыш программа да гаять бай булды. 60 фильм "Аурупага тәрәзә", "СССРдан соң", "Беренче дубльдән", "Татарстанда төшерелде", "Һинд киносы", режиссер Карен Шахназаров фильмнары ретроспективасы,...

IX Казан халыкара мөселман киносы фестивале бер мизгел кебек үтте дә китте. Быел анда дөньяның 25 иленнән 49 фильм күрсәтелде. Шуларның алтысы - Татарстан фильмнары. Быел бәйгедән тыш программа да гаять бай булды. 60 фильм "Аурупага тәрәзә", "СССРдан соң", "Беренче дубльдән", "Татарстанда төшерелде", "Һинд киносы", режиссер Карен Шахназаров фильмнары ретроспективасы, "Сугыш һәм солых" шәлкемнәренә бүленде. Шул рәвешле тамашачыга үзенә ошаган теманы сайлау мөмкинлеге бирелде. Фестиваль "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.


Жюри "Тюрксой" халыкара оешмасының махсус бүләген режиссер Рәшит Челикезер төшергән "Кэн (Җан)"га - Төркия киносына бирде. Русия кино белгечләре һәм тәнкыйтьчеләренең махсус бүләгенә Италиядән режиссер Аллесандро Балтера һәм аның "Белые люди" документаль фильмы лаек булды. Әйтергә кирәк, күп тамашачылар өчен коточкыч яңалык ачкан бу фильм фестивальнең рухына бик тә туры килә. Анда Төньяк Танзаниядә яшәүче ак тәнле кешеләр, ягъни альбиносларның ачы язмышы турында бәян ителә. Сәламәтлекләре зәгыйфь булып, бу бичаралар гомерләре буе кояш нурыннан качып яшәүләре өстенә, әле кара тәнле кардәшләреннән төрледән-төрле җәбер-золымнар да күрә. Әле тегендә, әле монда берсеннән-берсе вәхши ысуллар белән җәзалап үтерелгән альбинослар табыла тора. Шунысы аяныч, "Белые люди" фильмы чынбарлыкта булган вакыйгаларга нигезләнгән. Соңгы елларда Танзаниядә, мәсәлән, ак тәнле 20 кеше залимнәр корбаны булган. Альбиносларны үтерүнең бер сәбәбе - төрле ырым-шырымнарга ышану, ак тәнлеләрне шайтани затлар дип белү. Өстәвенә, кайбер им-томчыларның сүзләренә караганда, альбиносларның тән тиреләре, ит, сөякләре төрле авырулардан файдалы, имеш... "Белые люди" документаль фильмы аклы-каралы итеп төшерелгән. Бу исә каршылыкны тагын да кискенләштерә, проблеманы тирәнәйтә төшә кебек тоелды.

Татар кызы Камилә Сафина төшергән "Чиппендейл" фильмының Бәйсез Дәүләтләр Берлеге эшләре буенча федераль агентлыгының махсус бүләгенә ия булуы йөрәккә сары май булып ятты. Камилә Ижауда туган, бүгенге көндә Мәскәүдә яши. Кызганыч ки, үзе ул фестивальгә килә алмаган. Аның 16 минутлык нәфис фильмы, кыска гына булса да, тирән мәгънәгә ия. Анда борынгы җиһазлар кибете хуҗасының татар авылларында иске-москы әйберләр эзләп йөрүе, өч сәрхуштән алдау юлы белән бәһасез комодны юк кына бәядән алып китәргә ниятләве, нәтиҗәдә, үзе төп башында утырып калуы турында бәян ителә. Фильм бер яктан адәм баласының комсызлыгын, намуссызлыгын ачса, икенче яктан замана балаларының, дөньяның акча, аракы, әфьюн, чибәр кызлар, дәрәҗә кебек төрледән-төрле алдавычларына күңелләрен биреп, ахыр дәрәҗәдә ваемсызлануларын фаш итә. Үз өеңдә ничә еллар буена бәһасез комодның торганын белмә әле син! Беренче күргән кешегә аны 400 сумга сатып җибәр дә, машинасына сыйсын өчен, балта белән кисәкләргә бүл әле!

Русия Мөфтиләр шурасының махсус бүләге Беларусьтан Сергей Лукъянчиковның "Звучит азан под небом Беларуси" кыска метражлы документаль фильмына бирелде.

Иң әйбәт кыска метражлы фильм төрендә Әзәрбәйҗаннан Фариз Әхмәдов төшергән "Тающий остров" җиңде.

IX Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең иң шәп документаль фильмы - Германиядән Мартин Гернерның "Поколение Кундуз - чужая война" фильмы.

Иң шәп мультфильм - иранлы Бахрам Азими төшергән "Деревня "Масулех".

Ә менә Башкортстаннан Рим Шәрәфетдинов төшергән "Алдар и серый волк" мультфильмы "Милли анимациянең иң шәп традицияләре" призын алды.

Иң шәп кыска метражлы нәфис фильм төрендә "Отец" фильмы өчен Казахстан режиссеры Айнур Исмагыйлева бүләкләнде.

Операторлардан режиссер Максим Панфиловның "Иван, сын Амира" нәфис фильмы өчен Олег Лукичевка бүләк тапшырылды.

Иранлы режиссер Мәрҗән Ашрафизадәнең нәфис фильмында инде кияүгә чыгар яшьтә булса да, авыру әнисен карап, ир хатыны булу бәхетенә ирешә алмаган, үч иткәндәй, төннәр буе туй күлмәкләренә бизәк чигәргә мәҗбүр булган, шуның белән көн күргән сабыр хатын-кыз турында гыйбрәтле тарих бәян ителә. Төп рольне башкарган Мәсумә Гасиминурның хатын-кыз ролен башкарган иң шәп артист буларак бүләкләнүенә фестиваль тамашачылары арасында берәү дә ризасыз калмагандыр. Шул ук кинофильм "Иң шәп сценарий" төрендә дә җиңде. Бүләкне сценарий авторы Али Асгарига бирделәр.

Иң шәп режиссер буларак фестивальдә "Новый день. Новая надежда" фильмын төшергән мисырлы Хала Лотфи танылды.

Татарстан Республикасы Президентының «Кино сәнгатендә гуманлылык» дип исемләнгән махсус бүләге «Конец игры» кыска метражлы нәфис фильмын төшергән үзебезнең Татарстан иҗат төркеменә бирелде. Сценарий авторы Илгиз Зәйни һәм режиссер Максим Швачкага бүләкне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова тапшырды.

Төп җиңүче исә Сербия, Франция, Германия, Словения, Хорватия киночыларының уртак иҗат җимеше - Срдан Голубович төшергән «Круги» нәфис фильмы. Ул фестивальнең иң шәп нәфис фильмы төрендә бүләкләнде. Шуның өстенә фильмда төп рольләрне башкарган Небойша Гиоговац һәм Леон Лючев фестивальдә ир-ат рольләрен иң шәп башкаручы артистлар буларак бәяләнде. «Круги» нәфис фильмында Косоводагы канлы вакыйгаларның аерым кешеләр язмышларына тәэсире күренә. Аны төшерүчеләр үткәргән бер фикер - кешегә эшләгән начарлыгың иртәме-соңмы үзеңә әйләнеп кайта. Бер үк вакытта фильм адәм балаларын бер-берсен кичерергә өнди.

Су буйларында йөргәндә күпләрнең игътибар иткәне бардыр - суга таш-фәлән ташласаң, аның тирәсендә су өстендә боҗра рәвешендә дулкыннар пәйда була һәм алар шактый еракка тарала. Менә бер канлы вакыйгадан соң «Круги» фильмы геройларының тормышлары да кубарыла, тотрыксызлана һәм аннан соң 12 ел үтсә дә, шул канлы көнне искәрткән бер очрашудан соң йөрәк яралары утлы күсәк белән актарылгандай кабат әрнеп-әрнеп сызлый башлый. Хәер, 12 ел нәрсә ул?! Моннан 4 гасыр элек булган хәтәр вакыйгаларның да әле татар тормышына тәэсире дәвам итә. Мәктәпләребезне япкан, телебезне «кискән», динебезгә карата шик-шөбһә уяткан саен, татарның бәгыре утлы кисәү белән актарылгандай сызламыймени?! Кеше туганыңны рәнҗетер, сугыш башлар алдыннан мең кат уйлау кирәк тә бит!..

Ахыр килеп, IX Казан мөселман киносы фестивале нәрсәсе белән истә калды, дигән сорауга җавап биреп карыйк әле. Иң сөенечлесе шул - элеккеге елларда кебек үк, быел да фестивальдә мәдәниятләр аралашуы күзәтелде. Кино тәнкыйтьчесе Людмила Перегудованың (Беларусь) бу уңайдан әйткән сүзләре бик истә калды.

- Белоруссиядә елга, күлләр тирәсендә аик дигән бер хикмәтле үлән үсә, - дип башлады ул сүзен. - Ул камышка охшаган. Татарларның борынгы бабалары Аурупага барганда атларын ашатырга азык булсын өчен бу үлән тамырларын чәчеп барган, имеш. Ә бүгенге көндә аик православиенең аерылгысыз бер өлешенә әйләнде. Троица бәйрәменә бездә аик үләненә чиркәүләрдә сафлык, яктылык иңдерәләр. Бу мәдәниятләрнең бер-берсенә үтеп керүе турында сөйлидер, минемчә. Казан мөселман киносы фестивалендә дә мәдәниятләр багланышы калку чагылыш тапты.

Әмма киночыларның быелгы җыены кабат Татарстан кино сәнгатенең һаман өлгереп җитә алмавы, дөнья киночылары белән ярышыр дәрәҗәгә ирешмәве хакында борчулы уйлар уятты. Үз илебездә, үз акчабызга үткәргән бәйрәмдә без умырып-умырып бүләкләр алырга тиеш югыйсә. Салават Юзеевның фестиваль тамашачысы зур түземсезлек белән көткән «Корбан-роман»ы да тулы фильм түгел, анонс кына булып чыкты. Ә фильмны киләсе елга кадәр эшләп бетерү ниятләнелә. Хәер, Төркиядән килгән кино тәнкыйтьчесе Али Коса борчулы уйларны азрак таратып җибәргән кебек булды.

- 2003 елда Истанбулда кино фестивале башланып киткәндә төрек кино сәнгате бик кызганыч хәлдә иде, - диде ул. - Әмма шул фестивальдә кино мэтрлары белән аралашып, бездә талантлы режиссер, оператор, артистлар үсеп чыкты. Ә тора-бара алар төшергән кинолар Канн, Берлин шәһәрләрендә уздырыла торган абруйлы кино фестивальләрендә дәрәҗәле бүләкләргә лаек булды.

Менә инде тугызынчы ел мөселман киносы фестивалендә тамашачы кино залларын штурм белән алды дияргә була. Бу - халыкның телевизор экраннарыннан сөйләнгән ялган-уйдырмалардан тәмам туюы, дөреслеккә һәм, әлбәттә инде, сыйфатлы, затлы кинога сусавы билгесе.

Хәер, фестивальгә дөреслек эзләп килгән тамашачыларның быел берникадәр кәефләре дә киткәндер, чөнки, яшерен-батырын түгел, мөселман киносы фестивале елдан-ел «тешсезләнә», үткерлеген, яңалыгын югалта бара шикелле. Интернет, йә булмаса бүтән мәгълүмат чыганагы аркылы күпчелек халыкка мәгълүм булган хәл-вакыйгалар тирәсендә сюжет корып, мең тапкыр чәйнәлгәнне мең дә беренче тапкыр чәйнәп төшерелгән фильмнарның саны ишәя, ә менә «Белые люди» кебек җентекле эзләнеп, чытырманлыкта сукмак салып дигәндәй, юктан бар ителгәннәренең саны һаман кими бара.

Кан кардәшләребез Кырым татарларының тарихыннан фаҗигале сәхифәне - 1944 елда Сталин фәрманы белән илдән сөрелүе турында актер һәм режиссер Әхтәм Сәетаблаев төшергән «Хайтарма» фильмына аерым тукталмыйча мөмкин түгел, чөнки аңа карата илтифатсызлык күрсәтүебез мәдәният бәйрәмендә мәдәниятсез бер гамәл булды. Әйтергә кирәк, Әхтәм Казан сәнгать сөючеләре өчен яңа кеше түгел. Моннан 11 ел элек ул режиссер Ф.Бикчәнтәевнең чакыруы буенча Казаныбызга килеп, Г.Камал исемендәге театрда «Арзы кыз» спектаклен куйган иде. Ә.Сәетаблаев «Нәүрүз» фестивалендә дә шактый танылган шәхес. Бер елны ул Кырым татарлары алып килгән «Кармен» спектаклендә Хозе ролен башкарды. «Кармен» фестивальнең баш бүләгенә лаек булды. Ә "Хайтарма" фильмында бөтен халык кичергән фаҗига, әлбәттә инде, Әхтәмне дә читләтеп үтми. 1944 елда аның 6 яшьлек әнисе - Мари Иленә, 4 яшьлек әтисе Урта Азиягә сөрелә.

- Без яшәгән Инголь шәһәрен депортацияләнгән халык төзегән, дип сөйләде ул. - Анда Кырым татарларыннан тыш илләреннән сөрелгән Ерак Көнчыгыш корейләре, Идел буе алманнары яшәде. 1980 елларда мин 4 нче сыйныфта укып йөргән чак. Тарих дәресе бара. «Совет гаскәрләре Ватан сугышында иртәрәк тә җиңгән булыр иде, әгәр дә Кырым татарлары, илгә хыянәт итеп, фашист илбасарларына ярдәм итмәсә», - дип сөйли укытучы.

1980 еллар башында Кырымга кайткан беренче милләттәшләребезнең өйләрен бульдозерлар белән җимерделәр. Без 1989 елда илгә кайтканда миңа 16 яшь иде. Бульдозер моторлары сүнгән иде инде, әмма барыбер җиңел булмады. Яшьләр, мәсәлән, үзләре теләгән уку йортларына керә алмады. Әмма иң авыры әти, әниләр иңнәренә ятты булса кирәк. Аларны, пропискагыз юк дип, эшкә алмадылар. Хәрби исәптә тормыйсыз, дип, пропискага кертмәделәр. Хәрби хезмәткә исә, эшкә алабыз, дигән язу юклыкны сылтау итеп теркәмәделәр. Хәзер дә әле Украинада Коммунистлар партиясенең лидеры Петр Симоненко Югары Рада трибунасыннан, Кырым татарлары депортацияләнгәннәре өчен коммунистларга рәхмәтле булырга тиеш, дип сөйли. Моңа ничек түзмәк кирәк?! Гомумән, Советлар Союзыннан төрле елларда 59 халык депортацияләнгән: 48е - өлешчә, 11е тулысынча. Шул чорда ничаклы гомерләр өзелгән, никадәр язмышлар җимерелгән! Ни өчен без бу хакта дәшми калырга тиеш?!

Кыскасы, Әхтәм Сәетаблаев гомере буе бәгырен кимереп торган хис-кичерешләрне киң экраннан халыкка ирештерергә була. Шулай бервакыт Кырым татарларының АТR беренче телевидение каналында эшләүче абыйсы янына кунакка кергәч, ул чәй янында сүз иярә сүз чыгып, дигәндәй бу хыялы белән каналның хуҗасы - эшмәкәр Ленур Ислямов белән уртаклаша. Ленур әфәнде үзе дә мондый фильм турында күптән хыялланган булып чыга. Кыскасы, алар икесе берләшеп эшкә керешә - Л.Ислямов акча бирә, Ә.Сәетаблаев проектның иҗат ягын кайгырта. Ул фильмны режиссер буларак үзе куя да, үзе үк анда төп рольне дә башкара. Әйтергә кирәк, фильмның герое - 2 мәртәбә Советлар Союзы Герое Әхмәтхан Солтан чынлыкта киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм шәхес. 1944 елда ул, чыннан да, туган шәһәре Алупкага кайта һәм фаҗигале депортацияне үз күзләре белән күрә. 1947-1970 елларда ул Жуковски шәһәрендә яши. Бу вакыт эчендә ул 100 төрдән артык самолет сыный, 167 дөнья рекорды куя. 1971 елда чираттагы сынау вакытында 50 яшендә вафат була.

Фильмның премьерасы быел яз Симферопольдә уза. Анда Әхмәтхан Солтанның оныгы килә, 9 Советлар Союзы Герое, очучы чакырыла. Әмма Симферопольдә ул чактагы Русия Генераль консулы Владимир Андреев, фильм очучылар турында түгел, депортация турында, дип, сугыш геройларын премьерага килмәскә өнди. Шулай да 9 каһарманның дүртесе фильмга килә. Алар арасында бер Казан татары да була. Шуннан соң «Хайтарма» Мәскәүдә, Америкада күрсәтелә.

- Кызганыч ки, төрек кардәшләребез «Хайтарма»ны «Золотой апельсин» фестиваленә хәтта конкурстан тыш программага да кабул итмәделәр. Шулай булгач, аларның тамырыбыз, каныбыз, телебез, денебез бер, дип төкерекләр чәчеп сөйләвенең бәясе сукыр бер тиен, - дип бик ачынып сөйләде режиссер.

"Хайтарма" - Кырым татарларының борынгы биюе. Ул кайту дип тәрҗемә ителә һәм фильмның эчтәлеген бер сүз белән чагылдыра. «Хайтарма» кинофильмы тамашачыны бик нык тетрәндерде, халык күп килү сәбәпле, ул берьюлы 2 залда күрсәтелде.

Кызганыч ки, Кырым татарларының фаҗигале тарих сәхифәсен яктырткан фильм, фестивальнең таләпләренә җавап биреп, аның асылына бөтен фильмнарга караганда да якынрак булса да, бәйгедә катнаштырылмады. Журналистларның бу хәлгә ачыклык кертүне сорап биргән сорауларына, фестивальнең сайлап алу комиссиясе рәисе, кино тәнкыйтьчесе Сергей Лаврентьев җавап бирде.

- Иң башта «Хайтарма» конкурс программасына кергән иде, хәтта фестивальне бу фильм белән ачарга ниятләгән идек. Әмма ахыр чиктә югарыдан «Хайтарма»ны бәйгегә кертмәү «теләге» иңдерелде, - диде ул.

- Без фестивальгә бүләк өчен түгел, халыкка хакыйкатьне ачу өчен килдек, - дип сер бирмәскә тырышты Әхтәм Сәетаблаев.

Әмма «Хайтарма»ны күрмәмешкә салышу аны иҗат иткән гаярь егетләрнең күңелләрен рәнҗетеп кенә калмыйча, бөтен фестивальне куркыныч астына куя шул. Ник дигәндә, без быел беренче тапкыр туры юлдан читкә тайпылдык, дистә еллар буе яшерелеп килгән хакыйкатьне ачкан фильмга карата илтифатсыз кылануыбыз белән һәртөрле гаделсезлеккә аяусыз рәвештә каршы чыгарга өндәгән Исламга хыянәт иттек. Мөселман киносы фестиваленә фильмнар сайлауда бердәнбер таләп - Хак Тәгаләдән куркып, ул тыйганнардан тыелу, ул хуплаганнарны алга сөрү булырга тиеш. Шуңа күрә югарыдан иңдерелгән теләк, боерыкка күнү Хак Тәгаләгә ширек кату була түгелме?!

Һәм, ниһаять, «Хайтарма»ны лаеклы төстә бәяләү - тарихи хатаны танып, шуның нәтиҗәсендә зыян күргән меңләгән яралы күңелләргә бәлзәм сөртү булыр иде. Ни кызганыч, бәлзәм сораган җәрәхәтле бәгырьләр тагын да ныграк сыкрап, сызланып калды.

Якын киләчәктә Әхтәм Украина гетманы Богдан Хмельницкий турында фильм төшерергә ниятли. Анда аның Кырым ханы белән мөнәсәбәтләре дә яктыртылачак.

- Дәреслекләрдә һаман да әле, Запорожье гаскәрләре Кырым ханының хыянәте аркасында тар-мар ителде, дип языла. Богдан Хмельницкий турында фильм белән мин, ниһаять, бу ялганга чик куярга телим, - диде режиссер.

Әхтәм Сәетаблаевның Кырым татары Сәидә Арипова турында фильм төшерү нияте дә бар. Бахчасарайда яшәгән бу миһербанлы, шәфкатьле кыз 1942 елда фашистлардан, 1944 елдагы депортация вакытында НКВДчылардан 2 тапкыр 100гә якын яһүд баласын саклап калган.

- Иҗатымның төп темасы - өмет утын кабызу, - диде Әхтәм. - Гомумән, Кырым татарларының киләчәге өметсез түгел, чөнки бала табу буенча без Украинада беренче урында торабыз.

Баксаң, Әхтәм Сәетаблаев үзе дә 4 бала атасы икән. Кызы Назлы Сәетаблаева «Хайтарма»да баш рольләрнең берсен башкарган.

Җыеп кына әйткәндә, «Хайтарма» фильмының Казан тарихы мөселман киносы фестиваленең һәм, гомумән, татар халкының бүгенге хәлен ачык чагылдыра. Ник дигәндә, татарны шайтанга олактыру бүген дә дәвам итә. Татар мәктәпләренең ябылуы, татар гәзит-журналларын бетерүгә йөз тоту, иҗтимагый үзәк бинасын сатуга кую, мөселман киносы фестиваленең көчәеп китүеннән куркып, аның белән идарә итү һ.б. шуның ачык мисаллары. Билгеле булганча, кино фестивале «Мәдәниятләр аралашуы аша мәдәниятле аралашуга» шигарен күтәргән иде. Әмма мондый вәзгыятьтә милләтләр, өммәтләр арасында матур мөгамәләгә, гомумән, ирешеп буламы икән?!

. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова "Конец игры" фильмының сценарий авторы Илгиз Зәйниевне, режиссеры Максим Швачканы бүләкли.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: