Мәдәни җомга

Мәчти авылы 

Татарның беренче рәсми мөфтие туып-үскән, заманында гөрләп торган Мәчти авылын хәзер картадан таба алмассыз...

Ул туган бишегем – Актаныш районының Иске Байсар авылыннан биш чакрымда гына иде. Мәчти зур авыл түгел. Нибары ике урамнан хасил, йортлар саны 60-70 тән дә артып китмәгәндер. Бер урамы озын, әмма тау сыртында икегә бүленә. Шуңа бу урамның бер өлеше кыр өстенә, икенче яртысы чокырга урнашкан. Чокырдагысын халык үзе дә “аскы урам”, дип йөртте. Тау өстендәге үзәк урамга параллель рәвештә яңа урам да төзи башлаганнар, анысының йортлары 7-8 чамасы гына иде. Клуб, кибет, башлангыч мәктәпләре тау өстендәге зур урамда. Шул зур урам икегә бүленә торган җирдә таза бүрәнәләрдән салынган шифаханә, янында зур бакча. Тау өстендәге ике урам арасында ат утары. Янәшәсендә генә амбар-келәт. Шифаханә тирәсендә һәм чокырдагы йортлар әйләнәсендә йөзьяшәр, шәп наратлар. Гаҗәеп тә тыныч, ипле, матур урын. 

Шифаханәсе “участок больницасы” дәрәҗәсендә йөри, аңа тирә-як авыллардан килеп дәваланалар иде. Мәчтинең моннан да зуррак тагын бер даны бар – аның фермасында махсус тотыла торган бияләр сөтеннән кымыз ясыйлар һәм авыл нәкъ менә шул хезмәте, шул сихәте белән тирә-якта дан казанган иде.

Мәчти авылы менә шундый булып хәтергә кереп калган. Аның бер генә сурәтен дә күргәнем юк. Мәчти шикелле үзе бәләкәй дә, сагыз белән ябыштырып куйгандай бердәм дә, гүзәл дә булган авылны очраткан юк сыман...

Бу авыл юк инде.

Кайчандыр күркә сыман кабарынып, балкып утырган йортлар урынын үлән каплап киткән, алабута, әрем, әрекмәннәр баскан. Кайчандыр дәп-дәү ирләр колач салып йөзгән Сикия суында хәзер каз-үрдәк тә юынып чыга алмый. Чишмәләрнең берсе генә тынмас йөрәк сыман һаман тибеп ята. Йөзьяшәр наратлар да әллә узгынчылар, әллә усал җилләр тарафыннан таланган, алар элеккеге вәкарьлекне югалтып бетергән. Авыл урынында хәзер зират кына чекрәеп тора. Әле ярый, шушы авылдан чыккан ир-­егетләр коймаларын төзәткәләп, тәртиптә тота икән. Ә яшь буын аның үткәне һәм тарихтагы эзе белән кызыксынмас инде.

Югыйсә, заманында олы бер кантон үзәге булып торган, Казан белән Уфаныкыларны да санлашырга мәҗбүр иткән шанлы авыл бит ул! Әмма Мәчти яралган, канат чыгара башлаган елларны күзаллау өчен шушы төбәк тарихына, тарих төпкеленә чума белү кирәк.

1552 елда Казан каласын егып, барча тирә-юньне яулап алганнан соң 10-15 ел чамасы вакыт узуга ук, Мәскәү тарафыннан баскын землемерлар килеп, бүгенге Лаеш, Балык Бистәсе, Питрәч, Яшел Үзән, Балтач, Чистай, Алексеевск, Саба, Кукмара, Арча, Әтнә төбәкләрендәге җирләрне үлчәп, аларны баскын дворяннарга беркетә башлаган. Лаеш, Балык Бистәсе, Чистай, Питрәч районнарында җирләрне генераль чикләү (межевание) документлары 1565-1568 еллар белән билгеләнгән. Ләкин бу Казан төбәгендә, Казан тирәсендә генә. Явыз Иван һәм, гомумән, Мәскәү боярлары бик гайрәтле булып кыйланса да, Кама аръягына аларның теше үтмәгән. Хәтта 1576 һәм 1584 елларда Уфа белән Минзәлә кирмәннәрен төзеп куйса да, патша хөкүмәте бүгенге Минзәлә, Сарман, Актаныш, Мөслим, Азнакай, Бөгелмә, Ютазы, Әгерҗе төбәкләрен табан астына сузып салу “бәхетенә” ирешмәгән. Казан ауганнан соң әлеге төбәк халкы Ногай ханлыгы яклавында (протекторатында) калган һәм тулы бер гасыр буена урыс баскыннарын үз җиренә кертмәгән. Тарих фәнендә әлифне таяк та дип белмәгән наданнарга гына Казан ханлыгы белән Ногай ханлыгын бер-берсенә кан дошман ике дәүләт итеп күрсәтү бик җайлы. Асылда исә Ногай ханлыгы да – ул татар дәүләте. Ә кара гавамга, старшина һәм морзаларга теге яктагы татар ханына буйсынды да, бу яктагы татар ханына ясак түләде ни – аерма зур түгел. Көньяк Осетия белән Абхазия 2008 елда да кыйблаларын һәм патшаларын бик җиңел алыштырып куйды бит әле, беребез дә гаҗәпләнеп-аптырап акылдан язмадык бит!..

Кама аръягы, без Минзәлә өязе дип белгән төбәкнең байтак волостьлары да 1640-1650 елларда Ногай Урдасы тәмам таркалып беткәнче, аның канаты астында, аның ышыгында урыс баскыннары тарафыннан хәвеф-хәтәр күрми генә гомер сөргән. Дөрес, Сөембикәнең әтисе Йосыфны үтереп, тәхетне үз кулына эләктергән Исмәгыйль морза һәм аның уллары күрсәткән җебегәнлек аркасында Ногай Урдасы инде 1600 елларда ук үз көчен югалта башлаган. Аерым олысларның хуҗасыз һәм яклаучысыз калуын сизеп алуга ук, ул төбәккә баскын землемерлар килеп җиткән. Әйтик, шулар 1604 елда ук Сөн елгасы буйлап урнашкан Кыргыз волостеның чикләрен билгеләп чыккан. Актаныш белән Иркәнәшнең исемнәре дә менә шул елда беренче мәртәбә урыс документларында телгә алынган. Тора-бара Агыйдел, Ык, Минзәлә, Сөн буендагы җирләр дә Ногай морзалары кулыннан “ычкына” башлаган һәм, билгеле ки, “ә” дигәнче анда баскын землемерлар үтеп кергән. 1658 елда үткәрелгән генераль чикләү вакытында ул төбәктә гомер итүче авыл исемнәре дә санап үтелгән. Без бүген берсенең генә дә нигезләнү елларын ачыклый алмыйча иза чиккән Чуракай, Ахун, Сәфәр, Яхшый, Бүләр, Бүләк, Бәкәбез, Әлмәт, Сәет, Турыш (Мөслим районында), Кадер, Сеңгерән (Башкортстанның Илеш районына “күчкән”) авыллары әле 1650 елларда ук чәчрәп-күк­рәп гомер иткән икән. 1653 елга караучы документларда минем туган авылым вәкиле Байсар да телгә алынган. “Ясаклы башкорт, 80 яшьлек, гарип һәм балалары булмаган Байсар Козяшев үзенә тиешле ясакны Турыш авылы башкорты Айтуган Сабаков белән урталай бүлеп түләтүне сорый”, – дип язылган беренче документта. Әмма 1658 ел белән тамгаланган икенче документтагы “Бүләр волостендагы ясаклы башкорт Байсар Козяшев ел саен Казанга ике сусар тиресе һәм биш батман бал күләмендә, моннан тыш Уфага ун сусар тиресе ясак түләп тора”, - дигән юллар ясак күләменең үзгәрешсез калуын раслый. Галим Марсель Әхмәтҗанов ачык­лаганча, Байсар атлы кешенең әтисе Козяш түгел, ә Күгәш йә Күгәй булыр­га тиеш. Ул атаклы Карабәк шәҗәрәсе белән дә раслана. Ә Байсарның ни өчен башкорт булып язылуын һаман саен чәйнәп тору артык. Ул – Байсар кешеләре арасыннан җир хуҗасы, вотчинник булып иң беренче грамота-ярлык алган Күгәй-Күгәш улы. Андый грамота ул вакытта безнең төбәктә үзен “башкорт катламы”на яздыруга ирешкән “асабалар”га гына бирелгән. 1659 елгы документта Байсар авылы тагын бер мәртәбә телгә алына. Авыл исеменнән сайлап юлланган Фәхретдин Җомагулов аша байсарлылар үзләрен “падишаһ Алексей Михайлович Романов 1659 елның 5 мартында биргән грамота буенча, безне Йәнәй волостеның Тугыз (Тугызбуй) түбәсе вотчинниклары итеп санавыгызны сорыйбыз”, дип яза. (Тугызбуй түбәсе бүгенге Әгерҗе районындагы Исәнбай, Нарат, Иске Эсләк, Тәбәрле, Уразай, Дивәтирнә авылларына туры килә).

Безнең тирә-яктагы Такталачык, Өшәр (соңыннан Семиостров), Терпеле, Тыңламас, Суыксу, Карт, Карач, Чалманарат, Иске һәм Яңа Богады, Кадермәт, Солтангол, Җәйләү, Калмаш авыллары да 1632, 1638, 1646 еллар белән тамгаланган рус документларында телгә алынуын да өстәп китик. Билгеле ки, документларда күрсәтелгән даталар ул авылларның нигезләнү елы дигән сүз түгел, алар әле элеккерәк елларда да яшәп яткан.

Туган авылым Байсарга кабат кайтсак, Мәчти авылының язмышы аннан, Җир белән Ай шикелле, мәңге аерылгысыз. Байсар авылы 1700 елларда, ягъни XVIII гасыр дәвамында Кыргыз волостена караган аерым түбә (яки аймак, ягъни берничә авыл, дигән сүз, ләкин кичәге авыл советлары масштабы белән тәңгәл килми) үзәге булып тора. Иске Кыргыз авылы үзе бүгенге Илеш районында, Тыңламас авылы белән янәшәдә, Сөн буенда урнашкан. Ә волость җирләре Агыйдел ярыннан алып бүгенге Баулы, Туймазы районына кадәр сузылган. Әйтик, Тыңламас атлы авыл бүген Актаныш районында да, Туймазы янәшәсендә дә бар. Ул ике җир дә, дөресрәге Актаныш белән Туймазы арасы 1470 еллар тирәсендә үк Казан ханы Ибраһим тарафыннан Котлыгыш бигә бүләк ителгән. XVIII гасырда Байсар кешеләре үзләре дә Зәй елгасы буендагы җирләргә дә, Сарапул һәм Бөре-Бирск янындагы тугайлыкларга, күлләргә дә хуҗа булып торган. Соңыннан кайсын патша генералына, кайсын Уфа дворяннарына сатып җибәргәннәр. Ул чактагы бүленеш бүгенге район яки авыл советы карталары белән бөтенләй дә тәңгәл килми. (Хәер, калын янчык хуҗалары, инвесторлар бүген дә ул район чикләренә төкереп бирми, кайда “җаны ята”, шуннан сатып ала; кара гавам бүген Россиядәге бер генә сутый җиргә дә мәңгелек хуҗа түгел). Түбә үзәге саналгач, Байсарга Сөн буендагы Кәзкәй, Аеш, Әлем, Богады, Ахун авыллары буйсынып яшәгән.

Казан белән Уфа, Бөгелмә белән Бөре арасындагы мөһим юллар өстендә урнашкан булгангамы, Байсар халкына инде 1700 елларда ук ике-өч “хуҗа”га буйсынып яшәргә туры килгән. Байсар авылы иң беренче елларда бүген нигездә Мөслим районы җирләрен тәшкил итүче Бүләр волостена караган. Җиргә гомерлеккә хуҗа булу ниятеннән Бүләр волостендагы байтак елгыр крестьяннар вотчинник булып язылуны кулай күргән. Шулар Йәнәй волостеның Исәнбай авылы крестьяннарына да Байсар авылына күченеп утырырга рөхсәт биргән. 1713 һәм 1738 еллардагы документларда йәнәйлеләр дә, Байсардагы элекке бүләрлеләр кебек үк, җирнең уртак хуҗалары булып теркәлгән. Авыл халкы йәнәйлеләр һәм бүләрлеләрдән торганга күрә, авылда ике якка - Йәнәй һәм Бүләр волостена буйсынучы старшиналар да булган. Байсарлыларга күршедәге Гәрәй һәм Байлар волостьларының хуҗалары белән дә телгә килмичә, дустанә мөнәсәбәт белән яраклашып яшәргә туры килгән. Билгеле ки, авылда җир өчен тарткалаш та, бер якның икенчесен этәрү-кимсетү кебек күренешләр дә яшәгән. Һәм “чүп өстенә чүмәлә” дигәндәй, янәшәдә тагын бер “көндәш” пәйда булган.

1738 елда Байсар авылы “башкорты” Мәчти Абызаев (бер төр урыс документларында “Мастей”, икенчесендә йөзбашы Мәсәгут) үзенең тагын бер иптәше Мөхәммәтгариф (1730-1797) белән авылдан аерылып чыгып, биш чакрым читтә, Сикия елгасы ярында яңа утар нигезли. Ул, әлбәттә, гади генә крестьян, кара гавам вәкиле түгел, ә 1713 елда Байсар җирләренә күчеп утырган Йәнәй волосте крестьяннары составында зур абруйлы һәм елгыр кеше була. Ул елда байсарлылар 30 крестьянга Сөн һәм Сикия ярларында үз йортларын төзергә рөхсәт бирә. Шул күчеп килүчеләр арасыннан старшина Ирмәш Урмашев үз исемендәге авылны, ә Мәчти-Мәсәгут үз авылын корып җибәрә. Шушы ук Мәчти Абызаев 1754 елда инде Байсар авылындагы йәнәйлеләр исеменнән Кама елгасы буендагы балык тоту урыннарын 25 ел буе файдалану шарты белән Шишковский атлы сәүдәгәргә һәм Сарапул крестьяннарына сатуда катнаша. Әлеге арендага бирү килешүен төзүдә Апач, Кәлтәү, Исәнбай, Өшәр, Ямалы, Буазкүл, Каентүбә, Суыксу, Аккүз авылыннан сайланган ышанычлылар катнашуын да искәртсәк, зур Байсар авылы кешеләре исеменнән эш йөрткән Мәчти Абызаев атлы кешенең чыннан да сәләтле крестьян булуына шик калмый. 1755 елда аны инде йөзбашы, ягъни йөз йорт, йөз хуҗалык өстеннән башлык итеп тә билгелиләр. Ләкин яңа гына “башка чыккан” Мәчти авылына озак вакыт буена үзбаш, азат булып яшәргә ирек калмый.

1791 елда “Әби патша” – Екатерина Икенче Күҗәкә авылы крестьяны Габделҗәлил Солтановка (1750-1823) поручик дәрәҗәсе бүләк итә. Мондый мәрхәмәтнең сәбәпләре нидә? 1771 елда Польша конфедератлары Россия изелүеннән котылу һәм, гомумән, аерылып чыгу өчен яуга күтәрелә. “Әби патша” аларны бастыру өчен бөтен Россия буйлап гаскәр җыя. Соңыннан иң куркыныч фетнәче булып тарихка керәчәк Емельян Пугачев та, Россиянең беренче генералиссимусы Александр Суворов та крестьяннарны изеп йөрү өчен яуга китә. 1742 елда хасил булган Оренбург губернасы башлыгы, немец генералы И.Рейнсдорпка да өч мең башкорт җайдагы туп­лап җибәрү турында фәрман килеп төшә. Шайтан-Көзәй волостендагы Салават Юлаевның әтисе Юлай Азналин белән бергә Минзәлә өязенең Байлар волостендагы Күҗәкә авылы йөзбашы Габделҗәлил Солтанов та шул ук хәрам яуга – Польша ватанпәрвәрләрен изү-кыру өчен озатыла. Үзе белән берьюлы өч алмаш ат алган Габделҗәлил 1772 елның гыйнварыннан башлап секунд-майор И.Шмаков отрядында, походный старшина (соңрак ул Байлар волосте старшинасы) Муса Хәсәновка (ул 1773-1774 елларда Пугачевка да хезмәт итә) буйсынып йөри. Поляк крестьяннарын бастыруда күрсәткән “фидакарьлеге” өчен Габделҗәлил йорт (түбә, аймак) йөзбашы дәрәҗәсенә лаек була һәм кайчакларда походный старшина вазифаларын да башкара. 1773 елның көзендә Җаек буенда Емельян Пугачев явы башлангач, кулына “Әби патша” манифестларын тотып, Габделҗәлил крестьяннарны фетнәдә катнашмаска үгетләп йөри. Бер шундый “сәфәр” вакытында фетнәчеләр кулына әсирлеккә дә эләгә, әмма дивардагы тәрәзә аша исән-сау качып котыла. Мондый туг­рылыгы өчен Габделҗәлилне 1774 елда йорт старшинасы дигән дәрәҗә биреп зурлыйлар. 1791 елда ул армия поручигы дәрәҗәсенә лаек була. Үзе һаман Күҗәкә авылында яшәсә дә, шул елда ук Оренбург губернасы дворяннары составына да кабул ителә.

“Әби патша”ның офицер дәрәҗәсе белән бүләкләү турындагы шәхси указын кулга төшерү бер хәл, ләкин дворян-морзаларга дан китерә торган “җир, җир” дигәннәрен кайдан аласы соң? Югарыда әйтеп үтелгәнчә, Минзәлә өязендәге барлык җирләр инде күптән Алексей Михайлович грамоталары белән расланган вотчинник – “асаба башкортлар” кулында. Җитмәсә, үзенең туган авылы Күҗәкәдә Габдессәлам Габдрәшитов атлы үзе кебек үк дворян дәрәҗәсенә ирешкән тагын бер “чабатасыз морза” бар. 1795 елда Күҗәкәдә болай да 400 гә якын “башкорт” белән типтәр ирләре гомер итеп ята. Җирне читтән эзләүдән башка чара калмый. Габделҗәлилгә берь­юлы ун авыл ышанычлылары белән сөйләшүләр алып барырга туры килә. Ниһаять, 1811 елның 2 декабренда Ахун, Сәфәр, Яхшый, Бүләк, Бәкәбез, Әлмәт, Чуракай, Сәет, Кадер, Сеңгерән вәкилләре белән Оренбургның Гражданнар суды палатасында Габделҗәлил Солтановны Шәбез һәм Сикия елгалары буендагы җирләргә, шул исәптән оҗмах бакчасы кебек гүзәл табигатьле Мәчти авылына да 500 сум бәядән припущенник, ягъни типтәр сыйфатында кертү турында килешү төзелә. Ләкин Габделҗәлилгә бу җирләрне башка кешеләргә сатып җибәрү хокукы бирелми.

1795 елда үткәрелгән V ревизия мәгълүматларына караганда, бу вакытта Мәчти авылындагы 8 йортта 24 ир-ат “башкорт” гомер иткән була. 1816 елда уздырылган чираттагы ревизия инде Мәчтидә 26 Солтанов дәвамчысы яшәвен ачыклый. 1834 елда Солтановларның саны 43 кә җитә. Әллә ни гаҗәп түгел. Чөнки Габделҗәлил Солтановның гына да унбер малае була. Мәчтине “морзалар авылы”, дип йөртә башлыйлар. Билгеле ки, морза балалары тирес көрәп газап чикми инде. 

1798 елда Оренбург губернасы составындагы Уфа провинциясен кантоннарга бүлгәч, байсарлылар Унберенче кантонның Беренче йортына яисә Беренче командасына беркетелә. Гәрчә Байсар авылы яңа волость үзәгенә әверелсә дә, хакимият камчысы санаулы еллар эчендә Мәчтигә килеп төпләнгән Солтановлар кулына күчә. 1811 елда 37 яшьлек поручик, аннары капитан һәм майор, бер үк вакытта Бүләр волостеның старшинасы да булган Бая­зит Габделҗәлил улы Солтанов (1773-1824) кантон башлыгы итеп билгеләнә. Кантон үзәгенә әверелгән Мәчти авылында яшәүче Габделҗәлилнең башка уллары да “кәнәфисез” калмый. Габделхалик исемлесе – походный йөзбашы, Мөхәммәтрәхим – кантон башлыгының ярдәмчесе, 18 яшьлек Габделсаттар – походный есаул, Габделгаффар 17 яшендә үк походный йөзбашы булып исәпләнә һәм, димәк ки, хөкүмәт казнасыннан “оклад” ала башлый. Баязитның 32 һәм 30 яшьлек энеләре Габделнасыйр белән Габдерәхим – старшиналар, 29 яшьлек Габделвахит аларның ярдәмчесе булып “туену” таба. Ә менә Габделҗәлилнең Габделгали, Габделгалләм, Габделгани атлы уллары 1-6 яшьтә булганга күрә генә “тагараксыз” кала.

Байсар авылының инде 269 ире Мәчтидәге капитан Баязит Солтановка буйсына башлый. Байсардагы бүләрлеләр старшинасы Габделвахит Ибраһимовка Табанлы Күл, Чуракай, Әгъбәс, Җылан авыллары өстеннән җитәкчелек итү белән «канәгатьләнергә» туры килә. Баязит Солтановка 1816 елда байсарлылардан тыш тагын Аккүз, Ахун, Асылтүш, Бишкүмәч, Илтимер, Казгалак Яхшый, Калтак, Меңнәр, Олы Имән, Пучы (аннан 242 типтәр), Сәфәр, Тегермәнче, Тәкмәк, Чупай, Чәчер, Яту, Яхшый, Әнәк авылларыннан да 6–146 шар кеше, ә барлыгы 1819 ир-ат буйсынуда йөри. 1858 елда Байсар волостена буйсынучы авыллар саны 25 кә җитә, аларда 10088 кеше яши.


Яулаган кәнәфиләрне какшаусыз итү өчен, Солтановлар илтотмыш түрәләр белән туганлык җепләрен ныгытыр­га да онытмый. Әйтик, 1809 елда “хәрби хезмәт юлын” йөзбашы булудан башлаган Мөхәммәтрәхим Габделҗәлил улы 1824 елда инде үзе Унберенче кантон башлыгына әверелә. Бу вакытта күршедәге Уникенче кантонда, бүгенге Азнакай районы мәйданында бер-бер артлы аталы-уллы Курманкай һәм Шаһингәрәй Ногайбәковлар башлык булып тора. Мөхәммәтрәхим менә шул Курманкай-кантон кызы Хәбибҗамалны үзенә хатын итеп ала. “Тырышлык” нәтиҗәсез калмый. 1842 елда инде Мөхәммәтрәхимнең улы Шәйхелислам кантон башлыгы кәнәфиен яулый. “Дөнья бит ул куласа” дигәндәй, хәзер инде Баязит-кантонның улы Шаһиәхмәт аның ярдәмчесе булып йөри. Шәйхелислам әле кантон башлыгы булганчы ук Уфадагы мөфти Габдессәламнең кызы Сәрбиҗиһанга өйләнеп, “Аллаһы Тәгалә” һәм мәчет каршындагы “позициясен” дә ныгыта. Габдессәлам Габдерәхим улы (1774-1840) – бүгенге Әлмәт районының Габдрахман авылыннан үсеп чыккан һәм Россия тарихындагы икенче мөфти.

(Мәчти авылы тарихына катнашы юк кебек күренсә дә, Солтановлар белән кодалашкан Ногайбәковлар нәселен дә ачыклап китик. Ногайбәковлар фамилиясе Ногайбәк Хәсәнов атлы старшинадан тернәкләнеп, тармакланып китә. Ә Ногайбәк үзе исә – бунтарьлыгы, гыйсъянлыгы буенча Габделҗәлил Солтановның нәкъ капма-каршысы, икесе ике полюс. Габделҗәлил 1773 елда Пугачев явы башлангач, кулына манифестлар тотып, “Әби патша” тәхетен яклап йөрсә, Ногайбәк Хәсәнов үз якташларыннан торган фетнәчеләр отряды оештыра һәм 1774 елның 15 гыйнварында Зәй кирмәнен штурмлап ала. Карательләр тарафыннан тар-мар ителгәч, ул айлар буе урманнарда качып йөри. Хәтта 1775 елда “Әби патша” тарафыннан фетнәчеләрне гафу итү турында махсус указ чыгарылгач та ышанмый. Фәкать 1780 елларда гына җәмгыятьтә рәсми рәвештә пәйда була башлый. Әмма улларына хуҗаларга ничек ярарга кирәклек турындагы сабакны шәп биреп калдыра).

Үзләрен җирнең кендеге дип санаучы Солтановлар бик күп матди байлыкларга да хуҗа булып яши. Кантон-Мөхәммәтрәхим Бәләбәй өязендә дүрт селте (поташный) заводына нигез салып куя. Аның улы “Кантон” Шәйхелислам белән энекәше Шаһимәрдән Минзәлә, Уфа, Бәләбәй өязләре буйлап таралган 2000 дисәтинәгә якын җирләргә хуҗа була. “Кантон” Баязит әле үзе исән чагында (1824 елга чаклы) ук Бөре өязе җирләрендә өч селте заводы салырга һәм Минзәлә өязендәге Чалманарат, Шәбез, Карач, Мөшеге, Уръяды авылларында тегермәннәр корырга өлгерә һ.б.

Морзаларны дөньяның артына тибеп кенә яшәгәннәр икән, дип уйлау һич ярамас. Морза дәрәҗәсендәге түрәләр һәм кантон башлыклары булуга карамастан, алар Россия әледән-әле теге яки бу якта сугыш алып барган армияләр составына да чакырылып торган һәм анда патша хөкүмәтен яклап кан да койган. Есаул Шаһиморат Баязит улы Солтанов, мәсәлән, 1853-1856 елларда рус-төрек сугышында катнашкан һәм медаль белән бүләкләнгән. Баязит-кантон Владимир орденының тасмасына асылган алтын медальгә лаек булган. Мөхәммәтрәхим-кантон 1827-1837 елларда Анна тасмасындагы алтын медаль, бриллиант йөзек һәм Изге Станислав ордены белән бүләкләнгән. Шәйхелислам-кантон 1838 елда Бородино кырында үткәрелгән сугышчан маневрлар вакытындагы осталыгы өчен падишаһ кулыннан алтын сәгать алуга ирешкән...

Бөтен нәселләре белән тулысынча диярлек Мәчтидә яшәгәнгә күрә, алар туган авылларын ямьләндерү турында кайгыртырга да онытмаган. Нәкъ шулар тырышлыгы белән Мәчтидә 1825 елда беренче җәмигъ мәчет, 1848 елда икенче мәчет калкып чыккан. Әлбәттә инде, мәчетләр каршында мәдрәсәләр дә эшләгән, Солтановлар үз балаларын укымышлы итү өчен чиксез көч куйган. Мәдрәсәләр тулы канлы булып эшләсен өчен беренче чиратта Мөхәммәтшәриф Баязит улы зур кайгыртучанлык күрсәткән. Нәтиҗәсе дә искитәрлек. Баязит-кантонның оныгы, Мөхәммәтшәрифнең улы Мөхәммәдияр (1836-1915), 1886 елда Россия тарихында бишенче кеше булып, Россия мөселманнарының баш мөфтие итеп билгеләнгән һәм үзенең вафатына чаклы 29 ел буена шушы авыр вазифаны башкарган. Аның кул астында Габдерәшит Ибраһим, Хәсәнгата Габәши, Риза Фәхретдин кебек күренекле шәхесләрнең бик килешеп, тыныч-тату рәвештә баш казый булып эшләве үзе генә дә Мөхәммәдияр мөфтинең зур осталыгы турында сөйли. Дөрес, Казан каласындагы байтак сәүдәгәрләр, татар элитасы һәм хәтта ахун Галимҗан Баруди да (ул 1917-1921 елларда үзе дә мөфти булып сайланачак) Мөхәммәдиярны әүвәл дини автономия, соңрак милли автономия өчен көрәшмәүдә, Россия мөселманнарының лидерына әйләнмәүдә гаепләргә омтыла. Ләкин Мөхәммәдияр мөфти мәчетләрнең һәм дин әһелләренең сыйнфый яки революцион көрәшләрдә төп көч була алмавын яхшы аңлый һәм 1905 елгы буржуаз революция вакытында да нейтральлек сак­лый. Ә 1905 елда армияләрдәге хәрби муллалар урынын юкка чыгарып, фәкать хрис­тиан попларын гына калдыру турында указ игълан ителгәч, Мөхәммәдияр мөфти, бөтен Министрлар Кабинеты исеменә хат язып, мондый дискриминациягә кискен каршы чыга. Революция уяткан мөселман элитасының басымына түзә алмыйча, Мөхәммәдияр мөфти 1905 елның 10-15 апрелендә Уфада “Гыйлем җәмгыяте” җыелышын үткәрергә мәҗбүр була. Анда татар милләтенең Риза Фәхретдин, Йосыф Акчура, Дәрдемәнд, Сәетгәрәй Алкин, Котлымөхәммәт Тәфкилев, Сәлимгәрәй Җантурин, Госман Апанай кебек иң күренекле уллары чыгыш ясый. Алар Россиядә император белән тиңләшердәй шәйх әл-Ислам дәрәҗәсендәге бердәм мөселман юлбашчысы булдыру, дини автономия алуга ирешеп, аның йөзен Бохара ягына бору, хәтта Төркиядәге кебек дини тәртип кертү турында таләпләр белән чыга. Мәгариф системасына үзгәрешләр, яңа ысуллар кертү буенча да тәкъдимнәр җыела. Боларның һәммәсен дә рәсмиләштереп, 1905 елның 12 маенда Россиянең Эчке эшләр министрлыгына да җибәрәләр. Ләкин Россия хөкүмәте мөселманнар таләбенә ыжлап та карамый, мөрәҗәгатьне җавапсыз калдыра. Урталыкны саклауны мәгъкульрәк күргән Мөхәммәдияр мөфти Россия Думасына сайлаулар вакытында да үз кандидатурасын күтәреп чыкмый. 1915 елда вафатыннан соң Мөхәммәдияр мөфти Уфа Диния нәзарәтенең бакчасына җирләнә. Кабере бүген дә исән-сау саклана.

Морза Солтановлар нәселеннән чыккан тагын бер-ике күренекле шәхеснең исемен атап үтү кирәк. Аларның берсе – Мөхәммәтмансур Шәйхелислам улы Солтанов. 1875 елда туган. 1897-1903 елларда Мәскәү консерваториясендә укыган. Аннары Ялта, Кисловодск калаларындагы симфоник оркестрларда, бик матур итеп флейтада уйнаган. Саратов консерваториясендә эшләгән, татарлар арасыннан беренче булып, музыка буенча профессор дәрәҗәсенә ирешкән. Туган авылы Мәчтигә кайтканда, халык телендәге татар җырларын җыеп, 1916 елда Саратовта махсус китап та бастырып чыгарган. Әмма үзе 1919 елда, урам уртасында билгесез рәвештә вафат булган. 

Икенче күренекле Солтанов – майор Мөхәммәтсадыйк Габдерәхим улы. Шадрин өязендә мировой судья булып эшләгән, 1877 елда дворян дәрәҗәсе белән олыланган.

Солтановлар нәселен тулысынча ачыклап бетерү, мөгаен, инде мөмкин дә түгелдер. ХХ гасырны аларның бик күбесе Мәчти авылында яшәп каршы ала. Тирә-юньдәге үпкә чирлеләрне кымыз белән дәвалау өчен шул ХХ гасыр үрендә авылда махсус санаторий да төзеп куялар. Мөхәммәдияр мөфтинең улы Баязит һәм аның хатыны Кәримә, үзенең кызлары Әминә һәм Зөһрә белән Шәйхелислам, мәдрәсәләр тотучы Шәрәфетдин, тагын Ильяс, Мөхәммәтсолтан, Мирзасалих һәм Сәетгали атлы морза балалары 1917 елгы революцияне дә Мәчтидә каршылый. Ләкин большевиклар килеп талый башлауга ук, аларның яртысы авылдан чыгып кача. Ильяс Солтанов яшәгән йортны сүтеп, аннан Актаныш үзәгендә клуб төзеп куялар. Үзе мөфти булып торган чакта Мөхәммәдияр Солтанов көче белән төзелгән һәм күз явын алырдай гүзәл мәчет 1948 елда, район башкарма комитеты бинасы итеп, Пучыга күчерелә. Мәчет янындагы мәдрәсә биналарын да, көч-хәл белән сүтеп, Пучыга ташыйлар. Мөфти малае Баязит төзегән шифаханәнең бер өлеше Пучыга сигезьеллык мәктәп бинасы итеп күчерелә. Икенче бина, балалар бакчасы булып, Байсар авылында калкып чыга. Хәзер анда “колхоз” ашханәсе. Шәйхелислам йортында сак­ланган, Мәчтигә кунакка кайт­кан вакытларда беренче татар профессоры Мансур Солтанов уйнаган рояльләр Минзәләгә “китеп” юкка чыга. Әле “аякланырга” өлгерә алмый калган гармуннарны балалар йортына тапшырып “ясин укыганнар”...

Йөрәк сызлый. Мәчти тарихының элеккерәк елларына кире кайтыйк әле.

Мәчти авылына Солтановлар хуҗа булгач, билгеле ки, аңа теләсә кем килеп төпләнә алмый инде. Дөрес, 1840 елларда анда әле бер гасыр элек үк Бәләбәй өязенең Шыгай авылыннан күчеп килгән крестьян­нарның дәвамчылары Габделхалик Шәрипов, Габдерәхим Ракаев, Әюп Әбделмановлар гомер итеп ята. Ләкин 1859 елда 8 йорттагы “башкортлар”ны да кабат Шыгай авылына кайтарып җибәрәләр. 1870 елда Мәчтидәге 40 хуҗалыкта 113 “башкорт” һәм 119 татар гомер кичерә. 1912 елда, барлык татар авыллары кебек үк чәчәк аткан чорда Мәчти авылындагы 58 йортта 305 “асаба башкорт” һәм 21 йортта 98 типтәр яши.

1848 елгы мәгълүматлар буенча, 26 йортта яшәүче 147 “башкорт” 476 атка, 277 сыерга, 361 сарыкка, 134 баш кәҗәгә һәм тагын 42 оя умартага хуҗа булып тора. Моннан тыш алар әле 5 тегермән, ике кибет, кымыз “фабрикасы”на ия булып яши, чәршәмбе көннәрендә базар-ярминкәләр дә үткәрә. Мәчтидәге бер “асаба башкорт” гаиләсе – 32 дисәтинә, ә “килмешәк” типтәрләр гаиләсе 9,7 дисәтинә җиргә хуҗа булып яши. 

1878 елда Мәчтидәге мәчетләргә Хөснимөхәммәт Әлмөхәммәдев атлы хәзрәт имам-хатыйб һәм мәдрәсә мөгаллиме итеп билгеләнә. 1880 елларда Мәчтидә күршедәге Әтрәкле авылыннан килгән Җәләлетдин Әхмәтҗан улы Кутлин атлы хәзрәт тә мулла булып тора. Шушы кеше Әгерҗенең Иж-Буби авылындагы атаклы Нигъмәтуллиннарның сеңлесе, соңыннан мөфтияттә беренче хатын-кыз казыяга әвереләчәк Мөхлисаны үзенә хатын итеп ала. Бер-бер артлы өч кыз балалары туса да, ниндидер чир зәхмәтеннән икесе сабый чакта ук, ә соңгысы Мөнҗия 24 яшендә вафат була. Ярлар аерылыша, бертуган абыйлары килеп алгач, Мөхлиса Иж-Бубида абруй яулап килгән мәдрәсәдә укыта башлый. 1892 елда Шәйхразый Шәйхелислам улы Исрафиловка да мөәзин һәм мөгаллим дәрәҗәләре бирелә. 1906 елның 18 февралендә Габделгазиз Габделшакиров атлы хәзрәтнең яңа имам-хатыйб итеп билгеләнүе мәгълүм. 1910 елда Уфа Диния идарәсе тарафыннан Мөхәммәтсалих Мөхәммәтхафизов мөәзин булып раслана. Авыл мәчетләре каршында мәдрәсәләр мәчет нигезләнгән еллардан бирле эшләп килә. Хөкүмәт указлы мулла дәрәҗәсен алу өчен рус телен белүне дә төп шарт итеп куйгач, 1877 елда Солтановлар Мәчтидә 25 малайга исәпләнгән рус классы да ачып җибәрәләр. Мәчти мәдрәсәсен тәмамлаучылар указлы мулла дәрәҗәсен алуга ирешә. Җитмәсә, 1905 елда авылда Мәгариф министрлыгына буйсынучы беренче сыйныфлы заманча мәктәп тә эшли башлый. Мәчти халкындагы укымышлылык, зирәклек һәм мәдәниятлелек турында хәтта: “Мәчтиләр борчакны да чәнечке белән ашый”, дигән дан тарала...

Тәфсилләп сөйләүсез дә яхшы аңлашыладыр, 1917 елгы большевиклар түнтәреше морзалар авылы саналган Мәчти халкына бернинди дә бәхет-игелекләр алып килми. Мөфти Мөхәммәдиярның улы Баязит, кымыз белән дәвалау санаториесен тотучы Әминә һәм Зөһрә Солтановалар, Сәетгали Солтанов авылдан чыгып кача. Шәйхәттәр, Шәйморат, Сәлах гаиләләре Ижауга күченә. Сәләхетдин Солтанов атлысы крестьян эшенә тотынса да, яшәргә ирек бирмиләр, 1921 елга кулга алып, аны төрмәгә озаталар.

Авылдан качкан Баязит Солтанов йортында 1922 елда икенче дәрәҗәдәге совет мәктәбе ачалар. Зөһрә һәм Әминә Солтановалар өендә 1925 елда ШКМ (школа колхозной молодежи) ачыла, анда авыл халкын латин хәрефләренә өйрәтә башлыйлар. 1931 елда ул тулы булмаган урта мәктәп (ТБУМ) итеп үзгәртелә, директор итеп Флүн Солтановны билгелиләр. Анда күршедәге Югары һәм Түбән Яхшый, Тәкмәк, Табанлы Күл, Олы Имән, Әлмәт авылларыннан килгән балалар да укый. Соңыннан Мәчтидә башлангыч мәктәп кенә калдырыла, балалар Түбән Яхшый авылындагы сигезьеллык мәктәпкә йөреп укый башлый. 

1930 елда авылда колхоз оеша, аңа Чапаев исемен бирәләр. Морза Солтановлардан калган бер йорт әүвәл колхоз идарәсенә, аннары клубка әверелә. Амбар-келәтләрнең һәммәсе дә колхоз милке булып теркәлә.

Әлбәттә инде, кичә генә морза булып йөргән Солтановлар колхозга керергә ашкынып тормый. Андыйларны кулакка чыгарып читкә аткару һәм байлыгын тартып алу җаена керешәләр. 1931 елда Мирзахан Садыйков хатыны Мәрхәбә белән бергә өеннән куып чыгарыла һәм сөргенгә сөрелә. Мәчтидә туып-үсеп, аның мәдрәсәсен тәмамлаган һәм күршедәге Иске Әлмәт белән Чишмә авылларында муллалык иткән Мәһди Әбсәләмов һәм Самат Солтанов, мөлкәтләре тартып алынганнан соң, 1930 елда 10 ел срок белән концлагерьга озатыла. Җирен арендага биреп яшәүче Сәетгали Ганиев 1930 елның 23 февралендә кулга алынып, 8 елга концлагерьларга озатылган. Җирне арендага алып һәм анда иген үстереп “чәчәк атучы” Хөснетдин Маннанов Сәетгали Ганиевтан соң ике көн үтүгә кулга алынган һәм сөргенгә җибәрелгән. Актаныш районының Такталачык авылында муллалык иткән Фәсах Солтанов 6 баласы булган килеш тә кулга алына һәм 1931 елда биш елга конц­лагерьларга озатыла. 1929 елда ук Мәчтидә мулла булган өчен раскулачиваниегә эләккән Закир Солтанов авылдан Казанга да качып карый. Анда студентлар торагында каравылчы булып эшли. Әмма 1936 елда НКВД этләренең “корыч күзләренә” эләгеп, биш елга төрмәгә ябыла. Мәчтидә туган Солтановларның икенчесе – Искәндәр Шаһимөхәммәт улы әүвәл Казанга, аннары Алматы каласына ук качып караган, әмма ул бичара да НКВД капкынына эләккән һәм төрмәгә тарган. Мәчти авылында гомер кичергән крестьян Шәйхелислам Габдуллин хатыны Галимә һәм 6 баласы белән бергә 1931 елның 7 маенда, барлык мөлкәтеннән мәхрүм ителеп, сөргенгә озатылган. Габдуллиннарның өлкәне, революция­дән соң да мәдрәсәләр бинасын җимертмичә саклаган 68 яшьлек Шәрәфетдин дә, нәкъ бер үк көндә, хатыны Ситдыйка һәм 6 баласы белән Себергә юл алган. Крестьян Хәләф Ганиев хатыны Руфия һәм 5 баласы белән Себергә сөрелгән. ­Крестьян булып гомер кичергән Ильяс Солтанов хатыны Гатия һәм 6 баласы белән сөргенгә җибәрелгән. Крестьян Мортаза Солтанов шул ук 1931 елда барча мөлкәтеннән коры калдырылган һәм әнисе, хатыны, балалары белән бергә сөргенгә юл алган. Мәчти горурлыгы булган Мөхәммәтсолтан Солтанов хатыны Бибикамал һәм 6 баласы белән Чиләбе өлкәсенә сөрелгән. Крестьян Әбелфатыйх Фазылов, Мирзасалих Шириев-Солтанов та гаиләләре белән шул ук Чиләбегә сөргенгә озатылган. Крестьян Сәетгали Шәймәрдәнов белән Галимәрдән Хөснимәрдәнов та гаиләләре белән сөргенгә сөрелгән... Коточкыч! Бу читкә тибелгән татарларның ничак­лысы гына үз-үзләрен исән-сау көенә саклый алгандыр да, ничаклысы татарлыгын, канын, җанын югалткандыр!?. Сүлсез, бәгырьләрсез, җансыз калган Мәчти авылы ничек сыкрагандыр, күпме елагандыр!?. 

Ә кан түгүләр, югалтулар һаман туктарга да җыенмый бит әле. 1935 елда Мәчти, тирә-юньдәге авыллар белән бергә, үзәге Пучыда булган Калинин районы карамагына күчерелә. 1936 елда Мәчтидә Авыл советы бетерелеп, ул күршедәге Түбән Яхшый хакимиятенә буйсына башлый. Мәскәү әмере буенча, яңа хуҗалар иске Мәчти авылыннан яңа корбан эзли. 1937 елда колхозчы, ветеринария санитары Таҗи Солтанов-Хөснимәрдәнов, укытучылардан Фатыйх Зариф улы Солтанов белән Миңлегәрәй Малов кулга алына һәм соңыннан Минзәлә яки Казан төрмәсендә атып үтерелә, укытучы Тимер Салих улы Солтанов 10 елга төрмәгә озатыла. Шәкүр Җаб­баров белән Хөснетдин бер төн эчендә юкка чыга. 1931-1938 еллар дәвамында гына да Мәчти авылы 25 гаиләдән – “совет дошманнарыннан” “чистартыла”.

Ул арада инде дәһшәтле сугыш үз канатын җәя. Мәчти авылыннан мәктәп директорлары булып эшләгән Мөбәрәк Вәлитов белән Нәҗметдин Солтанов, 1937 елда атып үтерелгән Таҗиның улы Гата Солтанов, колхозчы Шәймәрдән Җиһангиров, колхоз рәисе Әхмәди Гарифуллин, укытучы Әхмәт Солтанов, очучы Мөдәррис Вәли улы, колхозчы Мирхәйдәр Солтанов, колхозчы Фәррах Фәрхетдинов, Мирза Солтанов, укытучы Зәки Госманов, Хәниф Солтанов, япь-яшь көенә фронтка киткән Мөхәммәтҗан Ханов белән Мөхәммәтҗан Садыйков – барлыгы 30 кеше Бөек Ватан сугышында һәлак була. Әлеге хәсрәт-кайгылар өстенә Мәчти авылындагы элекке Солтановлар нигезләгән кымыз шифаханәсенең бинасында һәм авылдан качкан Баязит-морза ихатасында сугыш ятимнәренең 44 номерлы йортын ачып җибәрәләр. Ул 1942 елдан 1955 елга кадәр эшли. 1942-1944 елларда ятим балалар йортында укытучы һәм тәрбиячеләр булып эвакуация белән килгән рус яки яһүд мөгаллимнәре эшләсә, 1944 елда алар дошманнан азат ителгән үз ватаннарына кайтып китә. Ә кайгырту йөге директор Мөфәккира Әмирханова, Мәчти кызы Мәрьям Солтанова, Һидая Кадыйрова, Мәрзия Имамова, Әлфия Гатина һ.б. тәрбиячеләр җилкәсенә ята. Мәчти халкы читтән җыеп китерелгән шул ятим балаларга, үз авызыннан өзеп, ризыгын да, кирәк чакта җан җылысын да кызганмыйча бирә. 1947 елдан 1953 елга кадәр детдом коллективын моңа кадәр Үрәзмәт мәктәбе директоры булып эшләгән Зәки Нәбиев, соңгы ике елда Югары Яхшый авылыннан килгән мөгаллим Гали Шәйхетдинов җитәкли. Монда тәрбияләнүче балалар саны 1950 елда 151 гә җитә.

1955 елның сентябрендә балалар йорты ябылганнан соң, элек кымыз санаториесе булган бинада участок шифаханәсе ачыла. Биредә балалар тудыру палатасы да, төрле авыруларны дәвалаучы амбулатория дә бар иде. Анда 1960 елдан 1970 елга кадәр Хәсинә Сафина-Дәүләтшина баш табиб булып эшләде. 1973 елда ябылды. Андагы дәвалау һәм ял бүлмәләре генә түгел, шифаханә янындагы келәт-амбарлар да морза Солтановлар төзегән санаториедән торып калган иде. Совет власте анда нинди дә булса яңа бина төзеп маташмады.

Мәчти халкы сугыштан соң, 1951 елдан башлап Түбән Яхшый авылы белән кушыла һәм Чапаев исемендәге колхоз булып исәпләнә. 1959 елда Калинин районын бетереп, аның составындагы авылларны яңадан Актаныш районына кушып куялар. Колхозларны эреләндерү хәрәкәте колач җәя, власть алышына. 1960-1970 елларда Түбән һәм Югары Яхшый, Тәкмәк һәм Табанлы Күл авылларын бер колхоз итеп берләштереп тә, аларны Байсардагы Шәймәрдәнов исемендәге колхоз белән кушып та карадылар. Кайсыбер елларда Мәчти авылы колхозның комплекслы бригадасы булып та йөрде. Берзаманны авылга “Наратлы” дигән яңа исем дә тактылар, әмма ул халык күңеленә берекмәде. Ләкин кайчандыр милләт горурлыгы булган Мәчти авылының кадере беткән иде инде. Район һәм республика җитәкчеләренең карары буенча 1970 елларда Мәчти “перспективасыз авыллар” исемлегенә кертелде. Шул ук өстән кушу буенча, Мәчтидәге 30 хуҗалык 1973-1978 еллар дәвамында Байсарга күчерелде, яңа йортлар салды. 1981 елда Мәчти урынында инде соңгы йорт та юкка чыкты. ХIХ гасырда ук морза Солтановлар утырткан шәп наратлар, шифаханәгә терәлгән “байлар бакчасы” өстендә каргалар гына каркылдый башлады, алар Мәчти авылына ясин булып һаман яңгырый...

Югыйсә, совет чорында да бу кечкенә авыл татар милләтенә никадәр күренекле шәхесләр бүләк итте. Революциядән соңгы елларда Татарстанның Мәгариф министрлыгында эшләгән Хәсән Солтанов. 1941 елның кышында Минзәләдәге полит­руклар курсында Муса Җәлил белән бергә укыган һәм бергә фронтка киткән Арслан Мәдияров. 31 ел буена Актаныш районының Пионерлар йортын җитәкләгән Дәлия Ханнанова. Төрле районнарда колхоз рәисләре булып эшләгән Мирхаҗиян Баязитов, аталы-уллы Бәхтегәрәй һәм Албик Солтановлар. Үз балаларыннан биш мөгаллим тәрбия­ләгән Габдрахман Солтанов, өч табибә үстергән Миргали Әбсәләмов, дүрт юрист һәм инженерлар атасы Искәндәр Баязитов, алты баласына да югары белем биргән Әюп Уразаев. Физика-математика фәннәре буенча доктор дәрәҗәсенә ирешкән Камил Малов. Вуз мөгаллимнәре Фәнүзә Сәяпова, аталы-уллы Артур һәм Айвар Хәйдәровлар, Венера Ханнанова, Билал Солтанов, Әзһәм Мәннанов, бертуган Камил һәм Шамил Моратовлар... Алар бик күп, санап бетергесез. Әмма берсенең генә дә кайтып тез чүгәргә туган нигезе юк, туган авылы юк!..  

Вахит ИМАМОВ.

Кулланылган әдәбият:
Асфандияров А.З. Аулы Мензелинских башкир. Уфа, 2009.
Асфандияров А.З. История сел и деревень Башкортостана. Өченче китап. Уфа, 1998.
Әхмәтҗанов М. И. Татар шәҗәрәләре. Казан, ТКН, 1995.
Ханнанова Д., Сәяпова С. Туган авылым урамын соңгы кабат урадым. Актаныш, 2010.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: