Мәдәни җомга

Мөһаҗирлектәге татар юлбашчысы

Исмәгыйль Гаспралы, Фуад Туктаров, Садри Максуди, Гаяз Исхакыйларны без XX гасыр башында татар милли хәрәкәтен кабызып, аның идеологларына, лидерларына әверелгән һәм үзләренең гомерләрен бары тик татар халкының бәйсезлеген һәм югалткан дәүләтчелеген кайтару өчен көрәшкә багышлаган шәхесләребез дип саный алабыз.

Исмәгыйль Гаспралы, Фуад Туктаров, Садри Максуди, Гаяз Исхакыйларны без XX гасыр башында татар милли хәрәкәтен кабызып, аның идеологларына, лидерларына әверелгән һәм үзләренең гомерләрен бары тик татар халкының бәйсезлеген һәм югалткан дәүләтчелеген кайтару өчен көрәшкә багышлаган шәхесләребез дип саный алабыз. Аннары 1954 елда Г.Исхакыйның вафатыннан соң, алар эшен бөек милләтче кулыннан «милли дәгъва байрагын алып калган» Гали Акыш дәвам итә.


Гали Акыш – бар белемен, бөтен көчен һәм гомерен татар милләтенә хезмәткә, ягъни татар халкының милли горурлыгын, милли аңын үстерүгә багышлап, аңа икътисади һәм сәяси яктан көчәеп, ныгып, дөньякүләм аренага чыгу юлларын күрсәтү, аңлату эшенә салган, аның дәүләтчелеген торгызуда ярдәм итәргә тырышкан олуг затыбыз. Танылган милли эшлеклебез Һ.Максудиның 1914 елда Исмәгыйль Гаспралы турындагы сүзләрен бүген Г.Акышка карата да әйтергә була: «Аның бар тормышы, эше милләткә хезмәткә багышланган иде, аның бар сөйләгәне милләт, милләт вә милләт иде». Чыннан да, Гали ага Акыш белән очрашкан, әңгәмәдәш булган һәркем бу сүзләргә кушыла. Чөнки аның 60 елдан артык алып барган милли эшчәнлегенең төп юнәлеше: татар халкының бүгенге һәм киләчәк язмышы – татар милләтен милли аңы, горурлыгы булган һәм үзенең бай тарихын белгән, шул шанлы тарихыннан гыйбрәтләр алып, үткәндәге тарихи хаталарын кабатламаска тырышып, икътисади яктан бай, сәяси яктан көчле дәүләтле милләт булып Россиядә, дөньяда яшәргә тиешлеге һәм шуңа өндәү, шуңа ирешү юлларын күрсәтү.

Г.Акыш – татар эмиграциясенең легендага әверелгән шәхесе, татар милли хәрәкәте каһарманы. Ул эмиграциядәге татарларның «Милли мәркәз»е җитәкчесе итеп 1954 елда Г.Исхакый тарафыннан билгеләнә, һәм шул елдан башлап үзенең «Азатлык» радиосы аша алып барган тапшырулары белән бөтен дөньяга таралып яшәгән татарларны берләштерү, алардагы милли хисне үстерү, туган телне саклап калу юлында дәрәҗәле эшкә тотына.

Гали (Агиш) Акыш 1918 елның 14 гыйнварында Маньчжуриядә эмигрант гаиләсендә туган. Әтисе Хисаметдин, әнисе Ләфизә Пенза өязе Юнә авылында туып-үскәннәр. Әтисе Юнә авылында имам булып та торган. 1900 елдан ул сәүдә белән шөгыльләнә башлаган, Казахстанга сату-алу белән йөргән. Япон сугышы башлангач, аның сәүдәсе начарлана һәм ул постау-сукно сату эшенә керешә. 1910 елда Хисаметдин Агиш Ләфизә исемле кызга өйләнә һәм алар Хайлар шәһәрендә урнашып кала. Ул 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң Россиягә кайтып йөрүләрдән туктый һәм, шулай итеп, туган җир белән бәйләнеш өзелә.

1923 елда Г.Акыш Хайларда яшәүче З.Кадыйри тырышлыгы белән ачылган татар мәктәбенә укырга керә. Аның укытучылары Рабига Бәкер, Мәрьям Акчурина була. Бу елларда Ерак Көнчыгышта 6000 нән артык татар булып, шуларның зур күпчелеге Хайлар шәһәрендә яшәгән. Әлеге мәктәптә 1-2 нче сыйныфларда ана теле, дин дәресләре кергән, 3 нче сыйныфтан рус теле, 4-5 нче сыйныфларда исә Коръән, ислам тарихы, хәдис, төрек-татар тарихы, табигать белеме кебек фәннәр укытылган, татар тарихын укыту өчен Г.Гобәйдуллин китабы дәреслек булып кулланылган. Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Г.Тукай, Г.Камал әсәрләрен укып, каһарман Мирсәет Солтангалиев турында ишетеп үскән Г.Акышта милләтчелек хисе бик иртә уяна.

1929 елда Г.Акыш башлангыч мәктәпне тәмамлый һәм рус гимназиясенең әзерлек сыйныфына керә. Аны, әзерлеге яхшы булу сәбәпле, шул елны ук 3 нче сыйныфка күчерәләр. Русча белем алу системасына күчкән яшүсмер малайга татар, рус, гарәп телләрен өйрәнү, дин белемен ныклап үзләштерүдә, татар әдәбиятын, тарихын, милли гореф-гадәтләрен, милли йолаларын өйрәнүдә әтисе белән әнисенең дә тырышлыгы, ярдәме тигән.

Ерак Көнчыгышның төрле өлкәләрендә яшәгән татарларны бер үзәккә җыю максаты белән 1934 елда Хайлар шәһәренә Г.Исхакый килә. Биредә 4 очрашу-кичә оештырыла. Аларда Исхакый эмиграциядәге татарларга бер милләт булып яшәү өчен берләшү кирәклеген һәм әлеге берләшүнең максаты – советлардан азат илгә кайтып, милли дәүләтчелекне торгызып яши алу икәнлеге турында сөйли. Г.Исхакый белән очрашу 16 яшьлек Галигә бик көчле тәэсир итә һәм ул аның өчен гомере буе онытылмаслык хатирә булып кала.

Г.Исхакый гомере буенча «Милли дәгъ­ва юлында гайрәтебездән, ярдәм-халыктан, уңыш, максатка ирешү – Аллаһтан» принцыбыннан чыгып эш итсә, аннан соң милли бәйсезлек идеясе байрагын күтәреп барган Г.Акышның сәяси фикере нигезендә социаль гаделлек, хокукларның тигезлеге, икътисади үсеш принциплары ята. Милләт булып яшәүнең өч төп элементы аның милләткә хезмәтендә иң мөһим чара булып тора: ана телен, ислам динен, милли тарихны җентекләп өйрәнү. Ул үзенең гомер кичүендә шул принцип­ларына турылыклы кала. Гаиләсендә милли кануннарга таянып, ислам дине принципларына буйсынып яшәгән, башлангыч белемне ана телендә алган, рус гимназиясен тәмамлаган, төрек университетында укыган һәм озак еллар Германиядә яшәгән, төрек вакытлы матбугаты өчен гаять күп санлы мәкаләләр язган Г.Акыш немец, инглиз, гарәп, төрек, рус телләрен һәм мәдәниятләрен яхшы белүе өстенә, татар халкының тарихын, телен һәм әдәбиятын Кол Галинең «Йосыф вә Зөләйха»сыннан башлап бүгенге көн язучылары Т.Әйди, М.Юныска кадәр яхшы белә. Ул һәр татар язучысының, шагыйренең һәрбер әсәреннән милли шәхесләр булырлык образлар, геройлар һәм милли идея эзли. Әдипләргә дә, аларның әсәрләренә дә әнә шул милли хисләрнең, милли аңның, милли горурлыкның хикәя, повесть, романнарында, шигырьләрендә ничек чагылышына карап бәясен бирә һәм татар милләтенең киләчәген, ягъни бәйсезлеген, үз дәүләтчелеген торгызган милләт буларак яшәүгә ирешүен дә язучыларның да эшчәнлегенә бәйләп карый, аларны бәйсезлек идеясен күтәреп баручы көч итеп күрергә тели.

Ә Г.Исхакыйның Хайларда аерымланып яшәүче татарлар алдында милли тарихны, әдәбиятны, традицияләрне саклап калу темасына багышланган чыгышлары Ерак Көнчыгышның башка 17 мәхәлләсе арасында бәйләнеш урнаштыруга, сибелеп яшәүче татарларга күп санлы рус эмигрантлары, әзәрбәйҗан, казах милләтеннән булган мөһаҗирләр арасында үзләрен татар халкының бер өлеше икәнлекләрен тоеп һәм үз балаларын да шул рухта тәрбияләүгә, ә яшүсмер егеттә исә милли аң уяна башлауга зур этәргеч була.

1935 елда Г.Акыш Ерак Шәрыкта яшәүче татар мөһаҗирләрнең гомуми корылтаенда оештырылган Идел-Урал төрки-татарларының милли-мәдәни мәркәзе карары белән, дини белем алу өчен, Мисырның «Әл-Әзһәр» университетына укырга җибәрелә. Әмма аңа Мисырның һавасы килешми, ул авырып китә һәм укуын тәмамлый алмыйча,1938 елның көзендә Исхакый чакыруы буенча Польшага кайта. Варшавада ул бөек милләтче Исхакый белән якыннан таныша, аның милли дәгъва идеясен тулысынча кабул итә һәм шул вакыттан Г.Акышның милли көрәшкә багышланган эшчәнлеге башлана. Ул Польшаның иң күренекле шәхесләреннән булган Йозеф Пилсудский оештыр­ган «Прометей» клубына әгъза булып керә, Мукден шәһәрендә Г.Исхакый җитәкчелегендә чыгып килгән «Милли юл» журналы хезмәткәре дә булып китә һәм Польшаның Мәскәүдәге илчелеге тарафыннан җибәрелә торган татар һәм башкорт газеталарындагы милли дәгъвага кагылышлы мәкаләләрне күзәтеп-барлап, журнал редакциясенә юллап бара.

1939 елның сентябрендә Гитлер армиясе Варшаваны утка тота башлый һәм октябрь аенда инде Польшаны басып ала. Г.Акыш 1938 елны японнар белән, 1940 елны немецлар белән хезмәттәшлек итүдән баш тартып, үзенең милли идеалларына, социаль гаделлек, милли тигезлек һәм сәяси ирек принципларына тугры кала. Гитлерчылар белән хезмәттәшлекне кабул итә алмаган Г.Акыш, Польшадан китү өчен Төркия илчелегенә барып, төрек паспорты ала һәм зур кыенлыклар белән Төркиягә килә, Истанбул университетының икътисад факультетына укырга керә. Анда социология фәне һәм конституция буенча дәресләр ала, милли эшләрдә дә актив катнаша: 1941 елда Истанбулда оештырылган «Төрек культура берлеге» оешмасы каршында милли темага чыгышлар ясый; Г.Тукайга багышлап ел саен уздырыла торган һ.б. төрле милли кичәләр оештыруда, Кәбир Канбир, Һидаят Яшен, Касыйм Байчин, Исмәгыйль Терегуловлар белән берлектә, Г.Исхакыйның беренче ярдәмчесенә әверелә. Ләкин 1944 елның маенда, Анкарадагы совет илчелегенең каты басымы астында, Төркия президенты карары белән әлеге мәркәзнең эшчәнлегенә чик куела. Шулай да, Төркиядә яшәүче татарларның милли эшчәнлекләре тукталып калмый. Алар мөгаллим Касыйм Байчин өендә җыелып, алдагы эшләргә план коралар, милли һәм әдәби сөйләшүләр үткәрәләр, кыскасы, милли хис һәм азатлык идеясен югалтмыйча яшәргә тырышалар.

Г.Акыш 1945 елның мартында Анкарадагы офицерлар мәктәбенә укырга керә, 8 айдан соң диплом ала, аннары Измир өязенең Кандра шәһәрендәге хәрби частька прапорщик итеп җибәрелә. Биредә 18 ай хезмәт итә, аңа кече лейтенант дәрәҗәсе бирелә.

1947 елның маенда ул, демобилизация­ләнеп, Истанбулга кайта һәм фабрикага хисапчы булып урнаша.

1948    елда Истанбулда, Мәрьям һәм Касыйм Байчиннарның өендә әзәрбәйҗан, казах, Кырым татарларының эмиграциядәге милли оешмалары җитәкчеләре катнашында Г.Исхакыйның 70 яшьлеге билгеләп үтелә. Әлеге кичәдә аның милли һәм әдәби эшчәнлегенә зур бәя бирелә. Истанбул университетында да бөек милләтчене хөрмәтләү кичәсе уздырыла. Биредә Г.Исхакый үзе дә чыгыш ясый.

Бу елларда Г.Акыш, Г.Исхакый белән берлектә, Кытайда, Япониядә, Германия­дә яшәүче татарларны Төркиягә күчерү һәм килгән мөһаҗирләрне урнаштыру, аларның тормыш мәсьәләләрен хәл итү белән шөгыльләнә. Мөһаҗирләрнең күбесе күченгәннән соң Төркиянең танылган шәхесләренә әйләнә. Г.Акыш белән бергә мөһаҗирләргә иң күп ярдәм итүчеләрнең берсе – озак еллар Төркиянең энергетика министры булган инженер Камал Локман.

1954 елның июленнән Г.Акыш НАТОның Төрек Генераль Штабы каршындагы элемтә бюросында эшли башлый. Шул ук вакытта милли эшләрдә дә катнаша. Г.Исхакый тарафыннан оештырылган һәм 1954 елга кадәр «Идел-Урал бәйсезлек комитеты» дип аталган сәяси оешманың исеме «Милли мәркәз» дип үзгәртелә, аның «Идел-Урал» исемендәге журналы да чыга башлый.

30 яшенә кадәр буйдак булып яшәгән Г.Акыш 1957 елда Финляндиядә яшәүче Зарифә Хөснетдингә өйләнә һәм никахтан соң әле бер ел буе Финляндиядә яшәп кала, андагы татарлар җәмгыятендә эшли. 1958 елның июлендә ул хатыны белән Германия аша Төркиягә кайтып китә, Мюнхенда тукталып, ике ай Илдар Идрисиләрдә яши. (Илдар – Беренче бөтендөнья сугышы елларында немецларга әсирлеккә эләккән татар солдатларын үлемнән коткару юлында шактый гына эшләр башкарган теология профессоры Галимҗан Идрисинең улы).

Бу вакытта Мюнхенда Советлар Союзындагы рус булмаган милләтләрнең «Париж блогы», «Азатлык» радиосы актив эшли. Г.Акыш биредә әлеге оешмаларның эшләре белән якыннан таныша, үзе дә чыгышлар ясый.

1960 елда Милли мәркәзгә яңа җитәкчеләр – Камал Локман, Хәйрулла Бату, Равил Агиш, Шәүкәт Надир һ.б. сайлана. Г.Акыш генераль секретарь вазифасын башкара башлый. 1959 елда АКШ президенты Эйзенхауэр әсир (буйсындырылган) милләтләр турында канун чыгара, бу эштә «Милли мәркәз»нең дә роле зур була. Шулай итеп, «Идел-Урал дәгъвасы» дөньякүләм танылу ала. Г.Акыш бу арада төрек газеталарына татар-башкорт проблемалары турында күп санлы мәкаләләр яза.

1960 елның 27 маенда Төркиядә хакимияткә хәрбиләр килә. Бер елдан артыкка сузылган хәрбиләр идарәчелеге вакытында Г.Акыш та зур кыенлыклар кичерә. Яңадан демократик көчләр җиңеп, илдә демократик режим идарә итә башлагач, милли эшләр дә җанланып китә. 1963 елның 11 маенда Истанбулда Идел-Урал татарлары турында конференция уздырыла, анда Г.Акыш «Идел-Урал дәгъвасы һәм совет империализмы» дигән темага доклад укый. Конференциядә катнашкан галимнәр, сәясәтчеләр аның чыгышына югары бәя бирә. Аның доклады, бераз соңрак, китап булып басылып та чыга. Китапка карата Төркиядә дистәләрчә уңай, ә Татарстанда тискәре рецензияләр чыга. Г.Акышның бу китабына югары бәя биргән Америка галиме Беннигсен үзенең хезмәтләрендә Г.Исхакый һәм М.Солтангалиевләрнең милли көрәш концепцияләре турында язганда, шул китапка таянган.

Г.Акыш 1966 елның 29 сентябреннән 17 ел дәвамында «Азатлык» радиосының татар бүлегендә эшли. Ул бер үк вакытта комментатор, диктор һәм продюсер вазифаларын башкара. Радиода эшләгәндә, ул 1917 елда төзелгән «Идел-Урал штаты» идеясен тормышка ашыру мөмкинлеге турында күп сөйли, чөнки ул әлеге идеянең реальләшү мөмкинлегенә, ягъни Швейцария моделе булган милләт мәсьәләсен генә түгел, географик җир буларак та, «Идел-Урал штаты»н кабат торгызу мөмкинлегенә ышана.

Бу елларда Г.Акыш «Милли мәркәз» алып барган барлык милли эшләрдә дә катнаша. 1978 елда Г.Исхакыйның 100 еллыгы уңаеннан кызы Сәгадәт Чагатай, Хәсән Аги, Таһир Чагатай, Г.Акышлар тарафыннан 390 битле истәлекләр китабы әзерләнә, ул 1979 елда Анкарада басылып чыга. Китапка Г.Акышның да Исхакый тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган ике мәкаләсе кергән.

1978 елда Г.Акыш, «Азатлык» радиосының татар-башкорт редакциясе баш редакторы Фәрит Иделле, профессор Надир Дәүләт һәм казах редакциясе башлыгы Мухабай Эңген белән берлектә, «Казах һәм татар төрекләре» дигән китап чыгаруда катнаша. Ул Төркиядә киң яңгыраш таба, танылган хезмәтләр рәтенә кертелә, Төркия Мәдәният министрлыгы тарафыннан бүләкләнә.

Г.Акышның милли, сәяси эшчәнлеге дә бу елларда зур күтәрелеш ала. Ул 1976 елда Швейцариянең Берн шәһәрендә урнашкан «Кеше хокукларын үзбилгеләү мәсьәләсе буенча Европа комитеты»на әгъза итеп сайлана. Комитетның 1978 елның 14-15 гыйнварында уздырылган утырышында инглиз телендә 35 минутлык доклад укый. Доклад немец телендә «Богаудагы халык­лар» исеме белән Швейцариянең Шәрык институты тарафыннан нәшер дә ителә. 1985 елда аның «Идел-Урал­да хөррият мөҗадәләсе, ягъни иреклек өчен көрәш» дигән китабы басылып чыга.

Г.Акыш СССРдагы үзгәрешләргә дә зур игътибар биреп тора, ул һәрбер яңалыкны көтеп ала һәм Татарстандагы милли уяну хәрәкәте башлануны шатланып кабул итә. 1988 елда төзелгән Татар иҗтимагый үзәгенең чакыруы буенча ул 1990 елның 19 июнендә үзенең гомерлек хыялы булган ата-бабалары иленә, милли хисләрен бәйләп яшәткән татар җиренә – Татарстанга, Казанга килә. Шуннан соң ул Татарстанга 5-6 мәртәбә кайта, һәр килүендә халыкта милли аңның үсә баруын күреп куана, күп санлы очрашуларда чыгышлар ясый, интервьюлар бирә. Аның 75 яшьлек юбилее Казан, Чаллы шәһәрләрендә олы тантана итеп билгеләп үтелде. Г.Акышка Татарстан Президенты тарафыннан «Танылган татар» исеме бирелде.

Г.Акыш тантаналарда үзенең гомерлек милли хезмәтенең төп нигезе булган «Идел-Урал мәсьәләсе» турындагы доктринасын татар халкына җиткерде. Аныңча, доктринаның беренче маддәсе үз эченә Идел-Урал мәсьәләсен реаль нигезләргә утыртып, ягъни бөек Идел-
Урал идеологиясе урынына хәзерге Татарстан белән Башкортстанны эченә алган Идел-Урал идеологиясен барлыкка китерү зарурлыгын ала. Икенче маддәсендә Татарстан белән Башкортстан чикләрен, җайлы шартлар тугач, тарихи һәм этник нигезләргә таянып сызу һәм төрки халыклар белән берлектә яшәү тиешлеге карала. Чөнки дөнья берләшүгә бара. Өченче маддәсенә Төркия белән демократик нигезләрдә булачак, һәм империячел сәясәттән ваз кичкән Россия белән дә дусларча яшәү зарурлыгы кертелә. 

Тарих һәм география шуны таләп итә. Үзенең гасырлык хыялына ирешү өчен татар халкында әхлакый, дини, мәдәни, икътисади һәм социаль революция булырга, ләкин бу Октябрь инкыйлабы кебек канлы революция түгел, ә әхлакый революция булырга тиеш. Ә әхлак дәрәҗәсен үстерү өчен милләтнең ислам диненә кайтуы кирәк, моңа исә 20-30 ел вакыт, ягъни бер буынның туып-үсеп алмашынуы сорала. Милли лидер Гали Акышның үз доктринасында әйткән фикерләренең төп эчтәлеге менә шулардан гыйбарәт.

Ике ел элек Г.Акыш Германиядән Төркиягә күчеп килде һәм Бөтендөнья татар лигасы рәислеген, милли эшләрдә яшьрәк кешеләр башлап йөрергә тиеш дип, Сад­ри Максудиның оныгы Гөнәл Пултарга тапшырды. Әмма шуңа да карамастан ул Татарстан халкының бүгенгесе, киләчәге белән кызыксынып, уңышларыбызга сөенеп, уңышсызлыкларыбызга борчылып яши, Татарстанда һәм Россиядә булган төрле сәяси вакыйгаларга мөнәсәбәтен белдереп тора.

2002-2003 елларда Гали Акышның 80 еллык гомере эчендәге 60 еллык милли, сәяси эшчәнлегенә йомгак ясарга теләп язган «Исемдә калганнар» дигән истәлекләр китабы татар, төрек, инглиз телләрендә басылып чыкты. Татарча китапны нәшриятка галим Әнвәр Хәйри әзерләгән, төрек һәм инглиз телләрендәгеләре исә төрек галиме Юныс Зирәк редакторлыгында һәм аның тырышлыгы белән чыккан. Г.Акыш үз китабында мөһаҗирлектәге татар «Милли мәркәзе» оешмасы узган юлны күрсәткән, үзе очрашкан шәхесләр, аларның милли эшләрдә тоткан урыннары турында сөйләгән, гомумән, үзенең сәяси, милли эшчәнлеге юлына бәя биргән. Китапта милли хәрәкәт җитәкчесе, олы язучы, журналист Г.Исхакый шәхесе дә зур урын алган. Мөһаҗирлектәге татар милли көрәшенең үзәгендә кайнаган, озак еллар шул көрәшнең юлбашчысы булган, милли көрәшнең сүнеп-сүрелеп калган елларында да төшенкелеккә бирелмичә, татар халкының үз дәүләтчелеген кайтарачагына өметен сүндермичә милли идея­гә хезмәт иткән милләтебез горурлыгы Гали ага Акышның бу китабы XX гасыр башы татар милли хәрәкәте идеологлары, татар халкының мөһаҗирлектәге уллары һәм кызлары турындагы уй-фикерләрен, милләтнең язмышы турындагы уйлануларын эченә алган. Китапның төрек һәм инглиз телендә чыккан басмаларында исә ул төрек һәм инглиз укучысы өчен Россиядәге, илдәге тарихи вакыйгаларга тукталган, җентекле анализ ясаган. Г.Акышның татар халкы һәм аның тарихы, бүгенгесе турында мәгълүматка, үткен сүзгә, сәяси фикер һәм бәяләмәләргә искиткеч бай бу китабын төрек һәм инглиз укучысы үзе өчен зур ачыш дип кабул итте.

Г.Акыш үзен бәхетле язмышлы кеше дип бәяли. Ул халкыбызның олуг шәхесләре – Г.Исхакый, С.Максуди, Й.Акчура, төрки халыклардан бөек шәех Шамилнең оныгы Сәгыйд Шамил, Мостафа Чокай һ.б. белән аралашып, демократик дәүләттә шәхес буларак ирекле яшәве, бар гомерен милли көрәш идеясенә багышлавы һәм, ниһаять, Татарстанны һәм татар халкын демократия юлына кереп баруын күрүе белән бәхетле. Шуңа да Гали ага гомере утопиягә бирелеп узмаган дип исәпли. Татар вакытлы матбугатында нинди генә яла ягуларга, сүгелеп торуларга да карамастан, татар халкының милли бәйсезлеге өчен көрәшен бер мизгелгә дә туктатмаган Г.Акыш шундый фикергә килә алуы белән бәхетле бит. Чөнки ул – XX гасыр башында күтәрелгән милли бәйсезлек өчен көрәшнең соңгы могиканы.

Гали Акыш – милләтебезнең йөзек кашы, йөз аклыгы, намусы булган шәхес, һәрбер татар зыялысы, бигрәк тә үзен милләткә хезмәт итәм дип санаган милләтпәрвәрләр үзләренең эшчәнлекләре, яшәү рәвешләре белән татар милләтенең әхлак кагыйдәләренә туры килергә тиеш. Алар милләтебезгә Татар дигән милләтнең бөек улы Г.Акышка хас булган эчкерсезлек, садәлек, намуслылык, бирелгәнлек белән һәм үзләренең шәхси мәнфәгатьләрен милләт эшләреннән өстен күрмичә хезмәт иткәндә генә милләт үзенең асылына кайта һәм үз теләгенә ирешә алыр.

Фәридә ГАФФАРОВА, тарих фәннәре кандидаты. 2005 ел.


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: