Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Лондонның Үзәк мәчетендә татарларда мөселманча мәгариф системасы тарихы турында лекция укыдылар

Бөтендөнья татар конгрессы, Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты, Татарстан Фәннәр академиясе һәм Бөекбританиядәге «Заман» татар-башкорт оешмасы белән берлектә, Лондон шәһәренең Үзәк мәчетендә лекция оештырдылар.

Узган ел Рөстәм Миңнеханов визит белән баргач, биредәге Бөекбританиядәге «Заман» татар-башкорт оешмасы активлары Президенттан Россиядәге татарлар һәм Ислам дине хакында лекцияләр уздыру кирәклеге хакында әйткән иде.

13 нче апрельдә узган лекциянең темасы «Татарларда мөселманча мәгариф системасы тарихы» хакында иде. Аны педагогика фәннәре докторы, Ш. Мәрҗани исемендәге институт директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов укыды. Кереш сүз белән Үзәк мәчет Фонды директоры һәм Ислам мәдәни үзәге докторы Әхмәт Әл Дубаян чыгыш ясый. Лекция тыңларга 70 кә якын кеше килгән иде.

Ислам мәдәни үзәге китапханәсенә «Казан басмасы» Коръәне, шулай ук татарлар һәм Болгар тарихына багышланган инглиз телендәге 7 томлык бүләк ителде.

Хәзерге вакытта Бөекбританиядә 500дән артык татар яши. Лондондагы Үзәк мәчеттә татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен курслар эшли.

Бу хакта тулырак: Бөтендөнья татар конгрессы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев