Мәдәни җомга

ЛАЕК АКЫЛ ӨСТЕН БУЛСЫН

Башка бик күпләрдән бер ягы белән дә аерылып тормый ул. Күрер күзгә гади һәм сабыр. Хәрәкәтләре дә ипле-төгәл (сәбәбен соңрак белдем: яшьлегендә авыр атлетика белән шөгыльләнгән икән). Сүзен үлчәп һәм кирәклесен генә әйтеп сөйләшә. Пенсия яшенә җиткәч - 1998 елда - дингә тартылган. Мөнир ага Зиннәтуллин үзе намазга басуын болайрак...

Башка бик күпләрдән бер ягы белән дә аерылып тормый ул. Күрер күзгә гади һәм сабыр. Хәрәкәтләре дә ипле-төгәл (сәбәбен соңрак белдем: яшьлегендә авыр атлетика белән шөгыльләнгән икән). Сүзен үлчәп һәм кирәклесен генә әйтеп сөйләшә. Пенсия яшенә җиткәч - 1998 елда - дингә тартылган. Мөнир ага Зиннәтуллин үзе намазга басуын болайрак аңлата: "Хатыным Зәмзәмия белән икебез дә мунча яратабыз. Ул чагында Чаллыда яши идек әле, атнасына ким дигәндә ике мәртәбә иртүк җәмәгать мунчасына барабыз. Ул сәгать 6да ук эшли башлый, ә мин аңа кадәр беренчеләрдән булып чиратка килеп басам. Без юынып- чистарынып чыкканда кешеләр әле килә генә. Иртәнге тынлыкта тәннәрнең пакьләнеп калуын тою җанга рәхәтлек бирә иде. Шулай да мин эчке дөньяма нидер җитмәвен тоя идем, ул - дингә, Исламга тартылу булган икән, ярый әле шуны вакытында аңладым. Һәм бу миңа беренче мәртәбә җомга намазына барырга, "Тәүбә" мәчетенең ишеген ачып керергә этәргеч бирде. Шуннан башлап хатыным белән икебез дә дин юлында".

Мөнир ага белән мин үзем 10 еллап таныш инде, тәрҗемәи хәлен дә яхшы ук беләм. Ул 9 балалы гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгән; 7 сыйныф тәмамлаганнан соң, колхозда ат та җиккән, Урал шахталарына китеп, күмер дә чапкан. Кабат туган ягына - Мамадыш төбәгенә кайтып, район үзәгендә берничә ел шофер булып эшләгән. Шул чагында өйләнеп гаилә корган. Кама буе каласында автогигант төзелә башлагач, 1972 елда хатыны һәм кечкенә балалары белән Чаллыга барып, эшкә урнашкан. 1992 елда энесе Рафаил Себердән Алабугага кайтып төпләнгәч һәм тора-бара "Полимеринвестрой" ачык акционерлык җәмгыятен оештырып җибәргәч, аның тәкъдиме белән әлеге предприятиедә механик булып эшли башлаган. Лаеклы ялга чыккач та, 12 ел шул вазифасын башкарган әле агаебыз. Алабуга районының Хлыстово авылында менә дигән йорт өлгерткән, янәшәсендә - бакчасы. "Йорт-кура арасына чыгып, берәр шөгыль тапмасам, сызлана башлыйм", - ди соңгы 5-6 елын авылда гомер итүче аксакал. Шулайдыр, чөнки ул гомере буе ризыгын хәләл көч белән, тир түгеп тапкан. Вакытында михнәтен дә, рәхәтен дә татыган. Хәзер булганына шөкер итеп, хатыным белән тигез картайсак иде, дип, Аллаһтан сорап яши. Шундый зат белән гәпләшеп утыру, кем әйтмешли, үзе бер гомер бит ул.


- Мөнир ага, минем сездә берничә тапкыр булганым бар һәм, күрәм ки, йортыгызда һәр килүемдә, ниндидер, сүз белән аңлатып булмый торган уңай аура хөкем сөрә. Нилектән икән бу: хатыныгыз белән бер-берегезне ярты сүздән аңлап, килешеп яшәүдәнме; 102 нче яше белән баручы әбиегезгә (Зәмзәмия апаның әнисе) икегез дә авырсынмыйча кадер-хөрмәт күрсәтүдәнме; әллә догалы, намазлы йорт буларак, өй эчендә һәрчак яхшы сүзләр, тынычлык вә татулык хөкем сөрүдәнме?

- Соравыңа бер сүз белән генә җавап биреп булмый, әлбәттә. Шулай да, аңлатма бирергә тырышып карыйм. Мин дә, хатыным да яшәү дәверендә төрлесен күрдек. Зәмзәмия апаңның әбисе, 38 яшендә вафат булып, 5 баласы белән ялгызы калган. Шулай да ул аларны ким-хур итмәгән, кеше итеп аякка бастырган, оныкларын да тәрбияләргә булышкан. 92 яшенә җитеп, гүр иясе булганчы, аның авызыннан ялгышып та уфтану-сыкрану авазы ишетелмәгән, чөнки ул җаны-тәне белән Аллаһка табынган. Беләсең инде: вакыты җиткәч, мин дә, хәләлем дә дин юлына кердек. Моңа апаң, бердән, миннән күреп тартылса, икенче сәбәбе - әбисе һәм әнисеннән үрнәк алуы.

Урал шахталарында эшләгәндә, анда озак срокларга сөрелгән Украина милләтчеләре - бандерачылар да бар иде. Рәсми пропаганда аларны иң соңгы адәм актыклары итеп сурәтләсә дә, мин моның тоташ алай түгеллеген яши-яши белдем. Алар да безнең шикелле үк гап-гади, аралашучан кешеләр, араларында киң күңелле, синең белән соңгы сынык икмәген бүлешергә әзер торучылары да күп иде. Шул чагында ук дөреслекнең бик ерак яшерелгәнен аңладым, һәм бу мине алдагы тормышымда ашыгыч вә саксыз адымнар ясаудан да саклады.

- Хәзерге яшьләр, җәмгыять турында фикерегез нинди?

- Безнең замандагы яшьләр белән хәзерге заманныкын чагыштыру урынсыз булыр иде. Чөнки ул чактагы яшь-җилкенчәкнең төп уй-нияте асылда ничек итеп тамак туйдыру, азмы-күпме өс-баш бөтенәйтүгә кайтып калса (укып "кеше" булырга теләү - арткырак планда), хәзерге яшьләрнең шактый өлеше җиңел юл белән акча эшләү турында хыяллана (барысы да түгел - хәләл көчләрен куеп тырышканнары да бар). Моңа үзебез - җәмгыять тә гаепле, чөнки Көнбатышның көчле пропаганда машинасы кешене шәхес буларак формалаштыруга түгел, ә "Кеше белән бүлешмә, бар нәрсәне үзеңнеке ит" принцибы белән эгоист итеп тәрбияләүгә корылган. Янә өстәп, рухи-әхлакый тәрбия бирү җәһәтеннән бер генә мисал китерәм: әйтик, телевидениедә ярымшәрә кыз-хатыннарга гаурәтләренең иң нечкә урыннарына кадәр күрсәтеп җырларга-биергә һәм тагын әллә ниләр кыланырга рөхсәт ителә, шул ук вакытта, мөселманча киенеп, үзләрен итагатьле тоткан туташ вә ханымнарны күрсәтмиләр диярлек. Алай гына да түгел, кайбер җирләрдә һәм илләрдә мөселманча киенгән әлеге кавемгә җәмәгать урыннарында пәйда булуны закон белән тыялар. Кайда монда гаделлек? Ислам бит ул беркайчан да кешене көчләп дингә дүндерүне хупламый, инсани зат аңа өлгереп җиткәч, үз теләге белән килергә тиеш.

- Мөнир ага, сезнең улыгыз - армия офицеры, аннары полиция хезмәтенә күчеп, подполковник дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән. Һәм мин аны да намазга баскан икән дип ишеттем. Шул дөресме?

- Аллаһының биргәненә шөкер, дөрес, ул инде полиция хезмәтендә вакытта ук намаз укыштыра иде. Аның эчке дөньясында, дип әйтимме, бераз гына каршылык туды. Дәүләт хезмәтендә икәнсең, син һичсүзсез кануннарга буйсынып, системага хезмәт итәргә тиеш, кире очракта ул канун бозуга керә. Гадел һәм намуслы кеше буларак, минем улым андый адымга бара алмады. Һәм үзе өчен бердәнбер дөрес юлны - отставкага китүне сайлады. Хәер, аның инде пенсия өчен стажы җитәрлек иде. Улыбыз хәзер биш вакыт намазын калдырмый.

Фирдәвес ХУҖИН.

Алабуга районы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: