Мәдәни җомга

КУРСАЛАРНЫҢ ИЗГЕ ЙОРТЫ

Ул көнне Арча районының Урта Курса авылы урамнары иртәдән үк бәйрәм төсен алды. Район авылларыннан гына түгел, Казаннан, республиканың төрле төбәкләреннән күпсанлы кунаклар килде. Бәйрәмчә киенгән яше-карты, көндәлек мәшәкатьләрен бер читкә куеп, авыл үзәгендә әйләнә-тирәгә нур чәчеп утырган мәчет янына агылды. Курса төбәгендә элек-электән тырыш, һәр нәрсәне ныклап уйлап, җиренә...

Ул көнне Арча районының Урта Курса авылы урамнары иртәдән үк бәйрәм төсен алды. Район авылларыннан гына түгел, Казаннан, республиканың төрле төбәкләреннән күпсанлы кунаклар килде. Бәйрәмчә киенгән яше-карты, көндәлек мәшәкатьләрен бер читкә куеп, авыл үзәгендә әйләнә-тирәгә нур чәчеп утырган мәчет янына агылды.

Курса төбәгендә элек-электән тырыш, һәр нәрсәне ныклап уйлап, җиренә җиткереп башкара торган халык яши. Бөтен республика буенча колхоз-совхозлар таралып беткәндә дә курсалылар колхозларын саклап калганнар һәм моңа үкенмиләр дә. Хуҗалыкның сакланып калуы җирлектәге авылларның елдан-ел төзекләнүенә, ныгуына китергән. Авыл халкы бакчасы, мал-туары белән дә гаилә бюджетын шактый тулыландыра. Биредә терлекне күпме телисең - шул кадәр асрарга була икән. Җирле үзидарә җитәкчеләренең әйтүенә караганда, әлеге төбәк республикада терлекне иң күп асраучы булып санала. Гаиләләрдә 12-13 сыер, 30га кадәр мөгезле эре терлек тоту биредә гадәти күренеш.

Билгеле, мәчет салу - авыр, катлаулы һәм зур чыгымнар таләп итүче хезмәт. Бу изге бурычны шушы авылда туып-үскән, танылган эшмәкәр, "Форс Мега Строй" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять генераль директоры Вәдүт Вафин башкарган.

- Берничә ел элек, әти-әниләрем вафат булгач, Аллаһы Тәгалә мәчет төзү уен күңелемә салды. Мондый нәрсәне уйлап кына чыгарып булмый бит. 2011 елның апрель аенда без мәчетнең нигезен кордык. Максатыбыз - авылдашларыбызны ислам диненә тарту, туры юлга, бәхет юлына чыгару иде, - диде ул.

Нур өстенә нур дигәндәй, мәчет ерактан ук күренеп, тирә-якны ямьләндереп утыра. Кем белән сөйләшсәң дә, шушы сүзне кабатлады. Тантананы алып баручы Җәлил хәзрәт Фазлыев мәчетебез һәрвакыт ислам динен куәтләүче, ислам диненә хезмәт итүче булсын иде дигән теләк белдерде. Район хакимияте башлыгы Алмас Назыйров Арча төбәгендә соңгы елларда төзелеш эшләренең кызу темплар белән баруы хакында сөйләде:

- Йортлар, социаль корылмалар калкып чыга, шулар белән беррәттән мәчетләр төзелә. Бүгенге тантанага да Сабан туена җыелган кебек халык бик күп килде. Арча - халкыбызга бөек улларын, кызларын бүләк иткән як. Курсавие, Мәрҗание, Күлтәсие дисеңме, Габдулла Тукай, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиевме, - барысы да халкыбызның яраткан уллары. Хәзер районыбызда 128 авыл бар. Бүген менә без районның 77 нче мәчетен ачабыз, - диде район хакиме. - Бу мәчет манарасын күрүгә ничектер рәхәтлек хисләре кичерәсең. Ул ниндидер могҗизалы көчкә ия. Аның яныннан узганда күңелләр чистарып киткәндәй була. Бу - мәчетләрнең дә мәчете булган изге Аллаһ йорты.

Чыгыш ясаучыларның һәрберсе мәчет салуның бик авыр, шуның белән бергә саваплы эш булуына басым ясады. Булдырам дип эшне яратып башкаргач, мәһабәт, зәвекълы, энҗе-мәрҗәннәргә тиң Аллаһ йорты калкып чыкты. Авылдашлары изге гамәлләре өчен Вәдүт хаҗига чын күңелдән рәхмәтләрен белдерделәр. Вәдүт әфәнде туган ягының зиратларын, чишмәләрен тәртипкә китерү буенча да игелекле эш башкара. Узган елгы район Сабан туенда аңа хаклы рәвештә Арчаның шәрәфле гражданы исеме бирелгән.

Арча төбәгендә туып-үскән күренекле эшкуарлар аз түгел. Аларның кайберләре туган авылына булдыра алган кадәр ярдәм итә, мәдәният йортлары, фельдшерлык-акушерлык пунктлары, юллар сала, чишмәләрне тәртипкә кертә, өйләрне су белән тәэмин итүче торбалар суза. Кызганыч ки, эшкуарларның кайберләре бары тик үзе турында гына кайгырта, байлык туплый, ел саен хан сарайларына тиң коттедж төзетә, аларны сату кәсебен күрә.

Мәчет ачу тантанасында әйтелгәнчә, Урта Курса - бай тарихлы, борынгы авыл. Бу авыл турындагы мәгълүмат 1602-1603 елларны эченә алган Казан язу теркәү кенәгәсендә очрый. Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләрендә дә ул искә алына. Югары, Түбән, Урта Курса авылларының Гөберчәк, Сикертән, Чөмә Елга, Югары Масра, Иске Му авыллары белән уракка төшәр алдыннан бергәләшеп май җыенын бәйрәм итүләре турында әйтелә. Ул чорда ук Югары Курса мәдрәсәсе тирә-якка киң танылган уку йорты булган. Аның исеме күренекле мәгърифәтче Габденнасыйр Курсави белән бәйле.

Мәчет ачу тантанасында Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Ринат Закиров, Фәрит Мифтахов, Ислам Әхмәтҗанов та катнашты. "Халкыбыз бик күп җәберләүләр кичергән. Төрле чорларда мәгърифәтчеләрне, дин әһелләрен атканнар да, сөргеннәргә дә җибәргәннәр, мәчетләрне җимергәннәр. Әмма халкыбызның рухы сынмаган. Ул рух безне бүген дә яшәтә, алга алып бара", - диде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, депутат Ринат Закиров.

Мәчет бинасы бик иркен. Киләчәктә аның бер өлешендә музей, икенче ягында мәдрәсә ачып, мөгаллимнәр чакырып, шунда балалар укытырга җыеналар. Мәчеттә Казаннан югары мәдрәсә тәмамлап кайткан яшь имам эшли башлаган да инде. Саба ягыннан килгән егет. Аңа йорт салып биреп, бөтен шартларны тудырырга, Курсада төпләндереп калдырырга планлаштырганнар.

Мәчет ачылганнан соң тамашачыларга татар рухи дини мирасы ядкәре - шәех Габденнасыйр Курсавиның хәдисләр җыентыгы тәкъдим ителде. Ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән "2014 ел - дини гореф-гадәтләрне торгызу елы" кысаларында башкарылган. Дөньяда һәр көннең кадерен белеп, милләте, иле, халкы, нәселе, гаиләсе алдында җаваплылык тоеп яшәүче, күңелен игелекле гамәлләр башкаруга салган шәхесләр була. Андыйларның эшләре буыннан-буынга үрнәк итеп сөйләнә, гасырлар узган саен аларның әһәмияте арта гына бара. Атаклы фикер иясе һәм дин белгече Г.Курсави шундый бәхетле шәхесләрдән санала.

Г.Курсави (1776-1812) хәзерге Арча районы Югары Курса авылында туган. Башлангыч гыйлемне Кукмара ягындагы данлыклы Мәчкәрә авылының имам-мөдәррисе, элекке Малмыж өязе ахуны Мөхәммәдрәхим углы Йосыф әл-Ашитидан алган. Аннары укуын Бохарада дәвам итә. Туган ягы Курсага кайткач, үз тирәсенә күпсанлы шәкертләр туплый, зур мәдрәсә ача һәм мәгърифәтчелек идеяләрен таратырга керешә. Ул 1794-1808 елларда Югары Курса авылы мәчетенең имам-хатыйбы һәм үзе нигез салган мәдрәсәнең җитәкчесе вазифаларын башкара. Г.Курсави - күпсанлы философия һәм дини хезмәтләр авторы, татарлар арасында дини реформаторлык эшен башлап җибәрүче. Курсави үз әсәрләрен ана телендә дә язган, балаларга дин белемен туган телебездә биргән, дип махсус искәрткән Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре.

Төштән соң курсалылар һәм күпсанлы кунаклар тагын бер куанычлы яңалыкның шаһите булдылар. Биредәге мәктәптә капиталь ремонт төгәлләнде. Ул өр-яңага әйләнде, танымаслык булып үзгәрде, ныклы белем алу өчен бөтен шартлар тудырылды.

Кунакчыл авыл халкы белән саубуллашканда "Курса" күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Рәвеф Гыйлаҗетдинов гадәтенчә тыйнаклык күрсәтеп әйтеп куйды: "Төзисе корылмаларыбыз күп әле. Тынычланып утырырга туры килмәс. Халкыбыз бик тырыш безнең. Аллаһның рәхмәте белән яңгырлар да явып китсә икән. Икмәк кенә югала күрмәсен".

Шулай булсын. Талантлы якташлары турында һәрдаим кайгыртып яшәүче җитәкченең бу теләге тормышка ашуын телик.

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Казан - Арча - Казан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: