Мәдәни җомга

Кулъязма мирас – милләт горурлыгы

М.Госманов җитәкчелегендә узган экспедицияләр археографлар хәтерендә романтизмга бай булуы белән дә истә калган.

Татарларның тарихы ташка язылганлыгы күптән дәлилләнгән. Халкыбызда гасырлар дәвамында буыннан-буынга күчеп килгән борынгы язма мирас саклану да мәгълүм. Әмма татар халкының кулъязма истәлекләре, тарихы, әдәбиятына төрле чорларда һөҗүмнәр күп булган. Аларның әһәмиятле өлеше 1552 елда Казан ханлыгы алынганнан соң юкка чыгарылган, хәтсез кулъязмалар Совет хакимлеге елларында эзәрлекләүләр нәтиҗәсендә харап ителгән.

Аннары муллаларыбызның Себергә куылган чорларында, шәхес культы елларында төрмәләргә барып эләгүдән куркып, гарәп имлясындагы кулъязмалар, китаплар олаулар белән җиргә күмелгән. Кулга алынган кешеләрнең дә мираслары яндырылган. Әйтик, Һади Атласиның искиткеч бай китапханәсе булуы мәгълүм. Узган гасырның утызынчы ел вандаллары аның китапларын, 5-6 ат арбасына төяп китеп, көлгә әйләндерүләре теркәлеп калган. Басмалар арасында Һади Атласиның әле кулъязма хәлендә генә булып, дөнья күрергә өлгермәгән үз әсәрләре дә җилгә очырыла. Шулай ук өч алфавит алмаштырылу да татар халкының гыйлемлелегенә кырын суга.

Әмма, китаплы халык буларак, мирасыбыз барыбер сакланып калган. Алар инде гасырдан артык вакыт галимнәребез тарафыннан туплана. Күптән түгел Татарстан Милли китапханәсенең директоры урынбасары Ирек Һадиев, Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин оештыруында Милли китапханәнең төп бинасы залында галимнәребез тарафыннан гасырдан артык вакыт дәвамында алып барылган археографик экспедицияләр нәтиҗәләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды. Аны Ирек Һадиев алып барды.

XIX гасыр башында, Казан университеты ачылганнан соң, язма истәлекләрне барлау һәм җыю эшләре дә җанлана. Күренек­ле татар тарихчысы, археограф, академик Миркасыйм Госманов үзенең мәкаләсендә бу эшнең башында университет галимнәре Х.Френ, К.Фукс, Ф.Эрдман, И.Хәлфин, А.Казем-Бәк, И.Березин, О.Ковалевский, В.Васильев һ.б. торуын, алар тарафыннан Россия төбәкләренә, Азия һәм Көнчыгыш илләренә археографик эзләнү экспедицияләре оештырылуын искәртә. XIX гасыр урталарына гарәп, фарсы, татар, төрек һ.б.төрки телләрендәге күп кулъязмалар туп­лана. Казан университетыннан Көнчыгыш разрядын Санкт-Петербургка күчергәннән соң бу эш И.Гот­вальд, Ш.Мәрҗани, Х.Фәезханов, К.Насыйри, Н.Катанов, Р.Фәхреддин, Г.Әхмәров, Г.Баруди, С.Вахиди һ.б. тарафыннан алып барыла. Бу мирас алга таба Казан, Уфа һәм Санкт-Петербург китапханәләренә ­тапшырыла.

Кулъязмалар барлауда тарихчы, педагог, Көнчыгышны өйрәнүче, археограф Сәед Вахиди хезмәте аеруча зур була. Аның тарафыннан 1910–1930 елларда өч меңгә якын кулъязма материал җыела. Ул 1912 елда Казан ханлыгы чорына караган социаль-юридик документлардан берсе – Сәхип-Гәрәй хан ярлыгына да юлыга.

Университетта 1964 елдан археографик экспедицияләр Миркасыйм ага Госманов оештыруында тотрыклы рәвештә алып барыла башлый. Аның җитәкчелегендә Россиянең татарлар яшәгән меңнән артык авылларына һәм бистә-шәһәрләренә археографик экспедицияләр оештырыла. Алар Рязань өлкәсе Касыймов шәһәреннән Иркутскига, Пермьнән Әстерханга һәм Оренбургка барып җитә. Нәтиҗәдә динебезгә, әдәбиятыбызга, тарихка, төбәкне өйрәнүгә, фольклорга, медицинага һ.б. тармакларга караган 10 меңнәрчә кулъязма җыела.

Энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев 1975 елда, университетның беренче курсын тәмамлагач, Миркасыйм ага оештырган археографик экспедициядә катнаша. И.Гыйләҗев студентлык елларында, аспирантурада укыганда кулъязмалар барлауга башта гади әгъза булып бара, аннары бер-ике ел экспедицияне үзе дә җитәкли. Бу – татар авылларында әле мәдрәсәләрдә белем алган гыйлем затлар исән, гарәп имлясында язылган китапларны да укый алырдай кешеләр булган еллар. Ул вакытта кешеләрдә китаплар һәм кулъязмалар да күп. Экспедициядә катнашучылар башта теге яки бу йортта булыр­га мөмкин дип, ишек шакыса, кайбер очракларда рәттән керә торган була. Ул елларда археографлар коллекцияләргә дә юлык­кан. Искәндәр әфәнде шундый ике очракны искә алды. Аның берсе Касыйм районында Шырын (Подлипки) авылында була. Егетләр Арифулла Курмашев дигән абзыйга кереп сөйләшеп утыралар. Ул кунакларны сараена чакыра. Егетләр анда китап өстендәге китапны, кулъязма өстендә кулъязманы күреп гаҗәп­ләнә. Бу йорттан 20ләп капчык китап алып китәләр. Абзыйга Казаннан рәхмәт хаты да язып җибәрәләр. 1970 еллар ахырында И.Гыйләҗев Җәүдәт Миңнуллин белән бергә Түбән Новгород өлкәсендәге авылларда йөри. 60 яшьләрендәге, Мәскәүдән кайт­кан кеше аларга, марксизм-ленинизм белән мавыкмагыз, исламны өйрәнегез, дип вәгазь укый. Ул абзый археографларга 30лап кулъязма китап биреп җибәрә. Әлбәттә, бу бәһаләп бетермәслек байлык була.

М.Госманов җитәкчелегендә узган экспедицияләр археографлар хәтерендә романтизмга бай булуы белән дә истә калган. Миркасыйм ага, барысы да җыелгач, кичке учак янына утырып, көн дәвамындагы эшкә йомгак ясый, алып кайткан кулъязмаларны барлап, бусы мондый китапның кулъязмасы дип, яшьләргә алардан өзекләр укып күрсәтә.

Бервакыт Миркасыйм ага бер шәкертнең 1912-1913 елларга караган кулъязма дәфтәрен укып утыра. «Карагыз әле, бу шәкерт нәрсәгә игътибар иткән! «1901 елда бездә корылык булды, зур ачлык кичердек. 1911 елда тагын корылык, яңадан ачлык булды. 1921 елда безне нәрсә көтә икән?» дип сорау куйган», – ди.

М. Госмановның кызы – Казан федераль университеты профессоры Диләрә Госманова әтисенең, тарих белән кызыксынган яшьләрне үз янына туплап, бер елга ике тапкыр экспедицияләргә чыгып, кулъязмалар туплау кебек зур эш башкара алуына бүген дә соклануын әйтте. Хәзер аның кебек үз эшенә бирелгән кешеләр аз. Д.Госманова үзе дә мәктәптә укыган вакытыннан башлап, университетны тәмамлаганчы, 1982-1989 елларда экспедицияләрдә катнаша. Галимә хәзер әтисеннән калган археографик экспедицияләр белән бәйле архивны тәртипкә китерү белән мәшгуль. Архив исә галимнең көндәлекләреннән, төрле экспедицияләрне чагылдырган фоторәсемнәрдән,  газеталарда басылган материаллардан тора.

Миркасыйм ага археографик экспедицияләрне яшь белгеч буларак башлап җибәрә, проректор статусында күренекле галим булып тәмамлый. Аның барлыгы 55 тапкыр экспедициягә чыгуы теркәлгән, кулъязмалар җыеп йөргәндә көндәлек алып барган, 32 дәфтәре сакланып калган. Галим экспедицияләрдә танышкан кешеләре белән хатлар алыша торган булган. Архивында 60лап шундый хат саклана икән. Миркасыйм ага кайберләре белән соңгы көннәренә кадәр элемтәдә торган.

Миркасыйм аганың эпиграфик һәм рун язуларын табуга да һәвәслеге була. Экспедиция 1984 елда Мари республикасы Бәрәңге районында зур шәхси китапханәнең калдыкларына юлыга. Имам үзе инде бу дөньядан үткән. Хуҗа ханым «Чормада чемоданда нәрсәдер ята, үзегез менеп карап алыгыз», – дип юл күрсәтә. Анда бик бай коллекция – кулъязмалар белән тулы берничә әрҗә, кәрҗин табалар.

«Түгәрәк өстәл» утырышында катнашучылар Миркасыйм аганың нечкә, йомшак күңелле булуы турында искәртте. Казан университеты доценты Фәрит Шәкүров, 1981 елда, беренче курсны тәмамлагач, экспедициядә катнаша. Яшь егет кыр шартларында яшәүне авыр кичерә, качып китү турында да уйлый.  Ф.Шәкүров соңрак Миркасыйм аганың 1981 елгы көндәлеген эзләп таба һәм укыгач хәйран кала. М.Госманов анда, Курган өлкәсендә узган бу экспедициядә әлләни зур табышлар булмавы, бу якларда, гомумән, кулъязмаларның юклыгы, иске китап­ларның күп түгеллеге турында яза һәм ахырдан «Ләкин табыш бар – бу ике өметле егетебез, Фәрит һәм Айдар – илтифатлы, тәрбияле бала», – дип өстәп куя.

Ф.Шәкүров утырышта Казан дәүләт университеты экспедицияләренең 2012 елда тәмамлануын белдерде. Аның үзенә дә ике ел экспедицияне Оренбург өлкәсенә алып барыр­га туры килгән. Галим кайбер Татарстан чиновникларының экспедиция­ләргә бармак аша каравын да яшереп кала алмады. 1997 елда Ташкенттан Тукайга бәйле чыганакларны алып кайтырга теләгәч, ул якларда күп йөрелде, шагыйрь­гә бәйле бер нәрсә дә калмады, син юләрсең, дигән фикерне дә ишетә. Әмма Үзбәкстан башкаласыннан «Фикер» газеталарының күчермәләрен алып кайтуы фәнгә яңалыклар да өсти, бу табышлар хәзергә кадәр Тукайның иҗатына бәйле чыганаклар булып санала. Альберт Фәтхи, Миркасыйм Гос­манов, Раиф Мәрдәнов, Җәүдәт Миңнуллинның, юлсыз заманнарда авылдан-авылга йөреп, кулъязмалар, борынгы китаплар җыеп, юкка чыга торган мирасны югалудан саклап, фондларга беркетеп калдыруы, әлбәттә, зур батырлык.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында да бу эшчәнлек актив дәвам итә. Анда Әбрар Кәримуллин, Шамил Мөхәммәдъяров, Нәкый Исәнбәт кебек археографлар һәм текстологлар янәшәсендә филология фәннәре докторы, 100 дән артык гыйльми һәм гыйльми-популяр хезмәт авторы Марсель Әхмәтҗановның бу юнәлештәге хезмәте зур. Ул институтның кулъязмалар һәм фәнни архив фондының мөдире булып эшләгән 30 ел дәвамында, археограф буларак, төрле экспедицияләргә чыга, 700 дән артык татар авылына сәяхәт ясый. Институтта язма мирасны туплау өлкәсендәге эшчәнлек бүген дә эзлекле алып барыла. Хәзер М.Әхмәтҗановның эшен филология фәннәре докторы, Язма һәм музыкаль мирасы үзәге җитәкчесе Илһам Гомәров дәвам итә.

Быел да институт хезмәткәрләре тарафыннан 6 экспедиция үткәрелгән. Аларның дүртесе комплекслы, ягъни анда археографлар, тел белгечләре, фольк­лорчылар, сәнгать белгечләре катнашкан. Махсуслаштырылган ике экспедиция археография һәм эпиграфик материалларны өйрәнүне максат иткән. И.Гомәров быел үзе катнашкан экспедиция Питрәч районы авылларында халыктан кулъязмалар, борынгы китаплар җыйган, зиратлардагы эпиграфик истәлекләрне барлаган. Эзләнү барышында электән теркәлгән ташлар арасында исәпкә алынмаганнары да табылган. Әйтик, Отар-Дубровка авылында Келай улы Ураз-Мөхәммәтнең кабер ташына юлыкканнар. Аның сугышка китүе, 1600 елда Чабаксар тарафында һәлак булып, җәсәде монда кайтарылуы һәм җирләнүе мәгълүм. Бу – тарихчылар өчен әһәмиятле бер чимал.

Язма һәм музыкаль мирас үзәге хезмәткәрләренең экспедициясе Кыргызстанның татарлар укмашып яшәгән төбәкләренә - Бишкәк, Ош, Сүлүктү, Кызыл-Кия шәһәрләренә, Тамга авылына үткәрелгән. Археографлар эпиграфик истәлекләр белән бергә, архив чыганаклары, халык кулындагы кулъязмалар белән дә кызыксынган. Экспедиция барышында татарлар тарихына карый торган 60 тан артык ташъязма истәлекләр исәпкә алынган. Кулъязма ядкәрләрнең электрон күчермәләрен дә алып кайтканнар. Галимнәр бу көннәрдә материалларны текстологик эшкәртү белән мәшгуль икән.

«Татарлар – дөнья буйлап сибелеп яшәгән халык, аларның рухи байлыгы Татарстан төбәге белән генә чикләнми» – дип аныклап үтте И.Гомәров. Борынгы рухи байлыгыбыз – кулъязма мирасыбыз Россиядән тыш илләрдә, Европа һәм Азия мәмләкәтләрендәге архивларда һәм саклану үзәкләрендә ята. И.Гомәров бу уңайдан игътибарны дәүләт күләмендә аерым бер максатчан рәвештә эшли торган программа булдыру кирәклегенә юнәлтте. Ул бу мәсьәләдә фикерен Казахстан мисалы белән ныгытты. Казахлар, үзләренең дәүләтчелек тарихлары юк, дигән фикер ишетелгәннән соң, иң әүвәл аерым программа булдырып, дөньяның барлык илләрендә казах тарихына мөнәсәбәтле кулъязмаларны җыя башлаган. Алар Европа дәүләтләреме, Төркияме, Кытаймы – барысыннан да туплый. 

«Татар язма мирасы башка ил китапханәләрендә һәм архивларында да күп саклана. Аларны Үзбәкстан, Казахстан, Әзәрбайҗан, Төркия һәм Иран кебек илләрдән, Европа китапханәләреннән дә алып кайту турында уйларга кирәк», - ди И.Гомәров. Әйтик, Үзбәкстанда һәм Иранда кулъязма китапларыбыз күп, әмма бу мәмләкәтләрдә эшләү бик катлаулы, аларга дәүләтара килешүләр нигезендә генә кереп була. Иранда кулъязмалар каталогы чыккан. Аның буенча эзләп караганда да, бу илдә рухи мирасыбыз шактый.

Филология фәннәре кандидаты, институтның әйдәп баручы хезмәткәре Азат Ахунов хәзер Фәннәр академиясе системасында эш төрле дәүләт программалары нигезендә алып барылуын белдерде. Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә кулъязмаларны саклау өчен шартлар тудырылган, аларны өйрәнү, халыкка тәкъдим итү өчен мөмкинлек бар. Китапларга, документларга зыян китермичә генә эшли торган «контактсыз планетар сканер», электрон ресурслар өчен серверлар, тузаннан чистарта торган җайланмалар (сканер аша уздыру алдыннан материаллар иң элек шул җайланма аша үтә) һәм башкалар алынган. Электрон форматка күчерелгән кулъязмалар һәм борынгы китаплар, гасыр башында нәшер ителгән матбугат, серверга куелып, институт сайты аша укучыларга тәкъдим ителә. Теләгән кеше, Miras.info адресы белән кереп, аның белән таныша, урнаштырылган материаллардан файдалана ала. Кирәкле материалны эзләү өчен уңай система да булдырылган.

Институтта кулъязмалар, документлар үле мирас рәвешендә яткырылмый, аларны галимнәр өйрәнә, тасвирланмалар эшләнә, китаплар, мәкаләләр, монография, электрон проектлар рәвешендә укучыга җиткерелә, сайтларга урнаштырыла. Институт галимнәренең экспедиция материаллары шулай ук «Милли-мәдәни мирас», «Рухи эзләнүләр һәм табышлар» серияләрендә дә китаплар итеп нәшер ителә. «Әмма алга кадрлар җитешмәү мәсьәләсе килеп баса», – ди Азат Ахунов.

Институтта, гомумән, мирасны өйрәнү мәсьәләсендә дә күп эш башкарыла. Хәзерге вакытта язма һәм музыкаль мирасы үзәге хезмәткәрләре 13 китап әзерли. Аларның барысы да беренче чыганаклар белән бәйле җитди басмалар булачак. Галимнәр хәтта ял көннәрендә дә эш белән шөгыльләнә.

Гарәп имлясындагы татар газета-журналларындагы язмаларны кириллицага транскрипцияләү – катлаулы эш. Үзәк компьютерларында, бу эшне беркадәр автоматлаштырып, текстологларга ярдәм итү ниятеннән гарәп имлясындагы язмаларны транскрипцияләү программасын урнаштырганнар. Нәтиҗәдә иске имляда басма шрифтлар белән язылган татарча материалларның 70-73 процентын Кирилл хәрефләрендә уку мөмкинлеге булдырылган. Әмма гасыр башындагы язылышта, типографияләрдәге шрифтларда төрлелек хөкем сөргән, шуңа аларны унификацияләү – катлаулы һәм вакыт сорый торган гамәл. Институт белгечләре шушы мәшәкатьләрне хәл итү белән шөгыльләнә. «Транскрипцияләүне 80-90 процентка җиткерү өчен өстәмә акча кирәк. Әгәр финанс мөмкинлеге табылса, киләчәктә һәр кеше бу программаны куллана алыр иде», – ди алар.

Язма һәм музыкаль мирасы үзәгендә галимнәр соңгы вакытта «Татарское визуальное наследие» дигән кызыклы проект белән дә шөгыльләнә башлаган. Фондларда сакланган сирәк фотоларны, төрле темаларга бүлеп, сыйфатын яхшыртып, аңлатмалар белән порталга ­урнаштыралар.

«Мирас» журналының җавап­лы сәркәтибе Ленар Гобәйдуллинга да Җәүдәт Миңнуллин оештырган җиде экспедициядә катнашырга туры килгән. Бу елларда Казан федераль университеты һәм Милли китап­ханә белән берләштерелгән экспедицияләр итеп үткәрелгән. Л.Гобәйдуллин үзе Красноярски өлкәсендә булган. «Иң төньяк­тагы татар авылларыннан кулъязмаларны табып алу зур бәхет кебек тоелган иде», – дип искә ала Ленар. Җ.Миңнуллинның да кулъязмалар эзләүдә үз ысулы булган, ул йортларга кергәндә, «бармы, юкмы» дип сорамагыз, шундый-шундый китапларны күрсәтегез әле, дип сүз башларга өйрәткән. Бер генә кешенең әти-әнисен надан, китапсыз итеп күрсәтергә теләмәве сәбәпле, бу ысул бик яхшы эшләгән, чормадан Коръән, һәфтияк булса да алып төшеп күрсәткәннәр. Соңгы елларда Университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укучы егетләр саны кимегән. Экспедиция җитәкчеләре кызларны, урманда палаткаларда йоклатып, черкиләрдән талатып булмый, дип борчылган.

Шул вакытта Л.Гобәйдуллин Әтнә районында бабасының буш торган кечкенә өен искә төшергән. 2011-2012 елларда студентлар белән уты, суы, газы булмаган шул өйдә яшәгән, сыймаганнары бакчада палатка корып йоклаган. Яшьләр ишек алдында учак ягып ашарга ­пешергән.

Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге җитәкчесе Айрат Заһидуллин җитәкчелегендә археографик экспедицияләр әлегә кадәр дәвам итә. Милли китапханә тарафыннан археографик экспедицияләр үткәрелә башлауга 30 ел тула. А.Заһидуллин И.Һадиев белән дә ике экспедициядә йөреп кайт­кан. «Заманнар үзгәрде, хәзер студентларны алып чыгу да катлаулы», – ди А.Заһидуллин.

Әлбәттә, мөмкин булганча, кулъязмаларны җыеп калырга кирәк. Алар көннән-көн кими бара. Экспедицияләрдә йөргәндә, милләттәшләребезнең дә мирастан көннән-көн ераклаша баруы күренә. Археографларга, өйне сүткәндә яктык, бакча башына чыгарып күмдек кебек хәлләрне дә тыңларга туры килә. Алар хәтта чормага меңгереп куйдык, кагылырга ярамый, кымшатсак, янгын чыга кебек сүзләрне дә ишеткән. Китапханә хезмәткәрләре соңгы елларда Арча районын үз иткән. Быел да ике атна Яңа Кенәр, Сөрде, Мәмсә, Оры авылларында йөреп кайт­каннар. Басма китаплар белән бергә 250 берәмлек ядкәр табылган. Бүген китапханәдә 5000 ләп тасвирланган кулъязмаларыбыз саклана. Белгечләр кайткан рухи байлыкны тасвирларга, фәнни әйләнешкә кертергә тырыша.

Хәзер Милли китапханәдә борынгы китаплар белән архео­граф Ильяс Мостафин, Раиф Мәрдәнов эшли. Нәтиҗә буларак «Татар археографиясе» сериясеннән китаплар нәшер ителә, Гадәттә, экспедициядән алып кайткан иң кызыклы табышлар шул басмаларга керә.

Әлбәттә, экспедицияләрдән меңнәрчә кулъязма алып кайту – зур каһарманлык. Әмма, галимнәр искәрткәнчә, сан ягыннан сыйфат ягына да күчү сорала. Иң әһәмиятлесе дә шулдыр. Алтын тау өстендә утырып, аның эчендә ни булуын белмәү кебек хәл килеп туа. Әлеге дә баягы – кадрлар җитешми. Археография буенча белгечләр электән үк бармаклар белән генә санарлык булган. Алар бүген дә – сирәк һөнәр ияләре. Шул ук вакытта археограф булу өчен аерым белем таләп ителә, ул тарихчы һәм текстолог та булырга, гарәп, фарсы телләрен дә әйбәт белергә тиеш. Белгечләр юк, дип йөргән чакта, чит илләрдән галимнәр килә дә, бай мирасны өйрәнеп, үзләрендә немец, япон, төрек һ.б. телләрдә матур-матур мәкаләләр бастыра. «Бу хәл безнең бу уникаль мирасыбызны пропагандаларга тиешлекне дә белдерә», – ди И.Гыйләҗев. Борынгы кулъязмалар халкыбыз­ның электән үк югары дәрәҗәгә ирешкән булуын дәлилли. Без археографлар тарафыннан җыелган байлыкны халыкка җиткерергә, милләтебезгә хезмәт иттерергә тиешбез.

Сөембикә КАШАПОВА.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: