Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Көрәшче дә, җиләкче дә

Терекөмеш сыман хә­рәкәтчән Ранисне мәктәп елларыннан ук беләм. Район газетасы призына уздырылган татарча кө­рәш бәйгеләрендә үз үлчәү авырлыгында берничә ел рәттән беренчелекне бирмәде ул. “Батыр” исеме белән беррәттән иң оста көрәшүчегә аталган бүләкне дә бик еш аңа тапшыралар иде.

Чыннан да, инде ничә еллар узган, Раниснең көндәшен күк­рәк­кә күтәреп күперчек ясап келәмгә чалкан салуы әле дә хәтердән китми. Аның кө­рәш алымнары — үзе бер сәнгать үрнәге сыман иде. Мин аның очко бе­лән батыр калганын хәтерләмим дә. Аз гына килеш­мәү­чәнлек, бәхәс була калса, янә сөлгесен алып мәйдан уртасына чыгып басар иде. Иң мөһиме шунда: инде бу юлы көндәшен хөкемдарларга ике­ләнү калмаслык итеп аркасына сала. Бүген аңа 40 яшь, бил алышмый инде. Бүләкләрен барлап утырабыз, үткәннәрдән хатирәләр яңартабыз.

— Иң беренче олы җи­ңүем, әниемнең туган авылында булды. 7 класс­та укыган чагымда шушы Ямаш авылы сабан туе мәйданына чыгып, барлык көндәшләремне җи­ңеп чыктым. Әтәч белән бүләкләделәр үземне. Әле үземнән олырак яшүсмерләр арасына да кереп кө­рәштем. Анысында да финалга барып җиттем. Өченче призер буларак куян белән бүләкләделәр бу юлы. Шулай итеп әтәч, куян тотып кайтып төштем авылга. Хикмәт, куян озак та тормады ун бәби алып кайтты. Шулкадәр кадерле бүләк булган инде кү­рәмсең, шул елдан куяннар үрчетергә керештем. Үзенә күрә кече бизнесым барлыкка килде. Шул елны абыем да, мин дә куян бүрекле булдык, — дип елмая Ранис. Инде ике елдан Ранис үз авылы Яңа Арышта (кө­рәш­челәр авылы буларак билгеле тө­бәк), Котлы Бөкәштә тә­кә­ләр ала. Бер үк вакытта ат чабышларында да катнаша ул. Магнитола, велосипед — болары ат чабышы бәйгеләрендә яулаган бүләкләре.

Ранисне көрәш спортына алып килүче кеше абыйсы Әнәс булган. Ул да вакытында танылган көрәшчеләрнең берсе булды. Әле дә хәтерлим: район сабан туеның 65 килограммдагы үлчәү авырлыгындагы финалында ике бертуган — Ранис бе­лән Әнәс басып калдылар. Тартышмадылар — абыйсына, тамашачы да сизмәслек итеп, матур гына чөй­дерде Ранис. Мәйдан озак алкышлаган иде аларны. Гомумән, тамашачыга ошарлык итеп көрәшә белде Ранисыбыз.

— Олы мәйданнардагы җиңүләрем өчен беренче нәүбәттә абыема рәхмәтле булсам, беренче тренерларым Айрат Садыйков белән Вәлит Ишмөхәммәтов алдында баш иям. Алымнарны куллану ягыннан зур практик-тәрбия дәресләре алдым мин алардан, — ди Ранис.

Район сабантуйларында яшүсмерләр арасында өч тапкыр баш батыр кала Ранис Шәрипов. Бер елны үз авырлыгында (55 не гел үзенеке санаган) калу өчен 10 килограммга якын авырлыгын «куарга» туры килә. Шул елны Татарстан беренчелегендә дә беренче, район беренчелегендә дә беренче урыннарда кала ул. Русия беренчелегендә көмеш медаль яулый. 1999 елда, 20 яше тулганда инде “Спорт ос­тасы” титулына ия була. Шунысын да искәртеп китик, Ранис район сабан туе бәйгеләреннән җиңелмичә киткән көрәшчелә­ребезнең берсе. Казан педагогия институтында укыган чакларында да студентлар, вузлар арасында узган көрәш бәйгеләрендә Ранисның исеме еш яңгырап торды: ике ел рәттән вузлар арасында, шәһәр беренчелегендә беренче батыр калды, ике тапкыр бронза яулады. Балык Бистәсе җыелма командасы составында да гел җиңүләре белән генә сөендереп торды. Алдыбызда — берничә дистә Мактау кәгазьләре. Нинди дәрәҗәдәгеләре генә юк. Русия, республика, шә­һәр-районнарындагы бәйгеләрнең олуг истәлекләре алар. Унга якын шәһәр­дә (Буа, Мамадыш, Кукмара, Казан, Чаллы, Тү­бән Кама, Алабуга) узган бәйгеләрдә мактау бас­кы­чыннан төшмәгән. Болары хакында дистә­ләгән медальләре сөйли.

— Гел җиңүләр белән генә барган җирдән, ки­нәт кенә, мәйданнан ки­түең сәеррәк тоела. Сәбәбе булмый калмагандыр инде? — димен.

— Мамадышта соңгы бил алышуым булды. Финалда көндәшемне икегә бер исәбе белән отып барганда аяк сеңерем җә­рәхәтләнде. Әле шулай да бәйгене көрәшеп тәмамладым, — диде Ранис.

Әлеге җәһәттән, Ранисның авылдашы, атаклы көрәшче, дөнья чемпионы Илнар Әхмәтҗановның дә­рәҗәле бер сабан туенда аягы сынган килеш финалда җиңеп батыр калганы күз алдыма килеп китте.

Кече яшьтән хезмәт сөеп үскәнгәме, бүген дә тырыш хезмәте белән көн күрә, гаилә тормы­шын җитешле итеп алып бара Ранис.

— Мәктәп елларында колхоз атларын көттем, урып-җыю вакытларында әле ындыр табагына төнге сменага механик булып менә идем. Шул сә­бәпледер инде, икенче көнне ат өстендә йоклаган чаклар да булды. Әти миңа ике яшь тулганда ук вафат булганлыктан, йортка утын, малларга печән, икмәк әзерләү безнең өстә булды. Без абый бе­лән бу бурычны әнине шатландырырлык итеп үти идек, — ди Ранис.

Хәзерге вакытта шәхси эшмәкәрлек белән шө­гыль­ләнә ул — машина тө­зәтү сервисы эшли, үз сәүдә ноктасы бар, сатып алган “Газель”ләре белән Русия буйлап йөкләр ташый. Авылда әнисе яшә­­гәнлектән, анда да еш кунак. Җәй көннәрендә аз гына вакыты булдымы — туган йортка юл ала. Инде өченче елын биредә җир җиләге үстерүгә алынган. Бу эшендә бертуган апасы Фәридә төп булышчысы икән. Төп нигез бакчасында, 5 меңгә якын төп җир җиләге плантациясе җәйрәп утыра. Нинди генә төр сортларын сатып алмаганнар?! Берсе-берсе 40-50 шәр грамм авырлыктагы җиләк бирүче сортлар да бар.Сезонына тоннага якын җиләк җыялар икән.

— Авыллар өчен түбәнрәк бәядән сатабыз. Нигездә, җиләк-җимеш Казандагы үз сату ноктасына китә. Алып килгәнне көтеп кенә торалар. Бу яктан бернинди проблема, кая куярга икән диеп баш ватасы юк. Алга таба мәйданнарны тагын да ки­ңәй­­тергә, яңа сортлар белән эшләргә планлаштырабыз. Менә быел бакчаны “Ман­тарей”, “Мурано” сортлары белән тулыландырдык. Киләсе елга тагын берничә чит ил сортына заказлар бирдек. Тормыш иптәшем Алсуга рәхмәтлемен, һәр баш­лангычымны хуплап кына тора, ярдәм итәргә ашыга. Аның өс­тен­дә төп нигезне алып бару, баланы тәрбияләү дә бар бит әле, — ди Ранис.

Төп нигез, дигәннән, Шариповлар моннан берничә ел элек Лаеш районында җир участогы алып йорт торгызып чыкканнар. Раниснең кулы һәр эшкә ятып тора, аз гына вакыты калды исә, йортны һәм аның тирәсен матурларга тотына. Йортлары елдан-ел үзләре теләгәнчә яңара, җылына бара. Нәкь көрәш мәйданындагы кебек — һәр уңыш, ирешелгән җиңүләрдән, актив тормыштан тәм табып яши көрәшче гаиләсе.

Вазыйх ФАТЫЙХОВ. Балык Бистәсе.

Чыганак: www.tatyash.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев