Мәдәни җомга

КОЛ ШӘРИФТӘ ШӘРӘФЛЕ КҮРГӘЗМӘ

Белүебезчә, 2012 ел Татарстаныбызда тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Шул уңайдан республикабызда әледән-әле төрле чаралар уздырылып тора. Шундыйларның берсе - «Казан Кремле» дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы, Ислам мәдәнияте музее, Татар мәдәнияте һәм сәнгате клубы тарафыннан әзерләнеп, Кол Шәриф мәчетендә эшләп килгән Татар шәмаиле галереясендә танылган хәттат-каллиграф, галим Нәҗип Нәккаш әсәрләреннән...

Белүебезчә, 2012 ел Татарстаныбызда тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Шул уңайдан республикабызда әледән-әле төрле чаралар уздырылып тора. Шундыйларның берсе - «Казан Кремле» дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы, Ислам мәдәнияте музее, Татар мәдәнияте һәм сәнгате клубы тарафыннан әзерләнеп, Кол Шәриф мәчетендә эшләп килгән Татар шәмаиле галереясендә танылган хәттат-каллиграф, галим Нәҗип Нәккаш әсәрләреннән оештырылган күргәзмә.

Чыннан да, төрки халыкларның данлы үткәнен мәңгеләштергән гарәп язуын шәмаил, тугра кебек сәнгать төрләре аша зур биеклеккә күтәргән, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар һәм текстология бүлегендә 32 ел эшләп, гарәп, фарсы, төрек, борынгы төрки телләрдәге чыганакларны өйрәнеп, урта гасыр татар прозасын тикшереп, аны хәзерге хәрефкә күчереп, басма китап рәвешендә халыкка кайтарган, Казан педагогика көллияте, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында, Русия Ислам университетында матур, камил язу дәресләре алып барып, яшьләр күңеленә матурлык орлыклары чәчкән, бүгенге көндә шәҗәрәләр төзү эшенә күңелен биреп, ата-бабалар истәлеген кадерләп саклау кирәклеген искәртеп торучы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Н. Нәккаш тарихи-мәдәни мирасны саклауга үзеннән зур өлеш кертә. Мин дә Татар дәүләт гуманитар институтында укыганда каллиграфия дәресләре оештырылган бәхетле чорга туры килдем. Арабызда бу сәнгать белән чынлап мавыгып китеп, үзләре шәмаил, тугра осталары булып өлгергән кешеләр дә бар. Шуларның берсе - сабакташым Әлфия Исхакова. Без барыбыз да сәнгатьле язу өлкәсендә зур нәтиҗәләргә ирешмәсәк тә, һәммәбезнең диярлек өй түрендә үз кулларыбыз белән ясалган шәмаилләр эленеп тора, һәм без бу борынгы сәнгатьнең матурлыгын күрергә, тирәнлеген аңларга өйрәткән өчен остазыбызга чиксез рәхмәтлебез.

Кол Шәриф мәчетендәге Татар шәмаиле галереясе моннан 2 ел элек кенә ачылса да, аңа әзерлек эшләре күпкә алдан башланган иде. 1990 елларда ук инде архитектор, рәссам Рөстәм Шәмсутов татар шәмаиленең тарихын, аның төрләрен, башкарылу үзенчәлекләрен - барысын да энәсеннән җебенә кадәр өйрәнеп, диссертация яклады, монография бастырып чыгарды, гарәп язуы осталарын туплап, күргәзмәләр оештыра башлады. 2004 елда Татар мәдәнияте һәм сәнгате клубын да ул оештырды. Озакламый клуб каршында үз иҗатларында гарәп имлясына мөрәҗәгать итүче 10лап рәссамны туплаган «Әлиф» оешмасын эшләтеп җибәрде. Артист - театрсыз, рәссам галереясез буламыни?! Ниһаять, 2010 елда Татар шәмаиле галереясе барлыкка килде. Аның нәкъ менә Казаныбызның үзәгендә, мәһабәт Кол Шәриф мәчетендә урнашуы очраклы гына түгел. Татар йортында шәмаилгә урын һәрвакыт түрдән булган бит. Кол Шәрифнең Аурупадагы иң зур, уникаль мөчетләрдән булуын да онытмаска кирәк. Аны күрергә көн саен меңләгән кеше килә. Ислам мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булган татар шәмаилен башка дин вә милләт вәкилләренә танытыр өчен шуннан да отышлырак урын юктыр да, мөгаен. Шулай итеп, галереянең бер максаты глобальләшү чорында татар мәдәниятен саклау булса, тагын бер максаты - гарәп имлясы тирәсендә эзләнүче рәссамнарның иҗатын үстерү , бу матур һәм тирән мәгънәле сәнгатькә яшь буын иҗатчыларны җәлеп итү.

Нәҗип Нәккашның күргәзмәсе «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Ислам мәдәнияте музее, Татар мәдәнияте һәм сәнгате клубы оештырган «Мәңгелек хакыйкатьне аңлау юлы буларак каллиграфия» дип исемләнгән арт-проект кысаларында оештырылды. «Бу проект рәссамнар Н.Нәккаш, Р.Сәлахетдинов, Ч.Шәрифуллина, Ә.Исхакова кебек гарәпчә язуга гашыйк рәссамнарның әсәрләреннән күргәзмәләр оештыру аша хәзерге заман татар каллиграфия сәнгатенең байлыгын, төрлелеген күрсәтүне максат итеп куя. Ә каллиграф Н.Нәккаш күптән инде бу матур сәнгатьнең символына әйләнде. Ул олуг рәссамыбыз Бакый Урманчедан дәресләр алган. Гомумән, татар каллиграфиясе дигәндә - Нәҗип Нәккаш, Нәҗип Нәккаш дигәндә татар каллиграфиясе күз алдына килә», - дип сөйләде күргәзмәне ачу тантанасында Татар шәмаиле галереясенең җитәкчеләре, танылган галимнәр Алсу һәм Рөстәм Шәмсутовлар. Тантанада шулай ук «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры урынбасары Светлана Коновалова, Ислам мәдәнияте музее җитәкчесе Рушания Шәфигуллина, Рөстәм хәзрәт Зиннуров, Казан федераль университетының рәсем сәнгате һәм дизайн кафедрасы доценты Расыйх Сәлахов, гарәп теле белгече Лена ханым Таҗиева, каллиграфия остасы Нәҗип Нәккашның күп шәмаилләрен «Татар мөселман календаре» аша халыкка тараткан Фәния Хуҗахмәт һ.б. катнашты.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: