КОЛ ГАЛИ ТУРЫНДА ГАЗИ БАРАҖ ЯЗМАЛАРЫ
Татар язма әдәбиятенә нигез салган Кол Гали якынча 1172-1242 елларда яшәгән. Ул - «Кыйссаи Йосыф» поэмасының авторы буларак, дөньякүләм танылган шагыйрь. Шагыйрь, дөньяның иң зур байлыгы - кеше, ди. Поэмада шулай ук Йосыф белән Зөләйханың мәхәббәте, алар арасындагы әхлакый сафлык, тугрылык чагылдырыла. Татар халкы 8 гасырдан артык бу әсәрне кулдан-кулга...
Татар язма әдәбиятенә нигез салган Кол Гали якынча 1172-1242 елларда яшәгән. Ул - «Кыйссаи Йосыф» поэмасының авторы буларак, дөньякүләм танылган шагыйрь. Шагыйрь, дөньяның иң зур байлыгы - кеше, ди. Поэмада шулай ук Йосыф белән Зөләйханың мәхәббәте, алар арасындагы әхлакый сафлык, тугрылык чагылдырыла.
Татар халкы 8 гасырдан артык бу әсәрне кулдан-кулга йөртеп укый, аның белән рухланып яши. Татарлар яшәгән төбәкләрдә «Кыйссаи Йосыф»ның 200дән артык нөсхәсе табылган.
Кол Галинең тормыш юлы Алабуга шәһәре белән дә кисешә. Ул биредә ике мәртәбә зинданга ябыла. Беренче мәртәбәсендә ханга каршы баш күтәргән өчен, икенчесендә - Болгарны монголлар яулап алгач, Биләрнең җир белән тигезләнүен кичерә алмыйча, сәет булырга теләмичә, Алабуга зинданына үз ризалыгы белән ябыла.
Кол Гали турында киң мәгълүматны Бәхши Иманның 1680 елда борынгы Болгар елъязмаларына таянып язылган «Җагъфар тарихы» китабыннан табарга була. Ул китап И.Нигъмәтуллин тарафыннан 1939 елда урысчага тәрҗемә ителә (чөнки гарәп язулы китаплар ул елларда рәхимсез рәвештә яндырылып юкка чыгарыла), һәм менә беренче мөмкинлек тууга, 1993 елда Оренбур каласында безгә килеп җиткән өлешләре дөнья күрә.
Бу китапта болгар әмире Гази Бараҗ шагыйрьне йә Мөхәммәд Гали, йә сәет һәм мулла Гали, йә Кол Гали, дип яза. Әлеге китаптан Кол Галинең тормыш юлы һәм Алабугага килеп чыгу сәбәпләренә караган кайбер өзекләрне урысчадан тәрҗемә итеп бирергә булдык.
«Мирхуҗа, илнең төрле почмакларында ислам динен таратып йөри торгач, Тәмте елгасы тамагына, Җалмат-Зәй буйларына килеп төпләнә. Әле бу якларда мәҗүсилек бетеп җитмәгән. Мондагы Сабан туйларында хатын-кызлар мәйданга ирләр белән көрәшкә чыга. Юмар-Табынның кызы бер егет белән көрәшкәндә, Мирхуҗа бу хәлне тыярга тырышып карый, ләкин халык үзен чак кына ботарлап ташламый. Мулланы кызның әтисе генә коткарып кала. Аллаһ кушуы буенча, Мирхуҗа бу кызга өйләнә һәм 1172 елда аларның Мөхәммәд Гали исемле уллары дөньяга килә. Биләргә күчкәндә салкын тидереп, Мирхуҗаның хатыны вафат була.
Мөхәммәд Гали Челбир ханның энесе әмир Мир-Гази белән бергә Биләр шәһәрендә «Мөхәммәд Бәкәрия» исемле белем йортында укый. Алар яшьтәш була һәм дуслашып китә. «Мөхәммәд Бәкәрия»дә дин белеме, гарәп, фарсы телләре белән бергә география, этика, югары математика, лингвистика, тарих фәннәре дә укытыла.
Челбир (Габдулла) хан халыкның авыр хәлен аңларга теләми. Аларны төрле-төрле салымнар түләргә мәҗбүр итә. Мулла Гали халыкны яклап фетнә оештырырга алына. Бу вакытта Мөхәммәд Гали Болгарда Хәсән мәчетенең имам-хатыйбы була. Фетнәчеләрнең максаты - йомшак күңелле, гаделсезлеккә үтә сизгер Мир-Газине хан итеп кую. Фетнә 1193 елда иртәнге намаз вакытында Болгарда Гали, Биләрдә Кылыч мулла ораны белән күтәрелергә тиеш була. Ләкин Кылыч хыянәт итә һәм фетнә алдан ук фаш кылына. Бу хыянәтне көтмәгән 500 фетнәче Гали белән бергә кулга алына һәм хөкем ителә. Бу хәлдән кинәт чәчләре агарган Мөхәммәд Гали Алабуга төрмәсенә җибәрелә. Аны стенага чылбырлап беркетәләр. Ә аның дусты әмир Мир-Гази Кашан шәһәренә озатыла (Кама елгасы буенда Алабугадан түбәнрәк урнашкан калага - Г.Ә.).
Алабугада әсирлектә вакытта Мөхәммәд Гали үзенең бөек әсәрен - «Кыйссаи Йосыф»ны яза. 1203 елда Кашан һәм Мәртүбә җирләрен арлар фетнәсе чолгап ала. Фетнәчеләр төркеме Алабуга каласына да килә һәм Галинең Йосыф китабын ертып ташлый. Мулланың үзен чылбырдан азат итеп, бик каты кыйныйлар. Әмир Мир-Гази җибәргән кешеләр Кол Галине бик авырлык белән үлемнән коткарып кала. Әмир Мир-Гази ханнан Мөхәммәд Галине кичерүен сорый, Челбир хан аны кичерә.
Кол Гали «Кыйссаи Йосыф» поэмасының яңадан торгызылган бер нөсхәсен Челбиргә бүләк итә. Ләкин бу китапта хан хакимлекнең абыйсыннан энесенә күчәргә тиешлегенә ишарә булуын күреп, ярсып китә. Китапны аяк астына салып таптый, баш күтәрүчеләрне яңадан котыртучы дип танып, сәетне кулга алырга куша.
Дусты Мир-Гази Галигә Болгарны калдырырга киңәш бирә. Сәет Гали караван белән Хорезмга китеп бара. Ул анда Җәләлетдин әмир тарафыннан җылы кабул ителә һәм ул аны үз архивында сәркәтиб итеп билгели.
1225 елда Мөхәммәд Гали Хорезм әмиренең илчелек караваны белән кайтырга чыга. Ләкин бу караванны Карабаш хан туздыра. Гали әсирлеккә төшә һәм берничә ел кыпчак далаларында йөри. Оймәкләр аның шагыйрь икәнлеген белгәч, монголларга бирми. Чөнки кыпчаклар шагыйрьләрне күкләр белән сөйләшүче, шуңа күрә алар изге кешеләр, дип саный. Гали аларга берничә җыр язып бирә.
Челбир үлгәннән соң Мир-Гази тәхеткә утыра. Иленә кайткан Кол Гали Биләрдә сәет итеп куела. Ләкин тиздән Мир-Гази үлә. 2 елдан соң (1231 елда) Кол Гали Мир-Газинең хатыны Сәүлиягә өйләнә, ул аны гомере буе яратып йөргән була. Ә Кол Галинең беренче хатыны Даирә ул сөргендә вакытта вафат була. Уллары Мир-Гали Даирә йортында үсә.
Аннан соң тәхеткә Гази Бараҗ күтәрелде. Яңа хан Мөхәммәд Галинең сүзләренә колак салды, салымнарны киметте.
1236 елның 5 ноябрендә монголлар Биләрне яулап алды. Ул вакытта оныгын эзләп йөргәндә шагыйрьнең хатыны Сәүлия һәлак булды. Исән калган 10 мең биләрлене каладан кырга алып чыктылар. Гуюк барысын да үтерүне таләп итте, һәм мин, Мәнкәй һәм Сүбәтәй ярдәме белән, тыныч халыкны җәзалаудан коткарып калдым. Хәрбиләрне аерып алдылар, алар арасында Гали дә бар иде, ул миннән йөзен яшерергә тырышты. Кулындагы оныгы куркуыннан аңа чытырдап ябышкан иде. Мин үз-үземне белештермичә, сәетне күрсәтеп кычкырдым: «Аны үтерергә ярамый - ул бит болгарларның иң югары каһины! Аның үлеме монголларга бәхетсезлек китерәчәк!» Бату - хорафаттан куркудан, Мәнкәй белән Сүбәтәй минем яклау йөзеннән һәм Гуюк, минем шундый каты итеп кычкыруымнан хәйран калып, сәетне исән калдырырга риза булды. Минем ярдәмчем Галине бу куркыныч урыннан ничек тә тизрәк алып китәргә тырышты, ләкин ул ашыкмады, һәлакәткә дучар ителгәннәргә таба борыла-борыла үзенең догалары белән хәлләрен җиңеләйтергә тырышты.
Гали сәет булырга теләмәде - минем үтенечемне кире какты, Биләрнең җимертелүен кичерә алмыйча, Алабуга зинданына үз теләге белән китеп барды. Көнбатыштагы яуларымнан соң мин сәетне Нур-Суварга алып кайтыр өчен Кол-Буратны Алабугага җибәрдем. Мин Галигә үземнең кылган эшләремнең сәбәпләрен аңлатырга тырышмакчы идем, ләкин аңа ирешә алмадым. Сардар инде Галинең үлем хәлендә ятуын күрә. Ул атларын кызулый, ләкин Нур-Суварга килеп җиткәндә күкрәгенә «Хан китабы» куелган Галинең җаны чыккан була инде. Мин остазымны үземнең йортым янында җирләдем, ләкин аннан соң озак идарә итә алмадым. 1242 елда Бату янына киттем, ул мине үзенең вәзире итеп күптән күрәсе килгән иде инде».
Болгар әмире Гази Бараҗ бөек шагыйребез Кол Гали турында менә шундый тарихи вакыйгалар язып калдырган. Безгә исә аңа ышанырга гына кала. Гази Бараҗ (Бурундай) -Болгарда кыска вакытка гына ике мәртәбә тәхеткә менеп төшкән шәхес. 1236 елда Бату хан гаскәрләрен каршылык аз булган башкорт җирләре аша Биләргә алып килгән. Кол Гали, билгеле, аның бу кара эшен гафу итә алмаган. Гази Бараҗ Кол Галине якыннан күреп белгән, аның белән еш аралашкан, аны остазы итеп санаган. Шуңа күрә аның язмаларының дөреслеге күңелдә шик уятмый. Күрәсең, Болгар иле яулап алынганнан соң, Гази Бараҗ елъязмаларны үзе белән Сарайга алып киткәндер, менә шул елъязмалар мең газаплар белән бүген безгә килеп ирешкәндер, дип фаразлау -дөреслеккә туры киләдер. Кол Галинең Нур-Суварда җирләнүе башка чыганаклардан да билгеле.
Кол Гали гомеренең соңгы көннәрендә дә дәртен сүндерми. 1240 елда болгар халкы азатлык хәрәкәтен җәелдермәкче булып җыен уздыра һәм Кол Галине илбашы итеп сайлый. Кол Гали Алабуга төрмәсендә хәлсезләнгән килеш тә ил белән идарә итәргә ризалыгын бирә. Ләкин баш күтәрүчеләрне шул ук елны бастыралар. Кол Гали бу хәбәрне ишеткәннән соң, бик каты авырып, урынга егыла, инде башка тора алмый. Әйткәнемчә, Гази Бараҗ Кол Галине якыннан белә, үзенең остазы дип саный, тик сәяси карашлары гына уртак булмый. Шул уртаклыкны таба алмау халкыбызга бүген дә аяк чалып тора.
«Кыйссаи Йосыф» китабының Габдерәхим Утыз Имәни тарафыннан әзерләнгәне 1839 елда Рәхмәтулла Әмирханов тарафыннан бастырыла. Менә шул басма китап Казан шәһәрендә 80 мәртәбә яңадан нәшер ителә! Халкыбызның горурлыгы булган Кол Гали Көнчыгыш шагыйрьләре Хәйям, Хафиз, Низами, Алишер Нәвои, Шота Руставели белән бер рәттә тора. 1983 елда аның 800 еллыгы дөнья күләмендә билгеләп үтелде.
Ә без үз чиратыбызда Алабуга шәһәрлегенең түренә Кол Галигә атап истәлек ташы куя алсак, бик яхшы булыр иде. Яңа өйләнешкән яшьләр аңа чәчәкләр салырлар иде, бит «Кыйссаи Йосыф» әсәре башыннан азагына кадәр мәхәббәт хисе белән сугарылган, аның азагы бик бәхетле тәмамлана, бер-берсен яраткан ике йөрәк - Йосыф белән Зөләйха - кавыша һәм озын гомер кичерә. Алабуга урамнарының берсе Кол Гали исемен йөртсә, сөенечебез тагын да артыр иде. Ләкин, кызганыч, шәһәребездә бу эшкә алынырдай яшьләребез күренми. Килгән кунакларыбызга һаман да тау башындагы җеннәр турында гына сөйлибез, чөнки чын тарихны белмибез. Мең ел тарихы булган Алабуга һаман да XIX гасыр шәһәре генә булып кала бирә.
Гөлзада ӘХТӘМОВА.
Алабуга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев