Мәдәни җомга

КҮН БӘЙРӘМЕ

Күн эшкәртү - төрки халыкларның бик борынгы гамәли бизәү сәнгать төрләреннән берсе. Татарлар да күнне эшкәртеп, аннан төрледән-төрле әйберләр - йорт кирәк-яраклары, киемнәр һ.б. җитештергән. Казан җөе дип исемләнгән күн кисәкләрен бер-берсенә беркетү ысулы бүген дә кулланыла, ул бүтән бер халыкта да юк. Август башларында Алабуга шәһәрендә беренче тапкыр "Төрки...

Күн эшкәртү - төрки халыкларның бик борынгы гамәли бизәү сәнгать төрләреннән берсе. Татарлар да күнне эшкәртеп, аннан төрледән-төрле әйберләр - йорт кирәк-яраклары, киемнәр һ.б. җитештергән. Казан җөе дип исемләнгән күн кисәкләрен бер-берсенә беркетү ысулы бүген дә кулланыла, ул бүтән бер халыкта да юк.

Август башларында Алабуга шәһәрендә беренче тапкыр "Төрки дөньяда күн сәнгате" дип исемләнгән фестиваль булып узды. Аны Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә ТЮРКСОЙ оештырды. Фестивальдә Төркия, Кыргызстан, Әзәрбәйҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Башкортстаннан 25ләп оста катнашты. Татарстаннан бу җыенга осталар И.Гайнетдинов, Ә.Артемьева, А.Солтанов, Ә.Җәмилова, С.Гарбузова һәм "Туран-Арт" фондының алтын куллы күнчеләре барды. Фестиваль дәвамында Мәскәү, Анкара, Алма-Ата, Ташкент шәһәрләреннән килгән сәнгать белгечләреннән торган жюри эшләде. Соңыннан исә иң оста күнчеләрне дипломнар, кыйммәтле бүләкләр һәм ТЮРКСОЙ премияләре белән бүләкләделәр. "Борынгы технологияләрне торгызу" төрендә Төркиянең Измир шәһәре янындагы Соке авылыннан Ихсан Таш, "Төрки халыкларның бизәк мирасын заманчалаштыру" төрендә Казаныбызның "Сәхтиян" ачык акционерлар җәмгыятен тәкъдим итүче И.Гайнетдинов һәм Ә.Артемьева, ә "Төрки дөньяның һөнәр традицияләренә нигезләнгән инновация һәм иҗат" төрендә Бишкәк шәһәреннән Ишенбәк Чаланов бүләкләнде.

Фестиваль дәвамында осталык дәресләре үткәрелде, осталар күнне сәнгатьчә эшкәртү өлкәсендәге проблемаларны үзәккә алып сөйләште.

Танылган рәссам, күн мозаикасы остасы, мөгаллимә Әлфия Җәмилова фестивальдән алган тәэсирләре белән уртаклашты.

- Фестивальдә күнне сәнгатьчә эшкәртү сәнгатенең никадәр бай, төрле булуын күреп кайттык, - диде ул. - Кыргызлар күнгә басып бизәк төшерү техникасы белән шаккатырды. Элегрәк ул татарларда да булган, әмма онытылган. Үзбәкләр күнгә төшерелгән гаҗәеп матур миниатюралары белән шатландырды. Төрекләр бик борынгы милли аяк киемнәренә охшатып тегелгән читекләр алып килгән иде. Кыргызстаннан Ишенбәк Чаланов белән таныштык. Аларда сәнгать училищесында 40 елдан артык күнне сәнгатьчә эшкәртү бүлеге эшләп килә. Анда укырга теләүчеләр күп булганга, эләгүе бик авыр, ди. Ишенбәк шунда укыта. Шәкертләре дөнья буйлап сибелгән. Ишенбәк аларның әсәрләреннән әледән-әле уртак күргәзмәләр оештырып тора икән. Үзбәкләр дә борынгы һөнәрләрне, шул исәптән күн эшкәртүне торгызучыларның хәле әйбәт булуы турында сөйләп көнләштерде. Аларда борынгы һөнәрләрне максатчан үстерәләр, шәһәр уртасындагы зур гына бер йортны шул юнәлештә эшләүче, иҗат итүче рәссамнарга тапшырганнар, алардан бернинди салым-фәлән түләтмиләр, ди.

Безгә исә һаман үзебезгә юл ярырга туры килә. 2 ел әйбәт кенә эшләгәннән соң Казан сәнгать училищесында шундый зур кыенлык белән ачылган күнне сәнгатьчә эшкәртү бүлеген япкач, йөрәгем түзмәс, дип уйлаган идем, әмма Алла саклады. Бездә һаман Универсиада турында гына сөйлиләр. Нәкъ менә Универсиадага килүчеләргә күрсәтер өчен кирәк тә бит инде борынгы һөнәрләребезне торгызу! Ишенбәк Чаланов безгә бик матур итеп эшләнгән ат дирбиясе алып килгән иде. Аны бер байгура сатып алып китте. Күрсәтергә генә алып килгән идем бит, дип, ямансулап калды оста. Ул сәнгать әсәреннән дала рухы бөркелеп тора иде. Әйтергә кирәк, Ишенбәкнең иҗатында Шәрекъ һәм Көнбатыш традицияләре кушылган, чөнки ул элекке Советлар Союзында бердәнбер булган, күнне сәнгатьчә эшкәртергә өйрәтә торган Таллин сәнгать институтында белем алган. Һәм И.Чалановның үз укучыларында да Шәрекъ һәм Көнбатыш берлеге сизелде. Без дә фестивальдә үзебезнең шәкертләрнең әсәрләрен тәкъдим иттек. Аларны да бик яраттылар.

Ә Татарстан Мәдәният министрлыгының ТЮРКСОЙдагы вәкиле, сәнгать белгече Лилия Саттарова Төркиядә бер музейда Казан җөен кулланып эшләнгән күн эшләнмәсе табуы турында сөйләде. Бу исә күп сораулар тудыра. Аны кемнәр кайчан, кайда эшләгән? Ул Төркиягә ничек барып эләккән?

Кыскасы, фестиваль бик күп уңай тәэсирләр калдырды. Анда үзебезнең кирәклекне тойдык, янә канатлангандай булдык. Гомумән, безгә күн эшләнмәләрен брендка әйләндерергә кирәк. Күн шундый ипле материал ки, аннан кием тегәргә, аны йорт интерьерларында кулланырга, теләгәнчә кыландырырга мөмкин. Ә иң мөһиме - ул үзебезнең борынгы сәнгатебез...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: