Мәдәни җомга

Кирмән җыены

Мамадыш районындагы Урта Кирмән авылының Изгеләр чишмәсе янындагы үзәнлектә быел беренче тапкыр “Кирмән җыены” үтте.

Тарихчы галимнәр Фаяз Хуҗин, Нурулла Гариф, Г.Тукай исемендәге  Дәүләт бүләге иясе, рәссам Нәҗип Нәккаш, язучылар Шаһинур Мостафин, Нәзифә Кәримова, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев кебек шәхесләр, Казан, Чаллы кунаклары,  район халкы катнашында үткән җыен эчтәлекле, тарихыбызны, үткәннәребезне яңартуда әһәмиятле булуы белән истә калды.


Бу җирләр, X–ХI гасырларда барлыкка килгән Болгар, Биләр, Сувар һәм Кашан шәһәрләре кебек үк,  бай тарихка ия. Тарихчы–археолог Фаяз Хуҗин археологиянең Мамадыш якларында бик борынгы заманнарда ук – таш гасырыннан башлап, ягъни 6000 ел элек кешеләр яшәвен күрсәтүе турында әйтә. Галим болгарларга бәйле тарихи урыннарның берсе итеп Кирмән шәһәрлеген атый. Хәзер руслар яши торган Грахань (Гәрәйхан) дигән авыл да кайчандыр болгарлар шәһәре булган. Шушы тирәләрдән генә агып уза торган Омар елгасы буйларында XIX гасырда гаять зур хәзинә – бронза гасырда ук ясалган биш–алты урак табылуы исә бу җирләрдә 4000 ел элек (безнең эрага кадәр икенче меңьеллыкта) тормыш булуына турыдан-туры дәлил. “Монда ачылмаган серләр күп әле. Эш башланып кына килә. Уникаль истәлек булган Кирмән тирәсендә борынгы шәһәрлек, өч борынгы болгар авылы бар. Ханнар зираты үзе генә ни тора!” – ди ул.

Кирмән 1395, 1399 еллардагы рус елъязмаларында телгә алына. Бу Алтын Урда чоры. Рус ушкуйниклары, Новгородтан Идел, Нократ елгалары  буйлап төшеп, Кирмән шәһәрен талый, яндыра. Кирмән шуннан соң хәлләнә алганмы, әлегә билгеле түгел икән. “Әмма бу мәгълүмат Кирмән шәһәрендә һәм аның тирәсендә тормыш иткән халыкның матди хәле әйбәт булуы турында да сөйли. Кала бай булмаса, аны та­ларга килмәсләр  иде.  Шәһәр булган урыннарны казыдык. Күп табылдык­лар чыкты. Алар биредә болгарлар яшәвен дәлилли. Фин-угор халыклары да булган. Язма чыганаклардагы мәгълүматлар нигезендә, XIV гасыр ахырында Кирмән әле яшәгән дип, әйтергә мөмкин. Әле серләр ачылып бетмәгән. Аларны өйрәнү сорала”, – диде Фаяз Хуҗин. 

1880 елларда төбәкләр тарихын өйрәнүче археолог Е.Соловьев бу якларда да борынгы истәлекләрне барлап йөргән. Ул соңыннан тапканнары турында мәкалә дә бастырып чыгарган. 1925 елда Кирмән җирләрендә этнограф Николай Воробьев та була. Татарстанда иң зур каберлекләрнең берсе булган Ханнар зиратын өйрәнә. Анда 1337/38, 1339/40, 1351, 1352 елларга караган егермедән артык болгар кабер ташы язмаларының табылуын терки. 

 Аннары 1992-1995 елларда Фаяз Хуҗин ул чакта үзенең шәкерте Альберт Нигамаев белән Кирмән тирәләренә килә. Ул чакта яхшы гына сакланган кабер ташлары була әле. Берничә елдан соң килсәләр, барысы да ватылган. “Бу вәхшилек безне гаҗәпкә калдырды. Моны мөселманнар эшли аламы?” – дип гаҗәпләнә галим. Бүгенге көндә исә Кирмән каласы урыннары өлешчә торгызылган. Анда шәһәрне саклаган каһарман бабаларыбыз хөрмәтенә истәлек ташы куелган.

Ф.Хуҗин җыендагыларның игътибарын татар халкының борынгы яшәгән урыннары археологик яктан тигез өйрәнелмәгән булуына да юнәлтте. Әйтик, Биләрдә – 400 ләп, Алексеевский районында – 700 ләп, Мамадыш районында – 30 дан артык, Сарман районында 7 истәлекле урыннар теркәлгән. “Аерма бик зур. Аларда кеше яшәмәгән дип әйтеп булмый. Эш шунда: бу урыннар археологлар тарафыннан өйрәнелмәгән. Барлык районнарга да разведка үткәрү, аларда археологларның казу эшләрен алып баруы кирәк”, – ди ул. 

Җыенны оештыручыларның берсе – “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының Мамадыш районы бүлекчәсе (җитәкчесе – Розалия Ибраһимова). Алар биш ел дәвамында, шушы чишмәләр янына өлкәннәр белән бергә килеп, бу тирәләрне тәртипкә китерә, коймаларын буйый, чишмәләрне чистарта, намаз укып, борынгы бабаларыбыз рухлары шат булуын теләп дога кыла. “Милләтебезнең киләчәге булсын өчен үткәннәребезне белү кирәк, диләр, бит. Бу җирләрнең тарихы борынгы гасырларга тоташа. Сөембикә-ханбикә  белән дә бәйле бу урыннарны мәңгеләштерү теләге тагын да көчәйде. Быел безгә Мамадыш туган якны өйрәнү музее, “Үткәннәргә сәяхәт” дигән туризмны үстерү оешмасы да килеп кушылды. Әлбәттә, чараны уздыруга район хакимияте дә саллы өлешен кертте. Кирмән җыенын алга таба милләтнең үткәнен күрсәтә, татар халкын күтәрә торган фестиваль итеп үстерергә, киңәйтергә дә ниятлибез”, – ди Розалия Ибраһимова. Мамадыш район хакимияте башлыгының урынбасары Ришат Сәмигуллин да биредә җыеннар үткәрү өчен корылмалар куелачагына ышандыра. “Үткәннәребезнең данлы сәхифәләрен яшьләребезгә белгертү кирәк”, – ди ул.

Җыенның беренче өлеше “Сөембикә эзләреннән” дип атала. Риваятьләр буенча, Сөембикә ханбикә Гәрәйхан авылына барган вакытта биредәге чишмәләр янында ял итә торган булган. Сафагәрәй ханның вафатыннан соң да Сөембикә бирегә килеп күз яшьләрен түккән. Шуңа күрә аны Күз чишмәсе дип атаганнар. Ханбикә соңгы килүендә Казанны саклап кала алмаячак­ларын аңлап, бик каты елый. Урта Кирмән мәктәбе тарихчысы Ринат Хәйруллин куйган сәхнәләштерелгән тамаша шушы вакыйгаларны искә төшерде. Фаяз Хуҗин да риваятьләрдәге вакыйгаларның дөреслеккә туры килүе мөмкин икәнлеген әйтте. Чөнки 1535 елда Сафагәрәйне тәхеттән төшергәч, ул Камага китә. “Сөембикә – нугай кызы. Ханбикәнең, әлбәттә, нугай якларына барышлый да шушы тирәләрдән узуы бик ихтимал”, – ди ул.

Бер иш халык мәйдан тирәли куелган күргәз­мәләрне тамаша кыла. Биредә кул эшләрен дә, борынгы ядкәрләребезне, милли киемнәребезне, Мамадыш туган якны өйрәнү музеенда сакланган археологик табылдыкларны да күрергә мөмкин. “Музеебыз бик бай. Бирегә Кирмән тарихына бәйлеләрен алып килергә тырыштык”, – ди җыенны оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе, фәнни хезмәткәр  Гөләндәм Давыдова.   

Ә шул ук вакытта мәйданда татар халкының борынгы һөнәрләрен яңарту буенча осталык дәресләре барды. Кызыл балчыктан савыт-саба, чүлмәк ясау, йон тетеп җеп эрләү, күн нәкышләү, ук ату, материаллардан төрле бизәкләр эшләү, суда рәсем ясау (эбру), чигү-бәйләү, түбәтәйләр калфакларны бизәү кебек осталык дәресләренең һәркайсының үз тамашачысы,  өйрәнчеге. Ә менә шәмаил ясау буенча осталык дәресен танылган рәссам Нәҗип Нәккаш үзе бирә. Мәйданның икенче бер өлешендә фольклор коллективлары “Назалы”, “Йөзек салыш”, “Түбәтәйле” кебек кичке җырлы–биюле уеннарны гөрләтсә, арырак киткәч, балалар “Ачык авыз”, “Без-без, без идек”, “Кәрия-Зәкәрия” дигәннәрендә күңел ача, “Болгарлар тормышы“ интерактив куелышында тарихыбызны күрсәтә.  

Җыенның икенче өлеше “Асы­лыма кайтам” дип атала. Бу бүлектә җыен сәхнәсендә дилбегәне аккалфаклар үз кулына алды. Район авылларында булдырылган “Ак калфак” бүлекчәләре карамагында үз эшләрен оештырып җибәргән фольклор ансамбльләр башкаруында мөнәҗәтләр, борынгы җырларыбызны яңгырату, милли уеннар, викториналар, табышмак әйтеш һ.б. чаралар мәйданны тагын җанландырды.  

“Ак калфак”ның Мамадыш бүлеге авыллардагы бүлекчәләр эшчәнлеген милли рухны саклауга һәм үстерүгә юнәлдергән. Алар, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны барлап, аны үстереп, киләчәк буыннарга тапшырырга тели. “Калфаклар тегеп–бизәкләргә дә остардык, сөлгеләр дә чигәбез. Балалар бакчаларына, мәктәп­ләргә баруны да, аларга әби-бабаларыбыздан мирас булып калган уеннарны өйрәтүне дә гадәт иттек”, – ди Мамадыштан Гүзәлия Вилданова белән Тәнзилә Мөбәрәкҗанова. Аларга мәдрәсәдә аерым бүлмә тәгаенләгәннәр. Атнага бер тапкыр җыелып, үрнәкләр алышалар, тегү-чигү, бәйләү белән шөгыльләнәләр, гореф-гадәтләребезне искә төшерәләр.  Көек-Комазан авылыннан “Мәрҗәннәр” ансамбленә йөрүчеләр дә өлкәннәребездән калган йолаларыбызга кагылышлы нечкәлекләрне белү, аларны яшьләребезгә өйрәтү ниятеннән төрледән-төрле чаралар үткәрә, әледән-әле “Аулак өй”, “Кич утыру” ке­бек сәх­нәләштерелгән күренешләр, кул эшләре күргәзмәләре оештырыла. Алар инвалидларның өй­ләренә барып хәлләрен бе­лү, кирәк икән, ярдәм итү кебек хәйрия эшләре белән шөгыльләнүне үзләренең бурычы итеп саный. “Бергәләп табигатькә чыгу, шифалы үләннәр җыю үзебезнең дә тормышыбызны бизәп җибәрә”, – ди китапханәче Миләүшә Халикова.

Төп сәхнәдәге фольклор ансамбльләре чыгышлары  милли уеннар, бәйгеләр бергә үрелеп барды. Югары Сөн авылы “Ак калфак” оешмасы карамагында шөгыльләнә торган “Сөн бизәкләре” фольклор ансамбле күрсәткән “Самавыр җырлату”, “Мендәр тутыру” йолалары үзенчәлекле булуы, оста башкарылуы белән истә калды. Оешманың җитәкчесе Гүзәлия Фәләхова, кирәк икән, гармун да тартып җибәрә, җыр да башлый. 

Илһам хәзрәтнең Кирмәнчек шәһәрен саклаганда шәһит киткәннәр рухына багышлап дога кылуы белән башлап җибәргән җыен бергәләп намаз уку белән тәмамланды.

Сөембикә КАШАПОВА.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: