Мәдәни җомга

КҮГӘРЧЕНКӘЙ НИК КУНДЫҢ СОҢ ТӘРӘЗӘМӘ?

Быел Кызыл Байракта бергәләп халкыбызның сөекле улы, моң чишмәсе, бөек композиторыбыз Салих Сәйдәшевне искә алдык. Үткән ел мондый матур чара үткәрелмәгәнгә борчылган, күңелсезләнгән идек. Рәхмәт оештыручыларга. Кызыл Байракта Сәйдәшнең якын туганнары яши. Әнә, бәйрәм үткәрелгән мәйдан янәшәсендәге җәйге йортта Гарифулла Әхмәровның кызлары Мәрьям, Оркыя ханымнар кунакларны шатланып кабул итә. Өстәлдә...

Быел Кызыл Байракта бергәләп халкыбызның сөекле улы, моң чишмәсе, бөек композиторыбыз Салих Сәйдәшевне искә алдык. Үткән ел мондый матур чара үткәрелмәгәнгә борчылган, күңелсезләнгән идек. Рәхмәт оештыручыларга.

Кызыл Байракта Сәйдәшнең якын туганнары яши. Әнә, бәйрәм үткәрелгән мәйдан янәшәсендәге җәйге йортта Гарифулла Әхмәровның кызлары Мәрьям, Оркыя ханымнар кунакларны шатланып кабул итә. Өстәлдә тәмле ризыклар да, чәй дә өзелеп тормый. Алар - милләтебезнең горурлыгы булып танылачак Салихка үз вакытында аталарча ярдәм иткән җизнәсе Шиһаб Әхмәровның бертуганы Гарифулла Әхмәров кызлары. Бөек композиторыбыз хакында күп кенә истәлекләр саклана әле аларда. Әмма бүгенге язмам Шиһаб абый хакында. "Татар педагогик фикер антологиясе"ндә хаклы рәвештә күренекле мәгърифәтче буларак лаеклы урын алды ул. Тормыш юлын өйрәнгәндә, аның репрессия елларында күргән газапларын архивлардан табып укып, тетрәнгән идем.

Шиһабетдин Шәрәфетдин улы Әхмәров (1882-1966) Сембер губернасы, Буа өязе (хәзерге Чүпрәле районы) Яңа Задур авылында дөньяга килә. Туган авылында һәм Буа мәдрәсәләрендә белем ала. Бөгелмә өязе, Әлмәт авылында (хәзер Әлмәт шәһәре) мөгаллим, Казандагы "Сабах" нәшрияте мөхәррире (1908-1918), "Шәрекъ" клубын оештыручыларның берсе. "Мәктәп" журналының нашире һәм мөхәррире (1913-1914), Татар дәүләт китап нәшрияте (1919-1920), "Яңа китап" исемле Үзара кредит җәмгыяте хезмәткәре (1923-1929), "Резина сбыт" конторасы эшчесе (1935-1948).

Кыскача белешмә әнә шулай. Тик алар бу шәхеснең күңел дәрьясын, көнкүрешен ачып бетерә алмый. Инде мәгълүм булганча, 1912 елда Шиһаб Әхмәров Салихның апасы Әминәгә өйләнә һәм Салихны үз тәрбиясенә ала (әтиләре Җамалетдин инде вафат). Әйтеп үтик, туй вакытында фаэтонга утырып килгән кияү егетләре арасында Габдулла Тукай да була.

Шиһаб белән Габдулланың дуслыгы 1907 елдан, ягъни шагыйрь Казанга килгәч үк башланган икән. "Болгар" кунакханәсенең янәшә бүлмәләрендә яшәгән ике буйдакны рухи бергәлек бик нык якынайткан һәм бу дуслык Тукайның вафатына кадәр дәвам иткән. Шиһаб өйләнгәч тә дуслар еш күрешеп торган, дустының өендә шагыйрь яшь талант Салихның пианинода уйнавын сәгатьләр буе тыңлап утыра торган булган. Истәлекләргә караганда, Тукаебыз Шиһаблар өенә бер килүендә Салихтан үзе яраткан "Әллүки" көен уйнавын үтенгән. Тыңлый торгач, күңелендәге моңы ташыпмы, үзе дә җырлап җибәргән. Тик бу җыр шагыйрьнең соңгы җыры булган инде... Без Шиһаб Әхмәровка, шагыйребезнең соңгы көннәренә кадәр аның янында булып, вафаты алдыннан фотога төшерүне оештырганы өчен дә олы рәхмәтебезне әйтеп, рухын шат кылуын телибез.

Русиядә барган вакыйгалар агышы татарның иң күренекле шәхесләрен дә аямаган. Алар - халык балалары, халык ни күрсә, шуны күргән. 1914 елда башланып киткән Беренче Бөтендөнья сугышы, аңа ялганып килгән Октябрь революциясе, гражданнар сугышы һәм иң коточкычы - Татарстанда 1920-21 елларда җәелгән рәхимсез ачлык. Күп кенә зыялыларыбызның кайсысы илдән китәргә мәҗбүр булган, кайсысы ачлыктан интеккән. Ачлыктан чыгу белән, Кашаф Мохтаров җитәкләгән Татарстан хөкүмәте әгъзалары һәм аларга теләктәш татар зыялылары (араларында Шиһаб Әхмәров та була) аз җирле татар крәстиәннәрен Иделнең уң ягындагы уңдырышлы җирләргә күчереп утыртуны һәм аларга шефлык итүне оештыра. Табигатьнең иң матур урынында урнашкан Кызыл Байрак та, нигездә, шундый авылларның берсе. Әхмәровлар да, Салих Сәйдәшевләр дә биредә ял итәргә бик яраткан.

1923 елда бертөркем зыялылар - Әхмәтгәрәй Хәсәни, Шиһабетдин Әхмәров, Ибраһим Аитов, Ибраһим Биккулов, Мәхмүт Бөдәйли, Нәсыйх Мохтаров һ.б.лар "Яңа китап" исемле ширкәт оештыра. Язучыларның әсәрләрен бастырып таратуны максат иткән мондый ширкәтләр, хакимият тарафыннан рөхсәт бирелеп, Казанда гына түгел, Русиянең башка күп кенә эре шәһәрләрендә барлыкка килә.

"Яңа китап" ширкәте уңышлы гына эшләп китә, әмма гомере кыска була. 1929 елда аның эше, "халык дошманнары" әсәрләрен (бигрәк тә Гаяз Исхакый телгә алына) бастырып таратуда гаепләп, туктатыла.

Сталин "кискен борылыш елы" дип билгеләгән 1929 елда меңәрләгән дин әһелләре атыла, зыялыларыбызга кискен һөҗүм оештырыла. Шул елның мартында Шиһабетдин хәзерге Чүпрәле районының Кушкуват авылы мулласы булган абыйсы Гарифуллага кунакка кайта. Кызыл Байрактан туганнары Хәйрулла абыйлары да килә. Ышанычлы саналган кайбер авылдашлары бергәләп сөйләшеп утыра. Бу утыру аларның барысы өчен дә кулга алыныр өчен җитәрлек сәбәп булган икән. Имеш, алар хөкүмәтнең колхозлашу сәясәтенә шикләнеп караган.

Бу сәбәпләр, билгеле, сылтау гына. Чын сәбәп - милли зыялыларны юкка чыгару, бетерү. 1929 елның 17 декабрендә Шиһаб Әхмәров Казанда кулга алына. Аны төрмәдә бер кешелек камерага ябалар. Атналар буе камераны утсыз тотып, караңгылык белән җәфалыйлар, йөрергә дә чыгармыйлар. Еш кына "атарга" дип алып чыгып китәләр. Сорау алырга төнге сәгать 1ләрдә, 2ләрдә алып чыгып, коридорда 3-4 сәгать бастырып тоталар да, 10ар, 20шәр сәгать буе җәзалап сорау алалар. Сорау алганда утырырга рөхсәт ителмәгән, ашарга һәм эчәргә бирелмәгән. Шиһаб абый да үзен ничек җәзалаганнарын язып калдырган. Шундый шартларда 2,5 ел газаплангач, 1932 елда ул 5 елга концлагерьга озатыла.

Шушы хәлләрне искә алып, Әхмәровлар башына төшкән хәлләрне сөйләшеп утырганда, Мәрьям ханым, аның безнең әниебезгә язган хаты Оркыяда саклана, диде. Минем үтенечем буенча Оркыя ханым әнисе Хәлимә апага язылган хатны бирде. Хәлимә апа - Шиһаб Әхмәровның югарыда искә алынган Гарифулла абыйсының хатыны. Репрессияләр ул гаиләне дә читләтеп үтмәгән, алар хакында язарга да ниятем бар әле.

Форсаттан файдаланып, Шиһаб абыйның лагерьдан тилмереп, үзәкләре өзелеп язган хатын «Мәдәни җомга» укучыларына да тәкъдим итәм. Раббым, ул хәлләрне күрергә язмасын.

"Кадерлеләрем (кардәшләрем) Гариф абый һәм Хәлимә ханым. Һәр икегезгә кардәшлек хисләре белән тулган кайнар сәламнәремне җибәрәм, - дип язылган хатта. - Явыз тәкъдир, мине сездән аерып, ерак Ленинградның караңгы сазлык урманнары эченә китереп ташлады. Өч елга якын таш стена артында ятканнан соң, тагын да якты дөнья күрмәстән монда килеп төшү, әлбәттә, җиңел хәл түгел. Моны сез яхшы аңлыйсыз. Бигрәк тә һичбер гөнаһым булмаган хәлдә, шушы авырлыкларны күрү гаять читен, рух өчен газаплы бернәрсә бит. Бу хатымны мин шул сынык күңел, җәрәхәтле кальбем белән язам.

Кардәшләрем, саулыгым бик үк шәптән түгел, шулай да көн артыннан көн үтеп тора. Менә инде монда килгәнгә дә бер елга якын вакыт үтеп бара. Срогым тулырга да озак түгел, 10-11 айлар чамасы кала. Насыйп итеп, сау булсам, ул көннәр килеп җитәр, дип өмет итәм. Срок тулганчы кайту өметләре туган иде, алар хәзергә сүнделәр. Әти хатында моны яздым, укырсыз.

...Сезнең хатыгызны, бандерольне, җибәргән посылкагызны алдым... Туганнар язган хатлар минем өчен кыйммәт торса да, эш хатта гына түгел, мөшкел хәлдә, авыр көндә искә алуда... Аяк таеп егылганда кул сузучы бик сирәк очрый икән. Менә шул сирәкләр арасында, рәтендә, иң алгы сафта сез булырсыз. Хәлең авырга карамастан, мине искә төшердең (бу вакытта Хәлимә апа балалары белән урамга куып чыгарылган, Гариф абый Бакуга качып китә алган була - Т.Б.). Менә минем өчен бу иң кыйммәтле бер нәрсә, шуның өчен кулларыңны үбеп, чын күңелдән рәхмәтләр укыйм. Посылка алгач та язган идем, ирешмәгән никтер.

Бездә хәлләр авыр бара, без рәсми рәвештә бер генә хат яза алабыз, артык язып булмый, рөхсәт юк. Өйдән күптән хат алганым юк. Үткән көннәрдә посылка алдым, хат юк. Әнинең ни хәлдә икәнен белмим. Бу мине артык борчый, ул мескен карчык һәркем тарафыннан ташлангандыр, кем белә. Бәлки хәер сорашып йөреп, бер җирдә үлеп калгандыр. Сездән үтенәм, аның хәлен белсәгез, языгыз, кулыгыздан килсә, ярдәм итегез.

Ибраһим белән Казанда 5 августта аерылышкан идек (сүз югарыда искә алынган Ибраһим Биккулов турында бара, алар якын кардәшләр булган - Т.Б.), шуннан бирле аның кайда икәнен белмим... Кулыгыздан килсә, Задур кырларында үскән икмәк җибәрерсез. Бу минем өчен бик кыйммәтле үткән яшьлек көннәремне вә шул кырларда иген эше эшләп йөргән көннәремне искә төшерәчәкләр, бәхетле сәгатьләрне искә төшерәчәкләр...

Тагын бер кат рәхмәт укып, киләчәктә онытмавыгызны, багланышны кисмәвегезне үтенеп, хуш, сау булыгыз.
Авыр сәгатьләрдә берничә юл шигырь кисәкләре яздым.
Мин утырган казематның тәрәзәсе тимерле,
Тәрәзәдән сагынып карап, күзкәйләрем тилмерде.
Күгәрченкәй, нигә кундың каршымдагы түбәгә?
Болай да бик нечкәргәнмен, елатырсың, гөрләмә.
Күзләреңнән яшьләр чәчеп, ник моңаеп карыйсың,
Ачлыктан кипкән кулымда ниндәй өмет бар дисең?..

Шиһаб, 1933 ел, 22 август».

Шиһаб аганың бу хаты моңарчы беркайда да басылмаган. Хаксызга рәнҗетелгән һәр зыялыбызның, һәр кешенең истәлеге, бәлки, киләчәк буыннарга гыйбрәт алыр өчен кадерле ядкәр булыр, дип өметләник.

Тәэминә БИКТИМИРОВА,
тарих фәннәре кандидаты,
Татарстанның атказанган
мәдәният хезмәткәре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: