Мәдәни җомга

Кайбычта “Кичке уен”

Быел “Кичке уен” Кайбыч районының оештырылуына 30 ел тулу уңаеннан тагын да киңәйтелеп, Татарстанның Яшел Үзән, Буа Апас, Тәтеш, Кама Тамагы районнары, Чуашстан, Марий Эл республикалары, Ульяновск өлкәсе сәнгать коллективлары, “Ак калфак” оешмалары һ.б. катнашында зур төбәкара фольклор бәйрәме булып үтте.

Борынгы әби-бабаларыбыз яшь чакларында кич утыруны, кичке уеннарны яраткан. Чишмә янында, болыннарда, су буйларында җырлап-биеп күңел ачу борынгыдан килгән гадәт булган. Шунда егет-кызлар бер-берсенә атап, шаянрак­лары төрттереп тә такмак­лар багышлаган. Халкыбыз җырлары да шушы уеннарда туган. Яшь-җилкенчәк бер-берсенә күз төшергән, көзләрен исә туйлар гөрләгән. Хәзер инде кичке уеннарны яшьләр белми, алар дискотека дигәнне үз итә. 

Кайбыч район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәмилә Әбләзова да шушы хакта еш уйлана, мәдәният һәм сәнгать институтында фольклор белгечлеге буенча белем алган җитәкчене гореф-гадәтләребезнең югала баруы борчый. “Без яшьләребезгә нинди мирас калдырабыз? Йолаларны егет-кызларыбыз белергә тиеш!” – ди ул үзенә. Гореф-гадәтләребез балалар, үсмерләр күңеленә уен рәвешендә керергә, аларны да рухландырырга тиеш. Белгеч эзләнә, бу мәсьәләдә башка районнарда хәлнең торышы белән кызыксына, хакимияттәге җитәкчеләр белән дә киңәш-табыш итә. Шуннан Кайбыч районы авылларында “Кичке уен фольклор бәйрәме” проектын тергезеп җибәрергә, дигән карар кабул ителә. Авылларның үзәк урамнарында, апа-әби-бабайларны да җәлеп итеп, сәнгать коллективларын кушып, җырлы-биюле бәйрәмнәр башлана. Проект һәркемнең күңеленә хуш килә, өлкәннәребез дә, балалар да анда яратып катнаша. “Кичке уен”ны уздыру күркәм гадәткә әверелә. Дүрт ел шулай үткәннән соң, аны күмәкләп район үзәгендә дә гөрләтергә булалар. Беренче елны “Кичке уен” Кайбыч район фольклор коллективлары белән генә үтә, ә 2019 елда инде ул төбәкара бәйрәмгә әверелә. Анда Чуашстан, Марий Элдән килгән фольклор ансамбльләре дә үз осталыгын күрсәтә.

Районда 6-7 милләт халкы яши. Күбесе татарлар булса да, районда төпләнеп гомер кичерүче руслар, чуашлар һ.б. халык­ларның үз җыр-биюләре бар. Барлык милләтләр дә районда тату бердәм йодрык булып яшәргә тиеш. Шулай итеп берничә халыкның борынгыдан килгән мәдәниятен күрсәткән “Кичке уен” формалаша.

Коронавирус зәхмәте сәбәпле тукталып торганнан соң, быел “Кичке уен” Кайбыч районының оештырылуына 30 ел тулу уңаеннан тагын да киңәйтелеп, Татарстанның Яшел Үзән, Буа Апас, Тәтеш, Кама Тамагы районнары, Чуашстан, Марий Эл республикалары, Ульяновск өлкәсе сәнгать коллективлары, “Ак калфак” оешмалары һ.б. катнашында зур төбәкара фольклор бәйрәме булып үтте.

Бәйрәмне Кайбычның Галия Кайбицкая музее янындагы мәйданнан милли киемле татар баянчылары, фольклор коллективлары башлап җибәрде. Алар район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинны, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллинны, Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Кадрия Идрисованы уртага алып, татар көйләрен сузып, урам буйлап атлады. Чатта аларны рус халык фольклор коллективлары каршы алды. Бергәләп җырлап-биеп алгач, татар баянчылары һәм җырчылары, гөрләтеп уйнап-җырлап юлын дәвам итте. Үзәк урамнан килүче татар һәм рус коллективлары бераздан чуаш халык фольклор ансамбльләре белән очрашты. Урамнарны тагын бергәләп башкарылган җыр-бию ямьләндерде. Чираттагы тукталышта аларны керәшен фольклор коллективлары каршы алды. Аннары төрле милләтләр бергәләп, саф булып, татар баянчылары уйнаган көйләргә җырлап, Сабан туе мәйданына килеп керде. Биредә бәйрәм ачылышында берьюлы берничә милләтнең кара-каршы басып җыр-бию белән бара торган уеннары күрсәтелде. Милли киемнәр матурлыгы белән җәлеп итсә, җыр-көйләр мәгънәле дә, фикерле дә иде. Әйтик, көянтә-чиләкләр белән башкарылган татар кызлары биюе гореф-гадәтебезне искә төшерү белән бергә, чишмәләрне һәм аларның тирәлеген ямьләндерү, сулыкларны чиста тоту кирәклеген искәртте. Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да гасырлар дәвамында аралашып яшәүче милләтләрнең элек-электән сакланып килгән үз йола-уеннары, иҗат осталыклары булуын искәртте. Аннары ул районның төрле тармакларында хезмәт куйган өлкәннәргә бүләкләр тапшырды. Бу да мәйдандагы яшьләр өчен әйбәт үрнәк булды. “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы К.Идрисова онытылып барган кичке уеннарны мәйданга чыгаруның, бу бәйрәмдә яшьләрне катнаштыруның әһәмиятен билгеләп үтте. Котлаулар, тәбрикләүләрдән соң бәйрәмне “Зәлидә” күмәк уены дәвам итте. “Земляки” рус, “Авыл денс” керәшен коллективлары, “Палан” чуаш ансамбле чыгышлары төрле милли уеннары белән үрелде. “Әтәч тоту” исә мәйданны тагын да җанландырып җибәргән бәйгеләрнең берсе иде. Марий Элдән килгән җырчы Фәрит Гайнуллин барысыннан да җитезрәк булды. Шул ук вакытта “Кичке уен” кул эшләренә оста җиңгәчәләребезне дә искә төшерде. Әйтик, Борындык “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зөлфия Сафиуллинаның кул эшләренә сокланмыйча мөмкин түгел. Ул чиккән кашагалар, сөлгеләр, мендәр тышлары, кулъяулыклар күз явын алырдай. Зөлфиянең энә-җепләр белән бизәкләгән намазлыгы да республикада икенче урын белән бәяләнгән. Бәйрәм сыйсыз булмый, үзәк мәйданнан читтәрәк коймаклар пеште, чәй табыннары корылды. “Кичке уен”да яшь жырчылар Базарбай Бикчәнтәев, Айдар Рәкыйпов, “ZAKARIA” фольклор төркеме кайбычлыларга дәртле җырлар бүләк итте. Бәйрәмне Татарстанның атказанган артисты Азат Зарипов һәм Динар Низамиев алып барды. Кайбычлылар киләсе елда “Кичке уен” фольклор бәйрәмен, тагын да камилләштереп, Россия күләменә чыгаруны да максат итә.

Сөембикә КАШАПОВА.
(Автор фотолары).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: