Мәдәни җомга

Кадрия ИДРИСОВА: ӘЙБӘТ ОРЛЫК ШЫТЫМ БИРМИ КАЛМЫЙ

Кичә Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы башланды. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты оештырган бу җыен эшендә катнашу өчен республика башкаласына 19 якын һәм ерак чит илләрдән, Русиянең 62 төбәгеннән, Татарстанның 43 районыннан 477 делегат килде. Форум уңаеннан без Бөтендөнья "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәес кызы...

Кичә Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы башланды. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты оештырган бу җыен эшендә катнашу өчен республика башкаласына 19 якын һәм ерак чит илләрдән, Русиянең 62 төбәгеннән, Татарстанның 43 районыннан 477 делегат килде. Форум уңаеннан без Бөтендөнья "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәес кызы Идрисова белән әңгәмә кордык.


- Кичә форум делагатлары Казанның 2 нче гимназиясендә, 12 нче кызлар гимназиясендә, 4 нче гимназия- интернатында, 2 нче һәм 7 нче лицей-интернатында булды. Кадрия ханым, ни өчен кунакларны нәкъ шушы уку йортларына алып барасы иттегез?

- Бу лицей-гимназияләрдә балалар милли әхлак кануннары нигезендә тәрбияләнә. Моннан тыш, әлеге уку йортларында укучыларга, татар, урыс телләреннән тыш, төрек, инглиз телләре дә камил өйрәтелә. Дөньяның төрле почмакларыннан килгән татар хатын-кызларына Казаныбыздагы менә шундый күркәм башлангычларыбызны күрсәтергә кирәк иде. Кунакларыбыз, чит илләргә чыгып та, югалып калмастай милли тәрбия алучы егет-кызларыбызны, уку йортларындагы шартларны күрде. Инде делегатлар бу уку йортларында күргәннәренең кечкенә генә бер өлешен булса да, үзләре яшәгән төбәктә куллану өчен өлге итәргә тырышыр, дип уйлыйм. Теләкләре булса, чит төбәкләрдән дә балаларны лицей-интернатта укытырга китерергә мөмкин.

Быел дин һәм җәмәгать эшлеклесе, педагог, беренче татар гимназияләрен оештыручы Мөхлисә Бубиның юбилее. Шуңа күрә форумда катнашучылар лицей-гимназияләрдә булудан тыш, Казан Кремле музей-тыюлыгында булды, Камал театрында Р.Зәйдулла әсәре буенча куелган "Үлеп яратты" спектаклен дә карады.

- Хатын-кызларыбызның күбесе форумга милли киемнәрдән килгән. Сез үзегез дә татар калфагын бик яратып киясез бугай.

- Борынгыдан ук татар милли киеменең төп бизәге калфак булган. Шуңа да делегатларыбызга алдан ук форумга татар милли киемнәре атрибутикаларыннан килүе отышлы булачагы искәртелгән иде. Татар хатын-кызларының киенү үзенчәлекләрен кайтаруны без, "Ак калфак" оешмасы хатын-кызлары, үзебездән башларга тиешбез. Киемнең кешегә тәэсир итүе хак икән. Милли киемебезне киеп йөрү шулкадәр рәхәт. Татар калфак-күлмәге үзеңне генә түгел, калебеңне дә бизәп тора сыман. Милли киемебезне кигәч, усаллык та югала, телдән юк-бар сүз дә кача, гел елмаеп торасы гына килә. Татар калфак-күлмәген киеп кая гына барсаң да, үзеңне башкача тота башлыйсың. Шуңа да милли киемебездән йөрергә бик яратам.

Форумда да, пленар утырыш алдыннан, милли киемнәребезнең хәрәкәттәге күргәзмәсен оештырачакбыз. Татар хатын-кыз калфак-күлмәкләрен тегү, бизәнү әйберләрен ясау белән шөгыльләнүчеләрнең иҗади эшләреннән хәрәкәттәге күргәзмә-сату да оештырыла. Ни өчен хәрәкәттәге күргәзмә, дигәндә, кием манекенда - бер, ә кеше өстендә икенче төсле күренә. Гомумән, форумда миллилеккә күп урын бирелә. Татар халык ашларының йөзек кашы булган чәк-чәк күргәзмәсе оештыруны да ният итәбез.

Безне борынгыдан килгән һөнәрчелегебезнең югала баруы да борчый. Комган ясау, читек тегү, калфак чигү, палас сугу осталарыбыз күпме, аларның өйрәнчекләре бармы, дип чаң сугарга кирәк. Шуңа күрә Камал театры фойесында Балтачтан комган ясау остасын - 80 яшьлек бабайны да, Ютазы районыннан килгән палас сугу остасы - 85 яшьлек әбекәйне дә күрергә мөмкин. Әлбәттә, теләгән кеше күзе төшкән әйберен сатып та алачак.

Кайда, кайсы мәмләкәттә яшәвенә карамастан, үз милли йөзен югалтмас өчен, зур хезмәт куйган кешеләр бар. Әйтик, форумга рәссам Камил Муллашевның сеңлесе Әлфия ханым килергә тиеш иде. Ул - татар милли киемнәре дизайнеры. Аның иҗатын экраннарда күрсәтергә, фикерләрен, теләкләрен ишетергә телибез.

- Пленар утырышта нинди мәсьәләләр күтәрелер икән?

- Әлбәттә, бу - бик көтеп алынган очрашу. Уртага салып сөйләшер сүзләр, темалар хәттин ашкан. Безне, татар хатын-кызларын, аналарны, дәү әниләрне бик күп мәсьәләләр борчый. Хатын-кыз гаилә бизәге бит, ул үзен ничек тотса, өйдәгеләр дә аның кебек булырга тырыша. Шуңа да бергәләп дисбенең 99 төймәсен чүпләгән кебек, халкыбызның асыл сыйфатларын, борынгы гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны берәмтекләп җыярга, кайтарырга кирәк. Фикерле, акыллы, белемгә омтылучы, кызыксынучан яшьләребез дә, шөкер, бик күп. Шуңа күрә егет-кызларыбызга миллилегебезне күбрәк тапшырып калдырасы иде. Әйтик, мине балага исем кушу, бәби ашлары, күрше хакын хаклау кебек гореф-гадәтләребезнең югала баруы, кендек бауларының чүплеккә ыргытылуы бик борчый. Татар гаиләләрендә балаларны инсафлы, югары әхлаклы итеп тәрбияләү һәм, әлбәттә, телебезне саклау, нәсел шәҗәрәләре турында да уртага алып сөйләшербез, дип уйлыйм.

Туган тел мәсьәләсенә килгәндә, билгеле, гаиләдә ана баласы белән башка телдә сөйләшә икән, тел югала барачак. Шуңа күрә гаиләдә бары тик туган телдә сөйләшүне гадәт итәргә кирәк. Бала ана телен белмәсә, аңа милли рухны сеңдерү ай-һай авыр, һәм, кайвакыт, мөмкин дә түгелдер. Барысы да телдән, милли моңнардан, бишек җырларыннан башлана.

Соңгы елларда байтак ата-аналар баласын, урысча белми калыр, авыр булыр, дип, шул телдә укытыла торган мәктәпкә бирергә тырыша. Бу - тамырдан ялгыш фикер. Әлбәттә, кайчандыр мондый проблема да бар иде. Без инде XXI гасырда яшибез. Хәзер заманнар икенче. Бала урысча белми кала алмый. Интернеты да, телевизоры да - ул кызларыбыз карамагында лабаса.

- Әйе, безнең барыбызны да телебезнең гореф- гадәтләребезнең, йолаларыбызның югала баруы борчый. Әмма бер зур җыен гына боларны хәл итеп бетерә алмастыр.

- Мин, Санкт-Петербургка баргач, Эрмитажга керергә яратам. Анда ничектер фикер киңәеп китә. Екатерина II залы күңелемә аеруча хуш килә. Биредә әхлак темасына ясалган картиналар эленгән. Алар яныннан тиз генә узып китеп булмый. Шунда үзебезнең милли йола-бәйрәмнәрне чагылдырган картиналарга, әдәби әсәрләргә һ.б. иҗади эшләргә бәйге үткәрергә кирәк, дигән уй килде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та бу фикерне хуплады. Ә бәйрәмнәребез күп безнең: карга боткасы, җыен, Сабан туе, Нәүрүз, каз өмәләре, балага исем кушу...

Күптән түгел Балтачта "Ак калфак"ның энҗеләрен бөртекләп җыяр чаклар" дигән кичә үткәреп кайттык. Шулкадәр матур чара булды. Шунысы гына кәефне бозды: Балтачның үзендә татар телендә белем бирә торган бер генә мәктәп тә юк икән.

Аннары мине, граждан никахы белән яшибез, дигән сүзләр бик борчый. Бу безнең милләткә хас әйбер түгел. Моннан баш тартырга кирәк. Бу уңайдан да Әтнәдә яшьләр белән бер зур чара үткәрдек.

Әлбәттә, чаралар күп үтә, аларның файдасы тора-бара сизелер, дип уйлыйм.

Г.Тукай "Хөрмәтле Хөсәен ядкәре" дигән шигырендә: "Бармыни бездә гомумән чын кеше кадерен белү?! Без аны кайдан белик, мискин үлеп аңлатмагач?!" - дип яза. Гадәтебез шундый инде: башта бетерәбез, аннары кадерен аңлап, берәмтекләп җыя башлыйбыз. Тормышны спираль буенча бара, диләр. Халкыбыз тырыш безнең. Ныклап, бергәләп алынсак, телебез, моңнарыбыз да, милли киемнәребез дә, гореф-гадәтләребез дә, йолаларыбыз да кайтыр, иншалла. Халкыбыз күңеленә әйбәт орлыкны сала белергә генә кирәк. Ә әйбәт орлык шытым бирми калмый ул.

Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: