Мәдәни җомга

ИСХАКЫЙ МӘКАЛӘЛӘРЕНДӘ РОССИЯ

Гаяз Исхакыйның "Русиянең киләчәге" дигән мәкаләләрен укыгач, аның тирән белемле тарихчы, кыю сүзле публицист, алдан күрүчән сизгер сәясәтче икәнлегенә тагын бер тапкыр инанасың. Чыннан да, Г.Исхакыйның публицистик теле үткен, зәһәр, бай. "Русиянең киләчәге" тугыз мәкаләдән торган тулы бер циклны тәшкил итә. Аның 1929 елда язылган беренче мәкаләсендә сүз СССРдагы гомуми...

Гаяз Исхакыйның "Русиянең киләчәге" дигән мәкаләләрен укыгач, аның тирән белемле тарихчы, кыю сүзле публицист, алдан күрүчән сизгер сәясәтче икәнлегенә тагын бер тапкыр инанасың. Чыннан да, Г.Исхакыйның публицистик теле үткен, зәһәр, бай.
"Русиянең киләчәге" тугыз мәкаләдән торган тулы бер циклны тәшкил итә. Аның 1929 елда язылган беренче мәкаләсендә сүз СССРдагы гомуми икътисади-сәяси вәзгыять турында бара. Биредә Г.Исхакыйның, гомумән, большевизмны сөймәве, хәтта күрә алмавы ярылып ята.
Шул ук вакытта автор 1917 елдан соң Россиядән Европага мөһаҗирлеккә киткән сәяси көчләргә шактый тулы характеристика биргән. Аларның берсе - монархистлар. Иске түрәләр һәм хәрбиләр Россия императоры Николай I нең оныгы бөек князь Николай Николаевич (1856-1929) тирәсендә берләшкән.
Аннары Исхакый калдык-постык демократик партияләрне санап китә. Чыннан да, кадетлар партиясен оештыручы Павел Николаевич Милюков (1859-1943) һәм кадетларның лидеры Пётр Бернгардович Струве (1870-1944), октябристлар лидеры Александр Иванович Гучков (1862-1936), шулай ук трудовиклар, уң эсэрларның фиркаләре мөһаҗирлектә СССРдагы большевизмга каршы сәяси көрәш алып барган.
Өченче урында азсанлы социалистлар партиясе тора, ләкин аларның фиркасе өч-дүрт төркемгә бүленгән, мәсәлән, сәясәтче, публицист Виктор Михайлович Чернов (1873-1952) группасы.
Болардан соң Г.Исхакый меньшевикларны, "Евразия" агымы тарафдарларын да телгә ала.
Икенче мәкаләсендә Исхакый украиналыларның руслардан аерым бер милләт икәнлеген, нинди тарихка ия булуын язып уза, Февраль һәм Октябрь инкыйлабларыннан соң Украинадагы катлаулы вәзгыятьне тасвирлый, украин мөһаҗирләренең өч төрле партиясенә бәяләмә бирә. Аның бу мәкаләсе бүгенге Украинага бәйле рәвештә хәзерге заманда да актуаль яңгырый.
Г.Исхакый украиннарны Рос­сия­дә яшәгән башка милләтләрнең иң зуры дип яза. Украиналылар үзләрен 45 миллион чамасы дип атаса, большевиклар аларны 31 миллионнан артык дип хисаплаган. Исхакый украин халкының үз фикерен хакыйкатькә якын итеп саный, шуңа күрә 45 миллион санын хуплый һәм аларның Мәскәүгә кушылу тарихын сөйләп үтә. 1654 елда алар үз теләге белән, ләкин үзләренең милли хокукларын саклау шарты белән, ягъни гаскәр, мал-мөлкәт эшләрендә һәм гетман сайлауда мөстәкыйль булу шарты белән, Мәскәүгә кушылганнар. Ләкин ул килешүне Мәскәү тиз оныткан һәм тора-бара Украина бер колониягә әверелгән. Бу золымга каршы украиннар берничә тапкыр баш күтәрә, мәсәлән, 1709 елда Мазепа восстаниесе. Һәр баш күтәрүдән соң украин халкы милли хокукларын югалта гына барган: 1764 елда аерым хөкүмәтен югалткан, 1775 елда үз гаскәре бетерелгән, ә 1876 елда патша Россиясе украиннарны аерым милләт итеп танымый башлаган, украин телендә мәктәп, тәрбия эше һәм китап басу тыелган.
Г.Исхакый фикеренчә, украин халкы үзенең каны, гореф-гадәте, тарихы вә теле ягыннан великорусларга охшамаган. "Этнография ягыннан төрек-татар берлә слау (славян - И.Ф.) халыкларының кушылуыннан килеп чыккан бер милләттер. Мәдәният ягыннан да Аурупа мәдәниятенә поляк вә нимесләр васитасы (арадашлыгы - И.Ф.) берлә бәйләнгән", - дип яза. Телләре славян булса да, ди Исхакый, великорус теленә тәмамән башка булган аеры юлдан хәрәкәт итәдер. "Халыкның табигате, гореф-гадәте дә (халык әдәбияты, музыкасы, җыры, көе вә биюе) великорусларныкыннан артыграк, төрек-татарга якынрак. Боларны руска бәйләгән бер генә йеп бар - православныйлык".
Украин халкы үз телендә укытылмыйча руслаштырылган һәм поплар ярдәме белән миллилеге югалтылган. Ләкин бу эшләр беренче карашка уңышлы күренсә дә, һичбер нәтиҗә бирмәде, ди Исхакый. Чөнки кайбер украин зыялылары руслашса да, миллилек хисе бөтенләй үлмәгән. 1917 елда Февраль революциясе булгач та, украин милләте үз хокукын даулап мәйданга чыккан, милли гаскәр оештырган, Вакытлы хөкүмәткә буйсынмый торган милли идарә төзегән, Мәскәүдә Учредительное Собрание куылгач, бәйсезлек игълан иткән. Ләкин 1920 елда, белгәнебезчә, большевиклар Петлюраны җиңгәч, милли Украинаны бөтенләй буйсындыра.
Украина хакындагы мәкаләсен Г.Исхакый болай тәмамлый: "Обжектив уларак каралса, Украина истикъляленең (бәйсезлегенең) бөтен кирәкле нигезләре салынган, терәкләре корылган вә яңа дәүләтнең яшәве өчен бөтен хәзерлекләр эшләнгән хәлдәдер. Шуның өчен мөстәкыйль Украинаның рәсмән яши башлавы бер вакыт вә заман мәсьәләсе генәдер. Большевикларның бу көн Украинага каршы иткән кысынкылыклары руслык ноктасыннан һичбер файда бирмиячәктер. Беренче форсатта мөстәкыйль Украина мәйданга чыгачактыр вә яшәячәктер!"
Автор өченче мәкаләсен Кавказ хәлләренә багышлый. "1917 ел революциясеннән соң үзләренең Русиядән аерылыгын вә үзлеген иң нык аңлаган халык, шөбһәсез, Кавказ милләтләре булгандыр", - дип яза Г.Исхакый. Ул иң элек Көньяк Кавказга кергән Әзәрбәйҗан, Гөрҗестан вә Әрмәнстандагы вәзгыятьләрне аерым-аерым тасвир кыла. Большевикларның бу илләрне хәйлә юлы белән һәм көч кулланып басып алганнарын тәфсилләп яза.
Мәкаләсенең беренче һәм соңгы өлешләрендә Төньяк Кавказны да, аерым алганда, Дагстанны, мәшһүр Шамилне искә ала. Большевиклар Төньяк Кавказны көчсезләндерү өчен аның идарәсен Ростов-на-Дону шәһәренә күчергәннәр һәм "Төньяк Кавказ ягы" (ул чакта - Северокавказский, бүген - Ставропольский край) дип атаганнар.
Г.Исхакыйның дүртенче мә­каләсе - Төркестанны русларның басып алуы, ә 1918-1919 елларда большевизм гаебе белән Төркестанда булган "искиткеч" ачлык (Г.Исхакый язганча, 2 000 000 кеше ачка үлгән!!!), большевикларның Бохара һәм Хива ханлыкларын бетерүе турында. Нәтиҗәдә, борынгы төрки ханлыклар урынына Бохара Халык Җөмһүрияте төзиләр. Ләкин большевиклар хөкүмәте "Бохара Халык Җөмһүриятенең саклануын рус гаскәренә тапшыр­ды. Бу вакытка кадәр исән калган Бохара мәмләкәтен баштанаяк талады. Җефәк чапан кимәгән рус солдаты вә ияренең астына палас салмаган рус атлысы калмады. Төркестаннан Самарага чаклы булган тимер юл буе бөтенләй Бохарадан таланган мал берлә тулды. Бохара чапаны, Бохара паласы, Бохара җефәге, Бохара көмеш келәме бөтен базарларны, талчукларны тутырды".
Бишенче мәкалә дүртенчесенең дәвамы. Анда сүз Госманлы дәүләтенең сәяси һәм хәрби эшлеклеләре Әнвәр (1881-1922) вә Җәмал (1872-1922) пашалар, Бакуда 1920 елда III Интернационал үткәргән һәм Григорий Зиновьев җитәкчелек иткән Көнчыгыш халыкларының I съездында катнашып, Әнвәр пашаның чыгыш ясавы, гражданнар сугышы елларында большевикларның Җәмал пашаны Тифлистә үтерүләре, Төркестанда Әнвәр пашаның басмачылар ягына чыгуы һәм үтерелүе, басмачылыкны җиңү хакында бара.
1924 елда Төркестанның тарихи исемен оныттыру өчен Төркестанны Үзбәкстан, Төркмәнстан, Таҗикстан, Каракалпакстан, Кыргызстанга аерым-аерым бүләләр һәм бу җөмһүриятләрне СССРның әгъзалары итеп билгелиләр. 1925 елда бу бүленеш рәсми рәвештә тәмамлана: Таҗикстан өлкә генә булып калдырыла, 7 миллион халыклы Казахстан җөмһүрияте оештырыла, ә Каракалпак өлкә дип атала башлый. Шулай итеп, Төркестан исеме бөтенләй бетерелә, ди Исхакый.
Алтынчы мәкалә Кырымга багышланган. Исхакый Кырымның төрки дөнья өчен әһәмиятен башка төрки өлкәләрнекеннән зуррак дип санаган. VIII гасырдан башлап төркиләр кулындагы Кырым гасырлар буе төрки илләрне үзара бәйли торган күпер булып исәпләнгән. Идел елгасыннан, Хәзәр (Каспий) диңгезеннән йөзеп килгән сәүдә көймәләре Дон елгасының кичүеннән үтеп, Кырымга барган, аннары Кырым портларыннан Кара диңгезгә юл тоткан. Европадан китерелгән товарлар шул ук юлны үтеп, Идел-Уралга, Себергә, Төркестанга, Кытайга кадәр барып җиткән. Чыңгыз ханның оныгы Хубилай хан (1215-1294) заманында сәүдәгәрләрнең Судактан Пекинга 40 көндә барып җитә алулары атлы юлның гаять тә тиз эшләве белән аңлатыла. Алтын Урда империясе чорында Кырым автономияле өлкә булса да, географик урыны буенча төрки дөнья­ның урта бер җирендә торган. Алтын Урда җимерелгәч барлыкка килгән Кырым ханлыгы Госманлы төрекләре белән Идел-Урал татарларын бер-берсенә бәйләгән. 1520 елда Шаһгали Казан тәхетенә утыргач, Кырымның олуг ханы Мөхәммәдгәрәй туганы Сәхибгәрәйне Казанны коткарырга җибәргән. Казан татарлары Сәхибгәрәйне хан итеп сайлаганнар. Кырым белән Казан берләшеп, Мәскәү кенәзлегенә һөҗүмнәр ясагач, Мәскәү кенәзләре тагын татар ханнарына салым түләргә мәҗбүр ителгән. Ул чорда Кырым госманлылар белән килешү төзегәнгә күрә, Казан да Кырым аша Госманлы дәүләтенә бәйләнгән булган. Г.Исхакый сүзләренчә, шуңа күрә Казанда Госманлы патшаларын Ислам хәлифәсе дип танып, 1520-1566 елларда Госманлы империясе солтаны булган Сөләйман Кануни заманында исемнәренә хөтбә (мактау) укый башлаганнар.
Г.Исхакый 1783 елда Россия империясе Кырымны басып алгач, Казан белән Кырым арасындагы мөнәсәбәтләр яңадан дәвам итүен, элемтәләр урнашуын әйтеп үтә. Аннан соң автор XIX гасырның икенче яртысында Кырымда туып- яшәгән, төрки дөньяда бик якты эз калдырган Исмәгыйль бәк Гаспринскийны зур хөрмәт белән искә ала. Алга таба 1917 елдан соңгы кискен үзгәрешләрне тасвирлап уза. Кырым татары большевикны танымады, дип яза Исхакый. 1917 елның 24-26 ноябрендә уздырылган милли корылтай Кырымның мөстәкыйльлеген игълан иткән, Милли Кырым хөкүмәтен төзегән, хөкүмәтнең рәисе итеп Чәләбиҗиһан Чәләбиевне, хәрби министр итеп Җәгъфәр Сәедәхмәдне билгеләгән. Ләкин аларны танымаган Севастопольнең большевик матрослары бераз вакыт узгач, Ленин кушуы буенча, 1918 елның 5 гыйнварында кырымтатар гаскәренә һөҗүм иткән, 13 гыйнварда җиңүгә ирешкәннәр. Большевиклар татар офицерларын күпләп кырган, кулга алынган Чәләбиев тә Севас­тополь төрмәсендә 23 февральдә вәхшиләрчә юк ителгән. 1918 елның язында немецлар Кырымны алган һәм большевикларны куган. Төркиягә хәрби ярдәм сорарга киткән Җәгъфәр Сәедәхмәд туган иленә кире кайткач, немец гаскәре командующие аны тоттырып яптыра, бераздан чыгара һәм Кырым хөкүмәте төзергә рөхсәт бирә. Хөкүмәт рәисе итеп поляк татары генерал Мөхәммәд Сөләйман улы (Мацей Александрович) Сулькевич (1865-1920) куела.
Алга таба мәкаләдә 1918 елның 11 ноябрендә алманнарның Кырымны ташлап китүләре, Деникинның Кырымны кулга төшерүе, аның җиңелүе, французларның Деникин урынына Врангельне куюлары, аның да җиңелеп 1921 елда Истанбулга качуы, большевикларның Кырымны яулап алулары бәян ителә...
Илһам ФӘТТАХОВ,
филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты.
Әдәбият: Исхаков М.Г. Әсәрләр: 15 томда. Т. 10.: публицистика. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2013.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: