Мәдәни җомга

ИГЕЛЕК КЫЛУ ҺӘРКЕМГӘ ФАРЫЗ

Әҗмәл хәзрәт Саматовның Алабуга шәһәр-районы мөхтәсибәтен җитәкли башлавына бер ел тулды. Бу - күп вакыт түгел. Шулай да инде байтак кына эшләр эшләнгән, киләчәктә башкарыласылары да аз түгел. Имам-мөхтәсиб белән без әнә шулар хакында әңгәмә кордык. -Хәзрәт, узган елның март аенда, сезнең белән очрашу вакытында, каланың дүртенче мәхәлләсендә әле нигезе...

Әҗмәл хәзрәт Саматовның Алабуга шәһәр-районы мөхтәсибәтен җитәкли башлавына бер ел тулды. Бу - күп вакыт түгел. Шулай да инде байтак кына эшләр эшләнгән, киләчәктә башкарыласылары да аз түгел. Имам-мөхтәсиб белән без әнә шулар хакында әңгәмә кордык.



-Хәзрәт, узган елның март аенда, сезнең белән очрашу вакытында, каланың дүртенче мәхәлләсендә әле нигезе генә салынган "Ихлас" мәчете турында сүз чыккач, сез: "Ничек итсәм-итәрмен, бу мәчетне барыбер төзетеп бетерәчәкмен",- дигән идегез. Ишетә белүемчә, аңа җитәрлек төзү материаллары тупланган һәм инде мәчетнең диварларын да күтәрә башлаганнар икән.

- Аллаһының биргәненә шөкер, мәчетне өлгертү өчен 100 процент булмаса да, 90 процент чамасы төзү материалы тупланды, төзүчеләр бар һәм инде эшкә дә керештек. Изге ниятне чынга ашыру өчен оешма-предприятиеләр, аерым кешеләр дә хәл кадәри өлеш кертә. Энә дә - бүләк, дөя дә - бүләк, дигәндәй, сәдаканың олысы-кечесе юк бит аның. Шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельяновка ихлас рәхмәт, янына ничә керсәң дә, һәрчак елмаюлы йөз, җылы сүз белән каршы ала. Ул дүртенче мәхәлләдәге мәчетне генә түгел, халык телендә "Могҗизалар кыры" дип аталган мәхәлләдә "Шатлык" мәчетен һәм М-7 федераль трассасы буенда (Бехтерево авылы тирәсендә) мосафирлар өчен янә бер мәчет төзетер өчен урын бирергә боерды. Әйтү тиештер, аның боерыгы инде күптән чынга ашырылды. Район хакиме Аллаһ йортлары төзүнең гамәли ягын да кайгырта. Гомумән, имам-мөхтәсиб вазифасына тәгаенләнгәннән бирле мин аның ярдәмен тоеп яшим. Аннары 3 миллион сумлык финанс ярдәме күрсәткән "Татнефть"нең генераль директоры Шәфәгат Тәхаутдиновка аерым рәхмәт сүзләре ирештерәсем килә. Кол Шәриф мәчетендә Италиядән кайтартылган 800 килограммлы Коръән китабын тәкъдим иткәндә, ошбу зат янына килеп, берничә сүз белән гозеремне белдерүем җитте - шундук ярдәмчеләренә тиешле күрсәтмәләрен бирде.

Хәзерге заманда мәчет диварларын краннан башка күтәрүне күз алдына да китереп булмый. Кран сорап "КамГЭСэнергострой"ның генераль директоры Александр Евдокимовка баргач, милләте буенча урыс кешесе, бер тиен хак сорамыйча (андый кранның бер сәгать эшләве 1800 сум тора), 6 айга кран бирде. Ошбу биниһая зур конструкцияне Чаллыдан Алабугага китертү мәшәкате шактый зур булып чыкты, ярдәм итүен гозерләп, республиканың ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкат Миңнехановка мөрәҗәгать итәргә туры килде. 66 тонна авырлыктагы механизмны Кама аръягыннан бирге якка китертү рөхсәт кәгазен хак түләп алсак, 70 мең сумнан артыкка төшәсе иде, ә бездән бер тиен акча алмадылар.

- Узган еллардагы кебек, быел да изге Болгар җиренә сәяхәт кылдыгыз бугай?

- Әйе, май ахыры-июнь башларында Татарстаннан һәм Русия төбәкләреннән мөселманнарның Болгар патшалыгының борынгы башкаласы Бөек Болгарга барып, бабаларыбыз рухына дога кылып, намаз укуы соңгы елларда традициягә әверелеп бара. Быел ул чара 10 июньдә оештырылды. Алабугадан һәм районның Юраш, Илмәт, Поспелово авылларыннан анда җәмгысе 50ләп кеше барды.

Болгарда Ислам динен кабул итүгә 1090 ел тулуга багышланган олуг җыенга быел Русиядән 40 меңләп кеше җыелган, диделәр. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кебек рәсми затларның катнашуы әлеге чарага тагын да олпатрак төс бирде. Икенчедән, бу бит әле татар-мөселман дөньясын бер тирәгә туплау, аны иманга китерүнең иң отышлы ысулларыннан берсе буларак та игътибарга лаек. Уйлавымча, ул киләчәктә тагын да колачлырак рәвеш алыр, чөнки безне бары тик дингә-иманга, үз асылыбызга кайту гына коткарачак.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: