Мәдәни җомга

ИДЕЛ-ҖАЕК АРАСЫ

Соңгы вакытта Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре республикадан читтә - Аурупа һәм Азия кисешкән ноктада - Габдулла Тукайны шагыйрь иткән Җаек каласында булып кайтты. Иң борынгы тарихи шәһәрләрдән саналган Җаек (Уральски, Орал) - Көнбатыш Казахстан өлкәсенең административ үзәге, Каспий буе түбәнлегенең төньяк өлешендә, Җаек (Урал) елгасы буена...

Соңгы вакытта Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре республикадан читтә - Аурупа һәм Азия кисешкән ноктада - Габдулла Тукайны шагыйрь иткән Җаек каласында булып кайтты. Иң борынгы тарихи шәһәрләрдән саналган Җаек (Уральски, Орал) - Көнбатыш Казахстан өлкәсенең административ үзәге, Каспий буе түбәнлегенең төньяк өлешендә, Җаек (Урал) елгасы буена урнашкан. Урал елгасы аркылы Аурупа белән Азияне биниһая күпер тоташтыра. Шәһәр тарих сәхифәләренә Емельян Пугачёв, Александр Суворов, Александр Гумбольдт, Петр Паллас, Иван Крылов, Гавриил Державин, Александр Пушкин, Владимир Даль, Василий Жуковский, Тарас Шевченко, Александр Алябьев, Лев Толстой, Аркадий Столыпин, Федор Шаляпин, Владимир Короленко, Габдулла Тукай, Габдулла Кариев, Нәҗип Җиһанов, Камил Мотыйгый, Галия Кайбицкая, Сәлим Айткулов исемнәре аркылы кереп калган.

Татар милләте өчен дә Җаек үтә дә кадерле санала, чөнки ул бөек Тукайның яшьлек эзләрен саклый. Тукай яшәгән йорт, Тукай хезмәт иткән типография, аның исеме белән бәйле урыннар күп монда. Габдулланың җизнәсе - Галиәсгар Госмановның Почиталин урамындагы асты таш, өсте агач булган ике катлы йорты, Орджоникидзе урамындагы Мотыйгулла Төхфәтуллинның ике катлы таш йорты, сул якта - Тукай эшләгән типография, Җаек елгасы ярлары, «Мотыйгыя» мәдрәсәсеннән якын гына агып яткан, Тукай су кергән Чаган елгасы, Тукай беренче мәртәбә маевкада катнашкан «Хан әрәмәлеге» дип аталган җирләр - барысы да безнең көннәргә кадәр шагыйрьнең якты истәлеген саклый.

Булачак шагыйрьнең тормышка карашы, фикерләре дә нәкъ биредә формалаша. 1895 елның кышында 18 көнлек юлдан соң 9 яшьлек Апушны Җаек шәһәрендәге татар бистәсенә сәүдәгәр Галиәсгар Госманов һәм аның хатыны Газизә йортына алып киләләр. Галиәсгар вафат булганнан соң Тукай «Мотыйгыя» мәдрәсәсенә күчә. Мәдрәсәне нигезләүче Җаек ахуны, күренекле дин әһеле Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин Габдулла Тукайның остазы була. Ул 1846 елда Зөя өязе, Кече Кайбыч авылында мулла гаиләсендә туа. Башта үз авыл мәдрәсәсендә белем ала, соңрак Кышкар мәдрәсәсенә укырга җибәрелә, анда Кушлавыч авылыннан Мөхәммәтгариф (Тукайның әтисе) белән таныша. Кышкар мәдрәсәсеннән соң, 1867 елда Мотыйгулла Каһирә шәһәренә, Әл-Әзһәр университетына укырга җибәрелә. 1877 елда туган ягы Кайбычка кайтырга чыга һәм юлда апасы Газизә янына Җаекка сугыла. Җирле татарлар аның белемен күреп, Түбән оч мәхәлләсендә мулла булып калырга үгетли. Ул Җаекта өйләнә һәм хатыны Гыйззиназ белән 7 бала тәрбияләп үстерә. Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф хөрмәтенә бер баласына аның исемен куша. Сабакташы Мөхәммәтгарифның вафат булганын ишеткәч тә, Габдулланы үз янына алдыра.

Югары белемле, алдынгы карашлы, бай китапханәгә ия булган Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәдә фәлсәфә, астрономия фәннәре буенча дәресләр бирә, Тукай монда Гомәр Хәйям, Фирдәүси һәм башка данлыклы Шәрекъ шагыйрьләренең иҗатлары белән таныша. «Мотыйгыя» мәдрәсәсе каршында эшләп килгән урыс мәктәбендә Габдулла Пушкин һәм Лермонтов иҗаты белән мавыгып китә. Остаз шәкертендә шагыйрьлек куәсе сизә, аның беренче тәҗрибәләрен хуплый. Каһирәдә укып кайткан улы Камилгә Тукайның бик сәләтле булуын сөйли. Яңалыкка, яктылыкка омтылучы Камил Мотыйгый яшь Тукайга гаять көчле тәэсир ясый. 1905 елдагы революцион күтәрелеш Камилгә «Фикер» гәзите, «Уклар», «Әлгасрелҗәдид» һәм «Новый век» журналларын нәшер итәргә мөмкинлек бирә. Габдулла өчен бу басмалар шигырьләрен, мәкаләләрен дөньяга чыгару мәйданы булып хезмәт итә. Камилнең ярдәме белән Тукай шигырьләре киң җәмәгатьчелеккә таныла башлый. Камил Мотыйгый, типографиянең рәсми хуҗасы һәм нәшире буларак, социал-демократлар оешмасы белән тыгыз элемтәдә тора. Урыс һәм татар телләрендә гәзит-журналлар чыгара, революцион листовкалар бастыра. «Уралец» исемле басмада Тукай урысчага тәрҗемә итү буенча да тәҗрибә туплый.

Сталин урамы белән Коммунистлар урамы кисешкән урында зур, ак бина әле дә исән. Бу элекке типография бинасында бүгенге көндә шәһәр типографиясе урнашкан. Хәзер анда ике өлкә гәзите - «Октябрь туы» (казах телендә) һәм «Приуральская правда» (урыс телендә) басыла. Ленин урамында элеккеге коммерция банкы бинасы да үзенә җәлеп итә. Кайчандыр бу йортның подвалында «Фикер», «Әлгасрелҗәдид», «Уклар» нәшер ителгән. Билгеле хәзер Җаекта Габдулла Тукай белән аралашкан кешеләр калмаган. Шулай ук яшь шагыйрь хәреф җыйган басу машинасы да сакланмаган.

Мотыйгулла хәлфәнең хатыны Гыйззиназ да 30 елдан артык мәдрәсәдә хатын-кызлар укыта. Ул татар дөньясында беренче булып хатын-кызлар хорын оештыра. Кечкенә кызы Галия (Кайбицкая) шул хорның танылган башкаручысына әйләнә. Гаиләнең бай традицияләре булачак җырчыга тормыш һәм иҗат юлын билгеләүдә зур роль уйный. 15 яшьлек Галия Җаекта 1921 елларда Әдһәм Кайбицкий һәм Хәмит Төхфәтуллиннар тарафыннан оештырылган татар театр труппасы спектакльләрендә катнаша. Казан театр техникумына укырга керә. Шул ук вакытта татар драма театрында музыкаль спектакльләрдә рольләр башкара. Тирән белемгә омтылышы аны Көнчыгыш музыка техникумына китерә. Ул елларда театр сәнгатенең күренекле эшлеклеләре К.Тинчурин, С.Сәйдәшев, С.Габәши, М.Фәйзи, Х.Әбҗәлилов, Ф.Ильская, Г.Болгарская һ.б. белән аралашу Г.Кайбицкаяның иҗади яктан үсешенә зур йогынты ясый.

1934 елда Г.Кайбицкая Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенә укырга җибәрелә, 1939 елда ачылган Татар опера театрының төп җырчысына әверелә, татар опера сәнгатенең үз традицияләрен булдыруда армый-талмый илһамланып эшли. 1940-50 елларда опера театры сәхнәсендә Г.Кайбицкая барлык татар опера һәм музыкаль комедияләрендә диярлек төп партияләрне («Алтынчәч» операсында Алтынчәч, «Наемщик»та Гөлйөзем, «Башмагым»да Сәрвәр, «Галиябану»да Галиябану, «Качкын»да Рәйханә, «Түләк» операсында Сусылу һ.б.) зур осталык белән башкара. Урыс һәм чит ил операларында бик тә катлаулы партияләрне җырлавы («Риголетто»да Джильда, «Травиата»да Виолетта, «Фауст»та Маргарита, «Патша кәләше»ндә Марфа, «Кар кызы»нда Кар кызы) җырчының зур таланты, осталыгы турында сөйли.

Шулай ук милли профессиональ театрның нигез ташларын салучыларның берсе Габдулла Кариев тә җырчы, сүз остасы, мәзәкче буларак Җаекта танылу ала. Ул 1904 елны бирегә килә, Габдулла Тукай һәм Камил Мотыйгый белән очраша һәм алар якын дуслар, фикердәшләр булып китә. Г.Кариев тормышын татар халкының мәдәниятен, сәнгатен үстерүгә багышлый. Галимҗан Г.Ибраһимов аның турында: «Кариев өчен тормыш, дөнья, бәхет, сәгадәт юк, тик театр бар, шул театрны үстерү өчен, шуның белән көю бар иде», - дип яза. «Без шундый театр төзербез, аның исеме алтын хәрефләр белән язылыр», - дип, бик еш кабатлый торган була Г.Кариев үзе дә. Чынлап та, исемен алтын хәрефләр белән язарлык театр төзеп калдыра ул.

Казан консерваториясен ачуда зур көч куеп, озак еллар әлеге югары музыкаль белем бирү йортын җитәкләгән, татар музыка сәнгатен үстерүгә ифрат дәрәҗәдә зур өлеш керткән классик композиторыбыз Нәҗип Җиһанов та Җаекта туа. Биредә яшәүче милләттәшләребез әлеге шәхесләрне олы ихтирам белән искә ала, дөньяның төрле кыйтгаларында яшәүче галимнәр, әдәбият һәм тел белгечләре, язучылар, артистлар, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре, яшьләр белән конференцияләр, әдәби кичәләр оештыра.

Уральскидагы Г.Тукай исемендәге Ауразия үзәге җитәкчесе, профессор Абдеразак Әбүзәров тырышлыгы белән М.Үтәмесов исемендәге Көнбатыш Казах дәүләт университетында халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышлап 6 тапкыр халыкара фәнни-гамәли конференция уздырылган. Абдеразак абый гаҗәеп талантлы һәм тирән белемле кеше, аңа гадилек һәм тыйнаклык, хезмәт сөючәнлек хас. Чыгышы белән ул Кытай чигендәге Андреев районының Лепсински авылыннан (Әтисе Абдрахман белән әнисе Минсафаның әби-бабалары бу якларга Омски шәһәре тирәсендәге Серебрякова авылыннан 1860 елларда күченеп килеп төпләнеп кала). Педагогика училищесын тәмамлагач, әти-әнисе аны Алма-Ата шәһәренә укырга җибәрә. Башкалада ул урыс теле белгечлегенә укый. Бер үк вакытта милләттәшебез тарих белән дә кызыксына, аеруча төбәк тарихына игътибарын юнәлтә. Аның гыйльми хезмәтләре арасында Тукай тормышы һәм иҗатына багышланган «Уральск - поэтическая родина Тукая», «Уральск в судьбе Тукая», «Творчество Тукая в контексте Евразийской культуры» дигән китаплары да бар. Тынгысыз хезмәт нәтиҗәсендә ул 1995 елның 23 декаберендә Уральски каласында Г.Тукай үзәген оештыра. Аның тырышлыгы белән биредә шагыйрьгә 2001 елның 30 октябрендә һәйкәл-бюст куела (скульпторы - М.Гасыймов, архитекторлары - С.Айдаров, А.Галиев, Р.Вафиев), бик зур матди чыгымнар таләп иткән күпьеллык катлаулы эш нәтиҗәсендә җимерек хәлдәге Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин йорты реставрацияләнә һәм шул йортта Тукайга музей ачыла, аның директоры итеп Марат Баһаветдинов билгеләнә. Тукай музеенда яшь шагыйрьнең эзләрен саклаган баскыч та урын алган. Мотыйгулла хәзрәтнең оныкчыгы булган танылган рәссам Ильяс Айдаров иҗатына да биредә урын түрдән бирелгән.

Бәрәкәтле эшләрнең дәвамы булып Татар бистәсендә 1871 елны төзелгән Кызыл мәчет тә реставрацияләнә. Шунысын да искәртеп узу кирәк, бу Аллаһ йорты Җаекның иң иске мәчете булып санала. 2006 елга кадәр ташландык хәлдә торган мәчетне татар эшмәкәре Ришат Хәйруллин шәһәр күркенә әверелдерә. Заманында татарлар өчен сыеныр урын булган Кызыл мәчетне аякка бастыру кирәклеген аңа әнисе васыять итеп калдыра. Ришат әфәнде әнисенең васыятен үти. Татар тормышында тирән эз калдырган атаклы мөгаллим Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин исеме белән бәйле Аллаһ йорты байтак тарихи сәхифәләрне сыйдырган. Фаҗигале рәвештә гомере өзелгән мөгаллимне Кызыл мәчет янына җирлиләр.

Совет хакимияте елларында биредә тулай торак була, Мотыйгулла хәзрәтнең кабере ташландык хәлгә килә. Аның кызы, атаклы җырчы Галия Кайбицкая атасының җәсәден зиратка күчертә. «Без һәрвакыт Мотыйгулла хәзрәт рухына дога кылабыз. Җаекта аның бик тә танылган, зыялы мөгаллим булуын татарлар гына түгел, казахлар да яхшы белә», - диде мәчетнең имам-хатыйбы Әйхан хәзрәт. Казах кардәшләр Мотыйгулла хәзрәт турында сөйләгәндә, бөек шагыйребез Тукайны еш телгә ала. Кызыл мәчеттә Тукайның беренче Коръән аятьләрен өйрәнүе турында сөйләп, бер яшь казах егете шагыйрьнең шигырен татарча яттан сөйләп безне сөендерде. Татарлар төзекләндергән Кызыл мәчеттә бүген 4 имам эшли, 4есе дә казах милләтеннән. Әмма шулар арасында бер татар имамы да булмавы безне уйланырга мәҗбүр итте. Безнең белән бер вакытта Җаекка Рамил хәзрәт Юнысның килүе дә очраклы түгел иде. Аның нәсел җепләре Мотыйгулла хәзрәт шәҗәрәсенә барып тоташа икән. Бабалары каберен зыярәт кылу уе аңа тынгылык бирмәгән. «Шул хыялны тормышка ашырдык, шәһәр читендә урнашкан Иске Татар бистәсе зиратына барып, Мотыйгулла хәзрәтнең рухына дога кылдык», - диде Рамил хәзрәт.

Бүген Җаекта милләттәшләребезне нигездә Татар иҗтимагый үзәге һәм Тукай исемендәге музей бергә туплап тора. Музей директоры Марат Баһаветдинов безне каршы алып, Тукайга бәйле экспонатлар, күргәзмәләр белән таныштырды. Казан белән дә элемтәне өзмәүләренә басым ясап үтте. Ә менә әлеге бина өчен аларга шактый гына көрәшергә туры килгән икән. Марат Баһаветдинов сөйләвенчә, бу йортта казахлар яшәгән, инде кайберәүләр бүлмәләрен хосусыйлаштырган да булган. Әмма милләттәшләребез кул кушырып утырмаган, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә хат юллаган. Өлкә акиме күрсәтмәсе нигезендә, биредә яшәгән казахларга фатирлар бирелгән. Ә бинаны яңадан аякка бастыруны Ришат Хәйруллин үз карамагына алган. «Ул бит үзе генә түгел, ә бөтен туганнарын җәлеп итте. Бер энесе төзүче, аның да биредә көче керде. Сеңлесе Татар иҗтимагый үзәгендә җигелеп эшли. Ришат әфәнде үз көче белән башлап җибәргән шәхси эшенең табышыннан безгә дә өлеш чыгара, бинаның бөтен чыгымнарын да күтәрә»,- диде Марат Баһаветдинов. «Бу егет булмаса, безнең үзәкне, Тукай музеен нәрсә көтә? Мин хәтта уйларга да куркам», - диде Көнбатыш Казахстан дәүләт университеты профессоры Абдеразак Әбүзәров. Ул үзе дә нәкъ менә шушы милли хәят эчендә кайный. Музей төзү эшен җиң сызганып башлаучы да Әбдеразак ага. Әйтерсең шагыйрьнең рухы аңа күчкән, ул бер булмышы белән Җаекта Тукай мирасын торгызу өчен янып-көеп яши. Кайчандыр Тукай урамын Пролетарский дип үзгәрткән булганнар. Шагыйрьнең исемен кайтару өчен шактый ишекләрне шакырга, хәйран гына бусагалар таптарга туры килгән Абдеразак агага. Әлбәттә, ялгыз гына түгел. Аның арбасына милләтпәрвәр татарлар да утыра. Музейны да торгызалар, үзәкне дә җанландырып җибәрәләр.

Тугызынчы дистәне куып килүенә карамастан, Абдеразак ага бүгенге көндә дә тулы канлы тормыш алып бара, милләтебезнең киләчәге өчен җан атып яши, яшь буынга Тукай мирасын ирештерү җәһәтеннән конференцияләр оештыра. Әйтик, «Төрки телле халыклар тарихында Габдулла Тукайның урыны» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциягә Татарстаннан, Башкортстаннан, Мәскәүдән, Украинадан, Төркиядән, Казахстаннан галимнәр җыелды. Тукайның вафатына 100 ел тулуга багышланган конференциянең актуаль булуын ассызыклап, аны Көнбатыш Казахстан дәүләт университеты ректоры, педагогика фәннәре докторы, академик Әсхәт Имангалиев сәламләү сүзе белән ачып җибәрде. Конференциянең пленар өлешендә Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев, Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев, Г.Тукайның иҗатын өйрәнүгә зур өлеш керткән абруйлы галимнәр - филология фәннәре докторлары Резидә Ганиева һәм Зөфәр Рәмиев, Г.Ибраһимов исемендәге институтның тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге фәнни хезмәткәре Динә Хисамова, аспирант Алия Мөбарәкшина, Алма-Ата шәһәреннән Абай исемендәге Казах педагогика университетыннан педагогика фәннәре докторы, профессор Гриф Хәйруллин, Башкорт дәүләт университетыннан педагогика фәннәре докторы, профессор Лена Сәяхова, «Рамазан» төрки-милли агарту оешмасы рәисе, филология фәннәре кандидаты, доцент Марат Шәрипов тирән эчтәлекле чыгышлар ясады. Лена Гали кызы Башкортстаннаның халык шагыйре Сәйфи Кудашның кызы Сөембикә Кудашевадан истәлекле бүләкне Казахстан галимнәренә тапшырды. Бүләк дигәнебез С.Кудашның Тукай турында иҗат ителгән "Яз башы" исемле казах телендәге китабы иде. Милләтара татулыкны ныгытуга һәм төбәктә мәдәниятне үстерүгә керткән зур өлеше өчен Абдеразак ага Әбүзәровка Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев дәүләт бүләге тапшырды.

Конференциядән соң кунакларны Карлыга Үтәгәнова Таскали кызы Габдулла Тукай белән бәйле истәлекле урыннар белән таныштырды. Без шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салдык.

Икенче көнне Җаек шәһәрендә республикакүләм Сабан туе үткәрелде. Анда катнашучы барлык милләт халкы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Бу очрашуда Русиянең Казахстандагы илчесе Михаил Бочарников, Көнбатыш Казахстан өлкәсе акиме Нурлан Ногаев һ.б. катнашты. Алар үзара хезмәттәшлекне тагын да ныгыту юллары турында фикер алышты. «Казахстанда без үзебезне өйдәге кебек хис итәбез. Монда гомер итүче 226 мең татарның барысы өчен дә уңайлы шартлар тудырылган», - дип билгеләп үтте Президентыбыз очрашу барышында.

Сәфәр кылган урыннарда һәр эшнең алдан уйланылганы, бердәм тырышлык сизелде. Мондый күркәм чаралар глобаль мәсьәләләрне чишүгә, уртак планнар коруга булыша. Тукай әсәрләрен укыганда, без бу шәһәрне башкачарак күз алдына китерсәк, Уральски хәзер зур һәм шактый үсеш алган шәһәр булып чыкты. Биредә шагыйрь белән бәйле «Казан» кунакханәсе дә торгызылган. Әмма Тукай 5 ел яшәгән Галиәсгар Госманов йорты гына әле каралмаган хәлдә тора.

Бөек шәхесләребезнең рухы, моңнары безгә 14 сәгатьлек ерак араларны, сикәлтәле юлларны җиңел узарга көч бирде, милләттәшләребез белән арабызны тагын да якынайтты. Ә инде бөек шагыйрьнең мирасын саклау үрнәген безгә читтәге татарлар һәм казах, уйгыр милләте вәкилләре күрсәтте.

Нуридә НАСЫЙБУЛЛИНА,
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гыйльми хезмәткәре.

.Сәүдәгәр Галиәсгар Госманов йорты. Ятим Габдулланы Җаекта беренче булып биредә кабул иткәннәр.

. Мотыйгулла Төхфәтуллин йортында хәзер Габдулла Тукай музее урнашкан.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: