Мәдәни җомга

ҖИДЕ БУЫН ҖЫЛЫСЫН САКЛА

Һәр кеше җиде буын бабасын белергә тиеш. Бу гыйбарә безгә ерак гасырлар аша килеп җиткән. Борынгы бабаларыбыз исә шәҗәрәләренең тугыз буынын яттан белгән һәм аны кәгазьгә төшереп, оныкларына васыять итә торган булган. Әлбәттә, нәсел-тамырларыңны белүнең үз хасиятләре бар. Әмма совет хакимияте елларында бабаларыбыздан әманәт булып килгән гыйбарә, онытылып ук бетмәсә...

Һәр кеше җиде буын бабасын белергә тиеш. Бу гыйбарә безгә ерак гасырлар аша килеп җиткән. Борынгы бабаларыбыз исә шәҗәрәләренең тугыз буынын яттан белгән һәм аны кәгазьгә төшереп, оныкларына васыять итә торган булган. Әлбәттә, нәсел-тамырларыңны белүнең үз хасиятләре бар. Әмма совет хакимияте елларында бабаларыбыздан әманәт булып килгән гыйбарә, онытылып ук бетмәсә дә, ничектер тоныклана төшкән иде. Шөкер, Марсель Әхмәтҗанов, Дамир Гарифуллин кебек галимнәребез нәсел тамырларын барлау кебек изге эшкә игътибарыбызны кабат җәлеп итте. Бу эшчәнлеккә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты үткәргән чаралар да куәт өстәде. Узган атнада Буа шәһәренең академик Р.Сәгъдиев исемендәге гомуми белем бирү мәктәбендә үткәрелгән "Шәҗәрәләр - нәсел агачы" дигән I төбәкара фәнни-гамәли конференция укучыларның да бу эшкә ныклап керешүен күрсәтте.


Әлбәттә, Буа районында нәсел тамырларын барлау эше күптәннән башланып киткән. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова конференцияне ачып җибәргәндә искәртеп үткәнчә, шәҗәрәләрне өйрәнү бу якларда күптәннән алып барыла. Район мәктәпләре укытучылары, музей хезмәткәрләре башлангычы белән Адав-Толымбай, Янтуган, Тинчәле, Күл Черкене авылларында нәсел тамырларын барлау буенча конкурслар үткән.

Галимнәрне, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче "Ак калфак" оешмасы белгечләре һәм җитәкчеләрен, журналистларны, укытучылар, укучыларны бергә җыйган төбәкара конференциягә дә әзерлек күптәннән башланып киткән. "Берничә ай дәвамында районда һәр гаилә шәҗәрә мәшәкате белән яшәде", - диде бу уңайдан конференцияне оештыручы, ТРның атказанган укытучысы, К.Насыйри исемендәге бүләк иясе, шагыйрә Гөлнур Айзетулова. Конференциягә әзерлек берничә этапта үткән. Анда 4 нче сыйныф укучысы да, 11нчедә белем алганы да катнашкан. Гаиләдәге кызыксыну-мавыгулардан, әби-бабаларның сандыкларын өйрәнүдән башланып киткән эш әкренләп нәсел тамырларын барлауга күчкән. Мәктәптә исә укытучылары балаларның үз шәҗәрәсе турында кемнәрдән сорашуы, аларның нәрсә сөйләве турында белешеп торган. Материаллар салынган папкалар исәбе дә арта барган, 6 папкага тупланган. "Татар баласы ата-бабаларыбыз кушканча яшәргә: ана телен, үз халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм үткәннәрен белергә, алга таба үзе үк киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш", - диде Гөлнур ханым.

Без инде әлеге мәктәпне, балалар татар телендә чыгышлар да ясагач, колакка татарча сөйләшү дә ишетелгәләгәч, биредә белем бирү ана телебездә алып барыладыр, дип уйлап куйган идек. Ләкин ул саф урыс мәктәбе булып чыкты. Биредә 7 милләт баласы белем ала, татар, урыс, чуаш, әзәрбәйҗан, үзбәк, яһүд балалары һәм бер казах кызы уку йортында бер гаилә булып яши икән. Ә инде конференциядә урыс кызының татар телендә чыгыш ясавы биредә татар теле һәм әдәбияте дәресләренең тиешле дәрәҗәдә алып барылуы турында да сөйли.

Укытучы Гөлнур Айзетулова укучылар белән әби-бабаларны барлау эшен башлап җибәрүгә "Ак калфак" оешмасы уздырган Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумыннан рухланып кайтуы сәбәпче булуын әйтте. "Аннан кайтуга милли татар киемнәребез буенча бәйгеләр үткәрү, гаиләләрдә кул эшләре тотучылар, түбәтәй-калфак чигүчеләрне барлау, әбиләр сандыгы хәзинәләрен өйрәнү, изге китабыбыз Коръәннең борынгы басмаларын туплау кебек эшләрнең барысын да башлап җибәрдек, - диде ул. - Ә инде үземә килгәндә, мин гаиләбезгә тапшырылган иң олы бурычны үтәдем. 2437 кешедән торган шәҗәрәмне төзеп чыктым. Анда 1670 елдан алып 17 буын әби-бабам барланды. Шәҗәрәм Апас районында яшәгән Фәйзулла бабамнан башланып китә. Конференциядәге күтәренке рух әби-бабаларым рухына дога булып барып ирешсен иде".

Ә инде шәҗәрәләр күргәзмәсенә килсәк, анда ниндиләре генә юк. Чын сәнгать югарылыгында бизәлгәннәре дә, эшлекле графика белән сызылганнары да күп. Ә иң озын итеп ясалганы Гөлнур ханымныкы икән. Ул 12 капкада эшләнгән.

"Шәҗәрәләр - нәсел агачы" төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә Ульян өлкәсе, Татарстанның Чүпрәле, Нурлат, Яңа Чишмә, Минзәлә, Апас һ.б. районнары, Чуашстанның Шыгырдан авылы мәктәпләрендә белем алучы 256 укучы катнашты. Фәнни- гамәли җыен "Туган ягымда - нәсел шәҗәрәсе", "Җиде буын җылысын сакла", "Тамырлары белән көчле безнең халык", "Шәҗәрә - истәлекләрдә" секцияләренә бүленеп эшләде. Жюридә чыгышларга бәя биреп утырган, Мәгариф һәм фән министрлыгы белем бирү процессын укыту-методик әсбаплар белән тәэмин итү бүлекчәсенең төп киңәшчесе Кадрия Фәйзрахманова әйткәнчә, конференциядә катнашкан укучыларның шәҗәрәләрне гаять тырышып өйрәнгәнен билгеләп үтәргә кирәк. Балалар 1750 елгы метрикәләргә, сугышта хәбәрсез югалган бабаларының документларына кадәр тапкан, әбиләренең сандыгындагы материаллардан да файдаланган, үз авылдашларын да сөйләштергән. "Укучыларда үз нәсел-нәсәпләре белән кызыксыну шулкадәр көчле, алар эшне, тагын да тирәнгәрәк үтеп, дәвам итәргә тели. Әлбәттә, монда төп хикмәт аларны үткәннәр белән кызыксындыра алган җитәкчеләрендә", - диде Кадрия ханым.

Минем үземә "Җиде буын җылысын сакла" дигән секция утырышында катнашырга туры килде. Биредә безне хәйран иткән хезмәтләр дә шактый иде. Әйтик, Нурлат шәһәренең 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Миләүшә Нигъмәтуллина үзенең нәсел шәҗәрәсе белән бергә авыл тарихын да өйрәнгән. Ул моның өчен ТР Милли архивына да, ТР Милли музееның 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалына да мөрәҗәгать иткән. Миләүшә тапкан документлар арасында ревизия кенәгәсеннән күчермәләр, архив белешмәләре, РФ Саклану министрлыгы архивы документлары бар иде. Сеңлебез ТР Президенты каршындагы хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы әгъзасы, "Болгар-Синтез" фирмасы генераль директоры Фәрит Мифтахов белән бер агач яфраклары булуын да документлар белән дәлилләгән.

Ә менә Күл Черкене гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Алия Гыйниятуллина үз нәсел тамырларындагы 11 буын 1354 кешене барлый алган. "Минем бабаларым да, нәселебез дә үрнәк алырлык. Алар арасында тырыш, талантлы кешеләр күп: Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, укытучылар Зәкия һәм Мәгъсүм Харисовлар, баянчы, тәрҗемәче, фән кандидаты Сәйдәш Гарифуллин, педагогика фәннәре кандидаты Ләла Хакова, күренекле тел галиме Вахит Хаков", - диде ул.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галиме Зөфәр Мөхәммәтшин әйткәнчә, бу конференция нәсел тарихы белән бергә, милләтебезнең үткәннәрен барлауга да җитди өлеш керткән җыен булды.

Бөтендөнья "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова тарихыбызны, үткәннәрне өйрәнү милләтебезнең киләчәге зур булуына да бер ишарә икәнлеген искәртте. "Тамырларны тойган агач кына яз килгән саен яфрак яра, яшеллеккә күмелә. Шәҗәрәләребезне шулай барлый башлаганбыз, моңа кыз-угылларыбызны да җәлеп иткәнбез икән, бу - киләчәгебез бар, дигән сүз. Үз нәсел-нәсәбен өйрәнгән егет-кызларыбыз гаилә кору турында да кайгыртыр, нәсел агачын корытудан сакланыр", - диде ул.

Кунаклар шулай ук мәктәптә гамәлгә куелган, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис исемен йөрткән "Сәнгатьне күрү" музее эшчәнлеге һәм гамәли сәнгать остасы Ансар Алиев күргәзмәсе белән танышты.

Сөембикә КАШАПОВА.

Казан-Буа-Казан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: