Гүзәллек алиһәсе Гөлнарита
Әти-әнисе аңа Гөлнарита дип исем кушкан. Ә мондый исем белән автобуста кондуктор яисә базарда сатучы булмыйлар. Гөлнариталар зифа буй-сынын, дулкынланып торган озын чәчләрен, сөйкемле елмаюын, матур күлмәкләрен күрсәтеп сәхнәләрдә меңләгән тамашачылар алдында бөтерелү өчен туа. Затлы хушбуй исләре таратып, көчле затларның башларын әйләндерергә дип дөньяга ярала. Гөлнариталарга гомер буе нәфис...
Әти-әнисе аңа Гөлнарита дип исем кушкан. Ә мондый исем белән автобуста кондуктор яисә базарда сатучы булмыйлар. Гөлнариталар зифа буй-сынын, дулкынланып торган озын чәчләрен, сөйкемле елмаюын, матур күлмәкләрен күрсәтеп сәхнәләрдә меңләгән тамашачылар алдында бөтерелү өчен туа. Затлы хушбуй исләре таратып, көчле затларның башларын әйләндерергә дип дөньяга ярала. Гөлнариталарга гомер буе нәфис чәчкә бәйләмнәренә күмелеп яшәргә язган. Бу туташ-ханымнарны нәзакәт багында былбыл дияр идем. Аларның язмышы - матурлыкта уздырып миллионлаган чибәркәйне көнләштерү.
Гөлнарита Камалованы дөнья буйлап сибелеп яшәүче бөтен татар туташ-ханымнар белә, дисәк тә була. Чөнки ул башта Уфадагы «Сәхибҗамал», аннары Казандагы «Ак калфак» татар хатын-кызлар җәмгыятьләре белән тыгыз аралашып, милли калфаклар, татарча бизәлгән янчыклар һәм гүзәл затларны кызыктырган бүтән матур әйберләр иҗат итә башлады. «Ак калфак»ның калфакчысы ул хәзер. «Ак калфак» белән Оренбургка, үзебезнең Актанышка, Арча, Кукмарага барганы бар. Андагы милләт кызларына калфакларын күрсәтеп кенә калмый, осталык дәресләре үткәрә, Әминә, Василә, Ләйсән, Ләйсирәләрне сәйләннәр, төрле төстәге ефәк җепләр кушып калфак чигәргә өйрәтә. 
Гөлнарита кием эскизлары ясап, калфаклар чигеп кенә калмый, матур-матур картиналар да иҗат итә, интерьер да бизи. Шәһәрдә яшәсә дә, матур итеп татарча сөйләшә. Мәктәп еллары Башкортстанның Кыйгы районы Еланлы авылында үткән. Юкса, кечкенәдән ана телен өйрәнмәсә, егет-кызларга татарча фикер йөртү шактый кыен. Ана телебезне белмичә, татар фәненә, милли җыр, театр сәхнәсенә, шул исәптән милли һөнәрләргә кереп китүе исә булмастай эш. Һөнәрнең дә, җырның да һәм бигрәк тә фәннең дә башы - тел, бары тик тел генә. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев