Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Германиянең «Ханым» берлеге 2022 елга татар календаре тәкъдим итте

Календарь проекты өчен татар хатын-кызлары паннолар чиккән һәм милли кием образлары уйлап тапкан.

Германиянең татар хатын-кызларының «Ханым» берлеге 2022 ел өчен татар календаре әзерләгән. Календарьнең һәр битендә ханымнарның татар бизәге төшерелгән панно белән фотосы, гаиләдәге гореф-гадәтләре турында фикерләре урын алган.

«2022 ел „Ханым“ татар календарен иҗат итү өчен 12 илдән төрле милләт кешеләре берләште. Ел дәвамында календарьне Европа һәм Канадада яшәүче алтмыштан артык кеше әзерләде. Һәр ай өчен панно чигүче, модель буларак фотога төшүче һәм музыкантлардан торган аерым төркем җыелды», — дип аңлатты «Татар-информ» хәбәрчесенә «Ханым» берлеге вәкиле.

Татар хатын-кызларының «Ханым» берлеге җитәкчесе Гөлнур Даутова эшчәнлекнең туган ягыннан, тарихи җирләрдән еракта яшәгән татарлар өчен булуын әйтте. «Проектларны тормышка ашыру дәвамында бер-беребез белән танышабыз, аралашабыз һәм иң мөһиме — тамырларыбызны тоябыз, туган тел, мәдәниятебезгә игътибар күрсәтәбез. Бу эш безгә рухи көч бирә, күңелне тулыландыра», — ди ул.

Аның әйтүенчә, календарь проекты өчен ханымнар панно чиккән һәм милли кием образлары уйлап тапкан. «Эшне башлар алдыннан чигү остасы Нурислам Сираҗи һәм рәссам Наилә Галәвиева онлайн остаханә, мастер-класслар уздырды. Аерым ханымнар өчен бу бөтенләй беренче тәҗрибә иде, шул рәвешле, үзләре өчен кул иҗаты мөмкинлекләрен ачып, сәләтләрен үстерделәр», — дип аңлатты ул.

Календарьне әзерләүдә Татарстанның халык рәссамы Наилә Кумысникова һәм стилист Солтан Салиев консультант булып катнашкан, татар һәм инглиз телләрендә текстны музыкант, блогер, тел белгече Булат Шәйми укыган. «Барлык катнашучыларга — панно авторлары, модельләр, музыкантларга рәхмәтлебез. 2022 ел барыбыз өчен иҗатка бай, хәерле, имин булуын телибез», — диде Гөлнур Даутова.

«Һәр заманда хатын-кызлар халык традициясен саклаган, халык сәнгате осталыгын игътибар белән балалары, оныкларына тапшырган. Бу проект та шул традицияләрнең дәвамы, XXI гасыр чынбарлыгын халыкның күпгасырлык тарихы белән тоташтыра. Барлык кул эшләре дә югары дәрәҗәдә, сыйфатлы, милли һәм нәфис килеп чыгуы белән аерылып тора», — дип бәяләде театр һәм декоратив-гамәли сәнгать рәссамы Наилә Кумысникова. 

 

Зилә Мөбәрәкшина 

 «Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев