Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

ГАСПРАЛЫ МИРАСЫ

Мөселман халыклары арасында танылган шәхес, язучы, җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче, сәясәтче һәм нашир Исмәгыйль Мостафа улы Гаспралының тууына быел 165 ел тулды. Симферополь шәһәрендәге аның исемен йөрткән кырымтатар республика китапханәсендә шушы уңайдан "Исмәгыйль Гаспралы дөньясы" дигән әдәби укулар булып үтте. Тамырлары белән Казан татары булган төрек галиме, Истанбул университеты профессоры Надир...

Мөселман халыклары арасында танылган шәхес, язучы, җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче, сәясәтче һәм нашир Исмәгыйль Мостафа улы Гаспралының тууына быел 165 ел тулды. Симферополь шәһәрендәге аның исемен йөрткән кырымтатар республика китапханәсендә шушы уңайдан "Исмәгыйль Гаспралы дөньясы" дигән әдәби укулар булып үтте. Тамырлары белән Казан татары булган төрек галиме, Истанбул университеты профессоры Надир Дәүләтнең Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән "Исмаил Гаспринский" китабы быел 20 нче тапкыр узган конференция кысаларында скайп аша Кырым җәмәгатьчелегенә тәкъдим ителде.
Язучы һәм нашир Исмәгыйль Гаспралы Кырымда морза Мостафа Гаспралы белән Фатыйма-Солтан Тимер-Гази кызы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Бабасы Гаспра авылында туганлыктан, ул үзенә Гаспринский фамилиясен ала.
Бакчасарай мәдрәсәсендә башлангыч белем алганнан соң, малай укуын Акмәчет шәһәрендәге (Симферополь) рус гимназиясендә дәвам итә. Бу белем бирү йортын тәмамлаган егет Мәскәүдәге хәрби гимназиягә укырга керә. Биредә ул нашир һәм журналист Михаил Катков белән якыная, аларның гаиләсе белән аралаша. Исмәгыйль бәй Михаил Катковның йогынтысында Герцен, Чернышевский, Белинский кебек күренекле рус язучылары һәм публицистлары хезмәтләрен укый. Әмма ул бу барлык уй-фикерләрне үз халкы күзлегеннән карап кабул итә. Вакытында госманлы дәүләтендә яшәргә теләп тә, нияте барып чыкмау исә аны Кырым татарлары хокуклары өчен көрәшергә, ә соңрак барлык төркиләрне берләштерү нияте белән яши башларга этәрә.
Бакчасарайдагы "Зынҗырлы" мәдрәсәсендә беркадәр укытып алгач егет Парижга китә, анда эмиграциядә булган рус язучысы Иван Тургенев янында да эшләп ала. Исмәгыйль шул ук вакытта ике ел дәвамында Парижда француз телен өйрәнә, Европа мәдәнияте белән таныша һәм җәмәгатьчелек белән аралаша. И.Гаспралы 1874 елда Истанбулга бара һәм берничә ел шунда яши. Егет Төркиядә гомер иткән Хәлил исемле абзасы ярдәме белән хәрби училищега укырга керергә ниятли. Әмма Бөек вәзир Мәхмүт Надим-паша бу хакта рус илчесе граф Николай Игнатьевка хәбәр итә, нәтиҗәдә үтенеч кире кагыла. Егет бу елларда Төркиядәге конституцион идеяләр, иҗтимагый тормыш белән таныша, аңарда үз милләтен дә көнбатыш цивилизациясенә якынайту теләге тагын да көчәя. И.Гаспралы 1875 ел ахырында Кырымга кайта, 1878-1883 елларда Бакчасарай шәһәре башлыгы булып эшли. Шулай ук Исмәгыйль Гаспралының бу елларда Бакчасарай шәһәр думасы депутаты, ә соңрак аның рәисе булуын да искә алу урынлы.
И.Гаспралы мәшһүр мәгърифәтче, төрки халыкларның мәгариф системасын яңартуга, аң-белемен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес буларак билгеле. Аның татар-төрки мәктәпләр өчен дәреслекләр язуы, уку-укыту программалары төзүе дә мәгълүм. Исмәгыйль бәйнең "Ысулы җәдит" дигән программасы төркиләр арасында аеруча киң танылу ала. Төрки-татар дөньясында җәдитчелек хәрәкәтенең популярлашып китүе нәтиҗәсендә мәктәп­ләрдә һәм мәдрәсәләрдә, дини гыйлем бирелү белән бергә, дөньяви фәннәр дә укытыла башлый.
Исмәгыйль Гаспралы - талантлы язучы да. Ул китаплар, мәҗмугалар нәшер итү белән дә шөгыльләнә, әдәби әсәрләр яза. Аның «Франкистан мәктүпләре», «Дар-әл-Рәхәт мөселманнары», «Африка мәктүпләре», «Хатыннар өлкәсе» әсәрләрен берләштергән «Мулла-Габ­бас» роман-эпопеясы булуы мәгълүм. 1905 елда «Көн туды» романы дөнья күрә. Әдипнең каләме шома, теле аңлаешлы, ул гади һәм кыска итеп язу сәләтенә ия.
Язучы һәм наширның эшчәнлегенең йөзек кашы, әлбәттә, «Тәрҗеман» исемле гомумтөрки газетасы. Исмәгыйль бәй, газетаны чыгарыр алдыннан, төрле кешеләр белән киңәшә, Түбән Новгородка, Казанга килеп китә, галим һәм тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани, алтын приискалары хуҗалары Закир һәм Шакир Рәмиевләр белән очрашып сөйләшә. Алар Гаспралының ниятен хуплый.
20 ел дәвамында һәр атнада 1-2 тапкыр чыгып барган "Тәрҗеман" газетасы бөтен дөньядагы төрки халыклар арасында тарала. Аны Кырымда, Истанбулда, Ташкентта, Бакуда һәм Казанда укыйлар. Газета мөселман булган милләтләрнең мәгърифәтен, мәдәниятен, әдәбиятын җанландыруда зур роль уйный. Шулай ук Гаспралы - "Иттифак" мөселман партиясенең Бөтенроссия съездын оештыручыларның берсе. Аның Россия мөселманнары турында язган китаплары да бар.
Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яңа тарих бүлеге мөдире Илдус Заһидуллин китапны тәкъдим итү чарасында Исмәгыйль Гаспралының Россия мөселманнарын берләштерү җәһәтеннән алып барган эшчәнлеге турында сөйләде. "Исмәгыйль бәй, төрле милләт вәкилләренең казанышлары турыдан-туры Россиядә яшәгән халыкларга барып җитсен һәм мөселманнар бердәм көч булып чыгыш ясасын өчен, беренче чиратта мәдәни өлкәдә берләшергә чакырган. Менә шушы берләшүнең төп чарасы итеп, ул уртак төрки телне булдырырга теләгән. "Тәрҗеман" шушы уртак төрки телне булдыруның бер үрнәге булып тора. Һәм газетаның иң кызык үзенчәлеге - газета эшчәнлегендә барлык җәдитчеләр дә катнаша. Газетада дөнья күргән мәкалә авторлары арасында бер генә кадимче дә булмаган. Менә шушы шартларда "Тәрҗеман"ны алдыручылар да, бу газета сәхифәләрендә язучылар да җәдитчеләр булган. Алар - төрки гавамның мәдәниятенә, мәгърифәтенә битараф булмаган һәм шушы өлкәгә үзләреннән ниндидер үзгәреш кертергә теләгән һәм якын-тирәдә шушы эш белән шөгыльләнерлек фикердәшләр эзләгән, башкача әйтсәк, татар җәмгыятендә яңарыш кирәклеген аңлаган, борчылган шәхесләр. Менә шушы яктан караганда газетаның роле аеруча зур. "Тәрҗеман" ул татар яңарышындагы елъязма кебек. Әйтик, Шиһабетдин Мәрҗанинең, Каюм Насыйриның яки Муса Бигиевнең яңа китаплары чыга икән, алар турында хәбәр, иң беренче чиратта, "Тәрҗеман" газетасында басылган. Кайда да булса, җәдитчә белем бирә торган берәр мәктәп ачылса, мөселман кешесе университет яки гимназия тәмамласа яки эшли башласа, бу уңай күренешләр "Тәрҗеман" газетасында чагылыш тапкан. Исмәгыйль бәй шушы аерым кешеләр мисалында яңа буын җәдитчеләрне тәрбияләргә тырышкан. Нашир Габдерәшит Ибраһимов милләттәшләребезне агартуда күбрәк тәнкыйть юлы белән гамәл кылса, Исмәгыйль Гаспралы исә, артык бәхәскә кермичә, үзе кирәк дип санаган эшне алып барырга тырышкан. Ильминский тарафыннан, "Тәрҗеман" газетасы кирәк түгел, ул төркиләрне берләштерә, дөньяви белемгә игътибарларын арттыра, дигән сүзләр күп тапкырлар әйтелсә дә, басмада формаль яктан нинди дә булса гаеп табарга нигез күренмәгән. Әлбәттә, бүген Кырым Россиягә кире кайтты. 1874 елда һәм аннан соң да татарларны Төркиягә күчерү буенча бик зур хәрәкәт булып ала. Ул вакытта да Россия төрле реформалар аркылы идарә итәргә тырыша, халык исә рус дәүләтен үзенең ватаны итеп танырга теләми. Чөнки киләчәктә монда яши алмам, дигән курку булган. Бу яктан караганда, И.Гаспралы Россиядәге реформаларны халыкларның мәдәниятен үстерергә файдаланырга мөмкин, дип исәпләгән һәм ул хаклы булган. Чөнки 19 гасыр ахыры - 20 гасыр башындагы үзгәрешләр татарлардагы чын мәгънәсендә яңарыш хәрәкәте башлануга китерә һәм инде ирешкән уңышлар татар милләтенең киләчәктәге үсешенең нигезен тәшкил итә".
Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев белдергәнчә, Исмәгыйль Гаспралы исеме татар дөньясында Дәрдемәнд, Тукай исемнәре белән янәшә куела. Аның хезмәтләре татар милләтенең мәдәниятен, әдәбиятын, мәгарифен алга җибәрүдә гаять зур әһәмияткә ия. Халыклар бер-берсенә ярдәм итәргә тиеш. Ә Гаспралы төрки милләтләрне берләштерү, фикерләребез, гамәлләребез уртаклыгы өчен зур хезмәт куйган кешеләрнең берсе.
Басмада бәян ителгәнчә, И.Гаспралы өч тапкыр өйләнә. Беренчесендә ул, 1876 елда Ялтада укытучы булып эшләгәндә, тормышын Самур ханым белән бәйли, әмма бу никах ике елдан соң таркала. Икенче тапкыр өйләнүе, Зөһрә Исмәгыйль белән тормыш коруы уңышлы була. Алар 25 ел бергә яшиләр, Рифат, Шәфыйка, Бәхия, Ләйлә, Даньял, Нигар, Мансур һәм Хәйдәр исемле балалары туа. Зөһрә ханым 41 яшендә гүр иясе була. Исмәгыйль бәй берничә елдан аның сеңлесе Хөршит ханым белән никахлаша. Әмма бу кушылу да гомерле булмый, берничә елдан Гаспралының бу җәмәгате дә дөньядан китеп бара.
Октябрь инкыйлабыннан соң Шәфыйка, Нигар, Мансур һәм Хәйдәр, бик күп Кырым татарлары кебек үк, госманлы дәүләте биләмәләрендә яши. Надир Дәүләт Шәфыйка ханым, Хәйдәр Гаспралының кызы Инҗи Эртен белән шәхсән таныш була, алар белән аралашып яши, ә Ислам энциклопедиясендә ул Нигар ханым белән бергә эшли.
Бүген И.Гаспралының истәлеген туган җирендә - Кырымда хөрмәт белән саклыйлар. Бакчасарайда аның музей-йорты бар. 1991елда Симферопольдә И.Гаспралыга багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция дә булып узган. Анда китап авторы Надир Дәүләт тә катнашкан. Соңыннан конференция­дә ясалган чыгышлардан җыентык нәшер ителгән.
Симферопольдә шулай ук И.Гаспралы исемендәге кырымтатар республика китапханәсе булдырылган. Әлеге китапханә ел саен, Гаспралының тормыш һәм иҗат юлына багышлап, әдәби укулар, күргәзмәләр оештыра.
Китапны интернеттан tatknigafund.ru адресы буенча урнашкан Татар милли электрон китапханәсеннән уку мөмкинлеге тудырылган. Шулай ук басманы Татарстан китап нәшриятының tatkniga.ru сайты аша соратып алдырырга да була.
Кырым Исмәгыйль Гаспралыга кадер хөрмәт сакласа да, Казанда ул бары тик вакытлы матбугатта, китап-мәҗмугаларда гына искә алына. Ләкин ни хурлык - тәүге төрки-татар газетасын нәшер иткән, милләт өчен барлык түрәләребезгә караганда да күбрәк хезмәт күрсәткән, төрки дөньяны берләштерү өчен гомерен багышлаган Гаспралыга Казанда һәйкәл түгел, бер истәлек тактасы, барельеф та куелмаган. Хәзерге чор кешесе түгел, хәтта совет заманында да сирәкләр генә кем икәнен белгән революционерлар, партия түрәләренең исемнәре шәһәрнең гел телдә торган урамнарына бирелгән (һәм бирелә килә), ә Исмәгыйль Гаспринский исемен йөртерлек нәни сквер да табылмый!
Сөембикә КАШАПОВА.
.Исмәгыйль Гаспралы.
.Исмәгыйль Гаспралы, Хәсән-бәк Зардаби һәм Галимәрдән Топчибаш. 1907 ел.
.Исмәгыйль Гаспралының улы Йосыф салдырган Акъяр мәчете. 1936 ел.
.Зөһрә Акчурина.
.Шәфыйка Гаспралы.
.Гаспралының Бакчасарайдагы музей-йорты.
.Акмәчет каласында Гаспралы һәйкәле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев